Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балаларыбыз бөеклегебезне аңласа гына кадеребезне аңлый. Бу хикмәтне Азат Зыятдинов белә иде"

Татар җәмәгатьчелеге бүген милләтпәрвәр химия белгече, техник фәннәр докторы, профессор Азат Зыятдиновны соңгы юлга озатты. Азат Шәймулла улы химия сәнәгате өлкәсендә кайнаган, шул өлкәдә зур өлеш керткән галим генә түгел, татар милләте, теле өчен янып көйгән, татар әдәбиятын да тирәннән белгән шәхес.

news_top_970_100
"Балаларыбыз бөеклегебезне аңласа гына кадеребезне аңлый. Бу хикмәтне Азат Зыятдинов белә иде"

Милли җанлы шәхес

“Татар милләтеннән чыккан бөек галим безнең өчен иң кадерлесе”, - дип белдерде Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты Әзһәр Шакиров Азат Зыятдинов турында. Ул милләт турында уйланып, борчылып йөрүче галимнәр юк диярлек булуын, ә Азат Зыятдиновның шундый талант иясе булуын билгеләп узды.

"Зур заводлар, матур шәһәрләр, бөек галимнәр дә булыр, ләкин татар милләтеннән чыккан бөек галим безнең өчен иң кадерлесе. Бу ни дигән сүз? Татарның бөеклеген исбат итә торган кешеләр болар. Исбат итеп, халыкка күрсәтә, татардан кемнәр чыгуын, алар нинди кешеләр, алар нинди үрнәкләр бирүен күрсәтә. Бөтен хикмәт тә шунда: милләтеңнең бөеклеген ача торган шәхесләр татар милләтенең киләчәгенә юл сала. Безнең балаларыбыз бөеклегебезне аңлаганнан соң гына безнең кадеребезне аңлый. Бу хикмәтне аңлый торган кешеләрнең берсе Азат иде. Мин инде аның белән күп еллар таныш. Галимнәр күп, матур йортлар, метролар да күп булыр, ләкин милләттән дә бөек әйбер миңа юк! Бүтән әйбер миңа кадерле дә түгел, миңа шатлык та бирми ул. Бөек рух, милләтнең бөеклеге белән бәйле әйберләр генә күңелемә этәргеч бирә”, – ди Әзһәр Шакиров.



Әзһәр абый Шакиров Азат Зыятдинов белән соңгы тапкыр Һади Такташ һәйкәле янында очрашканнарын искә алды. “Шунда Азат миңа: “Мин Такташка шигырь багышладым, шул шигырьне укыйм әле, язып калдырсыннар” ди. Мин аптырап киттем: “Син Такташка шигырь яздыңмы”, - дип сорыйм. Белә идем инде аның Такташның бөеклеген ачарга теләгән кешеләрнең берсе икәнен. Чыннан да, шушы дәрәҗәне, шагыйрьнең бөеклеген аңлау, Такташның, татар милләтенең кем икәнен аңлау, әлбәттә, галимнәрнең күбесендә юк. Андый талант юк. Ул шигырь укыды, мин шаккаттым. “Эх, миңа килгәч, мин сиңа шигырьләремне укыйм әле. Мин сиңа күрсәтәм әле кем икәнлегемне”, - ди. Шуннан кочаклап алдым да, “Әлбәттә, мин киләм”, - дидем..."
Әзһәр Шакиров бу очрашуның булмый калуын үзе өчен зур үкенеч булуын әйтте.

- Әлбәттә, монда килгән галимнәр, шагыйрьләр, язучылар аны зурлап, монда җыелып килгәннәр икән, алар аның кем икәнен аңладылар. Исән чакта ук. Азат, без синең кем икәнеңне аңладык, - дип җәсәде янында Азат Зыятдиновка соңгы сүзләрен җиткерде Әзһәр Шакиров.

