Аниматор - 1700, уен залы – 4 мең сум: баланың туган көнен уздыру кыйммәтме?
Бүгенге көндә балаларның туган көннәрен колачлап бәйрәм итү модамы? Туган көн бәйрәмен уздыру уртача ничә сумга төшә? Әлеге язмада әти-әниләр, психолог һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручылар белән бергәләп шул сорауларга җавап эзләдек.
Әле 20-25 ел элек кенә балаларның туган көннәре бөтен туган-тумача бергә җыелышырга сәбәп була, мәҗлес үзе исә матур гаилә бәйрәме буларак узып китә иде. Әни белән апалар табын хәстәрли, әти өстәлне җәеп куя, ә без – бала-чагалар өйгә шарлар кабартып, төсле плакатлар ясап эләбез...
Бүгенге көндә балаларының туган көне якынлашу ата-аналарны шактый хафага сала торган нәрсә. Үземнең дә җиде яшьлек улым туган көнен көтә. Узган елларда илдә карантин булу сәбәпле биш һәм алты яшьләрен өйдә торт белән чәй эчеп кенә уздырып җибәргән идек. «Коронавирус беттеме әле?» - дип сорап хәлдән тайды инде, дус-ишләреннән күреп, бала күңеле бәйрәм таләп итә. Менә шулвакыт әти-әнинең башында мең дә бер сорау бөтерелә башлый инде. Баланың күңелен ничек итеп күрергә? Апа-абыйлары, дус-ишләрен чакырып, өйдә генә уздырыргамы? Әллә инде зурдан кубып уен бүлмәсе арендаларга, аниматор, фокусник ишеләренә дә акча кызганмаскамы?
«Өйдә уздыруның үз уңайлыклары бар»
Ике бала әнисе Гүзәл Габдуллина моңа кадәр балаларының туган көннәрен өйдә билгеләп үтүне кулай күргән. Ул безгә бәйрәмне өйдә үткәрүнең уңай яклары турында әйтеп үтте.
Безнең балалар кечкенә әле. Олысына 2,6 яшь кенә. Шуңа күрә туган көннәрне өйдән читтә уздырганыбыз юк. Моңа, бәлки, пандемия дә сәбәпче булгандыр. Башта 1 яшьлеген дә уен бүлмәсендә, залларны матур итеп бизәп үткәрәсе килгән иде. Ләкин бер яшьлек бала өчен моның бер кызыгы да булмас дип, өйдә генә утырырга булдык.
Баланың туган көне, кайда үткәрүгә карамастан, үзебезнекен бәйрәм итүгә караганда да кыйммәткәрәк төшә. 7-8 кунак кына чакырсаң да тортка заказ бирергә кирәк, аларның бәяләре 2 меңнән башлана. Бүгенге заманда өстәл әзерләү дә очсыз түгел.
Әмма туган көнне өйдә уздыруның үз уңайлыкларын күрәм. Беренчедән, андый бәйрәмнәр бик җылы атмосферада уза. Кунаклар эш, мәктәп, бакчадан соң иркенләп утырырга дип килә. Җайлап урнашырга кәнәфиләр бар. Балалар пычрана калса юындырырга, киемнәрен алыштырырга да уңайлырак. Балалар да кайсы кая таралышмый, бөтенесен күреп торасың.
Алай да кызыбызның 3 яшен, бәлки, әкият геройлары чакырып, уен бүлмәсендә уздырырбыз дип торабыз. Үзебезгә дә кеше көйлисе, арттан савыт-саба юасы, балалар котырып уйнаганнар соң ризык валчыклары җыеп, шоколад эзләре сөртеп йөрисе булмаячак, - диде Гүзәл.
«Балаларның эмоцияләре кадерле»
Җырчы Гүзәл Идрисова – өч малай әнисе. Ул да 3 яшькә кадәрле туган көннәрне өйдә бәйрәм итү, ә балалар үсә төшкәч, күңелле һәм файдалы итеп үткәрү яклы.
