Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларыбыз нәрсә карый? Сүгенүче, реклама ясаучы һәм “прикол” ясаучы блогерлар кумир ролендә

Интернет барлыкка килү белән тормышыбыз тамырдан үзгәрде. Яшүсмерләр әйтмешли, олдлар (old - инглиз теленнән “өлкән, карт”) әле һаман да газета, журнал, телевидение заманында тукталып калган булса, яшьләр бары тик интернет киңлекләрендә генә яши. “Татар-информ” хәбәрчесе яшүсмерләр һәм яшьләрнең кумирлары булган блогерларның эшчәнлегенә күзәтү ясады, балаларның һәм әти-әниләрнең фикерләрен белеште.

news_top_970_100
Балаларыбыз нәрсә карый? Сүгенүче, реклама ясаучы һәм “прикол” ясаучы блогерлар кумир ролендә
Яшүсмерләрнең кумирлары һәм аларның йогынтысы – күп кенә ата-ана өчен авыр тема. Элек балалар космонавт, табиб, төзүче булырга теләсәләр, хәзер күбесе бер авыздан: “Үскәч, блогер булам!” – дип әйтә. Әгәр дә сезгә “блогер”, “хайп”, “лайк”, “ютуб-канал” дигән сүзләр таныш түгел, Саша Спилберг, Николай Соболевларның кем икәнен белмисез икән, сез тормыштан күпкә артка калгансыз дигән сүз.

Бу суперпопуляр шәхесләр – яшүсмерләр кумирлары. Алар – интернетта яшәүче яшь егетләр һәм кызлар, анда үз сәхифәләрен алып баралар, миллионлаган җанатарлары бар. Аларның кайберләренең хезмәт хакына хәтта уңышлы җитәкчеләр дә көнләшерлек, чөнки ул елына миллион долларга кадәр җитә.

“Мәзәк өчен карыйм инде”

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сораштыру үткәрдем: ютубта кем нәрсә карый? “Безнең балалар мультфильм гына карый”, – дип әйтүче ата-аналарның балалары да “Маша и Медведь” белән “Робокар” белән генә туктап калмый булып чыкты. Чөнки заманасы шундый. Башта аларның фикерләре белән уртаклашып, аннары балаларның кумирлары булган блогерларга күзәтү ясадым.

Адилә, 14 яшь: “Бу миңа ошый дип”, –дип, беркемне дә аерып әйтә алмыйм. Дуслар киңәш иткәннәрне караганым бар. Ләкин калганнар белән чагыштырганда Туся исемле болгерны күбрәк карыйм. Ул күбрәк инстаграмда утыра, тик ютубта да кызыклы видеолары бар. Беренчедән, ул үзенең тормышында булган авыр хәлләрне сөйли, мәсәлән ул анорексия чире белән чирләгән һәм хәзерге яшүсмерләргә алдан уйлап эш итәргә куша. Икенчедән, ул икенче блогерлар белән чагыштырганда ничектер үзенә ныграк тарта”.

Искәндәр, 13 яшь: “Ютуб-каналлар карыйм. Күбесенчә шул мәзәк экспериментлар, “вызов принят”ларны инде. Алары шул кызык өчен. Аннары үзем көрәш белән шөгыльләнгәч, алымнар карыйм. Ну, карыйсың башта, аннары өйрәнәсең”.

Язилә, 9 яшь: “Мин Влад А4, Маша Маева, Viki Show дигән блогерларны, Хомки, Трум-трум дигән ютуб-каналларны карыйм. Влад А4 үзе төрле кызыклы челленджлар үткәрә, Хомкины җанварлар турында булган өчен, Трум-трумны лайфхаклар өчен карыйм. Калганнары “просто интересно”.

Ирек, 14 яшь: “Литвин, Масленников, Гусейн Гасановларны карыйм. Тик көне буе текәлеп кенә утырам дип булмый инде. Вакыт булганда гына карыйм. Беренчедән, шул мәзәк булганы өчен карыйм инде. Аннары төрле яңалыкларны алдан белеп торыр өчен, русча әйткәндә, “кругозор”ны киңәйтү өчен дә кирәк дип уйлыйм.

