Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаңны алдырма, апа» (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

– Апа, сезгә мондый анализ нәтиҗәләре белән бала төшерергә ярамый, балагызны тудырыгыз, – диде яшь кенә табибә кыз Шәмсиягә.

– И сеңелем, өйдә 3 балам бар, шулары җитәр. Ирем көн дә эчә. Ир малай сорый дип, һаман бала табыйммыни. Үзенең бер тиен акча алып кайтканы юк.

– Мин сезгә ул яктан киңәш бирә алмыйм. Табиб буларак, балагызны төшермәгез, дип кенә әйтә алам. Әгәр бу баланы төшергәннән соң кабат бала алып кайтырга уйласагыз, ул балагыз сәламәт булмавы бар. Шуңа күрә ныклап уйлагыз.

Уйлап торырга вакыт бармыни? Кырыкмаса кырык төрле эш авылда. Менә хәзер яз җитә. Фермада да иң кызу вакыт, сарыкларның йонын алырга кирәк. 300 сарык бит ул, 2е кешегә. Көндәлек эшен дә эшлисе, йон алырга да өлгерәсе. Яздан соң җәй – тагын эшнең күп вакыты. Шул чакта ничек корсак күтәреп йөрергә кирәк.

Шулай уйлады да, авырын алдырды Шәмсия. Хастаханәдән кайтыр юлда, авыл башында ирен очратты. Ат арбасына тирес төяп, кырга чыгып барышы иде Салихның. «Малай булачакмы, хатын, кем икәнен әйттеләрме», – дип авызын ерып йөгереп килде хатыны каршысына. «Калдырып кайттым мин аны, кем икәнен кем белгән», – диде Шәмсия. Салихның сүгенгәнен ишетеп, авыл башындагы иң кырый йортның сараендагы тавыклар да куркышкандыр, мөгаен. Аты да кешнәп, аяклары белән тибенеп куйды, алга ыргылып, торып та чапты.

Ул кичне исереп кайтты Салих. Шәмсия 3 баласы белән өйдә кунмады. Бер атна эчте ир. Эшенә аек чыгып китә дә исереп кайтып тавыш чыгара. Исерек иренең үз холкын күрсәтүеннән тәмам туйган хатын, үзе дә холкын күрсәтергә уйлады беркөнне.

– Бала төшереп нинди зур гөнаһ эшләгәнемне беләм. Әллә мин генә гаеплеме бу хәлгә?! Балаларның булганын да үстерергә ярдәмең юк. Өч баламны алам да китәм, районга пекарняга эшкә керәм. Менә алып кайтырсың малай таба торган хатын! – дип, шап итеп өстәлгә сукты йодрыгы белән. Аяк астында торган чиләкне тибеп очырды.

Пекарняга китәр исәбе юк иде. Салихны акылга утырту өчен генә «котырынды». Гомер буе сер итеп саклады шул көнге «холык күрсәтүен». Файдасы булды бит тәки. Күзләре ачылып китте Салихның. Күзгә күренеп эчүе кимеде. Аек көннәре күп булгач, кызлары да әтиләре янында ешрак кайнаша башлады. Абзар тирәсендәге эшләрне дә әтиләре белән эшләргә тырыштылар.

Хәтта ферма сарыкларының йонын алырга да гаилә белән йөрделәр ул елны. Шулчакта аптырап та куйды Шәмсия. «Бу ирләр, бик теләсәләр, эчүне ташлый ала икән бит. Хатын-кыз курыкканга юри эчә ахрысы болар. Менә бит, өстәл сугып әйткән бер сүз җитте, «китәм» дигәч, айныды», – дип, 12 ел бергә яшәгән иренә шаккатып йөрде эчтән генә.

Өч елдан кабат балага узды хатын. Бер килүендә йөклелекне күзәтеп баручы табиб баланың сәламәт булмау куркынычы барлыгын әйтте. Ике ут арасында калды Шәмсия. Теге чакта баланы алдырмаска кушкан яшь табибның сүзләрен исенә төшерде. Их, тыңлыйсы калган да бит. Менә хәзер нишләргә? Кайтып, ире белән сөйләште.

«Табиблар да ялгыша ала, бәлки, сәламәт булыр, табасың», – диде Салих.

Туасы бала булгач, печән өсте дә, ферма тутырык сарык та комачауламады бу юлы. Тапты Шәмсия баласын. Тупырдап торган ир бала тудырды. Бар җире дә сәламәт, Салих кебек бик матур. Яратып туя алмадылар сабыйны. Салих кулыннан да төшермәде. Малай туу шатлыгыннан аракыны бөтенләй ташлады.