Мин туган көннәрне нәкъ менә өйдә яки уен залында уздырырга кирәк дип тәгаен әйтә алмыйм. Үзебез баштарак гел өйдә, дуслар, туганнар белән бәйрәм итеп килдек. Идел буена чыгып, табигатьтә ял иткәнебез дә булды. Чөнки уртанчы улыбызның туган көне эссе июль аена туры килә. Ләкин 3 яшьтән узгач бала-чага бөтенесен дә аңлый башлый, туган көнен кайда, ничек итеп, кемнәрне чакырып уздырасы килүен үзе әйтә. Балаларның теләкләренә каршы килгәнебез юк. Бәйрәмнәр уен бүлмәләрендә дә бик әйбәт узып китә. Балаларга бик күңелле, без ата-аналарга рәхәтләнеп аралашып утырырга җай чыга.
Соңгы елларда бәйрәмнәрне кайда уздырасын кунакларга карап та сайлыйбыз. Мәсәлән, малайларның туган көненә кызлар да чакырылган икән, аларны атышлы уйный торган урынга алып бармыйсың бит инде. Бөтен кунак та кәнәгать булып кайтып китәрлек җир сайлыйсың.
Тортка мин, гадәттә, заказ бирәм. Үземнең пешереп утырырга вакытым калмый. Әле бит балалар аның төрле әкият яки мультфильм геройлары белән булуын сорый, ә аларны ясарга осталык та кирәк. Тортларны бик тәмле итеп, җаның теләгән формада ясап бирәләр хәзер. Кайнар ризык ашамасалар да, тортны балалар бик ярата. Шуңа күрә бәйрәмне тортсыз калдырып булмый.
Үзебезнең туган көннәрне зурлап уздырмасак та, балаларның эмоцияләре кадерле инде. Әле менә язгы каникул вакытында дип балаларны Мәскәүгә алып килдек. Мартта олы улыбызның концертлары булды, бик күп бәйгеләрдә катнашты. Исән-сау шуларны ерып чыксак, каникулларда Мәскәүгә сәяхәткә алып барырбыз дип вәгъдә биргән идек үзләренә. Башкаланы аркылыга-буйга гиздек. Поезд күргәннәре юк иде, ике катлы поезд да күрсәттек. Балалар дип, аларның күңеле булсын дип яшибез. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диләр бит. Олыгайган көндә үзебез дә алар тарафыннан кадер-хөрмәткә ия булырбыз дип ышанам, - ди Гүзәл.
«Бүләккә Ишимбай колготкие, дәфтәр, ручка…»
Җырчы Әнвәр Нургалиевның тормыш иптәше Ирина Нургалиева туган көннәрне уздыруны бала тәрбияләүдә яхшы чара дип саный.
Үземнең туган көнемдә дә әйткән идем бу сүзләрне. Без инде олыгаеп бетсәк тә, 50гә җитсәк тә, барыбер туган көнне көтеп алабыз. Бүләгендә дә эш юк, әмма күңел нинди дә булса вакыйга, тылсым өмет итә. Ул көн барыбер башка көннәрдән аерылып тора. Кечкенәдән үк бу бәйрәм күңелемә бик якын һәм кадерле. Без зурлар да туган көнне шулай көтеп алганда, балаларның туган көненә аерым игътибар бирергә кирәк тә кирәк.
Үзебезнең дә әти-әниләр туган көннәребезне уздыра торган иде.Табынга «Зимний» салат, винегрет, токмач ашы, кыстыбый пешереп куела. Ишимбай колготкие, дәфтәр, ручка бүләк итәләр. Ул вакытта бернинди «Макдоналдс»лар да, аниматорлар да юк. Дуслар белән фатирда ашап-эчә идек тә, йөгереп урамга уйнарга чыгып китә идек. Шундый рәхәт, истәлекле балачак вакыйгасы булып калган ул күңелдә.
Шуңа Әнвәр белән үзебез дә балаларга гел бәйрәм оештырырга тырыштык. Безнең балалар кечкенә чакта кафеларда, уен залларында бәйрәм итү дигән нәрсә керә генә башлаган иде әле. Анысы да кызыбызга гына эләкте. Әле ул вакытта аниматорлар да гади генә. Малайларның инде үз кызыксынулары була. Рафаэльнең туган көнен лазертагларда, кафеларда уздырганыбыз истә.