Альмира, 10 яшь: “Мин күбесенчә Катя Адушкина, DANIEL BOY, Ева Миллер, Маша Маева, Gary, Даша Кошкина, Света КЕМЕР, Настя Ивлеева. Миңа алар бик нык ошый. Катя Адушкина миңа макияж ясарга, чәчне матур итеп җыярга өйрәтә, DANIEL BOY влогында мәктәп турында сөйли, ә Ева Миллер “просто” шундый матур кыз. Тик миңа әни белән әти психикага тия торган каналлар карара кушмый”.

Азалина, 13 яшь: “Мин Мари Сенны карыйм. Ул һәрчак тормышка ашмаслык хыял юк, эшләсәң, бар нәрсә дә барып чыга дип сөйли, мотивация тудыра. Катя Адушкинаны да караштырам, хәзер җырлары чыкты, җырларын да тыңлыйм. Ул да шулай ук бернәрсәгә дә карамастан көчле булырга кирәк ди. Егорка Шипны видеолары күңелле булган өчен карыйм, үзе дә “симпотичный”. Gary ның блоглары көн саен чыга. Әле аның Мари Сенн белән үз офислары бар. Алар анда блогер булырга теләгән кешеләрне ничек популяр булырга, ничек блог алып барырга һәм башкаларга өйрәтәләр”.

Контент – яшүсмер

Саша Спилберг (чын исеме – Александра Балковская) — видеоблогер, җырчы, актриса һәм модель. 21 яшь. 2019 елның августына Sasha Spilberg каналында 6,4 миллионнан артык язылучы һәм Sasha инглиз телле каналында 150 меңнән артык язылучы бар. Рунет версиясе буенча YouTube та иң популяр блогер кызлар унлыгына керә. Хәзерге вакытта Саша Спилбергның инстаграмдагы битендә 5,1 миллион язылучы, ютуб-каналында 6,49 миллион. Аны караучы аудитория – күбесенчә яшүсмер кызлар.

Саша үз влогында үзенең тормышы һәм мавыгулары турында сөйли, сәгатьләп Sims ны ничек уйнавы турында роликлар урнаштыра, үз клипларын да элә. Барлык видеолары да эмоциягә корылган. Мисал өчен, “Я чувствую себя толстой” дигән влогта ул ундүрт көн эчендә ничек кире элеккеге формасына кайтырга тырышуын күрсәтә. Кыскасы, хис-кичерешләр + үрнәк = стимул.

Аның каналы күбесенчә рекламага корылган. Косметика куллану, «Lays» чипсылары ваннасында яту һәм башкалар, һәм башкалар.


Катя Клэп (чын исеме – Екатерина Трофимова) – YouTube порталындагы әйбәп баручы видеоблогер. 26 яшь. Инстаграмда язылучылар саны 7,2 миллион, ютубта 6,72 миллион. Монда автор язылучыларының сорауларына җавап бирә, үзе һәм шәхси мәнфәгатьләре турында сөйли, күп санлы сәяхәтләрдән видео күрсәтә. Клэп үзенең язылучылары белән сәяхәтләр, көндәлек тормыш, косметика, ризык, песиләр һәм “кызлар проблемалары” (бетчәләр белән көрәш һәм егетләр белән ничек мөнәсәбәтләр кору) турында роликлары белән уртаклаша, шулай ук сорауларга җавап бирә. Клэпнең контенты шулай ук яшүсмер кызлар өчен. Моны хәтта бер күрүдән аңлап була: тирә-юнь, хәтта аның чәче алсу төсләрдә. Тонналап косметика, уенчыклар, ялтыравыклар һәм башкалар, һәм башкалар.

