«Баланы елар дәрәҗәгә җиткергәнем бар» – татар артистлары балалары нигә татарча сөйләшми?
Татарча җырлап, татарча концертлар куеп йөргән җырчыларыбызның балалары ни сәбәпле русча сөйләшә? Бу мәсьәлә аларны борчыймы? Аны хәл итү өчен нинди дә булса юллар эзлиләрме? «Интертат» шул хакта белеште.
Һәр ата-ана баласына тәрбия биргәндә, аңа туган телен өйрәтергә, милләте белән горурлану хисләре уятырга бурычлы. Тик соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара. Кызганыч, телне саклауда зур роль уйнаучы татар артистлары, җырчыларының бала-оныклары авыз тутырып бер татарча җөмлә төзеп сөйли алмаганны да күзәтергә туры килә. Социаль челтәрләргә рәхмәт инде, халыкның да хәзер үз фикерен белдерү мөмкинлеге зур. Бу тема белән җырчылар, еш кына, халык тарафыннан тәнкыйтькә, заманча сүзе белән әйткәндә «хейт»ка юлыга.
Татарча җырлап, татарча концертлар куеп йөргән җырчыларыбызның балалары ни сәбәпле русча сөйләшә? Бу мәсьәлә аларны борчыймы? Аны хәл итү өчен нинди дә булса юллар эзлиләрме? Балалары өчен татар бакча-мәктәпләрен сайлаганнармы? Милли мәктәпләр генә телне сакларга ярдәм итә аламы? Әнә шундый күп сораулар куеп, «Интертат» җырчылар арасында сорашу уздырырга булды. Бәлки, җырчылар сөйләгән сүзләр һәм киңәшләр кайбер, әле яңа гына әти-әни булган буын вәкилләре өчен, балаларын тәрбияләүдә файдалы булыр.
Зөлфәт Зиннуров: «Марҗа кызлары кергән. Чыгарып җибәр әле шуларны»
Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның ике кызы да татар гимназиясендә белем ала, улы кечкенә әле. Ләкин артист, татар мәктәбе, татар балалар бакчасы гына баланың телен саклап кала алмый, дигән фикердә.
Балалар татар балалар бакчасына йөрделәр, татар гимназиясендә укыйлар. Ләкин алар анда барыбер русча сөйләшәләр. Чөнки шул ук татар телле ата-аналар үзләренең балаларын алырга килгәч: «Одевайся, улым», – дип җибәрә. Татарчадан шул «улым» белән «кызым» сүзе генә кала. Хәтта әбиләр дә оныклары белән русча сөйләшеп азапланалар.
Безнең балалар татарчаны яхшы беләләр. Гаиләдә үзара бары тик татарча гына сөйләшәбез. Кечкенә вакытларыннан шулай. Кайвакыт, урамнан өйгә кергәч, үзара русча сөйләшә башлыйлар иде. Мин шунда әниләренә: «Карале, безгә каяндыр марҗа кызлары кергән. Бар, чыгарып җибәр әле шуларны. Ялгыш кергәннәр», – дип әйткәч, татарчага күчәләр иде.
Хәзер дә була, ялгыш русчага күчеп сөйләшә башлаулар. Ләкин мин балаларга шунда ук кисәтү ясыйм. «Русча теләсә кайда сөйләшегез, ләкин безнең өйдә бары тик татар теле генә булачак», – дим.
Машина белән кая да булса барганда, аларга кызыклы викториналар да оештырам. Мәсәлән, 3 русча сүз әйтәм. Шуның икесен татарчага дөрес тәрҗемә итсәләр, 50 сум (10, 20 дә була) акча бирәм, – дип сөйләде Зөлфәт балаларны татарча сөйләштерү ысуллары хакында.
Иркә: «Татарча гына сөйләшегез!» – дип тә кычкыра алмыйм»
Җырчы Иркәнең олы кызы Айсылуның татарча ничек тәмле итеп сөйләшүен сәхифәсен күзәтеп баручылар бик яхшы белә. Кечкенәләренә татарча җиңел биреләме?
