Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларның ни гаебе бар?» Ярыштан гаделсез рәвештә төшереп калдырылган команда зары

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 182нче политехник лицейның «Барс» флорбол командасы әти-әниләре мөрәҗәгать итте. «Барс» һәм «Алга» командаларын нигезләмәдә булмаган пункт аркасында ярышка уздырмаулары аларда ризасызлык тудырган.

news_top_970_100
«Балаларның ни гаебе бар?» Ярыштан гаделсез рәвештә төшереп калдырылган команда зары
pixabay.com/ru

Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы 182нче политехник лицейда «Барс» флорбол клубы балалар командасы буларак эшләп китә. Алга таба анда олылар да уйный башлый. Башка шәһәрләргә барып уйный торган ирләр командасы да барлыкка килә. Шулай итеп, «Барс» флорбол командасы «Барс» флорбол клубына әйләнә. Хәзер «Барс» — Казан шәһәрендә иң көчле флорбол клубларының берсе.

«Алтын кәшәкә» — бөтенроссия турниры. Анда уйнап җиңү яулау — зур дәрәҗә. Исемен әйтергә теләмәгән әни кеше биредә бәхәс чыгуын әйтте. Аның сәбәбе — федерация җитәкчелегенең шәхси кызыксынуында дип аңлатты ул.

«Рөхсәт сорап тормыйча, балаларны җыелма командага алганнар»

Әни кеше сүзләренчә, «Барс» белән «Алга» флорбол командаларының кайбер уенчыларын, ата-аналарның рөхсәтеннән башка, Татарстан җыелма командасы составына кертәләр. Алар исә бу хакта сайтка кереп укыгач кына белә.

— Безнең балалар безнең тренер белән генә әзерләнделәр дә, турнирда җыелма команда өчен чыгыш ясарга тиеш булып калдылар. Алар бит әле безнең «Барс» һәм «Алга» командасы уенчыларын гына алганнар ул җыелмага. Ягъни, иң көчле командалардан иң көчле балаларны гына сайлап алганнар. Безнең тренерлар көн дими, төн дими балаларны әзерлиләр, вакытларын да жәлләмиләр. Ә флорбол федерациясе җитәкчесе бернинди әзерлексез, вакыт уздыруларсыз гына көчле балаларны җыеп ала да, чемпионатта урын алып кайта.

Әле аны бездән сорап та тормадылар. Бала ата-ана рөхсәте белән генә катнаша ала бит. Әйтеп торучы да булмады. Сайтны ачып карасак: безнең балалар җыелма команда исемлегендә. Артларыбызга утыра яздык. Ничек инде?! Сайлап алу этабы да юк, рөхсәт алу да юк — бернәрсә юк. «Без каршы. Безнең үз тренерыбыз, үз командабыз бар. Без җыелма команда белән катнашырга теләмибез», — дидек, — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, «Барс» белән «Алга»ны уенчылары Татарстан җыелма командасында чыгыш ясарга риза булмаган өчен турнирда катнашудан читләштерергәннәр дә инде. Флорбол федерациясе сәбәбен дә уйлап таба — әлеге ике команда Татарстан флорбол федерациясенә турнирда катнашуны килештерү өчен запрос җибәрмәгән, имеш. Тик турнирның рәсми нигезләмәсендә «катнашырга теләк белдерүче командаларның федерацияләре белән килешүләре булырга тиеш» дигән сүзләр юк.

Нигезләмә буенча, ярышларда теләгән һәр команда катнаша ала һәм төбәктән катнашучы командалар саны чикле түгел.

