Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы шифаханә яки сәламәтләндерү лагерена җибәрү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе белгече Резеда Сабирҗанова авыру балаларны сәламәтләндерү лагерьлары һәм шифаханәләргә җибәрү буенча ата-аналарга киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Баланы шифаханә яки сәламәтләндерү лагерена җибәрү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
Владимир Васильев

Быел балаларны апрель аеннан сәламәтләндерү лагерьлары һәм шифаханәләргә җибәрә башлаганнар. Бу эш декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең балалар бүлеге белгече Резеда Сабирҗанова сүзләренчә, авыру яки авыр тормыш хәлендә калган балаларны Апас һәм Чистай районнарындагы сәламәтләндерү лагерьлары, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре тирәсендәге санаторийлар кабул итә.

Белгеч балага юллама алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

Юллама алу өчен, яшәү урыны буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәгә мөрәҗәгать иткәндә, ата-аналар бала узган барлык тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен (документларны) участок табибына тапшырсын иде. Тикшеренүләр башка хастаханәдә яки түләүле нигездә үткәрелгән очракта, күчерелмәсен булса да участок табибына тапшырырга кирәк. Баланың амбулатор картасы һәм ата-ана тарафыннан җиткерелгән документлар нигезендә, балага дәвалану алырга кирәк, дигән белешмә бирелә. Бу белешмә бирелгәннән соң, бала шифаханәдә дәвалану алырга чиратка баса.

Шифаханә яки сәламәтләндерү лагерена җибәрү турындагы юллама буенча барлык сорауларны участок табибларына биреп була. Ата-аналар участок табибыннан тулы җавап ала алмаса, хастаханәнең педиатрия бүлеге мөдире яки баш табибка мөрәҗәгать итә. Бу очракта ата-аналар һичшиксез тулы җавап алачак, – дип аңлатты ул.

Резеда Сабирҗанова хастаханәдә ата-аналарга тулы мәгълүмат бирелү идарә мәнфәгатендә булуын да искәртте.

Ул очракта өстәрәк торган органнарга мөрәҗәгать итүнең кирәге булмый. Идарәгә килүчеләр дә бар, тик хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү – иң кыска юл. Авыру баланы тәрбияләгән ата-ананы да аңлап була. Түземлек тә кирәк. Ата-аналар табибларның хезмәтенә хөрмәт белән карасын иде, чөнки барыбыз да балаларның сәламәт булуын телибез. Авыру балалар да күп бит, барысына ярдәм итәсе килә, – ди ул.

Белгеч балалар өчен ике төрле юллама булуын аңлатты.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат нигезендә без балаларны юлламалар белән тәэмин итәбез. Бездә ике төрле юллама бар. «Ана һәм бала» юлламасы 4-6 яшьлек балаларга бирелә. Бала шифаханәгә әти-әнисе яки башка ышанычлы кеше белән бара. Балалар ешрак әни яки дәү әниләре белән бара, әтиләр барган очраклар да була. Ул очракта олы кеше дә туклану һәм хәтта дәвалану курсы белән тәэмин ителә. Икенче төр юлламалар 7-15 яшьлек балаларга бирелә, – дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, 6 яшьтән зуррак балаларны да «Ана һәм бала» юлламасы буенча җибәрү очраклары була.

Балада төрле авыру булырга мөмкин. Кайвакыт олы кеше кайгыртуы кирәк була. Бу – сәламәтлеге чикле яки хроник авыру сәбәпле үзе генә була алмый торган балаларга кагыла. Мәсәлән, шикәр авыруы булганда, балага инсулин кадап торырга кирәк. Андый очракта баланы олы кеше белән җибәрәбез. Бала үзе генә бара аламы, юкмы икәнен табиблар комиссиясе билгели.

Резеда Сабирҗанова балаларны лагерь яки шифаханәгә җибәргән очракта барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә кирәклеген дә искәртте.

Бала 24 көнгә лагерь яки шифаханәгә китә. Бу вакыт эчендә һава торышы үзгәрә. Быел да күреп торабыз. Шуның өчен төрле һава торышына туры килә торган киемнәре булсын иде. Балаларда югалту гадәте булуын да күз уңында тотарга кирәк. Кием-салымнары, шәхси гигиена әйберләре булуын алдан кайгыртырга кирәк, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100