«Балаңның зәңгәрләнеп килүен карап торып булмый» - 5 яшьлек Риязга ярдәм кирәк
Биш яшьлек Рияз Исмәгыйлевка гомеренең шушы кечкенә генә өлешендә дә бик күп табибларга күренеп, төрле хастаханәләрдә ятып чыгарга туры килә. Балаларын Самара шәһәрендәге клиникада тернәкләндерү курсын узарга алып бару өчен Исмәгыйлевлар гаиләсенә ярдәм кирәк.
Арча районы Штерә авылында яшәүче Лилия һәм Раил Исмәгыйлевларның уллары Риязга 5 яшь. Аппгар шкаласы буенча бер бал белән туган сабый турында моннан берничә ел элек язган идек. Риязның әнисе Лилия бүген улларының уңышлары белән бүлеште.
Хәзер менә дарулар эчеп, хәлләре бераз яхшырды. Эпилепсия өянәкләре булса да, сирәк кенә. Кайвакыт ярты елга бер генә дә булып куя, секунд-секунд кына.
Улым утырырга өйрәнә башлады. Кайбер авазларны да чыгармакчы була үзе. Аллаһка шөкер, үзе чәйнәп ашый. Моңа кадәр азыкны блендер белән ваклап, ботка итеп кенә ашата идек. Башын тотарга да өйрәнә башлады. Кулы белән әйберләргә, уенчыкларга үрелмәкче була. Әлегә куллары йомшак, әйберне каты итеп тота алмый. Бөтен кешене таный ул. Булган, өйрәнгән һөнәрләрен онытмасын өчен реабилитациия курсларына да йөрүне туктатмыйбыз, – ди ана кеше улы өчен сөенеп.
«Табиблар берни әйтмәде»
Риязның бу дөньяга килүе җиңел генә булмый. Әни кеше әлеге мизгелләрне бүген дә күз яшьләрсез генә искә төшерә алмады.
Балам «родовая травма» белән туды. Тулгакларым башланмады, суны иртән мәҗбүри җибәрделәр. Баламны ярып алганчы, ул сусыз тилмерде. Ул вакытта кадамаган уколлары, бирмәгән дарулары калмады, тик тулгакларым гына башланмады. Балам туганда бик хәлсез иде, 1 бал белән туды. Үзем аңсыз, наркоз бирделәр. Балтач табиблары баламны Казанга да җибәрмәделәр. Башкаларга имезергә дип, балаларын алып килгәндә дә минекен китермәделәр. Балам имә алмый газапланып елаганда: «Елатма, синең балаңа еларга ярамый», – дип кенә әйттеләр. Бала табу йортыннан чыгып киткәндә берәү дә табибларга күренергә кирәклеген дә, гомумән, бернәрсә дә әйтмәде. Хәтта авыру тарихындагы – амбулатор карточкасының кайбер битләрен дә ертып атканнар иде.
Өйгә кайтып бер ай торганнан соң Риязның өянәкләре башланды. Улым зәңгәрләнеп килеп, телләрен артка җибәрә иде, – ди ул.
Шуннан соң Исмәгыйлевлар хастаханә юлларын таптый башлый. Казан табиблары эпилепсия диагнозын куялар. Әти белән әни кеше балаларында авыру бар дип уйламый да, белми дә. Югыйсә, Лилиянең йөклелек чоры да тыныч үтә. Уллары Рияз үз вакытында 3300 г булып туа.
Безгә яшь ярымга кадәр беркем бернинди диагноз да куя алмады, бары тик эпилепсия дип кенә тора иде. Аннан микроцефалия – баш үсмәү диагнозын да куйдылар. Баш та әкренләп үсә, Аллаһка шөкер. Үзебез лента белән үлчәп, карап торабыз. Риязга яшь ярым вакытында инвалидлык бирделәр. Мәскәүләрдә дә булып кайттык. Балама ДЦП диагнозы куелмаган. Безнең аяк-куллар хәрәкәттә, эшли. Баламның бөтен проблемалары баш белән бәйле: нерв системасының атрофиясе бара. Безгә нерв күзәнәкләре өстендә эшләп, аларны ныгытырга кирәк. Томография башында киста барлыгын да күрсәтте. Әлегә операция кирәкми, киста үсә торган түгел, диделәр, – дип аңлатты Лилия баласының авыруын.