— Хәзер теге кешенең (Татарстанның флорбол федерациясе җитәкчелеге — авт.) ачуы кабарды. Ничек инде, Татарстан җыелма командасында бит көчсезләр генә кала! Без бит үзебез клуб, команда буларак аякка баскан. Ә башка көчсезрәк командалардан җыелма команда өчен чыгыш ясарга ризалашкан балалар өчен бу зур трамплин. Тик аларның безнеке шикелле тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә Татарстанның җыелма командасы бер мәктәп командасы янында юкка чыгачак, ул күренмәячәк. Аларга безнең «Барс» белән «Алга» командалары уйнамаса, әйбәтрәк булачак. Хәзер безнең балаларны уенга кертмәс өчен нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Ниндидер килешү кирәк иде, диләр. Тик алар турнирның нигезләмәсендә юк, — ди әни кеше.

Аның сүзләренчә, монда беренче урынга шәхси кызыксыну чыккан.

— Татарстан җыелма командасының тренеры итеп җитәкчелек үзен куя. Әгәр дә җыелма команда җиңү яулый икән, федерация тренерга зур күләмдә акча түли. Шуның өчен көне-төне йокламаган балаларны төшереп калдырып, үзләренә дәрәҗә ясамакчы булалар, — ди әни кеше.

«Атнаның җиде көне флорбол белән үтә»

Көн дими, төн дими ярышка әзерләнгән балалар өчен дә, балаларының уңышларына сөенеп утыручы ата-аналар өчен дә, җаны-тәне белән эшкә чумган тренер өчен дә бу хәбәр шаккатмалы була. Турнир башланырга дүрт көн калгач катнашучылар исемлегендә булмау хәбәре аларны федерациягә дә, Спорт министрлыгына да, Россия флорбол федерациясе президенты Максим Черновка да алып барып җиткерә. Тик җавап бер — килешү юк.

— Безнең Татарстанныкы тегеләй алдый, болай алдый, тегенди сүз уйлап таба, мондый сүз уйлап таба. Һәм нәтиҗәдә безнең тренерны гаепле итеп калдыра. Спорт министрлыгына да шалтыраттык. Алар ул нигезләмәне укып торамы соң, федерация әйткән сүзгә ышана да куя бит инде. Шулай безнең тренерны гаепләп, балаларны чемпионатка кертмәс өчен җан талашалар, — ди улы «Барс» командасы өчен өченче елын уйнаучы әни.

Ярыш башланганчы уңай хәбәр көтеп яшәгән ата-аналар балаларының гына түгел, үзләренең дә флорбол дип яшәүләрен белдерде. «Атнаның җиде көне дә флорбол белән үтә бит безнең», — ди алар. 

— «Алтын кәшәкә»дә җиңәр, ким дигәндә призлы урын алыр өчен, безнең балалар иртән дә, кич тә әзерләнәләр. Иртән иртүк дәресләр башланганчы шөгыльләнәләр менә. Атнаның алты көне шулай үтә. Җиденче көнне шәһәркүләм ярышларда катнашалар. Ул ярышларны флорбол федерациясе үткәрә. Елына дүрт мең түләп, шул ярышларда да катнашабыз. Безнең балалар атнаның җиде көнен дә флорбол белән үткәрәләр. Менә балаларның ничек флорбол дип яшәүләрен күз алдыгызга китерегез. Без, ата-аналар да, флорбол белән яшибез. Балаларга нәрсә кирәк: кәшәкәсен дә, футболкасын да — барысын да алабыз, — ди әни кеше.

«Балаларны елатып бетерәләр»

Татарстан флорбол федерациясенең югары баскычларын аталы-уллы Габдрахмановлар били. Рафис Габдрахманов — Татарстан флорбор федерациясенең идарә рәисе, улы Булат Габдрахманов — Татарстан флорбол федерациясе киңәшчесе. Тик нигәдер командаларга рәсми хатлар Булат Рафис улы исеменнән килә икән. Татарстан флорбол федерациясенең контактларын рәсми сайтларыннан да, социаль челтәрдәге аккаунтларыннан да табу бәхетенә ирешмәдек. Министрлыкта да федерация җитәкчелегенең телефон номерын әйтергә теләмәделәр.