Чыннан да, олы кызым Айсылу татарча сөйләшә һәм, иң мөһиме, татарча уйлый. Аның татарча шулай иркен аралашуында минем генә түгел, әбисе белән бабасының да өлеше зур. Ул татарча матур итеп сөйләшә, яза, элекке сүзләргә кадәр белә. Айсылуны чын татарча сөйләшә дип тә әйтеп булмый әле, ул, күбрәк мишәрчә сөйләшә. Шулай ук Айсылуның, татар теленнән тыш, тагын 5-6 телне яхшы белүе хакында да әйткәнем бар инде.
Ә инде кечкенә кызларыбызга килгәндә, җәй айларына каникулга кайтарып куйгач, мин аларның әбиләре белән гел татарча гына, бер рус сүзе дә кыстырмыйча сөйләшкәннәрен шыпырт кына, сөенеп тыңлап торам. Ләкин башка вакытта минем балаларым саф татарча гына сөйләшә дип күкрәк кагып, мактанып әйтә алмыйм. Казанда булганда, әлбәттә инде, балалар русчага күчә.
Кызлар 16нчы татар-инглиз гимназиясендә укыйлар. Айсылу да шул мәктәпне тәмамлаган иде. Шуңа күрә балаларның күбрәк русча сөйләшүендә мәктәпне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Ата-ана бала белән тугачтын да нинди телдә сөйләшә, бала да шулай сөйләшеп китәчәк. Рус сүзләре кыстырып сөйләшү үзебезгә дә бик уңайлы бит инде, килешәсездер. Русча сөйләшкән кешеләр янында да йөрибез, шәхсән минем төркемемдә дә андый кешеләр бар. Ана белән ата нинди телдә сөйләшсә, бала да иң беренче итеп шул телне өйрәнә.
Минем тормыш иптәшем Артур татарча сөйләшми. Алай да, без өйләнешкәндә бер татарча сүз дә белмәгән Артур бүгенге көндә бөтен әйткәнне дә аңлый, ватып-сындырып булса да, татарча сөйләшә ала. Шулай да, аңа русча сөйләшүе җиңелрәк. Мин исә татарча җавап кайтарам. Гаиләдә ике тел булгач, балаларыбыз да русча һәм татарча 50гә 50 сөйләшәләр дип әйтер идем. Татарча да сөйләшәләр, ирем кайтканда, шәһәрдәге тирәлектә русча да сөйләшәләр. Әлбәттә, мин аларга, кереп: «Татарча гына сөйләшегез!» – дип тә кычкыра алмыйм. Чөнки безнең гаиләдә баш кеше – ул әтиебез. Кычкыру дигән нәрсә гаиләбездә, гомумән, юк. Әтиләре белән русча әңгәмә корып утырган балаларыбызга минем: «Әйдәгез, татарча гына сөйләшегез»,– дип әйтергә дә хакым юк.
Балаларга гына түгел, кайвакыт, рус сүзләрен кыстырганым өчен, үземә үзем дә кисәтүләр ясарга туры килә. Иң беренче чиратта үзебезгә дә телне җиңеләйтү ягын карарга түгел,ә сөйләмебезне чистарту турында уйланырга кирәк.
Мин үзем кызлар белән татарча сөйләшәм, бергәләп татарча китаплар укыйбыз. Кечкенәләренә (Айсылуга аңлату кирәк түгел инде) татар телен белергә кирәк икәнлеген аңлатам. Тик дуслары, сыйныфташлары, әтиләре белән аралашу русча булгач, рус теле балаларга җиңелрәк бирелә, әлбәттә.
Ә инде башкаларга нинди киңәшләр бирүгә килгәндә, бер гаилә икенче гаиләгә охшамый, дип саныйм мин. Минемчә, һәр гаилә – ул үзе бер дәүләт, һәм аның үз кануннары бар. Телне саклыйм, үстерәм дигән ата-ана кеше биргән киңәшләрне дә тыңлап тормый һәм, тууга, баласы белән татарча сөйләшә башлый. Баланың татарча белүенә фундамент кечкенә вакытында салына.
Безнең балаларның татар телендә белем алу мөмкинлекләре, татар мәктәпләре бар. Моның өчен рәхмәт хөкүмәтебезгә. Ләкин өйдә русча сөйләшеп торган килеш, баланың телен саклауга мәктәп кенә булыша алмаячак. Өйдә, ишегалдында русча сөйләшеп үскән балаларны укыткан укытучыларны жәлләп үләм. Хәзер болай да балалар белән эшләү җиңел түгел. Миңа калса, хәзерге заман балаларын тәрбияләү, укыту – ул үзе бер зур хезмәт. Укытучыларның хәлләрен бик яхшы аңлыйм. Баланың телне белмәвендә мәктәпне гаепләргә кирәк түгел. Барысы да бездән – ата-аналардан тора.
