Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет»

«Акчага дип түгел, күңел тынычлыгы өчен эшлибез. Теге дөньяда әҗер-савабы булыр дип эшлибез», – ди балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков. Аларның китапларын Дагыстан, Чечнядан, Франция кебек чит илләрдән дә сорап алалар. «Интертат» хәбәрчесе Яңа Кенәр авылында яшәүче Таһир Аксаков белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет»
Энҗе Габдуллина

«Китап чыгару – акча китерә торган эш түгел»

Арчаның Яңа Кенәр авылы ир-атлары Таһир Аксаков һәм Раил Фәйзрахманов балаларга дини китаплар ясап бастыру уе белән2016 елда яна башлый. Дизайн, нәшрият эше буенча белемнәре булмаса да, бергәләп зур эшкә тотыналар.

Дизайнерлар эзләп карадык, беркемне дә таба алмадык. Шунда уйладым да, үзем эшләп карарга булдым. Июньнән декабрьгә хәтле «Ислам дине нигезләре» дигән беренче китапны ясап чыктык. Хәреф тикшерергә корректор да юк, редактор да юк, беркем дә юк. Җәлил хәзрәткә бардык та, ул безгә шунда ук табып та бирде. Ул китапны өченче тапкыр бастырабыз бугай инде. Гади, аңлаешлы булганы өчен яратып алалар, – ди Таһир абый.

Аның дизайн, фотографияләргә мәхәббәте эшендә дә чагыла икән. МЧСта эшләү дәверендә фотограф булып та ала.

«Эфир»да эшләгән Владимир Николаевич Селиверстов бездә прессаны җитәкли иде. Без аның белән бик дус булдык. Ярышларга, Шойгу килгән чакларда үзе белән йөртте, мин фотографиягә төшерә идем. Шулай өйрәнеп киттем, фотошопта игъланнар да ясый идем.

Верстка ясауны яратып эшлим, балаларга булгач, бигрәк тә. Алар самими, күңелләре ак кәгазь белән бер. Шуңа эмблемада да ак чәчәк – ул бала. Беребез дә акчага дип эшләми. Китап сатылган акча икенче китапны чыгаруга китеп бара. Башта бәясен бик арзан итеп куя идек. Тик берсе икенчесенең чыгымнарын капламый башлады. Хәзер кыйммәтрәк һәм сыйфатлырак. Китап чыгару, гомумән, акча китерә торган эш түгел, – ди Таһир Аксаков.

«Динилекне «нәрсә, кеше булдыңмыни» дип мыскыл итәләр иде»

Ул юктан гына дини китаплар чыгару уе белән янмый. Атеизм заманында үскән, тәрбияләнгән буын булса да, дингә хөрмәте әбиләреннән кереп калган дип саный. 1996 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керә. Авылда имам, имам ярдәмчесе булып та эшли.

Атеист булып үстек инде, анысы яшерен нәрсә түгел. Шулай да әбиләрнең догалары сеңеп калгандыр. Кенәрдә үзе диндә, намазда булган, тик күрәзәчелек белән шөгыльләнгән хатын бар иде. Аллаһы Тәгалә гафу итсен инде аны. Күрәзәчелек җеннәр сәбәпле бит ул. Аның белән дуслашып киттек тә, үзем дә дингә тартылдым. Мәдрәсәдә бер курсны укып кайткач, аны «апа, болай итеп йөрмә» дип сүгеп аттым. Аңа ул вакытта 55 яшьләр, миңа 28 генә иде әле, – дип искә алды Таһир абый дингә килүен.

Авылның имам-хатыйбы Ирек хәзрәт белән бергә әбиләрне дә укыталар, имамлыкны да башкаралар, мәетләр дә юып йөриләр. «Бабайлар безне үзләре белән бергә фронтта булган кешеләр кебек күрә, яратып хөрмәт итәләр иде», – ди ул. Иде дип, Таһир абыйның хәзер дә мәчетне ташлаганы юк.

Кенәр – зур авыл. Заманында анда 5 мәчет була. Шуларның бөтенесен дә Советлар заманында кисеп бетерәләр. Бары 1991 елда гына авылда мәчет торгызыла башлый, тик анысының да төзелеше тукталып кала. Шулай да имамнар бердәмлеге, җитәкчелекнең ярдәме белән Кенәр мәчетле була. Гаетләргә 200ләп, җомгага 40лап кеше җыела икән.

Хәзер яшьләр, Аллага шөкер, дингә тартыла. Хәзер мәгълүматы да, мөмкинлеге дә күп. Элек диндә булган өчен «нәрсә, кеше булдыңмыни» дип мыскыл итәләр иде. Ул әйберне бөтен кеше үтте инде. Бакча сукалатканда да, гадәттә, бер ярты биреп җибәреш иде. «Юк, 100 сум, 200 сум бирәм, тик аракы бирмим», – дим. «Син миңа аракы табып бир. Акчаң кирәк түгел синең миңа», – диләр иде. «Балаларыңа, хатыныңа бүләк алырсың», – дигәч, акчаны алып кайтып китәләр иде.