«Барс» клубының ата-аналары сүзләренчә, федерация җитәкчеләренең шәхси кызыксынулары барлыгы башка ярышларда да күренә.

— Иң кызыгы, ул федерациядә аталы-уллы утыралар. Шәһәр беренчелегендә катнашу өчен без елына дүрт мең күләмендә акча түлибез. Һәм ул акчаларны без бары тик «Сбербанк» аша күчерәбез. Квитанция дә бирмиләр. Тиккә генә акча җыеп чыккан кебек. Балаларның уйныйсы килгәч, ярар, елына дүрт мең акча жәл түгел, бирәбез. Тик шулкадәр мыскыл итеп булмый бит инде.

Әле аларның «Беркет» дигән командалары бар. Анысы 70нче мәктәптә аның. Шәһәр беренчелегендә безнең балалар аларны җиңә башлый икән, хөкемдарга сигнал бирелә. Федерация җитәкчелеге булгач, нәрсә телиләр — шуны эшлиләр. Шуннан соң хөкемдарлар тегендә ялгышлык, монда ялгышлык таба башлыйлар. Безнең җиңеп барган балаларны төшерәләр дә калдыралар. Шулай итеп, балаларны елатып бетерәләр. Ә безнең балалар алардан күпкә көчлерәк уйный, — дип сөйләде ачуын тыя алмаган әни кеше. 

Министрлык белән флорбол федерациясенең җавабы

Әлеге проблема белән без Спорт министрлыгына, шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә Татарстан флорбол федерациясе киңәшчесе Габдрахманов Булат Рафис улына мөрәҗәгать иттек. Рәсми хатта язылган сораулар исемлеге белән Спорт министрлыгы һәм флорбол федерациясенең җавапларын тәкъдим итәбез.

Ни сәбәпле «Барс» һәм «Алга» командаларын турнирда катнашу хокукыннан мәхрүм итәләр? Татарстан флорбол федерациясе турнир нигезләмәсендә булмаган шартларны үтәүне таләп итә аламы?

«Барс» һәм «Алга» флорбол командалары, катнашу өчен гаризалары дөрес бирелмәү сәбәпле, «Алтын кәшәкә-2021» флорбол буенча Бөтенроссия турнирына кертелмәгән. Турнир Нигезләмәсе буенча (XI пункт, 1 нче кушымта) командаларның төбәк федерациясе җитәкчесе имзалаган гаризалары турнир башланганчы 20 көннән дә соңга калмыйча кабул ителә.

«Барс» һәм «Алга» командалары «Алтын кәшәкә»дә катнашу өчен гаризаларны төбәк Федерация имзасыннан башка гына тапшырган. Шулай ук гаризалар биргән чорда, килешү алу өчен, төбәк флорбол федерациясенә мөрәҗәгать итмәгән.

Турнирда катнашырга теләгән барлык командаларга ТР флорбол Федерациясеннән катнашу өчен килешү алырга кирәклеге турында алдан хәбәр ителде. Федерация командалары вәкилләре белән киңәшмә 24 февральдә узды. «Барс» һәм «Алга» командалары вәкилләре җыелышка килмәү сәбәпле, ТР флорбол Федерациясе җитәкчелеге алар белән телефон аша сөйләште.

2021 елның 10 мартында Россия флорбол Федерациясеннән ТР флорбол Федерациясе адресына «Татарстан Республикасы», «Алга», «Авентадор», «Барс» һәм «Барс-2011» командаларының катнашуын Килештерү үтенече белән хат килде. 2021 елның 11 мартындагы 1-101 санлы җавап хатында төбәк Федерациясе «Авентадор», «Бәркет», «Татарстан Республикасы» командаларының Федерация белән килешүләре барлыгын, ә «Барс», «Барс-2011» һәм «Алга» командаларыннан рәсми запрослар килмәвен аңлатты.

