Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзләр сукырайды, кулга йон үскәндәй булды»- Оренбург өлкәсендә аракы белән агуланганнар

Оренбург өлкәсе Кваркенск районы Яшел Үзән авылында яшәүче Нурия Гыйльмановага 33 яшь. Ул - гаилә мәҗлесеннән соң суррогат алкоголь белән агуланганнан соң исән калган бердәнбер кеше. Аяныч хәл турында ул orenburg.kp.ru сайтына сөйләгән.

news_top_970_100
«Күзләр сукырайды, кулга йон үскәндәй булды»- Оренбург өлкәсендә аракы белән агуланганнар

19 мартта Нурия үзе белән бергә яшәгән Денис Голубев һәм аның әти-әнисе белән туган көн бәйрәм иткәннәр. Метанол белән агуланып, Денис, әти-әнисе вафат булган. Исерткечне аларга җирле эшмәкәр саткан.

 Башта көмешкә эчтек без, аннары шушы "аракы"ны алдык. Әле Денис әйткән иде дә, нәрсәгә алдың инде аны дип. Җирле эшмәкәр аны әҗәткә генә бирде, чөнки ул Денисны яхшы белә иде, Денис хуҗалык эшендә булыша иде, эше өчен "аванс" буларак эшмәкәр дүрт шешә биргән, - дип сөйләгән Нурия. 

Денис әти-әнисе белән биш ел күрешмәгән булган. Нурия аларны кунакка чакырып, дуслаштырмакчы булган.

 Әнисе тәмәке тартып ятты да бүтән тормады. Ә без Денис белән бик каты костык. Күзләр сукырая башлады, күзләрне томан каплаган кебек булды. Денис хәтта кан косты, кычкыра башлады. Аннары галлюцинацияләр башланды, кулларда йон үскән кебек тоелды. Балалар янымда "әни, сиңа шулай тоела гына" дип тынычландырдылар. Курыктылар инде алар... - дип уртаклашкан.

Ашыгыч ярдәмне Денис аңын югалтып, күзен акайта башлагач чакырганнар. Денисны, әтисен һәм Нурияне Новотроицкиның наркология хастаханәсенә китергәннәр. Ике ир реанимациядә үлгән. Нурия могҗиза белән исән калган.

 Күп нәрсәне хәтерләмим. Акрынлап күрә башладым. Эчтән бөтен җирем авырта, хәзер күңелем болгана. Табиблар, бер генә рюмка эчсәм дә үләсең, дип әйттеләр, - дип сөйләгән.

Денис Голубев һәм әти-әнисе агуланган суррогатны эшмәкәр Орскта, узган елда октябрь аенда метанол белән күпләп агулану очраклары булган базадан сатып алган булган. 

Нурия һәм Денисның кечкенә кызына май аенда ике яшь тула. Нуриянең олы балалары - 8 һәм 12 яшьлек малайлары беренче иреннән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2022
    Исемсез
    Бу алкашлар гэйлэсе булган.монда балалар жэл.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100