Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларда ковидтан соң нинди өзлегүләр булырга мөмкин?

Балаларда коронавирус, олыларга караганда җиңелрәк узса да, коронавирус белән авырган балаларның яртысы диярлек тискәре нәтиҗәләрне, өзлегүләрне сизә.

news_top_970_100
Балаларда ковидтан соң нинди өзлегүләр булырга мөмкин?
Владимир Васильев

Балаларда коронавирусның тискәре кайтавазы турында «Татар-информ» агентлыгына чит ил коллегалары тикшеренүләренә сылтама белән Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляция-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова сөйләде.

Озакка сузылган ковид яки ковидтан соңгы синдром пациентларда чирдән соң дүрт атна һәм аннан күбрәк вакыт узгач та күзәтелергә мөмкин. Табиблар ковидтан үпкә, йөрәк, эчәклек зыян күргәнен әйтә.

Италиядә 129 бала катнашында узган тикшеренүләр күрсәткәнчә, балаларның 42,6 проценты коронавирустан соң ике ай узгач симптомнарның берсен булса да тойган.

Бөекбританиянең милли статистика идарәсе бәяләмәсе буенча, 2-11 яшьтәге балаларның 12,9 проценты һәм 12-16 яшьтәге балаларның 14,5 проценты ковид йоктырганнан соң биш атна узгач симптомнарын сизгән, дип әйтә Лилия Зыятдинова.

Коронавирусның ашказан-эчәк трактына зыяны

Табиблар сүзләренчә, ковидтан соңгы синдром балаларда еш кына ашказан-эчәк тракты авыруларын китереп чыгара.

— Балаларда ковидтан соңгы синдром бронх-үпкә системасында юк дип әйтерлек дәрәҗәдә. Еш кына балалар авырудан соң эче китү, эчәклекнең ялкынсынуы һәм башка ашказан-эчәк тракты проблемалары белән мөрәҗәгать итә. Олылар, гадәттә, бу күренешләрне гадәти энтеровирус белән бутый, — диде Лилия Зыятдинова.

Табиблар Mis-C дигән яңа мультисиндром турында да әйтә. Бу авыруны табиблар пандемия чорында ачыклый башлаган.

— Бу иммунитетның ковидка көчле реакциясе, ул Кавасаки синдромына охшаш. Кайбер балаларда бу өзлегү авырудан соң өч-дүрт атна узганнан соң булырга мөмкин. Температура күтәрелергә, кан ялкынсынырга, күп кенә органнарга зыян килергә мөмкин, — ди белгеч.

Коронавирус үпкә һәм йөрәккә дә зыян салуы ихтимал

Mis-C синдромы йөрәк-кан тамырлары проблемаларын да китереп чыгарырга мөмкин: йөрәк ритмы бозыла, аорта аневризмасы барлыкка килү куркынычы бар.

Авыру үпкә һәм йөрәккә дә зыян китерергә мөмкин. Озакка сузылса, балалар күкрәк өлешендә авыртудан, йөткерү, физик көчәнеш вакытында тын бетүдән интегергә мөмкин. Табиблар әйтүенчә, организмның тернәкләнүе баланың чиргә кадәр сәламәтлек торышы белән бәйле. Ягъни иммунитет көчле булса, бала тизрәк тернәкләнәчәк дигәнне аңлата. Озакка сузылган ковидның кайбер симптомнары өч ай һәм аннан озагракка сузылырга мөмкин.

Мөһим аспектларның берсе — йөрәк зәгыйфьләнү ихтималы, ул авыруның башлангыч күренеше булуы ихтимал. Миокардитның гомуми симптомнары күкрәк авырту, тын кысылу, аритмия яки тиз аруда чагылыш таба. Авыррак очракларда миокардит йөрәк җитешсезлегенә, йөрәк өянәгенә, инсультка яки йөрәк кинәт туктауга китерергә мөмкин.

Коронавирус белән авыручы үсмерләр тәм, ис сизмәскә мөмкин

Шулай ук, ДРКБ табибы сүзләренчә, ковидтан соң кан басымы төрлечә тибрәлеп тора, бәвел бүленеше, тәм сизү бозыла, тән температурасы уйный.

