Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар өчен онытылмас Яңа ел нинди булырга тиеш?

Өлкәннәрдән бигрәк Яңа елны балалар зарыгып көтә. Хәзерге заман баласы Кыш бабайның барлыгына ихлас ышанамы, әллә аннан бүләк кенә өмет итәме? Бу сорауга ачыклык кертергә була. Балагызны сынар өчен, Яңа ел җитәргә берникадәр вакытны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен марафон формасын кулланырга мөмкин.

news_top_970_100
Балалар өчен онытылмас Яңа ел нинди булырга тиеш?
pixabay.com/ru

Мисал өчен, Кыш бабай исеменнән хат язып, хатны почта тартмасына салырга. Конвертыгызга Яңа ел бизәкләре, кар бөртекләре ясасагыз, бигрәк тә кызыклы булыр. Балагыз бакчадан кайтканда бергәләп тартманы ачыгыз.

Хатны көн дә язмасагыз, ике яки өч көнгә бер язу да җитә. Балагызның тискәре холык-фигылен уңайга үзгәртү максатыннан, Кыш бабайдан киңәшләр язылса яхшы. Бәлки, бала Кыш бабайны тыңлар.

Иң мөһиме — хатта биремнәр булу.

Биремнәрне шулай ук төрләндерергә кирәк. Мәсәлән, рәсем ясау, чыршы бизәү, шигырь ятлау, дәү әти-дәү әниләргә котлау открыткасы ясап, почта аша җибәрү, Кыш бабайга хат язу, тәрәзләргә матур рәсемнәр ясау, кар бөртекләре ясау, әти-әниләр белән бергәләп Яңа ел турында әкиятләр уку, чыршылар карарга шәһәргә чыгу, матур формаларда төсле бозлар катырып, урамдагы чыршыны бизәү, Кыш бабай һәм Яңа ел турында мультипликацион фильмнар карау (игътибарны бигрәк тә совет чоры мульфильмнарына юнәлтергә кирәк).

Хатта балагызның исеме күрсәтелсә яхшы. Баланың тырышлыгын Кыш бабай бәяләсен өчен кире элемтә булдырырга кирәк. Мәсәлән, төнлә Кыш бабай килеп, тәрәзәгә кар бөртеге ябыштырып китә, конвертка кечкенә үгез елына дип атап чыгарылган календарь, төсле кәгазьләр, наклейкалар, хәтта (ашарга рөхсәт итсәгез) монетка-шоколадка да салырга мөмкин. Хатта бу турыда болай дип язарга була: «Мин кичә синең ничек тырышып рәсем ясаганыңны күрдем һәм сиңа шуның өчен кечкенә генә бүләгем - кар бөртегемне бүләк итәм». Әмма бүләкләү белән дә артык мавыкмагыз. Бүләк өчен генә үтәлгән биремнәр булмасын.

Әлбәттә, балагыз белән биремнәрне бергәләп үтәсәгез яхшырак булыр.

Эшегез ярты юлда өзелмәсен: марафон ахырында Кыш бабайның үзен чакырып, балагызның күңелен күрегез.

Әгәр Кыш бабай чакырырга мөмкинлегегез булмаса, күршеләр белән берләшергә мөмкин. Берегездән Кыш бабай (әти кешеләр киенеп алмашып керергә, я берәр ир туганыгызны чакырырга мөмкин), икенчегездән хатлар яздырырга була.

Әгәр эштән арып кайткансыз һәм хат язарга вакытыгыз да, теләгегез дә, хәлегез дә юк икән, балагыз белән көн дә Яңа ел, Кыш бабай турында әңгәмә корыгыз. Шул турыда искәртеп торып, кичләрен бергәләп китап укып, мульфильм гына карасагыз да, үзегез дә рәхәтләнеп ял итәрсез. Балачакта үзегез өйрәнгән «Суык бабай», «Кар бабай» шигырьләрен балагызга да өйрәтергә була.

Кармагын салдым, каптыру сездән!

Яки идея миннән, фантазия сездән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100