Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы хастаханәдә алыштырганнар дигән шиктән ничек котылырга?

Бала тормышы белән генә яшәмәскә, бераз үзең турында да уйларга кирәк, ди педагог-психолог.

news_top_970_100
Баланы хастаханәдә алыштырганнар дигән шиктән ничек котылырга?

– Ярты ел элек балам туды. Хастаханәдә баламны алыштырмадылар микән дип шикләндем. Иремә әйтмичә генә, ДНК тикшерүе уздырдым. Бала хак та минеке булып чыкты. Ләкин күңелемне ниндидер шик-куркулар борчый. Үз-үземне ничек кулга алырга? (Аделина, Казан)

Сорауга педагог-психолог Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Бала тудыргач барлыкка килә торган депрессия – гадәти хәл. Монда шуны аңларга кирәк: хатын-кызның организмы да, психикасы да адаптация чоры үтә. Әйтик, ул 20-30 яшькә хәтле үз көенә яшәде-яшәде дә, көннәрдән бер көнне әни булды: ул баласы өчен җаваплылык тоя башлый.

Күңел тынычсызлыгы яңа тормышка җайлашудан барлыкка килгән. Бу борчулар кемнеңдер ике ай, кемнеңдер бер елдан соң акрынлап юкка чыга. Стресс кимегәннән соң, баланы сөю хисе кайтачак.

Андый вакытта үзеңә бикләнеп ятмаска, тискәре уйлардан читләшеп, башка әниләр белән аралашырга кирәк. Баланы әби-бабасы янында 1-2 сәгатькә калдырып булса, үзеңә дә каядыр чыгып, йөреп керү мөһим. Бала тормышы белән генә яшәмәскә, бераз үзең турында да уйлап, күңелең теләгән әйберләрне эшләргә кирәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100