2022 елның декабрендә Новосибирск өлкәсендә хастаханәдә 3 айлык кыз бала вафат була. Хәзер баланың ата-анасы җинаять эше ачтыруга ирешкән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Балада йөрәк өянәге була. Мешалкин клиникасында аңа мөмкин булган иң кечкенә клапанны куялар, ләкин ул ярап бетми, тагын операция кирәк була. Баланың кан тамырлары бик кечкенә булгач, операцияне тагын 1 айдан гына ясарга ярый. Моның өчен район хастаханәсеннән квота алырга кирәк.
Анасы сүзләренчә, район хастаханәсендә педиатр баланы операциягә чиратка куярга оныта. Вакыт 2 атнага чигерелә, тикшерү узарга, анализлар тапшырырга кирәк була.
«Табибка кергәч, бала елый башлады, зәңгәрләнде. Клапан һәм үпкәләр белән проблема булуын исәпкә алсак, моны аңлап була. Безгә тизрәк анализ биреп, операция ясатырга кирәк иде. Ләкин педиатр баламны кулымнан йолкып диярлек алды, реанимациягә алып китте. Мин аңа клапан белән үпкә турында әйтәм, ә ул «ике яклы пневмония» ди. Әле дә шуны исбатлап маташалар. Ләкин бала йөткермәде, температурасы да булмады, нинди пневмония булсын?» – ди кызның анасы.
Баласының йөрәге авыртуын белгән хатын сабыйны экстрен рәвештә Мешалкин хастаханәсенә җибәрттерергә тырыша.
«Мин алардан баланы реанимобиль белән Новосибирскига җибәрергә ялвардым, тик алар баш тартты. Берничә сәгатьтән балам үлде. Табиблар мине балам үлемендә гаепли, имеш, операция турында алдан уйларга кирәк иде. Ә мин бит уйладым – ә педиатр чиратка вакытында куймады», – ди әни кеше.
Мәрхүм баланың туганнарын гаҗәпкә калдырган тагын бер күңелсез урын бар. «Сорау алганда, педиатр, икенче операциягә безгә кәгазьләрне рәсмиләштерергә ярдәм иттем, дип сөйли. Бу дөрес түгел – без ирем белән хастаханә буйлап йөгереп йөрдек, бөтен пичәтләрне җыйдык», – ди бу хатын.
Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.