ТР флорбол Федерациясе адресына 2021 елның 18 мартында гына 182нче лицей администрациясеннән «Барс» һәм «Барс — 2011» һәм 12нче мәктәп администрациясеннән «Алга» командасының катнашуын килештерүне сорау мөрәҗәгате килде.

Клубларны килештерү турында хәбәр иткәннән соң, ТР флорбол Федерациясе «Барс» һәм «Алга» командаларының катнашуына юл куюны сорап, Россия флорбол Федерациясенә хат юллады. Хәзерге вакытта бу сорауга җавап бирелмәде, ләкин төбәк федерациясе әлеге командаларның турнирда катнашулары яклы.

Ни өчен флорбол федерациясе ата-аналарның рөхсәтеннән башка балаларны җыелма команда уенчылары дип тәкъдим итә?

Турнирда барлык яшь буенча тәкъдим ителгән «Татарстан Республикасы» командасы төбәктә уздырылучы ярышларда катнашучы балалардан формалашкан. Команда составына керә ала торган катнашучыларның киңәйтелгән исемлеге төбәк федерациясенең тренерлар штабы тарафыннан билгеләнде.

«Барс», «Барс-2011» һәм «Алга» клублары балалары «Татарстан Республикасы» командасы тренировкаларында булмаганлыктан, алар «Алтын кәшәкә» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирында катнашу өчен «Татарстан Республикасы» командасы уенчыларының гариза исемлегенә кертелмәгән.

Ата-аналар сүзләренчә, федерация җитәкчелегендә шәхси кызыксынулары булган кешеләр бар. Аерым алганда, ул икенче бер команда тренеры һәм федерациянең сайлавына да шушы фактор йогынты ясаган. Кандидатларны сайлауда гаделлек булсын өчен министрлык нәрсә дә булса эшлиме?

Катнашучы командаларны ТР Спорт министрлыгында аккредитацияләнгән «ТР флорбол федерациясе» оештыра, ул Татарстан Республикасында әлеге төрне үстерү буенча Федерация статусына ия.

Әгәр дә, «Барс» белән «Алга» командаларын турнирга үткәрмәсәләр, ата-аналарга акчалар кире кайтарылачакмы (700 сум күләмендә оргвзнос)?

Кызганыч, тик әлеге сорауга җавап бирүче булмады.

«Балаларның гаебе юк»

Зыян күрүче тагын бер команда — «Алга» флорбол клубы тренеры Олег Аверьянов исә безгә үз күзлегеннән барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. «Безгә акча кирәк түгел. Балалар күпме әзерләнеп тә катнаша алмады. Олылар арасындагы аңлашылмаучанлыкта балаларның бер гаебе дә юк бит», — ди Казан шәһәрендә флорбол буенча иң яхшылары рәтендә булучы »Алга» клубы тренеры. Килешү кирәклеге турында бер генә мәгълүмат та булмавы флорбол федерациясенең сүзләре белән каршылык китереп чыгара.

— Гомумән, ТР флорбол Федерациясе безгә бернәрсәне дә алдан хәбәр итмәде. Аерым алганда, мин һәм «Барс»ның тренеры белмәдек. Нигезләмәдә дә, беркайда да бу пункт язылмаган. Безнең төбәктә менә шундыйрак хәлләр. Әгәр нигезләмәдә төбәк Федерациясенә катнашырга теләвебез турында алдан хәбәр итәргә кирәк дип язылган булса, без хәбәр иткән булыр идек бит инде.

«Вконтакте» социаль челтәрендә «Алтын кәшәкә»нең үз төркеме бар. Катнашучы командалар исемлеге яңартылып торды һәм без бу исемлекләрдә күрсәтелеп бардык. Без электрон гариза биргәч, оештыручы-модераторлардан: «Хөрмәтле оештыручылар, сез безнең гаризаны кабул иттегезме?» — дип сорадык. Алар: «Әйе, кабул иттек», — дип җавап бирделәр. Беркем дә безгә: «Гафу итегез, ә сезнең гариза төбәк федерациясенең мөһере бармы? Ә сез килешү өчен алдан гариза бирдегезме?» — дип, бу хакта берни дә язмады.

