«Балалар, ни в коем случае русча сөйләшмәгез»: дин әһелләре татар телен ничек үстерә?
Казан ярминкәсенең конгресс үзәгендә XI Бөтендөнья татар дин әһелләре «Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» темасына сөйләштеләр. «Интертат» бу очрашудан нинди нәтиҗә көтәргә кирәк икәнлеген ачыклады.
Программа буенча әлеге дискуссиянең бер модераторы итеп Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, мөфти, Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнгән иде. Аның урынына Татарстан Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов килгән. Калган модераторлар - Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Талип Яруллин һәм Уфа шәһәре Киров районының «Ихлас» мөселман дини оешмасы имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин үз урыннарында иде.
Тагын бер момент: шул ук программада дискуссиянең башлану вакыты 15:30 дип күрсәтелгән. 15:23 инде Марат Ишморатов чыгыш ясаган, сүз Самарадан килгән Талип хәзрәт Яруллинга бирелгән иде. Менә бит хәзрәтләр ничек җитез җыелган. Шул сәбәпле, түгәрәк өстәлгә килгән шәхесләр Камил Сәмигуллинның акыллы сүзләрен ишетүдән дә, утырыш башында әйтелгән мөһим фикерләрдән мәхрүм калды.
«Элек вәгазьне татарча гына сөйли идек»
Димәк, Самарадан Талип хәзрәт чыгышыннан башлыйбыз. Татарстанда хәлләр ничек икәнен үзебез дә беләбез, әйе бит.
Элек вәгазьне татарча гына сөйли идек. Хәзер, татарча аңламыйбыз, дип зарланучылар бар, гадәттә ул башка милләт кешеләре. Без инде вәгазьләрне русча да сөйли башладык. Ике телдә дә сөйлибез. Анда да кайвакыт: "Нәрсәгә татарча сөйлисез», — дип бәйләнәләр. «Татар халкы әлегә кадәр милләтен дә динен дә саклап килде, Аллага шөкер, шул халыкны хөрмәтләү йөзеннән татарча сөйлибез. Шул ук вакытта сезгә дә тәрҗемә итәбез, сөйлибез», — дип әйткәч, аңлыйлар.
Безнең «Яктылык» мәктәбе бар. Шул мәктәптә әдәп һәм тәртип. Күп кеше баласын шунда бирергә тырыша. Анда дини киемнән йөрергә рөхсәт бар, кызларга хиҗабтан йөрү тыелмый, башка мәктәпләрдә ул тыела.
Тагын бер микрорайондагы мәктәптә өстәмә белем бирү өчен дип татар сыйныфын ачтык. Анда татарча укырга теләүчеләр булды. Бәлки, киңәеп тә китәрбез. Теләүчеләр булса, һәр шәһәрдә татар телен өйрәтергә мөмкинлек ясап була. Бер көйләп җибәреп, барыр әле шулай, дип булмый. Булдырырга теләүчеләр кирәк.
Мәчетләрдәге имамнарның күбесе татарлар. Шәһәрдә дә татарларны сайларга тырышабыз.
Ничек телне сакларга дигәндә. Беренчедән — өйдә татарча сөйләшергә. Өйдә татар телендә сөйләшү булмаса, бала кайдандыр ишетеп кенә телне өйрәнә алмый.
Безгә «Кире» дип аталган киноны күрсәткәннәр иде. Анда бер журналист татар телен сакларга тели. Аның белән русча сөйләшсәләр, ишекне яба да, сөйләшми. Өйдә дә шундый тәртип булса, булдырырга мөмкин. Әтиләр безнең белән бер дә русча сөйләшмәде. Хәзер дә әдәби телне өйрәнергә тырышабыз. Тел, милләт турында кайгыра торган кешеләрне тәрбияләргә язсын, — дип чыгышын тәмамлады Талип хәзрәт.
«Дини оешмаларның грант алу мөмкинлеге булса, файдалы булыр иде»
Сүз Уфадан килгән Альфред хәзрәт Дәүләтшингә бирелде:
— Безнең төп мәсьәлә — милли оешмаларда телне саклау. Ел саен төбәкләрдә мәчетләрдә туган телебез азая, җомга вәгазьләрендә дә ул инде бөтенләй бетеп килә. Әйтик, Уфа шәһәрендә бүгенге көндә егерме бишләп мәчет булса, «Ихлас» мәчетендә генә җомга вәгазьләре тулысынча туган телдә алып барыла дип әйтеп була. Туган телдә, дибез, чөнки татар имамнары татар телендә, башкорт имамнары башкортча сөйли. Бүгенге көндә Уфа мәчетләреннән туган телебез елдан-ел азая. Ул Уфада гына түгел, татар, башкорт яшәгән районнарда да җомга вәгазьләре, укытулар рус теленә күчә башлады.