Яшүсмерләрдә ис һәм тәм тою үзгәрергә мөмкин. Аносмия яки агевзия дип атала. 10-19 яшьтәге үсмерләрнең һәр дүртенчесендә аносмия (ис сизмәү) барлыкка килә. Олыларда хәтта берничә айга сузылса, балаларда, кагыйдә буларак, берничә атнадан ис сизү кире кайта.

Лилия Зыятдинова ковидның нерв системасына йогынтысы турында искәртте: ковидның авыр формасы инсультка, энцефалитка китерергә мөмкин. Хәрәкәт, сөйләм, зиһен ягыннан да тайпылышлар булырга мөмкин. Нерв системасы какшавы кечкенә балаларда да күзәтелә ала. Бала бик борчылса, неврологка, педиатрга күренергә кирәк.

Коронавирустан соң яшүсмерләр хроник арыганлык тоя

 Коронавирустан соң бала тиз алҗый, хәтта йөрәк яки сулыш органнары авырулары булмаса да, үзен хәлсез тоярга мөмкин. Әгәр тулаем алганда бала сәламәт булса, бу алҗыганлык күпмедер вакыттан чигенә, хәл керә башлый.

Ә олыларга килгәндә, табиблар күпләрдә хәл китү, арыган халәт, баш миендә томан халәтен күзәтә — игътибарсызлык көчәя, хәтер бозыла. Хәер, бу билгеләр балаларда булмас дип тә әйтеп булмый, ди алар.

— Балаларның игътибарлылыгы, хәтере белән проблемалар, йокысызлык, йокы бозылу булырга мөмкин. Уку тизлеге, мәгълүмат эшкәртү, фикерләү сәләте дә начараю ихтимал, — ди белгечләр.

Бу халәттән котылу, һәрхәлдә, бераз җиңеләйтү өчен, төнге йокы җитәрлек күләмдә булырга, көндез дә бер кат эшләп алгач, балага ял итеп алуны кертергә, стресс сәбәпләреннән качарга киңәш итәләр.

— Когнитив проблемалар саклана икән, симптомнарның сәбәбен билгеләр өчен психолог сүзе һәм күп профильле дәвалау планы кирәк, — ди Лилия Зыятдинова.

Ковидтан соңгы синдромны кисәтеп буламы?

Авыруны авыррак формада кичергән балаларда да барлык очракта да ковидтан соң өзлегүләр булачак дигән сүз түгел. Шул ук вакытта, коронавирус бер симптомсыз узган очракта да, өзлегүләре, начар кайтавазы булмас дип әйтеп булмый. Шулай да, ковидны җиңел формада кичергән балада мультисистемалы ялкынсыну синдромы куркынычы азрак була.

Табиблар әле бу синдром җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнен әйтә. Алар бу синдромны вирус организмга агу кебек тәэсир итү аркасында килеп чыга дип фаразлый.

— Риск төркемендә — 13-17 яшьлек үсмерләр, үпкәсендә хроник чирләре — бронхиаль астма, хроник обструктив бронхит, хроник пиелонефрит булган, тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге, йөрәк-кан тамырлары авырулары, артериаль гипертензия, симерүдән, шикәр чиреннән, онкологик авырулардан интеккән балалар, — дип санап узды Лилия Зыятдинова.

Табиб ОРВИның беренче билгеләрендә үк табибка мөрәҗәгать итү, ковидка тест ясау, табиб күрсәтмәләрен җентекләп үтәү, үз белдегең белән дәваланмау, ихтыяҗ туса, стационарга яткыру әһәмияте турында әйтә.

Ковидтан соңгы синдром иммунитеты электән начар булган балаларны бигрәк тә талкый. Бу аутоиммун авырулары, үпкә-бронх патологияләре булган, җитлекми туган балалар. Өзлегүләрне кисәтүнең иң яхшы алымы — вакцинация дип искәртә табиблар.

— Әле прививка ясата алмаган балалар, һичшиксез, әти-әнисе, өйдәгеләре вакцинацияләнгән очракта күпмедер барыбер сакланган була. Ләкин кемдер авырып киткән очракта балаларга да битлек киертү зарур.

Ковидтан соң төрле начар симптомнарны контрольдә тотарга кирәк. Баланы элекке актив тормыш режимына, спорт белән шөгыльләнүгә кайтару мөһим, — ди ДРКБ табибы.

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100