Шунда ук Катя Клэп “вызов принят” дигән сәхифә алып бара. Анда блогерша стандарт булмаган һәм кайчагында язылучыларның шактый сәер үтенечләрен үти. Әйтик, бер пакет чили борычын аша дисәләр, ул аны ашый.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

hi photo: @dmitrykrikun

Публикация от SASHA SPILBERG (@sashaspilberg)


Кати Клэп видеоблогы язылучыларга заманча контент өчен кызыклы. Заманча музыка, мәзәкләр, шоу-бизнестагы “интригалар”, шулай ук стиль, сезон тенденцияләре, макияж ясау буенча киңәшләр.

Катя Адушкинага 15 яшь кенә булса да, ютубта караучылар саны миллионнан артык. Катяны еш кына Россиянең иң уңышлы яшүсмер-блогеры дип атыйлар. Ютубта 4,93 миллион язылучы, инстаграмда – 3,8.
Екатерина үз роликларының күпчелек өлешендә юләрләнә, үзенең сәяхәтләре һәм аның тормышындагы мөһим вакыйгалары турында сөйли, шулай ук төрле кирәкле киңәшләр бирә (“ничек гироскутерда йөрергә өйрәнергә”, “брекетлар турында чын дөреслек” һ.б.). Катя Адушкина җырлый, клиплар төшерә, бии. Аудитория – мәктәп укучылары. ОГЭне ничек бирдем, мәктәпкә ничек киенергә, мәктәптәге типик кызлар, җәйге лагерьда ничек, дус кыз яки йөргән егет, ничек ябыгырга һәм башка бик күп төрле темалар.

Туся – инстаграмда 1,2 миллион язылучы, ютубта 196 мең. Ул үзенең авылдан булуын яшерми, ә киресенчә дәрәҗә кебек кабул итә. Үз битендә күбесенчә анорексия белән көрәшүен һәм авылда ниләр эшләгәнен күрсәтә.

Влад А4 – популяр видеоблогер. Каналның тематик юнәлеше аркасында популярлашып китә. Нигездә, төрле яшьтәге төркем тамашачыларына ошый торган күңел ачу роликларын төшерә. аның чын Фамилиясе – Бумага. Шуңа күрә үзенә “А4” дигән кушамат алган. Нигездә аны кызлар карый, бу каналның тематикасы да. Еш кына ул нәрсәгә дә булса өйрәтә торган роликлар чыгара, анда ул кызларга егетләрне ничек үзеңә каратырга икәнлеге турында сөйли. Бәлки кызлар нәкъ шуның өчен дә аны йотлыгып карыйлардыр.

Өстәвенә, ул бик ачык, аралашучан. Влад фикеренчә, бары тик күп елмаерга, яхшы йокларга, нык кочаклашырга, спорт белән даими шөгыльләнергә, дусларга һәм якыннарына игътибар күрсәтергә кирәк. Шуңа күрәдер дә аның каналында 11,5 миллион язылучы бар.

Стрим һәм стримерлар. Кечкенә малайларның түгел, 20-25 яшьлек егетләрнең дә бишешәр сәгатьләп телефонга текәлеп утырган чаклары була. “Стрим” – (инглиз теленнән stream-агым) – реаль режим вакытында компьютерда барган уенны трансляцияләү. Ул интернетта, махсус сайтларда уза. Ул караучыларга стримерның нинди гамәлләр кылганын реаль режим вактынында күзәтергә мөмкинлек бирә.

Гади тел белән әйткәндә, кешенең уен уйнаганын һәм комментарийлар биреп утырганын карау.

Тамашачылар өчен бу күңел ачу төре: кайбер кешеләргә яраткан уенын оста итеп җиңүләрен карарга (ягъни яңа файдалы мәгълүмат алырга), икенчеләре шәхесне күзәтүне кызык дип табалар (аның комментарийлары, тышкы кыяфәте, фикерләү стиле, мәзәкләре, образлары ошый).


“Вакыт уздырыр өчен карыйм”

Дөресен әйткәндә, мин үзем ютуб-каналлар белән мавыкмыйм, блогерлар белән кызыксынмыйм. Яшүсмерлектән чыгып, дөньяга икенче күзлектән карый башлаган яшьләрдән дә сораштырдым: алар нәрсә карый икән?