Туган көнне матур итеп уздыру - ул баланы иркәләү түгел, ә балага әти-әнисе тарафыннан игътибар күрсәтү дип саныйм. Баланың бу гаиләдә бик кадерле кеше булуын дәлилләү дә әле ул. Мине шәхсән шулай тәрбяиләделәр. Бу туган көнне һәр ел саен артык зурлап уздырырга кирәк дигән сүз түгел. Иң мөһиме - бәйрәмне истә тоту һәм бу көнне балага күрсәтелгән игътибар, - диде Ирина.
«Замана белән бергә атларга тырышабыз»
“АйЛанд“ балалар аниматорлары оешмасын җитәкләүче Айсылу Габдрахманова сүзләренчә, балаларының туган көннәрен уздыручылар бихисап.
Ата-аналарның төп максаты - бәйрәм һәм аны уздыруның бәясе арасында компромисс табу дип аңлыйм. Шуңа күрә, күпчелек әти-әниләр балаларының туган көннәрен уен залында, аниматор чакырып уздыра. Соңгы вакытта аниматорларны өйгә чакыручылар саны арту да күзәтелә. Ә инде зурлап уздыру дигәндә, мин тулы бер кафе арендалап, махсус менюга заказ биреп, залны бер стилистикада бизәп, бик яхшы шоу-программалары булган аниматорлар белән үткәрүне күз алдына китерәм. Андыйлар да очрый, ләкин еш түгел, - ди Айсылу.
Айсылу фикеренчә, балалар бәйрәмнәрен оештыручылар замана белән бергә атларга тиеш.
Бәйрәмнәр үткәрү өлкәсендә ел саен яңа трендлар чыгып тора. Элек, мәсәлән, клоуннар булып кына чыгыш ясасак, хәзер аниматорларга әверелдек, төрле геройлар булып киенәбез. Костюмнарны гел яңартып торабыз.Чөнки безне берничә ел рәттән чакыручы гаиләләр дә бар. Алар алдына ел саен бер үк костюм белән килеп баса алмыйбыз бит инде. Һәрвакыт нинди дә булса яңалыкка омтылып яшибез. Костюмнар да елдан-ел зәвыклана бара, шоу-программаларны сайлау мөмкинлеге арта.
Аннан даими яңа геройлар барлыкка килеп тора. Соңгы вакытта балалар арасында төрле монстрлар карау буенча мода китте. Бала-чага телевизорда, интернетта нәрсә күрә, туган көненә дә шул ук геройны чакыруны сорый. Үзебезгә шушы көннәрдә Хаги Ваги дигән монстрның костюмына заказ бирергә туры килде. Узган ел халык арасында популяр булган “Игра в кальмара” фильмы геройларын да еш сорадылар. Бик тискәре фильм булу сәбәпле, бу геройларны уйнамыйбыз дип әйтүче аниматорлар да булды. Әмма, кызганыч, күпчелек әти-әниләрне болар борчымый. Уңай героймы ул, тискәреме, ата-ана баласының теләкләренә каршы килми һәм нәкъ менә шул геройны уйнарлык аниматорлар эзләп таба, - диде Айсылу.
«Туган көн купшы түгел, истәлекле булырга тиеш»
«Сердәш 129» хезмәте психологы Резеда Акбирова фикеренчә, туган көннәрне бәйрәм итү балаларны бер-берсе һәм олылар белән аралашырга, үзара дус булырга өйрәтә. Балага гаилә традицияләрен, тормыш кыйммәтләрен аңларга ярдәм итә, аның интеллектын һәм тормышны күзаллавын үстерә.
Әмма ата-ана нинди генә масштаблы итеп оештырмасын, бала беренче, икенче һәм өченче туган көннәрен барыбер истә калдырмаячак. Ә менә 4 яшьтән башлап туган көн бәйрәмнәре хәтердә кала. Ләкин бәйрәмнең купшылыгына, ничә сумга төшүенә басым ясарга кирәкми. Күпчелек очракта баласы өчен масштаблы, кыйммәтле туган көн оештырып, күп кунаклар чакырып, ата-ана балачакта үзенә җитмәгән игътибарны компенсацияли. Балаларга ул масштаблык, бәлки, бөтенләй ошамыйдыр. Әмма әти-әниләр: “Мин кечкенә чакта боларның берсен дә күрмәдем. Ичмасам, балаларым рәхәтләнеп күңел ачсын”, - дип бәйрәм оештыралар, шул рәвешле үзләренең балачак хыялларын тормышка ашыралар.