Данир Сабиров: «Килешәм мин халык белән»
«Тел өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк» дигән фикерне беренче генә әйтүем түгел. Балаларны кызыксындырырга, кайвакыт таләп тә итәргә кирәк. Хөкүмәт тарафыннан да бу юнәлештә зур эшләр эшләнергә тиеш.
Үземнең балаларга килгәндә, мин аларның телне белү дәрәҗәсеннән канәгать түгел. Аптыраганнан, көнгә 15 минут булса да, татарча китап укырга кушам. Шул ук вакытта мин балаларыма рус теле авыр бирелүен дә теләмәс идем. Чөнки үземнең русча яхшы сөйләшә алмау белән проблемаларым булды. Минем өчен иң әйбәте – кызларның ике телдә дә иркенләп сөйләшә алулары. Туган телне белү генә җитми. Минекеләр беләләр, ә сөйләшүләре аксый.
Балалар икесе дә рус мәктәбендә укый, хәзер мәктәпне алыштырасылары килми инде. Туган тел дәресләре дә хәзер теләгәннәр өчен генә калды бит. Аларның сәгатьләре азаю да йогынты ясагандыр.
Балаларын татарчага өйрәтмәгәннәр дип, халык җырчыларны бик нык тәнкыйтьли.
Килешәм мин халык белән. Бар «без – татарлар!» дип кычкырып йөрүче татарлар, ә балалары татарча белми. Син үз үрнәгең белән, эшең белән күрсәт татар икәнеңне. Бик күп артистларның балалары татарча белми. Минекеләр Аллага шөкер әле. Анысы да минем хезмәт, минем тырышлык аркасында гына. Кешенең үзеннән тора барысы да. Минем хатын, мәсәлән, тел дип янып тормый. Әтисе таләп иткәнгә генә Миләүшә татарча яхшы белә.
Иң беренче, баланың телне белүе әти-әнидән тора. Безнең бик якын бер туганыбыз бар. Ул кайчандыр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Аның баласы белән аралашуын карыйм да, нервым кайный башлый. Әнисе бер рус сүзе кыстырмыйча татарча сорау бирә, тегесе ялгыш кына бер татар сүзе кыстырмыйча җавап кайтара. Менә шундый диалог килеп чыга. Бу, беренче чиратта, әни кешенең баласыннан телне белүен таләп итмәве аркасында.
Кызларыгыз татар мәктәбендә укыса, татарча яхшырак белерләр идеме?
Балалар татар мәктәбендә укысалар яхшырак сөйләшерләр иде. Мәктәпләр телне саклый. Ләкин, алай дисәң, танышларымның «Адымнар» мәктәбендә укучы балалары да, минем кебек сиптереп, рус сүзләре кыстырмыйча сөйләшеп китә алмыйлар. Авырдыр ул ике телне дә камил белү.
Татарлык кешенең үзендә булырга тиеш. Мин инде русчамны һаман да укыган, өйрәнгән булам. Кайбер туйлар да күбрәк русча уза. Ләкин рус теле җанга якын түгел.
Глобаль сөйли башласаң, хөкүмәттән дә күп нәрсә тора, әлбәттә. Балык башыннан чери, диләр бит.
Әле менә футбол буенча Европа чемпонатында татарча реклама ишетү дә күңелгә май булып ятты. Татарча «Алиса» колонкалары чыкты. Шуларга да күңел сөенә.
Рамилә Хәйретдинова: «Мәктәпкә генә кайтарып калдырырга ярамый»
Җырчылар Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсендә балаларның татарча белүләре өчен әтиләре җаваплы икән.
Балаларыбыз татар гимназиясендә укыйлар, татарча камил беләләр. Ләкин дуслары арасында руслар да бар, урамда күп очракта русча аралашалар.Татар теле болай да аз кулланыла инде ул көнкүрешебездә, кызганычка.
Гаиләдә без бары тик татарча гына сөйләшәбез. Рамил белән без дә, әниләр дә, туганнар да, шул исәптән балалар да. Бездә русча сүзләр кыстырып сөйләшү юк. Балаларның телне белүләре белән Рамил шөгыльләнә. Ул балаларны катгый рәвештә татар телендә генә сөйләштерә. Балалардан рус сүзе ишетсә, шунда ук ачулана башлый.