Алга таба без команда взносын һәм квитанцияне җибәрәбез. «Акча килдеме?» — дип сорыйбыз. Алар: «Әйе, килде», — дип җавап бирәләр. Нигә беркем дә бернәрсә дә хәбәр итми соң алайса? Сораулар бик күп җыелды инде. Россия федерациясе дә, безнең федерация дә бернәрсә дә әймәделәр. Нәрсә дияргә дә белмим инде. Балалар кызганыч. Алар бик ныклап әзерләнеп тә катнаша алмадылар, — ди борчылуын яшерә алмаган тренер.

Бу мәсьәләдә иң авыры — бөтенроссия ярышы туган шәһәреңдә, өендә узганда анда катнашырга мөмкинлек булмаудыр, мөгаен. «Шунысына да игътибар итәргә кирәк: без үзебездә, өйдә узган ярышта катнаша алмыйбыз. Башка төбәктә үткәреп, анда катнаша алмасак, болай ук кызганыч булмас иде», — ди команда вәкилләре.

«Балалар үзләре җыелма команда өчен чыгыш ясарга теләмәде»

Олег Аверьянов фикеренчә дә, федерация вәкилләренең «Барс» һәм «Алга» уенчыларының җыелма команда өчен чыгыш ясамауларына ачулары килгән. Рәсми җавап хатында исә безгә: «„Барс“, „Барс-2011“ һәм „Алга“ клублары балалары „Татарстан Республикасы“ командасы тренировкаларында булмаганлыктан, алар „Алтын кәшәкә“ Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирында катнашу өчен „Татарстан Республикасы“ командасы уенчыларының гариза исемлегенә кертелмәгән», — диелгән иде. Олег Аверьянов исә балаларның җыелма команда исемлегендә булуын раслады.

— Безнең балалар ТР җыелма командасы исемлегендә бар иде. Федерация вәкилләренә шунда ук: «Балалар клуб өчен чыгыш ясарга тели», — дидек. Без ата-аналарга: «Җыелма командада уйнау варианты бар», — дидек, балалар белән дә фикер алыштык. Алар бертавыштан бу турнирда клуб өчен уйнарга теләүләрен белдерделәр.

Монда НХЛдагы кебек үк. НХЛда егетләрне җыелма командага җибәрмиләр, чөнки сезон бара, алар анда җәрәхәт алырга мөмкин. Бездә дә шундый хәл. Без клуб өчен эшлибез. Тик минем аңлавымча, федерация балаларны җыелма командага җибәрмәвебез белән канәгать түгел, — дип сөйләде ул. 

«Татарстан флорбол Федерациясе безне якларга тиеш иде, ә алар бары тик гаеплиләр»

Татарстан флорбол Федерациясенә Россия флорбол Федерациясеннән 10 март көнне электрон гариза биргән командаларны килештерү үтенече белән хат килеп төшә. 11 мартта Татарстан флорбол Федерациясе җавап хаты юллый: «Барс» белән «Алга» командалары, килешүләр булмау сәбәпле, төшеп кала дип әйтелә әлеге хатта. Бары тик 18 март көнне «Барс» белән «Алга» үзләренең килешүләре булмавы һәм ярышта катнаша алмаулары хакында белә. Ягъни, үзләренә караган командаларны ярышка кертү өчен флорбол Федерациясе тарафыннан бер атна буе бер эш тә башкарылмый.

18 март көнне генә җибәрелгән гариза соңга калган булып чыга. Татарстанның әйдәп баручы командаларының ниндидер бер килешү аркасында иң дәрәҗәле бөтенроссия турнирында катнашмаулары төбәк федерациясен ким дигәндә борчырга тиеш кебек. Әгәр команда вәкилләре килешү турында онытса, кирәклеген белмәсә дә, республика данын яклап теркәлү узган командаларның исләренә төшерергә кирәк булгандыр.

