Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәрсә өчен бу безгә, дип, балалар елашты» – Чаллыда Хәлиуллиннарның яңа йортлары янган

Чаллыда яшәүче Хәлиуллиннар гаиләсе ишеген быел җәй азагында кайгы җиле кага – яңа төзегән йортлары көлгә әйләнгән. Берничә ел үз көчләре белән тырышып-тырмашып төзегән ике катлы өйләре хәрабәгә әверелә. Әлегә ике балалы гаиләгә вакытлыча яшәргә фатир биргәннәр, тик, халык ярдәме белән, алар кабат яңа йорт торгызмакчы...

news_top_970_100
«Нәрсә өчен бу безгә, дип, балалар елашты» – Чаллыда Хәлиуллиннарның яңа йортлары янган
Гаиләнең шәхси архивыннан

«Кап-кара төтен чорнап алган, бернәрсәне дә коткара алмадык»

Янгын 13 августта көндез чыга. Барысы бергә өйләреннән чыгып китеп, ярты сәгать тә вакыт узмый, күршеләре начар хәбәр җиткерә: «Кайтыгыз, янасыз...»

– Без ул көнне, җыендык та, дүртебез дә иремнең эш урыныннан базада оештырылган бәйрәмгә чыгып киткән идек. Сәгать уннарда чыгып киттек, бер кибеткә килеп туктап, әйберләр алганчы, күршеләр шалтырата: «Кайтыгыз, сезнең өегез яна!» – диләр. Өйдән бер 15 минут ара ераклыгында идек. Бу – кою заводы өстендәге бакчачылык ширкәтләре. Без үзебезнең бакча биләмәсендә 2015 елда өй төзи башлаган идек. Шунда бакча өендә яшәдек тә, шунда төзедек тә.

Янып беткәнче өлгерербез, дип уйлаган идек, янгын сүндерүчеләргә дә шалтыраттык. Ләкин инде якынлашканда, юлдан барганда, өйнең бик каты янганы аңлашылды. Кап-кара төтен чорнап алган, бернәрсәне дә коткара алмадык, – дип көрсенеп сөйләде Альбина Хәлиуллина.

 

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Ире Илнур белән йорт җиткезеп, 11 яшьлек уллары Әмир, 4 яшьлек кызлары Индира белән быел яңа өйләрендә беренче кышка керергә хыялланган булганнар. Балалары шәһәрдә әниләре фатирында пропискада булган. Җир приватизацияләнгән булса да, яңа нигезгә әле пропискага керергә, өйгә приватизация ясарга да өлгермәгәннәр.

Балалар ялкын телләре өйләренең стеналарын дөбер-шатыр ишеп төшергәнен үз күзләре белән күреп, моны бик авыр кичергән. Әмирнең «Эфир» телеканалы төшергән сюжетта да үксеп-үксеп, күз яшьләренә буыла-буыла сөйләвеннән йөрәк телем-телем телгәләнә.

«Кызыбыз куркып калды, фатирда да: «Янмыйбызмы, шартламыйбызмы?» –дип кайгыра»

– Балалар бик каты, үксеп елады. Кайтканда машинада, гарьләнеп: «Нәрсә өчен бу безгә, төзеп кенә бетергән идек бит!» – дип, кычкырып елаштылар. Безнең инде бераз эчке эшләр генә калган иде. Ванна, душ, балалар бүлмәләре... – барысы да бар иде, – ди Альбина.

 

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Еламаслык та түгел шул: кул сугышы, ядрәле атыш белән шөгыльләнгән Әмирнең 11 яшенә инде күпсанлы ярыш-бәйгеләрдән медальләре бихисап булган, хәзер алар күбесе көлгә әйләнгән.

– Шул медальләр бөтенесе юкка чыкты, харәбәләрне актарганда, нибары 3-4 медален генә таптык. Ә анда бүләкләре бик күп иде. Улым шулар өчен бик кайгырды.