Миңа калса, баланың туган телен белүе – ата-ана җаваплылыгында. Мәктәпкә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ләкин кайбер ата-аналар, бәлки, рус теле кирәк, русча яхшы белсен, дип тә сөйләштерәләрдер. Ни дисәң дә, без күпмилләтле илдә яшибез.
Безнең Әминә инглиз телен дә яратып өйрәнә. Мәктәптә дә яхшы укый, олимпиадаларда урыннар ала. Без моңа бары тик шат кына. Чөнки кая гына барсаң да, иң беренче чиратта инглиз телен белү кирәк. Ә кемдер, рус телен белсен, дип тырышадыр. Шуңа да бу – каршылыклы фикер, тәнкыйтьләп булмый.
Шәхсән безгә, балаларның татарча белүе, татар мәктәбендә укуы бик мөһим. Без балаларны рус мәктәбенә бирмәс тә идек. Без – милләт дип, татар халкы дип үлеп тора торган гаилә.
Шулай ук балалар җәй көне авылга кайтып торалар, анда да гел татарча гына сөйләшәләр. Инде хәзер ай ярым мәдрәсәгә мөселман лагерена йөриячәкләр. Балаларыбыз намазда, анысын беләсездер. Мәдрәсәгә йөрүләре дә татарчаларын ныгытырга ярдәм итә, – дип сөйләде «Интертат»ка Рамилә Хәйретдинова.
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Өйдә өйрәнсәләр, калганы була»
Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның 4 балалары да татар телен камил белгәнне, аларның искиткеч матур итеп элекке җырларга кадәр җырлаулары хакында сөйләп беркемне дә шаккатырмабыз. Бу гаиләдәге милли тәрбия – барыбызның да күз уңында. Кызганыч, Ландыш белән бу темага иркенләп аралашу мөмкин булмады. Ул безгә смс белән генә җавап бирде.
Һәр әти-әни үзе беләдер, ләкин шәхсән безнең өчен баланың татарча белүе бик мөһим. Шуңа күрә без балаларны татарчага өйрәтәбез. Балаларның татарча сөйләшүе бары тик гаиләдән тора, өйдә өйрәнсәләр, калганы була.
Балалар белән туганнан бирле татарча сөйләштек, телләре дә татарча ачылды. Татарчаны иркен итеп сөйләшер өчен татарча уйларга кирәк, русчадан тәрҗемә итәргә түгел, – диде җырчы.
Моннан берничә ел элек җырчы «Интертат»ка милли тәрбия буенча зур интервью биргән иде. Аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була:
Зөлфирә Шәйдуллина: «Рус теленнән бөтенләй саклап бетереп булмас ул»
Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә Нәзирә исемле кыз үсеп килә.
Кызыбыз үсә, Аллаһка шөкер. Иң беренче чиста әйткән сүзе «бабай» булды.
Кызыбыз белән татарча аралашабыз. Әтисе кечкенә вакытыннан ук «Җидегән чишмә» җырын җырлады, хәзер Нәзирә кич саен, йоклар алдыннан шул җырны сорап җырлата. «Чи-чи», – ди ул аны. Үзе сорап алгач, безгә дә рәхәт. Кушылып җырлый, җөмлә ахырындагы сүзләрне безгә кушылып, сузып әйтеп бетерә, сөбханаллаһ!
Рус теленнән бөтенләй саклап бетереп булмас инде ул. Аны сакларга да кирәкми. Әмма, балаң сиңа башка телдә эндәшкәндә, син дә шул телдә җавап бирәсең икән, димәк, сиңа аның нинди телдә сөйләшүе барыбер булып чыга түгелме?
Гомумән, тәрбия иң беренче чиратта үзеңнән булырга тиеш дип саныйм, балалар безгә карап үсә.
Милли мәктәп, татар балалар бакчаларында булганым юк, шуңа күрә бу турыда бернинди дә фикер калдыра алмыйм. Шулай да, кайбер туганнарыбызның балалары рус теле өстенлек бирелгән мәктәпләрдә укыйлар, шуңа да карамастан, чатырдатып, үз туган телләрендә сөйләшәләр, – диде Зөлфирә.