“Түбән Кама нефтехим” үсешенә дә Азат Зыятдинов зур өлеш керткән. Хушлашу чарасында бу хакта берничә мәртәбә әйтелде. “Нәрсә булыр иде ул “Түбән Кама нефтехим” белән, әгәр дә Азат шуның өчен җанын, күңелен бирмәсә, шәһәрнең мәйданында мәчет булмаса... Гомумән, Түбән Камага татар милләте рухын кертер өчен җанын бирде ул. Моны беркем дә онытмаячак” – дип белдерде Әзһәр Шакиров. Түбән Камадан килгән вәкилләр дә остазларының оешма үсешенә нинди өлеш кертүе турында сөйләде.

Азат Зыятдиновның милли җанлы шәхес булуын Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та билгеләп узды.

– Татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту. Фән эшлеклесе буларак, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендә хезмәтләре күп, җәмәгать эшлеклесе буларак үзен киң танытты. Түбән Камада ул татар иҗтимагый үзәге, “Җидегән чишмә” коллективларының чишмә башында торучы. Татар дөньясы өчен янып-көеп йөргән шәхес булды. Әле ике ел элек кенә үзенең туган авылында – Балтач районы Таузар Иле авылында балалар бакчасы, мәктәпне үзе ачтырып, әйдәп барган шәхес булды, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Такташ иҗатына мөкиббән химик

Азат Зыятдинов белән таныш һәркем аның аның татар әдәбиятын бик яхшы белүен, аерым алганда, Һади Такташ иҗатына мөкиббән булуын, аның шигырьләрен яттан белүен искә ала. Моны Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев та билгеләп үтте. 

Азат Зыятдиновның улы Нариман әтисенең үлеме турында хәбәр итүгә, үзенә аяз көнне яшен суккандай булуын әйтте ул. “Моннан ике көн элек кенә без аның белән очрашкан идек. Ул Президентның Дәүләт Советына Юлламасы алдыннан Дәүләт Советына йөгереп килеп китте. Чөнки аның республика җитәкчелегенә мөрәҗәгате бар иде, шуны тапшыруны сорады. Ул беркайчан да үз мәшәкатьләре белән борчып йөрүче кеше түгел иде, ул әле үләренә ике көн кала да “Түбән Кама нефтехим”дагы фәнни үзәкнең язмышы өчен борчылып хат язган иде һәм шул йомыш белән килгән иде. Аның бөтен борчулары республика, милләт, халык өчен борчылу иде. Берзаман ябыгып киткәч: “Азат абый, әллә авырыйсыңмы?" – дигәч, “Әй, Разил, авыру турында сөйләшмик әле, менә милләтебез авырый, мине шул борчый, милләтебезне савыктырырга иде”, –  дигән иде. Әгәр Түбән Камада бүген милли рух бар икән, Азат абыйның өлеше искиткеч зур. Әгәр анда Бакый Урманче, Сөембмкә урамнары бар икән, боларның һәммәсен Азат абый тәкъдим итте”, – дип белдерде Разил Вәлиев. Ул Азат Зыятдиновның киң кырлы шәхес булуын, Һади Такташ иҗатына мөкиббән булып, аның шигырьләрен яттан белгәнен әйтте. Казанда Һади Такташка һәйкәл куелуын сорап йөрүчеләрнең берсе дә – Азат Зыятдинов, диде ул.

Авылга гашыйк галим

Республика вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азат Зыятдинов белән авылдашлар дип әйтерлек булуын билгеләп үтте.

– Безнең авыллар бер-берсенә терәлеп тора, алар арасы 2 генә километр. Без яшь чакта Азат Зыятдинов дигән көрәшче, Сабан туй батыры дип ишетә белә идек. Әле якыннан аның белән таныш та түгел идек, бил дә тотышкан юк. Аннары район партия комитетына секретарь итеп сайлангач, мин бер күчтәнәч алдым. Аның эчендә матур гына сувенир балта иде, ул балтага 4 юллык кына шигырь язылган иде.

“Үткен дә ул, җиңел дә ул,

Инде куллар талмасын.

Туган якта матур йортлар

Төзи-төзи дан алсын! – дип язылган иде анда.