Айзилә, 19 яшь: “Без бит инде хәзер телевизор карамыйбыз, газета укымыйбыз. Мәсәлән, мин дөньядагы бөтен яңалыкны шул ютубтан беләм дә инде. Нәрсәгә карыйм? Аны өчкә бүлеп була. Беренчесе - яңалык өчен, интернеттагы яңалыклар, ютубтагы яңалыклар. Икенчесе – фильмнар, китапларга күзәтмә өчен. Өченчесе – күңел ачу өчен, кызык контентлы каналлар күп бит. Мисал өчен, Клик Клак”.

Сиринә, 18 яшь: “Юрий Дудь – видеоларын иң мөһим нәрсәләр турында төшерә һәм хакимият алдында куркып калмый. Һәрхәлдә, ул илдәге хәлләрне ялганлап сөйләми, ничек бар, шулай әйтә. Без федераль каналларда “барысы да әйбәт” дигән сүзләрнең дөрес түгел икәнен беләбез бит инде хәзер. Минемчә, ютуб-каналлар – ул үз фикереңне бернидән дә курыкмыйча әйтә ала торган мәйдан”.

Рәзил, 19 яшь: “Ютубка еш керәм. Ул шул ук “Вконтакте”, инстаграм кебек бит. Үзеңә ошаган, кызыклы булган әйбер тапсаң, гел керәсе килеп тора. Күңел ачар өчен генә карыйм дигәненнән дә нинди дә булса кирәкле мәгълүмат алып була. Мисал өчен Utopia Show. Карап торышка куркынычка охшаган, тик, минемчә, ул файдалы (Utopia Show – мифлар, мистика, паранормаль күренешләр, ышанулар турында сөйли, кайчак аларның дөрес түгеллеген исбатлый торган ютуб-канал. Ютубта 2,46 миллион язылучылары бар – ИТ). ”

Диләрә, 19 яшь: “Элек мин гел лайфхаклар, яки диайвай (үз кулың белән эшләгән аксессуарлар - ИТ) кебек нәрсәне карый идем. Миңа яшүсмер чагында андый әйберләр кызык иде. Ә хәзер мин җиңелрәк контент яратам. Аны каравы эстетик яктан да рәхәт булырга тиеш. Шуңа күрә күпчелек лайфстайл-блогерларны (лайфстайл – яшәү рәвеше – ИТ), сәяхәт итү турында влоглар карыйм. Әз генә булса да научпоп-видеолар (русчадан, “научно-позновательные видео – ИТ”) да караштырам. Тик көн саен һәм көне буена синең башыңда миллионлаган мәгълүмат була икән, син үзеңне авыр контент белән тагын да арытырга теләмисең. Хәтта ютуб белән дә”.

Динара, 19 яшь: “Пушман, А4, Дневник Хача, Покашеварим кананлларын карыйм. Дөресен әйткәндә, вакыт үткәрер өчен генә инде”.

Контент – 18+

Гусейн Гасанов - яшьләрнең кумиры, Интернетта табышлы бизнес ясый алган кеше. Блогер һәм пранкер, егетләр һәм кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр темасына кызык видеоларны төшерә, җәмгыятьнең камил булмавыннан көлә. Тагын ул – ресторатор һәм ир-ат киемнәре челтәре хуҗасы.

Видеоларында үзенә ошамаган кешеләрдән көлә, кайчак үзенең байлыгы белән мактанган роликлар да урнаштыра. Интернет-бизнесны киңәйтү өчен, Гусейн пранкерлар эзеннән китте, яңа “Подстава” дигән проектын эшләтеп җибәрде. Монда да шул ук башкалардан ачы көлү, уңайсыз хәлдә калдыру төшерелә. Ул бу эшнең яхшы гына акча китерүен яшерми. Ай саен керем 4-5 миллион сум тәшкил итә икән. Instagramда бер генә пост та заказ бирүчегә 700 мең сумга төшә.