Һәр нәрсә мохиттән тора. Әгәр мәктәптә, гаиләдә тел булмаса, мәчет кенә телне саклый алмый. Татарстан Диния нәзарәте, әлбәттә, үрнәк инде. Әгәр җомга вәгазьләрен татар телендә генә укырга, дигән боерык булса…
Мин үзем дә 6-7 ел Казан Ислам университетында укыдым, татар телен мәҗбүри кертүгә күпләр, әлбәттә, каршы иде, ике еллап вакыт үткәч, яшьләр туган телдә вәгазьләрнең кирәк булуын аңладылар.
Татарстан Республикасында телне саклау буенча төрле дәүләт программалары бар. Ул программалар буенча милли оешмалар грантларга гариза бирә ала. Ул грантлар бирелә, ләкин ул грантлар нигезләмәсен карасак, анда дини оешмалар катнаша алмый. Без, мәчетләрдә татарлыкны сакладык, дибез, ләкин дәүләт программасында милли оешма катнаша алмый. Дини оешма өчен грант алу мөмкинлеге булса, файдалы булыр иде, — дип сөйләде ул.
«Балаларым, ни в коем случае, русча сөйләшмәгез»
Мордовия Республикасы Саранск шәһәре имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Асаинов чыгышында рус сүзләрен дә кыстырып сөйләде:
Телебезне, гадәтләрне, киемнәрне, ашларны ничек тә булса балаларга җиткерергә кирәк. Аның методикасы күп, ә практикада күп әйберне булдыра алмыйбыз. Телебез югалуга күп сәбәп бар. Беренчесе — үзебездә. Күпләр, татар теле безгә бөтенләй кирәкми, аны белүдән нинди файда, бала рус телен генә өйрәнсен, диләр. Бүгенге көндә атнасына бер дәрес биреләдер татар телендә, шуңа күрә балаларыбыз аннан китәдер.
Тел югалуның тагын бер сәбәбе — безнең халык диннән ерагая. Шулай итеп ул үз нәселеннән, гореф-гадәтләреннән дә ерагая. Бүгенге көндә дин көчле булган авылларда, халык татар телендә сөйләшә.
Тагын бер проблема — катнаш никахлар. Аларның балалары «зачастую» телне белми. Бала барлыкка килгәч, проблемалар башлана. Анда нинди исем куштырырга, сөннәткә бирергәме-юкмы дигән сораулар туа. Тел проблемасы бөтенләй еракта кала.
Үзебезнең эшчәнлеккә килгәндә, без үзәк мәчеттә һәм авылларда татар телендә хөтбәләр укыйбыз. Җәй вакытында балалар өчен лагерьләр оештырабыз, ярышлар уздырабыз. Җыелышларда татар телендә генә сөйләшәбез. Телне яхшырак белү өчен үзебез дә китаплар укыйбыз.
Минемчә, проблеманы хәл итүне үзебезнең гаиләдән, балалардан башларга кирәк. Мин, Әлхәмдүлилләһ, татар булуым белән горурланам, мин татар һәм мишәр телендә сөйләшәмен, — дип тәмамлады Ибраһим хәзрәт чыгышын.
«Бер бабай әйтә икән: „Балаларым, ни в коем случае, русча сөйләшмәгез“, — дип. Бисмиллаһ», — дип шаяртты модераторларның берсе.
«Безнең мәчетләрдә белемле хәзрәтләр бармак белән генә санарлык»
Залда бер хәзрәт сүз әйтер өчен торып басты. Соңыннан билгеле булганча, ул Уфадан булып чыкты
Халык диннән ерагая, диләр. Ә сәбәбе нинди? Ерагая, тегеләй-болай, дип сөйләүне туктатырга вакыт инде. Безгә «конкретны» әйтергә кирәк. Нигә ерагая, нинди причина бар? Алайса базардагы әбиләр кебек. Ерагайганын белеп торабыз. Сәбәбен ачып салырга кирәк. Шунда гына мәгънәле сөйләшү булачак. Төбенә төшенеп аңлатырга кирәк.