Әмма, үсә-үсә, Рәфиснең акыл үсешендә тайпылышлар булуы беленде. Ата-ана хәсрәткә төште, кайгырды. Табибларга, дәвачы әбиләргә дә йөрттеләр, алга китеш күренмәде. Өч классны авыл мәктәбендә тәмамлады. Бик авырлык белән укыды. Хәрефкә хәреф кушып укый алмады малай. Табиблар баланы махсус мәктәптә укытырга кирәклеген киңәш иттеләр. Махус мәктәпләр аларга якын районнарда гына юк. Баланы еракка җибәрү жәл. Елады, бәргәләнде, үкенде ана. «Теге вакытта табибның сүзен тыңлыйсы калган!» – дип янды-көйде.

Махсус мәктәптә эшкә дә өйрәтәләр, үзе кебекләр белән аралашып үсәргә кирәк, дигәч, ризалашты Шәмсия.

Хәтерли әле. Олы юлга кадәр ире ат белән чыгарып куйды. Аннан районга кадәр маршрут автобусы. Районнан тагын автобуска күчеп утырасы, аннан электричка. Мәктәптә бик җылы каршы алдылар. Анда эшләүчеләрнең ипле, йомшак күңелле икәнлекләрен күргәч, тынычланып та куйды. Баланы мөстәкыйль тормышка әзерләргә кирәк, сабыр булырга, дип үз-үзен юатып та алды. Аерылышканда күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышса да, тыеп калып булмады шул. Рәфис әнисеннән каласын белми иде әле.

– Әни, нигә елыйсың, мин сине яратам бит, – диде бала, әнисе елаганга борчылып.
– Мин дә сине яратам, улым, менә хәзер кибеткә генә барып киләм, син шунда торып тор, озак торсам, апаларның сүзен тыңла, яме, – диде әнисе.

Малаена укырга кирәклеген аңлатып торуны кирәк санамады, әйтергә кирәк дип уйламады да.

Шәмсия кайтып 3 көн узган иде, районнан хәбәр иттеләр: Рәфис югалган. Ананың баш түбәсенә нәрсәләрдер ишелеп төшкәндәй тоелды. Тиз генә юлга чыктылар. Мәктәп хезмәткәрләре дә борчуда иде. Бала төнлә чыгып киткән дә кайтмаган. Ишек төбендә гел әнисен көтеп сагышланган бала төнлә дә йокламаган. Шәмсия тиз арада үзен кулга алды.

– Авылыгызда зәңгәр капкалы йорт бармы? – диде ул.
– Аргы якта бар, – диде тәрбияче.

Аргы яктагы зәңгәр капкалы йортка килеп җиттеләр. Шәмсия, улының шушында буласына нык ышанган хәлдә, ишегалдына узды. Абзардан йорт хуҗасы белән улы Рәфис чыгып килә иде. Йорт хуҗасы Әсма әби малайның иртәнге 4тә бакчада бәрәңге көшеле янында утырганлыгын әйтте. Кичтән казылган бәрәңгене көшелгә салып куйган булган әби. Малай шул көшелгә килеп яткан.

– Безнең йортыбыз зәңгәр капкалы. Авылда кибеткә җибәрсәк тә, зәңгәр капкалы өйләргә кереп адаша иде. Монда да «үзебезнең өй» дип кергәндер, – дип аңлатты әнисе.

Шушы вакыйгадан соң, Шәмсия баласын үзеннән калдырмады, мәктәптән алып кайтып китте. Эшкә үзем өйрәтермен, йорттагы малларны карарга өйрәнсә, шул җитәр, дип уйлады.

Баланы мәктәпкә урнаштыру, аның өчен борчылып йөргән көннәрдә Шәмсия тагын балага узды. Шиккә калды. «Монысы да авыру булса, нишләрмен», – диде. Аборт ясатырга уйлап, хастаханәгә килде. Төштән соң хастаханәдә кеше бик аз иде. Хатын-кызларны дәвалау кабинетына чират юк диярлек. Табиб белән сөйләшеп чыкты да, билгеләнгән вакыты җиткәнче, буфеттан пәрәмәч алып ашарга уйлады. Буфет янында бөтерелеп биеп торучы кечкенә кызга игътибар итте Шәмсия. Тузганак кебек чәчендә зәңгәр бантигы селкенә. Күзләре зәп-зәңгәр. Әстәгы, ире Салихның күзенә ошаган моның карашы, дип көлеп куйды үзалдына хатын. Кызны кочаклап яратты. Бала да ятсынмады, Шәмсиянең кочагына кереп бетте.

– И, бигрәк матур кыз, – диде Шәмсия, хисләрен уртаклашмакчы булып, буфетта сатучыга.

Тегесе дә кечкенә тәрәзә аша үрелеп карады.

– Кайсының баласы икән, больницада кеше калмады бит инде бу вакытта, – диде, аптырап.

