Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатын яңа туган баласын йөз меңгә сатарга маташкан

Мәскәү суды бала сатучы хатынны сак астына алу турында карар чыгарган.

news_top_970_100
Казанда яшәүче хатын яңа туган баласын йөз меңгә сатарга маташкан

Казанда яшәүче хатын бала тапкан һәм сабыйны Мәскәүдә сатмакчы булган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Җинаять эше ачылган. Мәскәү суды бу хатынны 2022 елның 22 гыйнварына кадәр сак астына алу турында карар чыгарган.

Әни кеше нәни улын 100 мең сумга сатарга тели. Ул игъланнар сайтында белдерү яза. Аннары сатып алучы табыла Хатын баланы сатарга Мәскәүгә килә. Биредә ул килешү төзи, баланы башкалада таба һәм сатып алучыга тапшыра. Бала сатучы хатынны шунда ук тоткарлыйлар.

Хәзер сабыйның гомеренә куркыныч янамый. Ул махсус оешмада яши.

«Альтернатива» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре бу турыда социаль челтәрләр аша белеп ала. Алар бала сатучы хатын белән хат языша башлый.

«Әлеге хатын яңа туган баласын сатарга теләвен социаль челтәрләрдән белеп алдык. Аның белән хат языша башладык. Баласын сатарга теләгән хатыннарны ачыклавыбызның беренче очрагы гына түгел инде», — дип сөйли Олег Мельников.

«Альтернатива» вәкилләре шунда ук Мәскәүдә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге белән элемтәгә керә. Мельников сүзләренчә, мондый очракларда балаларны криминаль максатларда гына саталар, чөнки мондый сабыйларны рәсмиләштерү бөтенләй мөмкин түгел диярлек, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100