Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларыгызны ташламагыз...» – Шәхзәт Разметов кызы белән күрешә башлаган

news_top_970_100
«Балаларыгызны ташламагыз...» – Шәхзәт Разметов кызы белән күрешә башлаган
https://vk.com/shahzat_razmetov

Җырчы Шәхзәт Разметов, ниһаять, кызы белән күрешә башлаган. Бу хакта җырчы «ВКонтакте» сәхифәсендә яза. Үзара начар мөнәсәбәтләрдә калу сәбәпле, элекке хатыны Шәхзәт Рахметовка озак вакытлар баласы белән очрашырга рөхсәт итмәде. 

«Мин тулы гаиләдә үстем, әти-әниләремнән наз, яратуны тиешле дәрәҗәдә алдым. Шуңа да кызым белән даими очрашуларга, кызымның кайгыртуны үз янәшәсендәге кешедән генә түгел, әтисеннән дә алуына ирештем. Чөнки бу – аның киләчәк тормышы өчен бик мөһим. Бәлки, кайберәүләр фикеренчә, үзем турында гына уйлап, балага акча гына күчереп барырга да була иде. Тик баланы тәрбияләү материаль яктан тәэмин итүгә генә кайтып калмый бит ул.

Миңа да: «Ситуацияне җибәр, үзең турында, карьераңны уйла. Кызың үсәр, тормышта үз урынын табар. Ә син шәхси тормышыңны кайгырт», – дип әйтүчеләр булды. Ләкин мин кызымны ташлап китә алмадым. Кызымның дусларына: «Элек без әтием белән шунда бара идек, шуны эшли идек. Ә хәер бөтенләй күрешә алмыйбыз», – дип сөйләгәнен ишеткәч, мине кызым белән аралашуга ирешүдән берни дә туктатып кала алмады. Авырлыкларга карамастан. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, мин Зарина белән очрашуларыбызны кире кайтардым. Балам моны ихлас теләде. Мин үземне түгел, кызымны сайладым. Никадәр сынаулар узганнан соң, кызым янәшәсендәге кешесенең генә түгел, әтисенең дә кайгыртуын, яратуын тоя.

Дуслар, бер генә яшибез. Мин сезнең бу гомер юлын мәхәббәт һәм шатлык белән узуыгызны телим. Тормыш юлдашыгыз белән мөнәсәбәтләрегез килеп чыкмаса да, балаларыгызны ташламагыз, аларны манипуляция коралы итеп кулланмагыз. Безнең һәрберебез алар өчен җавап тота. Әти-әниләренең ялгышлары, уйланмаган адымнары өчен балалар газапланырга тиеш түгел. Иң кирәкле вакытында кызым янәшәсендә була, аңа ярдәм итә алуыма мин бик шат», – дип яза ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100