Мин бу шигырь юллары белән аның искиткеч авыл җанлы, кече күңелле кеше булуын раслап әйтәсем килә. Авыл тормышын шуның кадәр үз иткән, якын иткән кешеләрне күргәнем юк иде, - дип, якташы турында хатирәләрен яңартты Марат Әхмәтов. 

Министр Азат Зыятдиновның милли хәрәкәтнең чишмә башында торучы шәхесләрнең берсе булуын да билгеләп узды. “90 нчы елларда ук милли хәрәкәтне ни дәрәҗәдә куәтләп алып килгәннәрен хәтерлибез. Республиканың бик күп ирешкән сәяси казанышларында бу шәхеснең дә өлеше, әлбәттә, бик зур”, - ди ул. 

Азат Зыятдинов – депутат

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Азат Зыятдиновның депутат булган елларын, аның кая гына барасы булса да, беркайчан баш тартмавын билгеләп узды. Азат Зыятдинов1990-1995, 2009-2014 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була. Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларацияне әзерләүдә катнаша.

– “Азат Шәймуллович, бүген радиога партияара дискуссиягә барырга кирәк” дип әйтәм – бара,  телевидениегә, заводка коллектив белән очрашуга, авыл җирлегенә барырга кирәк булса да –  “эх” та итмичә, юлга чыгып китә... – диде Римма Ратникова. Ул мәрхүмнең комитетта, төрле очрашуларда ясаган чыгышлары да төпле булуын шәрехләп узды. “Милләтебез, телебез өчен борчылып яшәде, бәлки, шулар йөрәгенә килеп кадалып, гомерен кыскарткандыр да”, - диде парламент башлыгы урынбасары. 

 атар тарихы, мәдәнияте, теле язмышы өчен борчылып яшәде"


Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Азат Зыятдинов турында фикерләрен уртаклашып: “Азат Шәймуллович бик күпкырлы кеше иде. Миңа аның холкында иң якын булганы – ул татар тарихы, мәдәнияте, теле язмышы өчен һәрвакыт борчылып яшәде. Бик белемле кеше иде бу өлкәләрдә дә. Мәсәлән, тарих буенча без аның белән бик озак әңгәмәләр корганыбыз бар. Яңа басылган китаплар белән кызыксынып тора иде. Аның һәрвакыт үз фикере бар иде, тәнкыйть, ярдәм сүзләре дә ишеткән булды. Минем өчен аның китүе – зур югалту. Бөтен татар зыялылары, татар дөньясы өчен зур югалту бу”, - диде.

Бәхеткә, Азат Зыятдиновның эшен дәвам итүчеләр бар.  Ул тәмамлап бетермәгән эшләрен улы Нариман һәм кызы Гөлнара төгәлләргә әзер. “Безнең әтиебез менә дигән әти, менә дигән ир, менә дигән бабай. Ул безгә һәрвакыт маяк булды, без аннан үрнәк алып яшәдек. Гомеренең һәр мизгелендә ул халкым, туганнарым, авылдашларым дип янды, туган илем, Татарстан дип яшәде. Күп илләр гизде, тик иң яраткан җире Таузар Иле иде. Бүген дә аны Таузарына алып кайтабыз. “Мин Азат кызы” дип әйтү миңа җаныма шулкадәр рәхәтлек бирә”, - ди Гөлнара ханым.

Нариман Зыятдинов әтисенең татар халкының, туган авылының чын патриоты булганын, яшьләрне бик яратуын, аларга юл ярырга булышуын билгеләп узды. “Түбән Каманы бик ярата иде, анда 40 ел гомерен үткәреп, аның милли тормышында да катнашты. Бу хакта миңа да күп сөйли иде. Әтинең эшләп бетермәгән эшләре дә күп. Минем өстемдә – шуларны тәмамлау. Әтием зур китап яза башлаган иде, күбесе язылган, әмма без аны язып бетерергә вәгъдә бирәбез. Без бөтенебез татар халкының эшен дәвам итсәк, әтием аңа бик шатланыр иде”, - диде Нариман.


Азат Зыятдиновның тормыш юлы

Техник фәннәр докторы, профессор Азат Зыятдинов 1939 елның 20 нче гыйнварында Балтач районы Таузар (Таузар Иле) авылында туган.