— Без федерация киңәшчесе Булат Рафис улы белән аралаштык. Ул: «Без сезнең катнашуыгызга каршы түгел. Без, киресенчә, хуплыйбыз гына», — диде.

Тик бик хупламыйлар булып чыга инде бу. Федерация нәрсәдер эшләргә тырышты, тик продуктив нәтиҗәсе генә булмады. Безнең тарафка гаеп атуларын гына күрдек. 

Мин федерациянең командалар артыннан йөгереп йөрергә тиеш түгеллеген аңлыйм, тик без бер көймәдә йөзәбез, уртак эш башкарабыз. «Алга»да 60тан артык бала шөгыльләнә, «Барс» та да шул тирә. Без Казан шәһәре лидерларының берсе булып торабыз. Минемчә, безнең федерация безне якларга тиеш иде. Без федерация әгъзалары, команда взносларын түләп торабыз. Безнең нинди дә булса шәхси проблемаларга балалар гаепле түгел бит. Алар уйнарга, нәтиҗә күрсәтергә тели. Алар — Татарстанның, Россиянең киләчәге, — ди Олег Аверьянов.

Билгеләп үтәргә кирәк: Олег Аверьянов федерациянең эшчәнлегеннән канәгать булуын яшерми. Шәһәр лигалары, Татарстанда флорболның чәчәк атуы федерациянең тулы эшчәнлеге белән бәйле. Тик шундый мондый мизгелләр күңелдә үпкә хисен уята, ди тренер.

— Аннары федерация безгә, безнең клубларга, ата-аналарга үпкәли. Ата-аналар команда взносын җыйдылар, без сборлар уздырдык. Һәм ярыш җитте дигәч кенә тоталар да, баланы ярышка кертмиләр. Аларның акчаларын беркем дә кире кайтармаячак. Шуңа күрә ата-аналар канәгать түгел, әлбәттә. Алар да тырышалар бит, — ди Олег Аверьянов.

Шуңа өстәп, флорбол федерациясе һәм Спорт министрлыгының җавап хатында да түләнгән акчаларны кире кайтару турындагы сорауга җавап булмавын искә алыйк.

Тәңгәлсезлектә кем гаепле?

«Алтын кәшәкә-2021» турнирында Татарстаннан «Авентадор», «Беркет» һәм Татарстан Республикасының җыелма командалары чыгыш ясаячак. «Барс» белән «Алга» белмәгән килешү турында «Авентадор» флорбол клубы тренеры Линар Хөсәеновтан белештек.

— Әлбәттә, без килешү кирәклеге турында белдек һәм тиешле вакытында җибәрдек. Килешү кирәклеге турында безгә флорбол Федерациясендә узган җыелышта хәбәр иттеләр, — дип җавап бирде ул.

Флорбол Федерациясе әйтүенчә, җыелышта булмаган «Барс» һәм «Алга» клубларының тренерлары белән федерация вәкилләре телефон аша сөйләшә. Ә менә «Алга» клубы тренеры Олег Аверьянов исә, җыелышның гомумән «Алтын кәшәкә» турнирына түгел, ә мәктәп флорбол лигасына багышлануы турында әйтте. Җыелышта «Алтын кәшәкә»гә кагылышлы сораулар күтәрелергә тиешме? Күтәрелсә дә, мәгълүматны җыелышка килә алмаган командаларга да таратырга тиеш булгандыр, бәлки?

— 24 февраль көнне булган җыелышның темасы — мәктәп флорбол лигасы иде. Беркем дә җыелышта «Алтын кәшәкә» турниры турында мәгълүмат булачагы хакында әйтмәде. Дөрес, без чыннан да җыелышта булмадык. Чөнки ул вакытта безнең тренировкалар куелган иде. Минем дәлилем бар: «Гафу итегез, мин тренировка булу сәбәпле, җыелышта катнаша алмыйм», — дип федерация җитәкчелегенә хат юлладым.