Туган көнне гаилә әгъзалары белән өйдә җыелып та, каядыр барып та, матур итеп уздырырга була. Тик шушы тулы бер көннең балага багышлануы бик мөһим. Өлкәннәр тарафыннан шәхсән үзенә күрсәтелгән игътибар балага үзен шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә, баланың үз-үзенә ышанычын арттыра.
3 яшькә кадәр туган көн бәйрәмнәрен аниматор һәм төрле әкият геройларыннан башка гына уздыру хәерле. Күпсанлы тикшерүләр дә шуны исбатлый. Балаларның бу геройлардан куркып калулары бар, - дип сөйли Резеда Акбирова.
Бала дустының туган көнендә булып кайтканнан соң үзенә дә шундый бәйрәм оештыруны сорый, ди. Ләкин ата-ананың финанс мөмкинлекләре чикле. Быелгы туган көнен тыйнак уздырачаклары турында балага ничек дөрес итеп аңлатырга? Резеда Акбировадан шул турыда да сорадык.
Кечкенә чакта балалар акча төшенчәсен аңламыйлар әле. Без олылар балаларга билгеле бер чикләр булуын күрсәтергә, аларны акча кадерен белергә өйрәтергә, аның җиңел генә табылмавы турында сөйләргә тиеш.
Зуррак балаларга сайлау мөмкинлеге бирергә була. Мәсәлән: «Бу акчага син теләгән уенчыкны сатып алабыз яки шул акчага туган көнеңне уздырабыз». Туган көннең әһәмияте аның купшылыгында һәм килгән кунаклар санында түгел. Бәлки уен залындагы туган көндә бөтен килгән кунаклар аниматор артынан чабып йөрер, ә бәйрәмнең сәбәпчесе үзәктән читтә калыр. Азрак чыгымнар тотып та, бала өчен гаҗәеп бәйрәм оештырырга була. Менә шуны балага аңлату - ата-ананың төп бурычы, - диде психолог.
Баланың туган көнен уздыру ничә сумга төшә?
Чаллы шәһәренең төрле урыннарына шалтыратып, балаларның туган көнен өйдән читтә уздыру ничә сумга төшәчәген белештем.
Фатирда. Туган көнне иң якын туганнарны, күрше-күләнне чакырып өйдә уздырганда чыгым табын әзерләү һәм баланы шарлар белән сөендерү өчен генә китәчәк. Хуҗабикә оста булган очракта, табын хәстәрләү өчен якынча 2-4 мең сум акча кирәк. Бер гелий белән кабартылган шар – 60-80 сум. Шулай ук тортка заказ бирергә һәм өйгә аниматор чакырырга була. Аларның бәяләре турында алга таба язачакбыз.
Уен бүлмәләрендә. Туган көн үткәрү урыннарының иң популяры - элеккечә үк уен заллары. Ләкин мин коронавирус чикләүләре кертелгән чорда элек адым саен очрап торган кечкенә заллар ябылып беткән икән дигән фикергә килдем. Үзебезгә яхшы таныш берничә уен бүлмәсенә шалтыраткач: «Инде ике ел эшләмибез», - дигән җавап ишеттем.
Уртача зурлыктагы уен залын 3 сәгатькә арендага алу бәясе - 3 меңнән башлап 6 меңгә кадәр. Күпчелеге 10-15 балага һәм шул ук сандагы олыларга исәпләнгән. Алар бөтенесе дә шәһәрдәге аниматорлар белән хезмәттәшлек итә.
Балаңның туган көнең зур уен залларында (уен үзәкләре) уздырасың килсә, ким дигәндә 9500 сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. Әлеге пакетка банкет залын арендалау, бер сәгатьлек программа белән аниматор, бер шоу программа, бер мастер-класс һәм фотозона керә. Ләкин зур күңел ачу үзәкләрендә туган көн үткәрүнең бер кимчелеге бар - уен атракционнарында сезнең кунаклар белән бергә башка балалар да уйный. Әгәр дә залны тулысынча арендаларга телисез икән, тагын 10 мең өстәп түләргә туры киләчәк.
