Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баламны үтергәне күз алдыннан китмәсен!» Арчада 8 ел элек яшь кызны үтерүче табылган

Сигез элек Арча кызы Динәне харап иткән адәмнең гаебе исбатланган. Әтнә районы Яңа Әтнә авылында яшәүче 32 яшьлек ир-ат хәзер суд каршында җавап тотачак. Бу турыда Татарстан прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

news_top_970_100
«Баламны үтергәне күз алдыннан китмәсен!» Арчада 8 ел элек яшь кызны үтерүче табылган
Фәгъмиевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Тикшерү фаразы болайрак: 2012 елның 8 июлендә «Богдан 2110» автомобиленә утырган егет транспорт тукталышында элек техникумда бергә укыган курсташ кызы, 23 яшьлек Динәне очрата һәм өенә кайтарып куярга тәкъдим итә. Кыз алдагы пассажир утыргычына кереп утыра.

Берзаман егет көчләү нияте белән машинасын юлдан читкә алып китә. Кыз моны аңлап ала да, бара торган машинадан сикереп төшә, ләкин тәгәрмәч астына эләгә. Егет машинаны туктатып чыга һәм кызны көчләргә маташа. Кыз каршылык күрсәткәч, егет кызны буып үтерә. Аннары кызның алтыннарын, телефонын һәм фотоаппаратын урлап, качып китә.

Мәрхүмәнең тырнак астыннан алган биоматериаллар ярдәмендә җинаятьченең эзенә быел гына төшкәннәр һәм кем икәнен ачыклаганнар. Тоткарлаган вакытта бу егет үзен бик агрессив тота, полиция хезмәткәренең битенә һәм муенына йодрык белән суга.

Хәзер бу ир-ат көчләргә маташу, үтерү, караклык, хакимият вәкиленә карата көч куллану җинаятьләрендә гаепләнә. Ул гаебен танымаган. Җинаять эшен Татарстан Югары судына тапшырганнар.

«Юньле кеше булса, өенә кайтарып куяр, юлда бәйләнеп үтермәс иде»

Бүген Арчаның Курса разъездында яшәүче Фәгъмиевлар гаиләсе шушы суд утырышын көтеп яши. Кызларын үтерүче белән күзгә-күз очрашасылары була. «Сигез ел үтте, кызыбызны уйламаган бер көн юк», — ди Ирина һәм Надир Фәгъмиевлар.

— Динә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлык белгечлеге буенча укыган иде. Биш ел узгач, курсташлары белән очрашуга барды. Бергә укыган иптәшен алып кайтырга тиеш иде бит, ә шулай үтереп ташлады! Кабәхәтлек инде ул! Рәхәт күрмәсен! Кызымны үтергән көне гел күз алдында булсын! Йөрәгемнән беркайчан китми кызым! — дип өзгәләнә ана кеше.

Ирина апа сөйләвенчә, очрашуга баргач, Динә укыган вакытта яшәп торган фатир хуҗабикәсе Фәүзия апада кунып калган.

— Дөресен генә әйткәндә, шуңа гына барды да инде ул, «Фәүзия апайны күрәсем килә», - дигән иде, — дип сөйләде.

Икенче көнне төштән соң Динә кайтырга чыга.

— Сәгать 14.10да сөйләштем мин аның белән. Тукталышка менеп барышы иде. «Сәгать өчтә Арчадан электричка, машина хәзер үк булса, җитешәсең инде син, җитешмәсәң, абыең барып алыр Арчага», - дидем. Әтнәдән 14.24тә утырып киткән ул, видеодан күренә.

Өч тулганда шалтыраттым — чакыру тавышы ишетелә, ә телефонны алмый. Бераздан тагын шалтыратам — алмый. Аннары телефон бер ярты сәгатьтән бөтенләй «недоступен» булды. Юньле хәл түгел бу, дип шунда ук күңелемә килде. Ул минем белән беркайчан элемтәгә чыкмыйча калмый иде.

Шуннан Фәүзия апага шалтыраттым, телефоны утырдымы икән әллә дип уйлыйм инде үземчә, «Зарядкага тыккан идеме әллә, онытып калдырмадымы?» - дим. «Телефоны зарядкада иде, ләкин ул аны үзе белән алды», - диде. Аннары берәр шоферга утырып кайтса, ялгыш машинада онытылып калгандыр инде, дип уйладым. Шуннан электричка каршына йөгереп чыктым — анда да кайтмагач, милициягә шалтыраттым. «Безгә берни кермәде, өч көннән соң гына гариза язарсыз, юлда бернинди ДТП да булмаган», — диделәр.

