Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың бөтен тәнендә тиресе кубып төште». Үсмер малай кайнар сулы коега егылган

news_top_970_100
«Баланың бөтен тәнендә тиресе кубып төште». Үсмер малай кайнар сулы коега егылган
Фото: https://vk.com/skr.sverdlovsk

26 октябрьдә Екатеринбургта 14 яшьлек үсмер малай кайнар сулы коега егылып төшкән. Аны таксист ир-ат коткарган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Канализация коесын, люк урынына, тәрәзә рамы белән генә каплап калдырганнар. Бала пыялага баскан да егылып төшкән.

Таксист ир-ат кичке 6лар тирәсендә бер ишегалдына килә. «Мин ишегалдына килдем, караңгы иде. Яныма бер малай йөгереп килде. «Ярдәм итегез, дустым коега егылып төште!» – ди. Мин ярдәм итәргә йөгердем, кап-кайнар су дип, күз алдыма да килмәде», – ди ул.

Бала коедан чыгарга маташа, авыртудан кычкыра, бик каты пешкән, ди таксист. Аннан пар күтәрелә.

«Мин малайны машинага алып барып, арткы утыргычка салдым. Дустын да утырттым да хастаханәгә илттем», – ди таксист.

Юлда аларга «ашыгыч ярдәм» очрый, табиблар баланы үзләренә ала.

«Юлда чакта малай эчке киемгә кадәр чишенде, аңа кызу иде, авыртты да. Аны «ашыгыч ярдәм»гә кадәр күтәреп алып барганда күрдем – кулларыннан, аякларыннан, бөтен җиреннән тиресе купкан, коточкыч!» – ди таксист.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, баланың тәненең 50 проценты пешкән. Хәле стабиль катлаулы, аны табиблар дәвалый.

Урынга тикшерүчеләр барган, коены койма белән әйләндереп куйганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100