Аниматор. Аниматор белән бер сәгать күңел ачу - 1700-5000 сум. Аниматорның программасы якынча 1700-2000 сум тора. Аның чыгышын нинди шоу яки мастер-класс белән тулыландыруыңа карап, бәя арта бара. Ул шоуларның ниндие генә юк: сабын күбеге белән шоу, фольга шоу, көмеш шоу, йонлы шоу, неон шоу, лазер шоу, серпантин шоу һәм башкалар.
Торт. Туган көн табынының төп тәмлүшәксе 2 – 5 меңгә төшәчәк. Тортның килограммы уртача - 900-1500 сум.
Батут үзәге. Батут үзәгендә туган көн шоу-программасынның хакы – 7300 сум. Әгәр мастер-класс та кирәк дип тапсагыз, 11 300 сум булачак.
Бассейнда туган көн. Кайда-кайда, хәтта балалар бассейнында да туган көн уздыралар икән. Бассейнда 2 сәгать туган көн уздыру 7300 сумга төшәчәк. Бәйрәмнең бер сәгате ике тәҗрибәле инструктор җитәкчелегендә бассейнда, тагын бер сәгате ике аниматор белән уен залында уза. Бассейнга 3 яшькә кадәрле балалар кертелми.
6-9 яшьлек балалар өчен аниматорның программасына төрле мастер-класслар өстәү модада. Мәсәлән, төрле тәм-томнар пешерү, баллы букет ясау, пластилиннан төрле сыннар, бисердан беләзекләр, үз кулларың белән сабын ясау һәм башкалар. Мастер-классларның бәясе 2-6 мең сум.
Яшүсмерләр арасында туган көннәрне төрле тайм-кафеларда «Ютуб», «Лайки», «ТикТок» стилендә уздыру һәм квестлар киң таралган.
Квест-бүлмәләрдә туган көнне җаның теләгән программа белән бәйрәм итәргә була. Мин шалтыратканнарының иң түбән бәяле программасы 7500 сум тора иде. Квест-бүлмә зуррак һәм кызыклырак булган саен бәясе дә арта бара. Мәсәлән, 12 кешегә исәпләнгән, 2,5 сәгатлек квест-шоу 16500 сум тора. 20 меңлек программа да бар. Аның кысаларында квест-уенда чын актерлар һәм тере бөҗәкләр дә катнаша.
Лазертаг. Лазертагта бәйрәм үткәрүнең хакы – 5500-7000 сум. (10 бала, 2,5 сәгать). Бәя чакырылган кунаклар санына карап үзгәрә.
Чит илләрдә балаларның туган көннәрен ничек бәйрәм итәләр?
Германиядә туган көнен бәйрәм итүче бала хөрмәтенә иртән махсус пирог пешерелә. Пирогка яшь санына караганда бер шәмгә күбрәк шәмнәр куялар. Ул шәмнәр көне буе янып торырга тиеш.
Бөекбританиядә туган көн героен кулга алып, яше кадәренчә өскә чөяләр. Ә 18 яше тулган көнне балага йорт ачкычы бүләк итәләр. Бу үзенә күрә олылар тормышына аяк басуның бер символы булып тора.
Латин Америкасында балаларның туган көннәре бик киң масштабларда бәйрәм ителә. Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора, йортка исә барлык туганнар, дуслар, танышлар җыела.
Тыйнак япон халкы бәйрәм үткәрү мәсьәләсендә дә тыйнак. Япониядә, гадәттә, бәйрәмне балаларның 3, 5 һәм 7 яшьлегенә генә оештыралар. Бу көнне аларга яңа киемнәр кидереп, храмга алып баралар. Балаларның туган көне бу илдә баланың үзенә караганда ата-аналары казанышы буларак кабул ителә.
Күпчелек Кытай гаиләләрендә бер генә бала табу рөхсәт ителгәнлектән, аның туган көне зурлап, күңелле итеп уздырыла.
Таиланд. Бу көнне баланың әти-әнисе урамга чыгып нинди дә булса хайванны иреккә җибәрә икән. Шушы вакытта барысы да нинди дә булса теләк телиләр һәм аның, һичшиксез, чынга ашачагына ышаналар. Өйдә күп итеп тәм-томнар әзерләнә. Бала бу тәмле әйберләрне мәктәпкә алып бара һәм сыйныфташларын сыйлый.