Кечкенә кызыкай уйнаклап сикерә-сикерә ишеккә таба китте. Шәмсия озак та тормады буфетта. Пәрәмәчен ашый-ашый, кызга әтәч конфет бирергә кызуланган иде дә, кызчыкны тапмады. 1-2 минут эчендә кыз каядыр китеп югалган иде инде.

Үзенең корсагындагы баласы да шушы кызыкай кебек матур булыр, дип уйлап куйды. Бәлки, бу кызчык фәрештә булгандыр, аңа хәбәр китергәндер. Әрәм итә бит баласын алдырып. «Апалары үсәр дә чыгып китәр. Рәфискә дә иптәш булыр, алып кайтам», – дип катгый карарга килде хатын. Пәрәмәчен ашый-ашый кайтып китте.

Мартның ямьле бер көнендә кыз баласы туды Шәмсиянең. Ни аяныч, бу баланың да акыл ягыннан тайпылышлары барлыгы ачыкланды.

– Ике авыру бала карап ята алмассың, интернатка калдыр, – диде туганнары, авылдашлары.

Шушы сүзләрне ишетү авыру баланы караганнан да авыр бәрелде ананың йөрәгенә. Бала бит ул! Ничек аны үзең исән-сау вакытта кеше кулларына калдырасың. 9 ай буе йөрәк астында йөрткән сабый бит ул! Тамагы тукмы икән, кыйнамыйлармы икән, дип күңелне әрнетеп яшәгәнче, үз янымда булырлар, диде. Махсус мәктәпләр дә эзләп йөрмәде. Кызы Рәфинә дә авыл мәктәбендә башлангыч белем алды да өйдә торды.

Тәртипле генә булып бетә алмадылар балалар. «Ярамый»ны гел әйтеп торсалар да, күрше-күләнгә дә зыян салгаладылар. Бер як күршесенең җәй көне гел аркандагы бозавын ычкындырып изаладылар. Рәфис аны махсус эшләми бит. Бозауга шулай әйбәт була, дип уйлый. Ә күршесе кич буе бозау эзли аннары. Үзләренең дә малларын кыш уртасында урамга куалап чыгаралар иде. Бер күршенең тавыгын икенче күршегә кертеп куялар. Күбрәк мал белән әвәрә килделәр. Бер елны 15 үрдәк бәбкәсен буып үтерүдән гайре куркыныч эш кылмадылар үзе. Үрдәк бәбкәләрен сатып алып кайтып кына куйган иде. Кибеткә ипигә чыгып киткән арада харап булганнар. Кайтып керсә, бәбкәләр тәгәрәшеп ята. «Әни, бөтенесен үбеп чыктым мин аларның, матурлар», – дип елмаеп тора Рәфинә. Нишләтәсең, үрдәк бәбкәсе түгел, кеше дә егылып үлә. Гел карап, күзәтеп, кирәк чакта ачуланып үстерде Салих белән Шәмсия балаларын.

Тормыш без уйлаганча гына бармый бит ул. Бүген авыру яки бүген мохтаҗ кеше килер көндә сәламәт булып, киресенчә, башкаларга ярдәм итәргә мөмкин. Бу гаиләдә дә шулай булып чыкты. Шәмсиянең уртанчы кызы шәһәрдә аракы белән дуслашкан. Ире икенче хатын алып кайткан. Розаны фатирдан куып чыгарганнар. Җитмәсә, исереп урамда яткан хатынның эчке органнарына зыян килгән. Урыныннан да тора алмый. Авылга алып кайттылар Розаны. Авылга кайтып, 1 атна да тормады, Шәмсия апа, аягын имгәтеп, хастаханәгә керде. Урын өстендә генә ятучы Розаны Рәфис белән Рәфинә тәрбияләде. Шәмсия апа савыгып кайткач та, Розаны карау энесе белән сеңлесенә калды. Розаны коляскага утыртып урам әйләндерәләр, ашарына пешерәләр.

Олыгая барган саен төрлесен уйлый Шәмсия апа. Өченче баласыннан соң узган баласын алдырмаган булса, Рәфис белән Рәфинә сәламәт булырлар иде, дип борчылып та куя. Инде боларны ярый алдырмадым, дип тә куана.

Акылларында кимчелек булса да, тормышка өйрәнделәр, бер-берсенә иптәш. Үзләре ашарга әзерли, мал карыйлар, киемнәрен дә юып куя беләләр. Роза институтны кызыл дипломга тәмамласа да, бүгенге хәле менә нинди. Розага да терәк, ярдәмче булырлар, дип тынычланып та ала. Әмма теге чакта яшь табибәнең: «Апа, балагызны алдырмагыз», – дигән сүзе кайчакларда төшләренә кереп саташтыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100