Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баламның ватрушкада бәрелеп аңын югалтуын, бер тәүлек саташып ятуын онытасым юк!»

Тюбинг, ватрушка, таблетка, витаминка, бублик, плюшка… Әллә ничә төрле исемдә йөртелгән шушы кабартылма чаналарның кеше гомере өчен куркыныч булуы турында ел саен күпме сөйләнсә дә, тау өстендә чуар-чуар тюбинглар һаман арта бара. Элек гаиләдә берәү булса, хәзер һәр балага алалар.

news_top_970_100
«Баламның ватрушкада бәрелеп аңын югалтуын, бер тәүлек саташып ятуын онытасым юк!»
"Татар-информ" архивы

Быел да тауда кышкы күңел ачулар имгәнүләрсез булмады. 31 декабрь көнне Алабуга районының «Түбән Кама» паркында снегокатта шуып төшкән өч яшьлек бала гомере өчен табиблар күпме тырышса да, сабый 3 нче гыйнварда җан бирә. Нәни кызчык таудан берүзе шуып төшкәндә агачка бәрелгән була. Башы бик каты җәрәхәтләнгән сабыйны Алабуга районы үзәк хастаханәсенә, ә аннан Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киләләр, әмма гомерен саклап кала алмыйлар.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Тюбинг — иң куркыныч кышкы күңел ачу уены. Нигә аны тыймыйлар?»

1 нче гыйнвар көнне Казанда яшәүче өч бала анасы, блогер Арина 7 яшьлек кызы белән тюбингтан шуып төшеп, шактый каты имгәнүләр ала. Бу хәл «Свияжские холмы» комплексында була. «Инстаграм» аккаунтында Арина үз тарихы турында сөйләгән.

«Тагын бер генә төшик тә, аннан кайтырбыз дигән идек. Катя белән шуып төштек һәм бәрелдек… аннары мин берни дә хәтерләмим. Ирем белән Рома бездән соң шуып төште. Мин тезләремә бастым, битем кан… Катя читтә иде. Күпмедер вакыттан соң медицина пунктында гына хәтер кайтты. Катяның бот сөяге чәрдәкләнеп сынган. Ашыгыч ярдәм машинасында барганда ук, бик нык имгәнү генә булмаса ярар иде дип өметәнеп бардым. Үзем дә сызланып бардым инде, томандагы кебек кенә хәтерлим. Катяга ике сәгать операция ясадылар», — дип яза ул.

Соңрак хатын-кыз трасса буйлап төшкәндә кайбер урыннарда боз булуын искә төшерде. Бәлки, алар шушы бозга бәрелгәннәрдер дә.

«Алда 3 ай Илизаров аппаратында булу һәм аннары реабилитация үтү. Аллаһ кушса, барысы да яхшы һәм дөрес төзәлер. Безнең алдан гына бер малайны китерделәр, ул да „тюбинг“та шуган. Аны коткарып кала алмадылар — баш миенә кан сауган. Соңыннан бер кызны китерделәр: аның кабыргасы сынган һәм үпкәсе зарарланган», — дип яза Арина.

Икенче көнне Арина Республика Клиника хастаханәсенең нейрохирургына мөрәҗәгать иткән, чөнки аны муен һәм арка авыртулары борчыган. Компьютер томографиясе баш миенең селкенүен һәм муен белән аркасының тартылуын күрсәткән. Арина йөзенең никадәр шешенүе фотода да күренә.

«Барлык травматологлар һәм нейрохирурглар фикеренчә, тюбинг — иң куркыныч кышкы күңел ачу уены. Нигә аны тыймыйлар? Полиция бездән күрсәтмә алды һәм шул ук көнне имгәнгән тагын ике кеше белән сөйләште», — дип язган Арина постында.

«Кемнән генә сорама, бөтенесе «Ян» нан килә» дип әйткәннәр»

2 нче гыйнвар көнне Әлмәтнең «Ян» тау чаңгысы комплексында Зариповлар (фамилия үзгәртелгән — ред.) гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыга. Казаннан каникулга кунакка кайткан оныклары белән тау шуарга барган Нәфисә апа (исеме үзгәртелгән — ред.) тюбингтан мәтәлеп төшеп, койрык сөяге турысы белән бик каты бәрелә. Нәтиҗәдә, умырткалыгының астан икенче сөяге сынган һәм сеңеренә зыян килгән.

— Безнең дәү әниләр икесе дә Әлмәттә яши. Ике әни бәләкәчләр белән тюбингларда шуарга киткән иделәр. Әни Мәрьямне алдына утырткан да, төшеп киткән. Үзе дә җайсызрак утырган, әйбәтләп тотынмаганмы инде шунда, төшеп җиткәч, анда аста туктау өчен күтәренкерәк урын һәм сетка бар. Төшеп җитәрәк, әни ничектер сикертмәлерәк урынга эләгеп егылган. Анда текә, киң тау, ничек шулай килеп чыккандыр. Аллаһы Тәгалә безне күп әйбердән саклагандыр дип уйладык инде. Иң авырыннан саклаган. Әле шунда ук сынгандыр дип уйламаганнар да, бәрелеп имгәнү генәдер дип, өйгә кайттылар.

