Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланы җирләргә дә килмәде" - Түбән Камада бассейнда батып үлгән 7 яшьлек малайның әнисе югалган

18 нче августта Түбән Камада Химиклар урамындагы сауна бассейнында батып үлгән 7 яшьлек малайның әнисен эзлиләр. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе баланың үлеме буенча 109 нчы маддәнеең 1 нче часте (Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү) маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылганын хәбәр иткән иде.

news_top_970_100
"Баланы җирләргә дә килмәде" - Түбән Камада бассейнда батып үлгән 7 яшьлек малайның әнисе югалган

Башлангыч версия буенча, 18 август көнне малай 31 яшьлек әнисе белән сәүдә үзәгенә портфель алырга бара. Анда хатын-кыз ир-ат танышын очрата, шуннан соң алар өчәүләп саунага юнәләләр. Администрациянең саунадагы бассейнның тирән, ә суының бик салкын булуы турындагы кисәтүенә исләре китми. Берникадәр вакыттан соң әнисе улын бассейн төбендә яткан килеш таба. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, малай су астында ярты сәгатькә якын вакыт яткан булырга мөмкин. Бу вакытта әнисе ир-ат белән спиртлы эчемлекләр кулланган.

Саунада бала үлеме буенча эшне тикшерү һәм ананы эзләү дәвам итә. Хатын-кызның балигъ булмаган тагын дүрт баласы булуы билгеле. Ваемсыз хатынның ире "Татарстан 24" телеканалына биргән интервьюсында ананың хәтта баласын җирләргә дә килмәгәнен әйтә. “Башта телефоннан үзе миңа бу хакта хәбәр итте, мин ышанмадым, исерек, акылдан язганмы әллә, нәрсә сөйли бу, дип уйладым, аннары аның кулыннан трубканы алып, полиция хезмәткәрләре үзләре бу фаҗига турында әйтте. Ичмасам, баланы җирләргә дә килмәде. Куркуны җиңеп булса да килеп, бала белән саубуллашырга кирәк бит инде. Димәк, шундый кеше”, - ди улын югалткан ата. “Барысы арасыннан иң шугы Никита иде. Акыллы, шаян, шат күңелле иде”, - дип искә ала ул Никитаны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100