Безнең шундый хәл булган иде мәчеттә 2000 нче еллар башында. 30 градуслы суыкта, 500 сум акча җитмәгән өчен, мәчетнең газын өзеп куйдылар. Газовиклары безнең авылныкылар иде. «Өзмәгез, түлибез», – дисәк тә, өзделәр. Мәчет булсын, дип йөрдек инде.

«Ислам нигезләре»н укып, бер әни кеше дингә килде»

Дин ягына хәзер чыннан да игътибар җитәрлек. Дингә килүнең төрле этапларын үскәч кенә үткәнгә күрәдер дә Таһир абый балаларның дини булып һәм китап сөеп үсүләрен тели.

Кечкенә чакта төннәр буе китап укый идем. 8нче классны бетергәнче, китап укыйбыз дип, зурлар китапханәсенә язылган идек. Зурларныкына 8не бетергәннәрне генә кертәләр, ә без 7нчедә үк бөтен класс белән кереп тула идек, – дип сөйли ул үзе турында.

Татар телен үстерү, балаларга дини тәрбия бирү максаты белән башланып киткән эш 6 ел дәвам итә. «Ислам дине нигезләре», «Алфавит», «Нәниләргә ислам турында», «Фатыйха сүрәсе», «Исламның биш баганасы», «Иманның алты баганасы» һәм башкалар белән бергә 14ләп китап бастыралар. Китапларны Казан мәдрәсәләре дә, Дагыстан, Чечнялардан сорап алалар икән. Тик, ни кызганыч, татарча китапларга караганда русчаларына ихтыяҗ зуррак.

Татарча алмый башлагач, русчага күчтек. Дагыстан белән Чечняда яңа китап чыкканны көтеп кенә торалар. Чеченнар, дәреслек итеп кертү уе белән, чечен теленә тәрҗемә итүебезне дә сорадылар.

Хәзер татарча да, русча да эшлибез. Татарча тиражы әзрәк, русча барыбер дә күбрәк чыга. Ингушетиядән Франциягә алып чыктылар. Бельгиядән дә бер заказ булды.

Олыларга караганда балалар өчен китап ясау авырракмы?

Олылар өчен китап ясау җайлы. Текстны тутырдың да куйдың. Менә балаларга анатомия турында да китап ясый башлаган идем. Бер еллап эшлим, әле очы-кырыена чыгып бетеп булмый. Бер китап ярты ел тирәсе эшләнә. Олылар китабы тиз эшләнә. Чагыштырып карасак, балалар китабын бер көн ясасаң, олыларныкы – бер сәгать.

Балалар өчен булса да, бу китапларның әти-әниләргә дә йогынтысы тиядер.

«Ислам нигезләре» китабын укып, бер әни кеше дингә килде. Балалар өчен дип чыгарган газетаны да олылар укый. Кыек атып туры тидерү буладыр бу. Бала әнисеннән «бу нәрсә» дип килеп сорый. Әнисе аны барыбер укый, барыбер эзсез калмый.

Аннары бала дини булып үссә – әти-әнисенә дә бәхет. «Һәрбер бала фитри иман белән туа, ләкин әти-әнисе аны яһүди яки насара, я мәҗүси итә», – дигән хәдис бар. Мөселман булса, бернинди проблемасы булмый. Эчми, тартмый, сугышып йөрми, әти-әнисенә картлык көнендә терәк була. Аллаһы сүбхәнү вә Тәгалә: «Әниләрегезгә картлык килсә, «уф» дип тә әйтмәгез», – дигән. Хәзер кечкенә бер фатир өчен сугышып, дошманлашып яталар. Исламда булса, алай булмый. Исламдагы кеше туганлык җепләрен өзми. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем туганлык җепләрен өзә, шул безнең өмәттән түгел», – дигән, – ди Таһир абый.

Аның бүлмәсендәге шкафлар, өстәлләр – һәммәсе дини китаплар, календарьләр, блокнотлар белән тулы. Тәрәзә янындагы компьютерыннан балалар өчен кызыклы китаплар ясауга көн дә вакыт таба. «Башта әллә нинди идеяләр бар. Берсен башлыйм да, икенчесенә тотынам. Аннары тагын нәрсәдер уйлап табам да, кабат беренчесен кулга алам», – ди ул китаплары турында. Уеннарын да, рәсемнәрен дә, төзелешен дә үзе уйлап таба бит. Балалар динле, тәрбияле, әхлаклы булып үсүгә дә шулай өлеш кертә Таһир абый Аксаков.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Тахир абый шикелле кешелэр булганда телебез дэ,динебездэ яшэр,иншаллах!
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Таhир абый, бик хөрмәтле кеше. Зур эшләр эшли. Балаларны китаплары белән сөендергән өчен Аллаhы Тәгалә куп әҗер-савапларын бирсен!
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Аллаһ разый булсын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100