Икенче көнне иртән генә травматология пунктына җибәрдем. Травматологиягә рентген ясарга барган идек. «Нәрсә булды» дип сорыйлар. «Тюбингтан егылдым» дигәч, «әәә, „Ян“ дамы әллә? Кемнән генә сорама, бөтенесе „Ян“ нан килә» дип әйткәннәр. Димәк, анда төшеп туктый торган урынында нәрсәседер дөрес түгел инде дип тә уйлап куйдык инде. Арты хәерле булсын инде!

Әлмәт табиблары рентгенда сынган-ниткән урыннарны күрмәде, шуннан МРТ табып ясаткан идек. Аны Казандагы табибка җибәрсәк, сынган җирләрне күрделәр. Хәзер әнигә ике ай утырырга ярамый, я басып торасы, я каты өслектә генә ятарга ярый.

«Бүтән беркайчан утырмыйм» диде әни. Без дә «бүтән бернинди тюбинг кирәкми!» диештек инде. Элек, ледянка, чанадан тау шуу, ни дисәң дә, куркынычсызрак булган икән, анда аяк белән туктатып, кырыйга аварга була. Бу тюбингтан төшеп калып булмый бит. Ул зур тизлектә төшә, берничек көйли алмыйсың, селкенмичә дә аска ыргыласың. Бөтен куркынычы да шунда. Әйе, утырырга йомшак, ләкин тизлеге зур. Читкә авып тәгәрәп китү хәерлерәк тә әле ул, болай килеп бәрелгәнче.


Шулай ук, 2 нче гыйнварда Мордовия Республикасында тюбингта шуу үлем белән тәмамланган. Ике бала анасы, 35 яшьлек Инна К. Саранскта тау шуганнар. Төшеп җиттем дигәндә, ватрушка сикертмәгә эләккән дә, Инна каты кар катламына башы белән әйләнеп капланган. Аңын югалткан ханым хастаханәдә баш мие җәрәхәтеннән вафат булган.

1 нче гыйнварда Новосибирскида «Иня» тау чаңгысы комплексында фаҗига була. 8 яшьлек Аделаида абыйлары белән тюбингтан тау шуа. 10 яшьлек абыйсы белән шуып төшеп, балалар тимер коймага бәрелә. Аделаида үлгән, абыйсын хастаханәгә салганнар.

1 нче гыйнвар көнне Байкал аръягында «Гора Светлая» тау чаңгысы комплексында 38 яшьлек хатын-кыз тюбингтан шуып һәлак була. Борылышларның берсендә ул трассадан читкә чыгып оча һәм туктап торган тракторга килеп бәрелә. Берничә сәгатьтән хастаханәдә вафат булган.

Тюбингларда имгәнүләр буенча бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә матбугат конференциясе булды. Татарстанның штаттан тыш баш травматологы, Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Алексей Глушков шугалакларда һәм тауларда балаларның саклаучы экипировкада булырга тиешлекләрен искәртте. «Шлем гына түгел, бигрәк тә, бозга беренче тапкыр чыгучы балаларның терсәк, тезләренә дә экипировкалар кирәк. Ата-аналар балаларының бозда тимераякта басып тора белмәүләрен оныта, шуңа күрә шугалаклардан аяк-кулларын сындырып килүче балалар шактый», — диде.

Республика балалар хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире, Идел буе округының штаттан тыш баш нейрохирургы Владимир Иванов чана шуганда да, тәннең имгәнергә мөмкин урыннарын саклый торган чаралар кулланырга кирәклеген әйтте. «Тау шуу өчен алдан хәстәрләнгән, әзерләнгән, шуның өчен җайлаштырылган булырга тиеш. Ата-аналар да балаларына гел күз-колак булырга тиеш», — диде.

Алексей Глушков әйтүенчә, Яңа ел каникулларында Республика балалар хастаханәсенең травматология бүлегенә 200 дән артык бала китерелгән. 25 баланы хастаханәгә салып, операция ясаганнар.

«Бер өлеше умыртка баганасын имгәтеп киләләр, тюбингларда һәм ледянкаларда шуып, компрессион сынуга дучар булалар. Тимер таулардан арт якларына гына утырып шуучы балаларда да берничә умыртка сөяге сынган очраклар бар», — диде табиб.

Интернетта үз хаталары белән уртаклашкан әти-әниләр дә бар. https://www.babyblog.ru да бер әни үз гаебен аңлап яза. «Баш булырга тиештер инде ул. Ватрушкалар — бик әшәке, зыянлы әйберләр. Кем әле моны баласына алмаган, уйлагыз, алмагыз, минем хатаны кабатламагыз! Былтыр мартта ватрушкада шуып, баламның баш мие селкенде, баш сөяге имгәнде, травматик отит алды. Шөкер, исән калды, ләкин бәрелүгә, аңын югалтуын, аннары әле бер тәүлек саташып ятуын мәңге онытасым юк! Аннары ярты ел хәрәкәтсез селкенмичә ятты. Башы әле һаман авырткалый», — дип уртаклашкан.

Тюбингларның куркынычы турында былтыр «Татар-информ» га Республика балалар клиник хастаханәсе травматологы Рәмзия Сәмигуллина да сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100