Николай Соболев — «Rakamakafo Pranks» пранк-проектына, шулай ук «SOBOLEV» каналына нигез салучы. Инстаграмда 1,6 миллион, ә ютубта 5,1 миллион язылучысы бар.

Россия видеоблогерлары эшчәнлеген һәм актуаль вакыйгаларны аналитик форматта яктырткан канал. Бу каналда Николай Соболев резонанслы иҗтимагый темалар буенча фикер алыша. Соболев “хайп” алырга ярата. Бер вакыйгадан соң аның язылучылар саны 2,5 миллионга күтәрелә. Митинглар, шоу-бизнестагы шау-шу, төрмә һәм башкалар. Соболев актуаль яңалыкларга үз бәяләмәсен бирә.

Юрий Дудь – видеоблогер, журналист. YouTube киңлекләрендә “вДудь” каналы аңа кинәт популярлык китерде. Юрий баналь харизма һәм әңгәмәгә яхшы әзерләнүе аркасында, тамашачыны һәр чыгарылышның соңгы минутына кадәр киеренкелектә тота.

Яшьләр арасында иң популяр һәм иң күп карый торган каналдыр, мөгаен. Карамасалар да, исемен генә булса да ишеткән кешеләр бар. Яшьләр аны сүзен курыкмыйча әйткәнгә, төрле провокацион сораулар биргәнгә, “йолдызлар”ның чын йөзен ачып биргәнгә яраталар. Егор Крид, Жириновский, Михалков белән интервьюлар, Беслан, Колыма турында видеороликлар һәм башкалар. Дудь авыр темаларны да күтәрергә һәм үз сүзен әйтергә курыкмый.

Клик Клак каналында 5, 98 миллион язылучы бар. “КЛИККЛАК” иҗат берләшмәсе – ул видеоблогер, актер, музыкант, продюсер, оператор һәм режиссерлардан торган дусларның зур командасы. Егетләр Россия эстрадасының йолдызлары һәм дөнья брендлары белән хезмәттәшлек итәләр. Башта проект күңел ачу өчен булдырылган, хәзер анда көрәп акча алалар. Проектта танылган блогер Ильич, Эльдар Джахаров, Ира Смелая, Юрий Музеченко, Данила Поперечный, Руслан Усачев эшли.

КЛИККЛАКта берничә рубрика бар. Барысы да, яшьләр телендәгечә, “треш” ясау өчен булдырылган. Канал бернинди дә мәгънәви көчкә ия түгел. Мисал өчен, “Зашкварные истории” дигән рубрикада блогерлар белән йолдызлар җыелып аларга нәрсә өчен оят булганы турында сөйли. Дөрес, монда әллә нинди сүзләр дә ишетергә була. Гомумән, канал 18+ өчен.

Дневник Хача – Амиран Сардаровның шәхси блогы. Ютубта 4,8 миллион язылучысы бар. Бу видео-блог, чыннан да, аның чын виртуаль көндәлеге. Автор үзенең фикерләрен язылучыларына да җиткерә, алар белән уртаклаша, шәхси тормышын (дуслары белән утырулар, кичәләр, кызлар һәм башкаларны) төшерә - барысы да бик гади һәм гадәти кебек тоела. Каналында ул үзенең бернинди борчуы булмаган тормышын төрле яктан күрсәтә: менә шулай яшәргә кирәк дигән идея уздырыла. Әле тагын акыллы-акыллы фикерләр дә каналга популярлык алып килгәннәрдер. Популярлыкка Амиранның шәхси харизмасы да ярдәм иткәндер. Ул үзенең милләтеннән, үз-үзеннән көлә – бу, әлбәттә, халыкта кызыксыну уята.

Контент балалар өчен түгел.

Настя Ивлеева – “Орел и Решка” тапшыруын карамаган кеше булса, бәлки аны белмисездер. Тик аның вайннары инстаграм тулы. Шуңа өстәп ютуб-каналы да бар. Анда аңа 3,23 миллион кеше язылган. Ул анда AGENTSHOW дигән рубрика алып бара. Ягъни, нинди дә булса танылган кешене кунакка чакыра һәм интервью форматында сөйләшү алып бара. Кыскасы, зурлар өчен темалар, зыянлы гамәлләр, сүгенү дә ишетергә була.