«Баламның өянәге башланганда чыгып кача идем»
Лилия бүгенге көннәре турында сөйләгәндә Аллага шөкер дип кенә тора. Ә Рияз тугач, аларга бик зур, авыр сынаулар аша узарга туры килгән. Уллары тугач, Раил һәм Лилия аның берничә ай буена яныннан китмичә, аяк очларында утырып саклап чыгалар, чөнки көзән җыерулары, тартышулары бик еш кабатлана торган була.
Баламның өянәге башланганда өйдә тора алмыйча, чыгып кача идем. Синең нарасыең зәңгәрләнеп килүен карап торуы... түзәрлек түгел. Бөтенесен дә әтисе эшләде. Хәзер дә шулай ук, әтисе карый. Ирем булмаса, белмим, нишләгән булыр идем. Улым турында берәр нәрсә сорый башлауга ук, еларга тотынам инде мин. Түзә алмыйм, – ди Лилия күз яшьләрен тыя алмыйча.
Риязга ярдәм итеп, аны карап торучы тагын бер кеше бар. Ул – ике яшьлек энесе Рамазан.
Рамазан абыйсы өчен үлеп тора. Иртән йокыдан торгач ук беренче булып Риязны кочаклый, үбә. Елый башласа, су эчертә, үзенчә тынычландырмакчы була. Үзе ашаганда аны да онытмый, абыйсы белән бүлешә, аны карый. Энесе килеп кочаклагач, Риязга да рәхәт, елмаеп куя, – ди әни кеше уллары өчен шатланып.
Лилия Рияз белән шөгыльләнүне бер генә минутка да туктатмый. Өйдә бастырырга тырыша, мүкәләргә дә өйрәтә.
Өйдә дә тик тормыйбыз, гел шөгыльләнәбез. Урамда улымны чирәмгә яланаяк бастырырга тырышам. Тернәкләндерү үзәкләрендә массаж һәм ЛФК алабыз. Безнең белән логопед-дефектологлар шөгыльләнә. Кулларына әйберләр тоттырып, бармакларын ныгыталар. Балам өчен хәзер иң әйбәте ЛФК инде. Аңа мускулларын ныгытырга кирәк.
«Первый шаг» дип аталган тернәкләндерү үзәгендә кытай медицинасы буенча «иглоукалывание» (альтернатив медицина формасы, кытай традицион медицина компонентны – авт.) ясаткан идек инде. Ул вакытта Рияз кечкенә иде әле. Нервлары кысылганга күрә, аның күз алмасы йөреп ала иде. Менә шушы энә кую курсын үттек, табиб күзгә, авыз кырыйларына энәләр куйды. Аннан күз табибына баргач, алга китеш күп икәнен күрдек. Күзләребез рәтләнеп китте. Хәзер менә шундый ук энә кую курсына Самарага барырга җыенабыз.
Анда бик әйбәт нейрохирург бар, шул табибка барасы иде. Ул баш миенең билгеле бер нокталарына энәләр куеп, үлгән күзәнәкләрне уятып җибәрә. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән акча җыеп, шулай түләүле курслар үтәбез. Бу чыгымнар үзебезнең гаилә күтәрә торган гына түгел шул. Мин улыбыз туганнан бирле аның белән бергә. Балага бирелә торган 10 мең сум пособие һәм аның пенсиясе үзенә генә дә җитми. Гаиләбездә ирем Раил генә эшли. Бөтен тормышны ул тартып бара, – ди Лилия.
Ярдәм кирәк
Риязга дәвалану курсы үтәр өчен бүген 150 мең сум акча кирәк. Исмәгыйлевләрне Самарада 11 июльдә көтәләр.
Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:
4276160961675304 (Исмагилова Лилия Айдаровна)
Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89874181914