Казан авиация институтын тәмамлагач, Азат Зыятдинов Түбән Кама шәһәренең “Түбән Кама нефтехим” берләшмәсенә җибәрелә. Предприятиедә яшь белгечләр советын оештыра. Мастер, цех башлыгы урынбасары булып эшли. Мәскәүдә аспирантура тәмамлый, кандидат диссертациясен яклый. Фәнни-тикшеренү лабораториясе башлыгы вазифасына билгеләнә. 1997-2009 елларда "Түбән Кама Нефтехим" берләшмәсенең фәнни-тикшеренү институтын җитәкли. Ул - 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган химигы. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама филиалы әгъзасы була. “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенә нигез салучыларның берсе.

1999 елның 19 нчы гыйнварында Түбән Каманың халык депутатлары советы президиумы карары белән “Түбән Кама шәһәре һәм районының мактаулы гражданины” исеме бирелә. Моңа ул нефть химиясе производстволарында яңа технологик процессларны кертү өлкәсендәге казанышлары, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы, татар халкы мәдәниятен үсешенә өлеш керткәне өчен лаек була.

Америка, Франция, Бельгия, Греция, Голландия, Төркиядә химия һәм нефть химиясе сәнәгате буенча халыкара конференцияләрдә катнаша. Биредә ул татар диаспоралары вәкилләре белән дә очраша.

Азат Зыятдиновның казанышлары:

Нефть химиясе өлкәседә 100 гә якын эшләнмәгә патент ала һәм 170 ләп фәнни эше басылып чыга;

Азат Зыятдиновның фикерләре:

"Муса Җәлил кебек батыр шәхесебез исеме белән гимназия ачылды, без аның иҗатын пропагандалыйбыз, дип горурланам".

"Миндә гомер буе халкыма күркәм эш эшләп, аның дәрәҗәсен күтәрү теләге, ягъни, матур милләтчелек дәрте булды. Үз халкына җаны-тәне белән тулаем бирелгән кешеләрдә милләтчелек дигән бер хис бар. Аны кара тап итеп күрсәтергә тырышучылар да күп. Мин үзем милләтче дигән сүздән курыкмыйм. Әти-әнине ярату безнең бурычыбыз булган кебек татарны ярату хисе дә минем өчен бик мөһим".

"Күңелендә Аллаһы Тә­га­лә булган кеше мәктәп ябуга бара ала дип уйламыйм. Денсезләр шулай эшлидер. Динле кеше, башкаларга авырлык китермим микән, дип уйларга тиеш. Ме­­нә без элекке репрессия­ләр турында бүген хата булган дип сөйлибез. Ә бү­ген соң нәрсә эшлибез? Мәктә­бе, бакчасы беткән авыл - үлемгә хөкем ителгән авыл".

"Конкурентлык геннардан килә. Әгәр конкурентлык мәктәптә укытудан гына торса, бөтен галим шәһәрдән генә чыгар иде. Анализ ясаганым бар - Балтач районында хәзер бөтен галимнәр авыллардан чыга. Балтачта татарча укытканда аннан да галимнәр чыкты. Хәзер Балтачта урысча гына укыталар, аңа карап аннан бер генә галим дә чыкканы юк. Татарча укыткан авыллардан чыгалар. Балтачтан — юк. Мәгариф идарәсе башлыгы анализ ясасын шуңа".

"Җитәкче өчен һәр­вакыт халык фикере беренче планда булырга тиеш. Ә бүген халык елый, җитәкче­ләр ишетми. Алай булырга тиеш түгел".  

"Таш йөрәкле кешеләр булганда, бу ил алга бара алмаячак".

"Авылны саклау ул бит авыл хуҗалыгын да саклау дигән сүз. Фермер хуҗалыкларын район үзәгендә булдырып булмый, аларны шушындый авылларда гына оештырырга мөмкин. Әгәр җитәкче кеше шуны белми икән, ул, димәк, тормышны белми. Авылның ни икәнен аңламыйча, айдан егылып төшкән кеше кебек фикер йөртәләр".