Аның бик төпле сәбәбе бар — бүгенге көндә безнең мәчетләрдә белемле хәзрәтләр бармак белән генә санарлык. Белемле хәзрәтләргә эшләргә мөмкинчелек юк. Белемсезләр үзләренең урыннарын югалтудан курка, шуның өчен халык мәчеткә йөрми. Ни кадәрле белемле хәзрәтләр, мөгаллимәләр өйләрендә эшсез яталар», — дип бик ярсып сөйләде ул.
«Дөрес фикерләр өчен рәхмәт Сезгә. Башкортстанның Салават Юлаев төбәгеннән бөтен имамнар шундый көчле була», — ди модераторлар.
«Күп җирдә мәхәллә һәм татар җәмгыятьләре бер-берсен күралмый»
Тольятти шәһәре имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәров вазифада инде 21 ел булуын әйтте.
Имам булып килгән вакытта безнең мәчеттә татарлар һәм ак сакаллы бабайларның күп булуы белән горурлана идем. Егерме ел дәвамында тел, гореф-гадәт, татар халкының тарихы өчен күп эш эшләдек. Бүгенге көндә мин ике эшне алып барам. Беренчедән мин — имам хатыйп һәм дә инде имам мөхтәсиб һәм дә татар җәмгыятенең рәисе булып саналам. Безнең милли мәдәният үзәге һәм мөхтәсибәт бергә эшләгән вакытта татар халкына файда китерә ала. Бердәм булырга кирәк.
Бүгенге көндә күп җирдә мәхәллә һәм татар җәмгыятьләре бер-берсен күралмый һәм берсенә юл бирә алмый, чөнки берсе динсез, икенчесе — динле. Имамнар һәм мөхтәсибләр татар иҗтимагый үзәгендә рәис яки катнашучы булса, без үзебезнең татар халкы өчен бик зур файда китерәбез. Мисал итеп әйтәм: без төрле түгәрәкләр, кичәләр уздырабыз. Биш-алты яшьлек балалар шигырь, мөнәҗәт өйрәнә. Музыка белән аларны татар телендә сөйләшергә өйрәттек. Чаралар белән балаларны кызыксындырмасак, татар телен оныту гына була.
Балага исем кушу яки никах мәҗлесендә без, баланы татар мохитендә үстерергә кирәклекне, әти-әнинең колагына салып куярга тиеш, — дип сөйләде ул.
Монда шаяртуларга урын булмады.
«Балага имезлек каптырганда ук, татар телендә сөйләшергә кирәк»
Аннан соң трибуна артына Оренбург өлкәсе Алабайтал авылы имам-мөхтәсибе Кәраматулла хәзрәт Әбүбәкеров чыкты. «Минем сөйлисе сүзләрне сөйләп бетерделәр инде», — дип елмаеп башлады сүзен.
Ун ел элек мәдрәсәне тәмамлагач Алабайтал мәчетенә җибәргәннәр иде. Бездә ике фермер бар, алар да телне саклауда катнаша. Безнең авылда татар теле факультатив кына иде, хәзер инде башлангыч сыйныфларда дәресләр кертүгә ирештек.
Үземә гомер буе юл төзүдә эшләргә туры килде. Мин диндә булмаганда да, Россия буйлап йөргәндә, мәчетләрне калдырмый идем. Аннан соң үзебезнең мәдрәсәгә укырга кердем. Үзем туып-үскән якта гыйбадәт йорты ачтык. Алабайтал авылына беренче килгәч теге фермерны эзләгәндә узып барган кешедән: «Хөсәен абый кайда яши?» — дип сораган идем. «Я по-татарски не понимаю», — дип җавап бирде. Хәзер барысы да татарча җавап бирә. Урамнан узган бер бала да «Әссәламегаләйкем» дип әйтмичә узмый. Балага имезлек каптырганда ук, татар телендә сөйләшергә кирәк. Кызганычка каршы, һәр ата-ана аңа сәләтле түгел, — ди ул.