Аңа кадәр Әмир җәйге лагерьда атарга өйрәнгән иде. Әтисе ике атна кала винтовка бүләк итте. Шул пневматик корал белән өйдә дә атарга өйрәнә иде. «Әти яңа гына бүләк итте бит», – дип, шул винтовка өчен дә бик каты борчылды. Балаларның әйберләре януы бик кызганыч инде, борчылалар.

Кызыбыз Индира кечкенә бит әле, хәзер бик курка. Фатирда да «янмыйбызмы, шартламыйбызмы» дип кайгыра инде, балакай. Октябрьдә 5 яшь тула, аның туган көнен дә яңа өйдә матур итеп бәйрәм итмәкче идек, – дип, чынга ашмаган хыяллары белән дә уртаклашты Альбина.

Хәлиуллиннарның Чаллыда әниләре бер бүлмәле кечкенә генә фатирда яши, 27 нче комплекста танышлары вакытлыча торырга бер бүлмәле фатир биреп торган.

– Шәһәрдә фатирыбыз юк иде. Хәзер дә, барыбер, ипотекага алырга мөмкинлегебез юк. Шул танышларның фатирында кыш чыгарга җыенабыз. Әле балалар һаман күршеләр тавышына ияләнә алмый, тегендә үз йортыбыз белән торгач, тыныч иде бит. Без инде кичке 9ларда ятарга ияләнгән. Күршеләрнең балалары төнге сәгать 10-11дә дә йөгереп йөри, «Әни, кайчан тынычланалар, нишләп йокламыйлар, иртәгә бакчага барасы бар бит», – дип, шул 4 яшьлек кызым да аптырый. Малайга авыр: «Әни, өйгә кайтасы килә», – ди. «Нәрсә эшләтәсең инде, улым», – дим.

Альбина Хәлиуллина әйтүенчә, янгын күрше-тирәгә зыян салмаган.

– Кырыйларда өйләр бар – каршыда, янда да күршеләр бар. Аларның берсенә дә тимәде. Гәрчә ара да ерак түгел, җиле дә булды – берсенә дә тимәде, безнеке генә янды.

Ут сәбәбе – электр чыбыкларында кыска ялганышта, диләр, ә иртән без өйдән чыкканда, бер ис тә юк иде. Күрше дә шулай ди, ике арада койма юк, ул кайчак, кереп, участоктан кораллар алып тора. Ул да «ис тә булмады бит» дип аптырый. Чыкканда, йортның алгы ягы яна башлаганын күргән. Без аңа ачкычларны да калдырган идек, өйгә кергәч, андагы төтенне күреп, инде саклап калырлык түгеллеген аңлаган.

15 минут эчендә йортсыз, әйберләрсез, документларсыз да калдык. Хәзер документларны яңадан эшләтәбез. Шөкер, Чаллыда әйберләр китерделәр, бик күп ярдәм кулы сузучы булды, балаларга ике катлы караватка кадәр бирделәр, улыма канцтоварлар да китерделәр, – диде Альбина.

 

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Шушы ук урында яңа йорт төзергә ниятлибез»

Киләчәктә Хәлиуллиннар шушы ук участокларында яңа йорт салырга исәпли.

– Әле беркөнне генә, трактор чакыртып, фундамент казыттык, әз генә читтәрәк булачак, ләкин барыбер шунда төзибез. Уртадарак булачак хәзер йорт, тегесе юл кырыенда иде. Башта, әллә башка урамда төзикме, дип тә уйлаган идек, ләкин ул очракта бөтен әйберне яңадан сузарга туры киләчәк – өстәмә чыгымнар дигән сүз, ә безнең су, ут инде кертелгән, канализация казылган.

Кеше яллап төзетергә җай юк, яңадан нульдән башлап, акрынлап төзисе була инде. 2015 елда без монда килгәндә, 4 метрга 5 метр кирпеч йорт кына бар иде, без шуңа зур янкорма ясап, җылыту системасы, кайнар суларын кертеп, унитаз, душлар белән яхшы йорт салдык... Биш ел эчендә күпме эш башкарган идек!