Фирдүс Тямаев: «Безнең телебезне бары тик авыллар гына саклап кала ала»
Күптән түгел генә җырчы интернетка улы Кәримгә татарча өйрәнү ничек мөһим икәнне аңлаткан видео урнаштырган иде. Сүз дә юк, җырчыны балаларының күбрәк русча сөйләшүе бик борчый.
Миңа интернет аша да: «Сез үзегез милләтпәрвәр, «Татарлар» җырын башкарасыз, татарча концертлар куясыз, ә балаларыгыз русча сөйләшә», – дип бик күп язалар. Мин моның белән килешәм. Бу – бүгенге көндә мине бик борчый торган мәсьәлә һәм зур проблема.
Хәзер балаларның татарча сөйләшмәве буенча бик зур бәхәсләр бара. Кемдер, әти-әни өйдә татарча сөйләшергә тиеш, дип әйтә, кемдер, татар мәктәпләре, бакчалары булырга тиеш, ди.
Мин, мәсәлән, үз өемдә гел татарча гына сөйләшәм. Хатын белән дә, балалар белән дә, дуслар, туганнар белән дә. Ә балаларым русча сөйләшә. Әти-әнинең сөйләшүе кирәк, әйе. Ләкин, минем фикеремчә, бүгенге көндә безнең телебезне бары тик авыллар гына саклап кала ала. Авыллар бетсә, телебез бетәчәк, традицияләребез дә, гореф-гадәтләребез дә югалачак.
Шәһәрдә татар теле күтәрелеп китсә дә, һәр мәктәптә тирәнтен татар теле укытыла башласа да, балалар барыбер үзара русча сөйләшәчәк. Татар телен саклый торган әйбер – ул авыл. Без авылда үстек. Үзебезнең милли уеннарны уйнап. гореф-гадәтләрне белеп. Авылларда чын Сабантуйлар уза иде. Быел менә күпме Сабантуйда булдым, барысы да «показуха». Чын, милли, үзебезнең бәйрәм үлеп бара, бу да – зур проблема. Авылларны сакларга, балаларны каникулларга авылга кайтарырга, колхозларны торгызырга кирәк.
«Мин татарча сөйләшәм, әйдә, син дә татарча сөйләш», – дип, балаларга каеш ала алмыйм. Татарча җырлар өйрәтергә тырышам. Соңгы вакытта үзләре дә татар теле кирәк икәнлеген аңлый башладылар, – диде Фирдүс.
Ризат Рамазанов: «Татарча сөйләштереп, Айгизәне елар дәрәҗәгә дә җиткергәнем бар»
Җырчы Зинира һәм Ризат Рамазановларның уллары Раязның теле әле ачылып кына килә, ә Айгизә татарча бик яхшы сөйләшә.
Без артистларны сүгәргә яраталар инде. «Үзләре татарча җырлап йөриләр, балалары авыз тутырып русча сөйләшәләр, туган телдә бер сүз белмиләр», – диләр. Мин андыйлар белән килешәм, нәрсә әйтсәң дә, без бит инде – телне саклаучылар, башкаларга да өлге булырга тиешбез.
Үзебезнең гаиләдә тел мәсьәләсенә килгәндә, улыбыз Риязның теле әйбәтләп ачылмады әле. Без үзара татарча сөйләшкәч, татарча гына аңлый. Ләкин бакчадан русча өйрәнеп кайта. «Да», – дип куярга мөмкин.
Айгизә белән исә өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Ә ишегалдында, әлбәттә, балалар үзара русча сөйләшәләр. Югыйсә, Айгизә балалар бакчасында татар төркеменә йөрде, Абдулла Алиш исемендәге татар гимназиясендә укый. Ләкин хәзерге балаларны «Ютуб», телефон русча сөйләшергә мәҗбүр итә.
Шунысын да әйтергә кирәк, мәсәлән, өйдә өстәмә шөгыльләнмәсәң, дәрестә укып кына син фәнне яхшы белмәячәксең. Татар теле белән дә шулай ук. Баланы татар мәктәбенә биреп, ата белән ана үзара русча сөйләшсә, тел турында сүз куертуның бер мәгънәсе дә юк.