“Баланы тыеп кына булмый, бары карый ул аны”

Илсөяр Садриева, улына 3 яшь: “Улыма өч яшь, әллә нәрсәләр карый ютубтан. Нигә карый? Аның сәбәбе миндә инде, вакыт бүлә белмим. Тик мин аны кирәксез нәрсә дип кабул итмим. Чөнки шул ютубтан видеолар карап, саннар, аларны куша, алырга өйрәнде. Икенче төрлерәк уйлый хәзер. Тискәре ягы да бар, әлбәттә. Бигрәк тә өч яшь өчен ниндидер блогерларны карау иртәрәк дип уйлыйм.

Улым ютубтан “Красный шарик” дигән уенны ничек уйнауларын карый. Башта тәфсилләп карый, аннары үзе шундагы кебек уйный да, җиңә. Яше шундыйрак бит әле. Үзенә күрә стрим дигән нәрсә кебек инде.

Аннары кумирларга килгәндә, бер психологны тыңлаган идем. Билгеле бер яшьтә малайларга үзләрен малай итеп тояр өчен “крутой” кумир-геройлар кирәк икән. Әниләре аларга ни өчен “Человек-паук”лы кепка, сумка, пенал кирәген аңламый, ә шул герой аңа егет буларак формалашырга ярдәм итә икән. Бу малайларга гына кагылмый инде, кызларга да кумир кирәк. Заманасы курчак белән уйный торган булмагач, ютубтан үзләренә кумир табалар да инде алар”.

Алсу Сабирова, ике яшүсмер кыз әнисе: “Минем ул ютубка карата фикерем ике яклы. Бер яктан миңа ул ошый. Кайчак алар белән бергә утырып карыйм. Икенче яктан мин каршы. Менә бар бит шундый блогерлар: алар балаларга дөрес юл буйлап барырга кирәк дип өйрәтә, тәрбияли диимме соң инде. Хәзерге балаларның сөйләү рәвеше дә икенче төрле бит, безнең нәрсә сөйләгәнне аңламаска да мөмкиннәр. Дөресрәге, син бер төрле әйтәсең, ул икенче төрле. Шулай бер-беребезне аңламыйбыз. Ә нәтиҗәдә ул да шул бер сүзне әйткән, мин дә шул бер сүзне әйткән булып чыгабыз. Ә шул блогерлар алар балалар, яшьләр телендә сөйләшә бит. Кайбер блогерлар минем үземә бик каты ошыйлар.

Тик кайберләре балага икенче төрле йогынты ясый, күрү белән нервага тия башлыйлар. Сөйләшүләре матур түгел шунда, нәрсә сөйләүләре бигрәк тә. Андыйларны карамагыз дип әйтәм инде. Миңа ошамый икән, мин аларга әйтәм, үземнең фикерне җиткерәм. Тыңлаган булалар инде. Ну бала-чага үзенчә эшли бит инде ул. Карамаган кебек булалар да, ә барыбер карыйлар. Тыеп кына җиңеп булмый аларны хәзер. Соңыннан алар барыбер дөрес түгел икәнлеген аңлыйлар. Аннары үскән саен кызыксынулар да үзгәрә. Балалыктан яшүсмер чорга күчте кызым, бөтенләй икенче төрле кешеләрне карый. Фикерләре дә үзгәрә инде аларны карап.

Һәр гаиләдә тәрбия ысуллары төрлечә бит. Мин бөтен нәрсәне дә гел тыеп кына тормыйм, мәсәлән. Хәзер заманасы шул бит инде аның. Үзебез дә карыйбыз ул блогерларны”.

Һәм азакта шуны билгеләп үтәргә кирәк - яшүсмерләр һәм балалар егылып карый торган, миллион ук булмаса да, дистә меңләгән карау җыйган популяр татар блогеры әлегә юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100