Электрны үзебез үткәргән идек. Хәзер, яңасын төзегәндә, ГОСТ буенча булсын дип, электрикны чакыртып эшләтәчәкбез. Бар инде ул ырымнарга ышанучан кешеләр – бер үк урында төзергә ярамый, диючеләр дә… Прораблар килеп китте, алар да: «Монда инде бер янгач, тагын кабатланачак» дип юрап йөрмә, яхшы гына электрикларны чакырт та, яхшы кабельләр алсаң, барысы да әйбәт була» диделәр, – дип, Альбина киләчәккә планнары белән бүлеште.

«Әтиемнең бертуган энесе дә, янып, шул нигездә яңадан төзегән йортларында инде ничә дистә ел исән-сау яшәп яталар, борчылмагыз, әйбәт булыр», – дип юатам үземчә Альбинаны. Ул тынычланып куйган күк була, аларның да шушы нигезне ташлыйсылары килми. Күрше-тирәләре дә «без сезгә булышабыз, башка урынга гына китмәгез» дип, күңелләрен үсендереп тора икән. «Без бит инде ничә ел шунда, балалар күргән, үзебез корган җирләр», – ди Альбина.

Акча җыелса, яздан эш башларга исәплиләр.

– Халык бик булышты. Беренче ике көндә үзебезнекеләр булышты, аннары чит кешеләрдән дә ярдәм килә башлады. Администрациягә дә мөрәҗәгать иттем, гариза яздым, хәзер алардан җавап көтәм.

Йорт иминиятләштерелмәгән, барып белештем, түбәсе, стеналары, тәрәзәләре булгач, иминиятләштерергә ярый икән. Яңасын төзегәч, хәзер ул сорауларга акыл белән караячакбыз инде.

Янгын алдыннан безнең бернинди күңел сизүләр юк иде. Башкаларда булган икән – бертуган сеңлем бер тәүлек алдан, күңеле тыныч булмыйча, эче пошкан. Тагын бер танышым, нәрсәдер янган күк хис итәм, дип йөргән. Миндә бернәрсә булмады. Тыныч кына киттек. Әле гел бөтен розеткаларны тикшерә идек, телефоннарны розеткада калдырмаска дип, гел игътибарлы идем. Күңел сизсә, документларны булса да алган булыр идем, ә мин бөтен кошелек, паспорт, карталарны калдырдым. Бердәнбер исән калган әйбер – рульдә булгач, иремнең машина йөртү таныклыгы. Хәзер башта – паспорт, аннары башка документларны эшләтәчәкбез, – диде Альбина.

 

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Иң мөһиме – үз башлары исән. Гаилә бүген шуңа сөенә. «Әни дә әйтә инде, кызым, әгәр бу хәл төнлә булса, йөрәгем түзмәс иде, дип. Дүртебезгә дә ис тияргә мөмкин иде бит, өстәвенә, балалар икенче катта йоклый», – ди Альбина Хәлиуллина.

13 августны Хәлиуллиннар «яңа тормыш башы» дип саный. «Улым да йортның җимерелгән стенасына «13 августта Хәлиуллиннарның яңа тормышы башлана» дип язып куйган», – ди әңгәмәдәш.

Альбина үзе бер оешмада хисапчы булып эшли. Ире – торбалар җитештерү заводында гади эшче. Гап-гади хезмәт хакларына, акрынлап җыелган акчаларга йорт төзеп, янгын сынавын кичергән Хәлиуллиннарга ярдәм итик. Тамчыдан күл җыела, дип юкка әйтмиләр. Кышлар үтеп, ямьле язлар җиткәч, акрынлап эшкә керешербез, дип өметләнеп яшәрлек булсын иде!

Хәлиуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитларны күрсәтәбез: 8-905-373-60-38 номерына (Альбина Хәлиуллина исемендә) Сбербанк, Тинькофф, Открытие, Ак Барс банкы карталары беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100