"Республика күләмендә иң зур казанышыбыз – Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул итү һәм аны раслау өчен Референдум үткәрү булды дип саныйм. Болар, чыннан да, халкыбыз һәм республикабыз өчен тарихи вакыйгалар".

"Тагын бер үтә мөһим вакыйга, әлбәттә, татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле дип игълан итү. Әмма, шунысы кызганыч, без бу эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмадык, егерме ел узса да, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Хәтта җитәкчеләргә дә татар телен белү шарты куелмагач, аны мәктәптә укытудан ни файда?"

Азат Зыятдиновның шигыре

Нәселең кем, дип сорыйлар миннән,

Азат Зыятдиновның үз нәселе турында истәлекләреннән:

Әтием ягыннан бабам Зыятдин бик көчле рухлы кеше булган. 19 яшендә ятим калып, 4 туганын башлы-күзле иткән ул. Гомере буе көндәлек алып барган, һәм безнең шәҗәрәнең нигезендә бабай хатирәләре, бабай көндәлеге ята.

Әнием ягыннан бабам Муса – атаклы тегермәнче һәм скрипач. Әйе, оста музыкант та булган ул, хәтта скрипкаларны да үзе ясаган. Әтием ягыннан әбием Хупҗамал бик хисле кеше була. Чәчәкләр ярата, балаларны җитәкләп, чәчәк исемнәрен өйрәтеп йөри. Төп үзенчәлеге шул: кесәсендә һәрчак курай-кубыз йөртә. Әнием аны, күмер кыскычыннан да көй чыгара, дип сөйли иде. Әнием ягыннан әбием Бибисара бик дини, чиста-пөхтә кеше булган.

Әтием Шәймулла көчле рухлы кеше иде. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларын үтеп, соңгысыннан аяксыз кайтса да, бирешмәде, ихтыяры ныклы булды. 23 яшендә ул шахтага киткән.

Беренче мәртәбә забойга төшеп менгәч, болай дигән: “Килгәч эшлим инде. Шәймулла эштән качты, дип әйтмәсеннәр. Әмма исән-сау кайтсам, бу якларга аягым да, малайларымның аягы да атламас”, – дигән. Шахтаның ни икәнен яхшы аңлаган, шул вакытта ук малайларының язмышын да уйлаган ул.

Соңыннан алтын приискаларына барып, бераз бөтәеп тә кайта, авылда йорт та салдыра, колхоз рәисе булып та эшли. Бабайны “кулак” дип кулга алгач, ул авылдан чыгып кача. Мәскәүгә метро төзелешенә барып, башкалада ике бүлмәле фатир алуы соңрак билгеле була. Бабайның кеше яллап эшләтмәве, үз көче белән генә муллыкта яшәве билгеле булып, аклангач, әтием авылга кайта. Ул – төпчек малай, һәм нәсел-нәсептә аның сүзе закон була.

Әтием гармунчы да иде. Шуңа күрә мин тальян моңында үскән егет. Әтинең 1920 елларда алган гармуны безнең гаиләнең тарихи истәлеге, әти төсе булып саклана. Сабантуйларда аны авылга алып кайтам. Авылда бергә үскән күрше егете гармунчы Фәргать белән өйрәнелгән гадәтебез бар: иртәгә Сабан туе дигән төнне гармун белән таң каршылыйбыз. Гармун уйнап урам әйләнәбез, чишмә буйларын, тауларны үтеп, кояш ике беләк буе күтәрелгәч кенә йокларга ятабыз. Шулай итеп, әти гармуны белән авылны моңга күмәбез.

Әнием Ләмига бик тырыш, уңган хатын иде. Бик дини кеше булып, гомеренә бер генә мәртәбә дә уразаны калдырмады. 90 яшькә җитеп, балаларны бер гаилә итеп яшәтте.

http://tat.gossov.tatarstan.ru/reports/show/130http://www.im-kazan.ru/news/73 сайтларындагы мәгълүматлар файдаланылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100