Алар безгә көн тәртибен дә җибәрмәделәр, бары тик мәктәп флорбол лигасы турында фикер алышачакбыз, диделәр, — дип сөйләде Олег Аверьянов.

«Бу эшне судка бирәчәкбез»

«Барс» флорбол командасының тренеры — 2009 елда су полосы буенча дөнья чемпионы булган Александр Каргин. Флорбол, балалар өчен җан атып йөрүче тренерны әти-әниләр дә, балалар үзләре дә бик ярата. «Тренер буларак, ул балаларны да, олыларны да үзенә тарта белә», — ди ата-аналар.

Ата-аналар исә бу хәлне болай гына калдырырга теләми. Хәзер аларның теләкләре балаларының турнирда катнашуы иде. Әгәр дә команданы турнирга уздырмасалар, алар бу эшне башкача хәл итәчәкбез дип әйткәннәр иде. Нәтиҗә бер — турнир «Алга» белән «Барс» командаларыннан башка гына узачак.

— Әгәр дә мәсьәлә хәл ителми һәм безне ярышка кертмиләр икән, без икътисади җинаять дип, бу эшне судка бирәчәкбез. Без бит бары тик балаларның уйнауларын гына телибез. Безнең ярышка дигән акчалар җыелган. Шушы чемпионатта катнашу өчен һәр баладан 700 сум акча җыйдылар. Ул акчалар түләнгән. Ә акчаларны кире кайтарырга уйламыйлар. Без ата-аналар акча җыеп, тренерга тапшырдык. Һәм ул «Сбербанк» аша федерациянең реквизитлары белән акчаны түләгән.

Ягъни, безнең акчалар түләнгән, гариза бирелгән, медосмотрлар үтелгән. Бертуктаусыз тренировкаларын әйтеп тә торган юк. Балалар кайвакыт баскан җирдән йоклар дәрәҗәгә җитәләр арудан. Һәм махсус рәвештә балаларны төшерәләр дә калдыралар шулай. Без катнашмасын һәм безнең балалар янында аларның командалары көчсез күренмәсен өчен генә бу, — ди бу хәл белән килешергә теләмәгән «Барс» клубы ата-аналары.

«Алга» клубы тренеры Олег Аверьянов та килеп туган күп кенә сорауларга җавап алырга теләүләрен белдерде.

— Без рәсми хат көтәбез. Без аны укып өйрәнербез һәм кире җавап бирербез. Сораулар бик күп. Юрист әти-әниләребез бар, алар документларны дөрес итеп төзиячәкләр һәм без дә шикаятьләр, таләпләр белән җавап бирербез дип уйлыйм. Тик юридик яктан ничек кенә тырышсак та, турнир инде башлана, ә балалар катнаша алмый калды. Болар барысы да бик авыр һәм күңелсез. Мин матди әйберләр өчен түгел, балалар уйнасын өчен дип кенә тырышам. Без миллиардлар өчен көрәшмибез. Бу бит Олимпия уеннары түгел. Бу ачык балалар турниры. Аларның йөрәкләре юктыр инде, — диде ул.

Флорбол буенча ачык бөтенроссия «Алтын кәшәкә» турниры шушындый күңелсез һәм гаугалы вакыйга белән башланып китә. Көннәр, төннәр буена шушы дәрәҗәле ярышка бөтен көчләрен биреп әзерләнгән балаларга хәзер нәрсә дип әйтәсе? Спортыбыздагы тагын бер гаделсезлек очрагы түгелме бу? Кече яшьтән балалар тормышның гаделсезлеге белән күзгә күз очрашып үсә түгелме соң? Сораулар күп һәм алар барысы да ачык кала.

Без, үз чиратыбызда, Татарстан флорбол Федерациясе җитәкчелегенә кабат үз позицияләрен белдерергә мөмкинлек бирәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100