«Хатын-кыз эшләргә тиеш түгел, аның төп вазыйфасы — тәрбия»
Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин:
Бер әйберне яхшы белергә кирәк — тел максат була алмый. Ул максатка ирешү коралы була ала. Максат булган вакытта аны үстереп булмый. Без тел турында сөйлибез, ә халык турында бер дә сөйләмибез. Тел белән генә халыкны үстереп булмый, халык тарихтан, әдәбияттан тора.
Мин Казанда татар мәктәбендә укыдым. Әти-әнием мине Габдулла Тукайдан аермады. Телне өйрәтеп була, ләкин Габдулла Тукай шигырьләрен, тарихны мәктәптә генә өйрәтәләр. Мәктәпләр, балалар бакчасы булмаса, телне үстереп булмый. Без авыл урамында үстек, шуңа күрә татар телен беләбез. Мин оныкларым белән газапланам, чөнки балалар бакчасы юк. Гаиләдән, дибез. Мин тырышмыйммы? Көне буе өйрәтер өчен тырышам — булмый, чөнки теле рус теле белән балалар бакчасында ачыла. Шуңа күрә бу очракта ананың роле зур, шуңа күрә хатын-кыз эшләргә тиеш түгел, аның төп вазыйфасы — тәрбия.
Имамнар турында да әйтеп үтәсе килә, тоталар да: «Диндә тел юк», — дип сөйлиләр. «Мин сезне халыклар вә кабиләләр итеп яраттым», — ди Аллаһы Тәгалә. Бу — безнең тәкъдир. Нәрсә, кайсыбыз тәкъдир белән риза түгел?! Әманәткә — хыянәт, Аллаһы Тәгалә телне әманәт итеп биргән. Телебезне саклар өчен тырышырга кирәк, безнең ата-бабалар шуның өчен шаһид киткән. Мәчет, мәдрәсәнең вазыйфасы тел өйрәтү түгел, тел өйрәтүгә өндәү. Хөкүмәт белән аркадаш булырга кирәк. Аларга: «Өйрәтегез! Ул сезнең вазыйфа. Без сезнең артыгызда торабыз», — дип әйтергә кирәк, — дип өндәде ул.
«Дини наданлык белән көрәшергә кирәк»
Аннан соң Башкортстаннан килгән Динә ханым «Ихлас» мәчетендә оешкан «Сәхипҗамал» хатын-кызлар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелышта хатын-кызлар чыгыш ясамаган, димәгез. Мөслимәләрнең әйтер сүзләре, күрсәтерлек эшләре бар.
Аннары чыгыш ясау өчен Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния нәзарәте рәисе Әхмәт хәзрәт Гарифуллин чакырылды. Ул китап та алып килгән иде.
«Без Ерак Көнчыгыш якларыннан булгач, безне еракка куйдылар, бераз арыгансыздыр. Без үзебез эшләгән эшләр белән уртаклашырга ниятләдек. Файдалы эшләр кылыр өчен, без үзебезнең җирлекнең тарихын белергә тиешбез», — дип кереш сүзне әйтте дә, шул тарихны туплаган китап турында сөйләр өчен Урал Федераль университеты доценты Алексей Старостинга сүз бирде. Ул халыкны татар телендә сәламләде дә рус телендә сөйләде.
Башкортстанның «Ихлас» мәчетендә белем бирүче тагын бер мөгаллимә чыгыш ясады. «Башкортстандагы беренче иң зур проблема — дини наданлык. Гаиләдәге, социаль һәм башка проблемаларның нигезе динсезлектән килә. Дини наданлык белән көрәшергә кирәк. Әлбәттә, дини укытулар күз алдында тора. Безнең телебезне дә, милләтебезне дә Аллаһы Тәгалә әманәт итеп бирде. Иманлы кеше әманәтнең нәрсә икәнен аңлый һәм ул кеше милләтне тәрбияләүгә үз өлешен кертәчәк. Галимнәр, тәрбияле балалар күктән төшми, ди. Бала тәрбиясенең уннан бер өлешен генә җәмгыять бирә. Баланы гаиләдә тәрбяләү өчен ислам динен ныгыту зур ярдәм булыр иде», — дип сөйләде ул.
Ижаудан килгән тагын бер мөгаллимә ханым татар телен өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул татар телен өйрәткәндә гарәп графикасын куллана, телләрне чагыштырып өйрәтә икән.
Ике сәгатьлек сүзләр сөйләнде. Бу җыелыш хәзрәтләр өчен файдага булгандыр, дип ышанып калыйк, Иншаллаһ.