Шуннан чыгып киттек улым белән эзләргә, 5нче яртылар булгандыр. Әтнәгә милициягә бардык, Фәүзия апайга да кердек, класс җитәкчесе дә килде… Анда тукталышның икенче ягында видеокамера булган. Бераздан миңа, 21.50дә: «Полосада шундый-шундый киемле бер кыз бала үлеп ята», - диделәр. Минем кыз дидем, мин шуннан китмәдем дә инде аннары. Нинди машина икәнен әйткәнчегә кадәр тордым. Я соры төстәге «Богдан», я «Десятка» диделәр. Полосадан кызымның гәүдәсен барып табып алгач, төнлә икенче яртыда гына моргка алып киттеләр.

Үзенең правасы бар иде. Абыйсына кирәк була дип, машина белән китмәгән иде шул. Күрәчәк менә, машина белән китсә, алай да булмас иде. Юньле кеше булса, өенә кайтарып куяр иде, юлда бәйләнеп үтермәс иде. Ник бәйләнә аңа? Аның бит хатыны, кечкенә баласы да бар иде инде, — дип ачыргаланып хатирәләрен яңартты Ирина апа.

Динәне үтерүченең кем икәне төгәл кем булуы әле быел гына ачыкланса да, ул ир-атка шик 2014 елда ук төшкәнен әйтте.  

— 2014 елда ялган детекторына алып баргач, дару эчеп, каушап, хафаланып килгән, диделәр аны. Мин инде шул вакытта ук «шул гына үтерде» дип уйладым. Гаепсез кеше дарулар эчеп, каушап, куркып килми. Ахыр чиктә, тырнак астындагы биоматериалларны тикшереп исбатлагач, нәкъ мин уйлаганча булып та чыкты.

Шулкадәр кадерләп, тәртипле итеп үстергән кызым иде бит ул минем, бер мизгелдә йөрәгемнән тартып алды. Беркайчан егетләр алдында чикылдап тормады, ошатмаган кешесе белән, ачуым бер килмәгәе, сөйләшеп тә тормады ул. Тәртипле, тыйнак, акыллы, намуслы кыз иде. Мәктәптә дә әйбәт укыды, эшендә дә яраттылар аны, — диде Ирина Фәгъмиева.

«Динә авариягә эләгеп, үлгән икән дигән картина күз алдына килеп баскан иде»

Динә Саба урман хуҗалыгының Сабабаш урманчылыгында бухгалтер булып эшләгән. Үзе белән бергә эшләгән дусты Лилия белән дә Әтнәдә очрашу булган көнне телефоннан соңгы тапкыр сөйләшкәннәр.

— Саба урман хуҗалыгында бергә эшләдек. Шактый яхшы аралаштык. Динә бик ачык, киң күңелле, җиңел аралашучан, ягымлы йөзле, итагатьле иде. Үз сүзендә торган, үзен-үзе яклый ала торган, курку белмәс, батыр йөрәкле кыз иде ул.

Әтнәгә очрашуга барачагын әйткән иде ул. Шул очрашуда байтак кына телефоннан да сөйләшеп алдык. Бернинди куркырлык әйбер дә әйтмәде, югыйсә, гадәти ике яшь кыз сөйләшүе иде. Ләкин барыбер соңгы көннәрдә бераз гына күңелсезләнеп йөргән кебек иде ул. Очрашуда да: «Кырыйда гына утырып торам әле менә, баш авырта», - дигән иде.

Кич белән сөйләшеп бетергәч, бер сәер халәт булды миндә. Күккә карап, тукталып калдым. Динә авариягә эләгеп, үлгән икән дигән картина күз алдына килеп басты. Йөрәгем жу итеп куйды, уйланып басып тордым. Аннары аңыма килдем. Икенче көн башта «Динә авариядә үлгән» дигән хәбәр килде, әле төгәл ничек үлгәнен әйтмәгәннәр иде, — дип сөйләде Лилия.

«Татар-информ» агентлыгы Фәгъмиевлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июль 2022
    Исемсез
    Барысыда ялган!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100