Өйдә татарча аралашып, җәйге каникулларга авылга кайтып йөреп телне саклап була. Балаларны әле авылга алып кайтып куйдык. Минем әниләр Саба районыннан. Бездә, мәсәлән, русча сөйләшү – ул бөтенләй кылану шикелле. Кайсы да булса районга баргач: «Исемең ничек?» – дип сорыйбыз. Кыз бала: «Алиса», – дип җавап кайтара. «Алисәдер инде», – дим. «Нет, Алиса», – ди. Димәк, бала читенсенә, дигән сүз. Ә бездә, исемең ничек, дигәнгә: «Алиса», – дип җавап бирсәләр, уф, кылана инде бу, дип уйларга мөмкиннәр.
Гаиләдә татарча сөйләшсәләр дә, балалары татарча белми торган ата-аналар бар. Аларга нәрсә тәкъдим итәр идегез?
Нәрсә тәкъдим итәргә дә белмим инде. Ата-ананың үзеннән торадыр ул. Миндә барыбер милләтпәрвәрлек бар дип әйтимме соң. Минем татарча сөйләштереп, Айгизәне елар дәрәҗәгә дә җиткергәнем бар. Бу мәсьәләдә катгый сөйләшергә тырышам. Өйдә сез татарча сөйләшеп тә, бала русча сөйләшсә, азрак мәҗбүр итәргә кирәктер инде. Мәсәлән, Айгизәнең түгәрәкләргә йөрисе килми иде. «Кызым, әйдә биюгә йөр», – дип мәҗбүр иттек. Башта биисе килмәде, хәзер шулхәтле яратып йөри. Балага юнәлеш биреп, бераз таләп итәргә дә кирәк.
Алсу Фазлыева: «Ике улыбыз яхшы сөйләшә, ә менә кызыбыз...»
Ике улыбыз да татарча яхшы сөйләшәләр. Гаиләдә дә үзара татарча сөйләшәбез бит инде без. Ләкин менә кыз бер сүз татарча белми. «Әти», «әни», «абый», «әби»дән кала, татарча бер сүз әйтми. Татарча бик яхшы аңлый, ләкин сөйләшми. Бернәрсә эшләтә алмыйбыз. Чөнки балалар бакчасында тәрбиячесе рус милләтеннән, – диде Алсу безгә, җавапны кыска тотып.
Ләйсән Гыймаева: «Балаларны татарча сөйләшергә ата-ана гына мәҗбүр итә»
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар гаиләсендә балалар телне ни дәрәҗәдә белә?
Без кызларыбыз белән өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Тырышабыз гына түгел, сөйләшәбез. Без авыл балалары бит, нигә алар белән русча сөйләшеп утырыйк инде. Әлбәттә, балаларга татарчага күчүе бик җиңел түгел. Мәктәптә дә русча укыгач, алар ике телне кушып сөйләшәләр. Тырышсалар, гел татарча гына да аралаша алалар, ләкин сөйләшүләре сыйфатлы татарча дип әйтә алмыйм.
Зәйнәп татар балалар бакчасына йөри, ләкин анда да балалар үзара русча сөйләшәләр. Зәйнәпне, бәлки, гел татарча гына укыта торган мәктәпкә бирербез дип уйлап торабыз. Булат белән шул хакта ныгытып уйлану өчен бер ел вакытыбыз бар. Олы кызларыбыз икесе дә рус мәктәбендә укыды. Милли мәктәптә уку бала өчен барыбер файдага булыр, дип уйлыйбыз.
Без үзебез татар мәктәбендә укыдык, безгә, киресенчә, русча укуы кыен булды. Хәзер исә балаларны русча укыталар, ә татарча сөйләшергә ата-ана гына мәҗбүр итә. Бу мәсьәләдә ниндидер алтын урталыкны табарга кирәктер, – диде безгә Ләйсән.
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем гаиләсендә дә баланы татарчага өйрәтү кыенлыгы бар сыман – кечкенә Мәдинә әнисе белән әтисе төшергән видеоларда рус телендә сөйләшә, фикерли. Гүзәлемнең социаль челтәрдә, язылучыларына җавап биреп, кызының бакчага китү белән тулысынча русча сөйләшә башлавы хакында сөйләгәне дә булды. Гаилә башлыгы белән элемтәгә чыксак та, Миңнехановлар бу мәсьәләгә карата фикерләре, тәҗрибәләре белән уртаклашу җаен тапмады.