Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукайның балалар өчен мәсәлләре

Габдулла Тукайның балалар өчен язылган мәсәлләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

Әтәч һәм Асрау кызлар

Ике Асрау кыз саран гына, җыйнак кына булган бай бер Карчыкта хезмәт итәләр иде.

Карчык бу ике Асрау кызны, таң беленеп, беренче Әтәч кычкыру белән үк уятып, эшкә куша иде.

Асрау кызларга иртә тору бик авыр тоелганга, болар бу эштә Әтәчне гаеплиләр иде.

Беркөнне болар икесе киңәштеләр дә, төнлә кунаклаган җиренә барып, Әтәчне бугазладылар.

Эчләреннән: «Менә инде котылдык, хәзер безне абыстай элекке шикелле иртә уята алмас, рәхәтләнеп йокларбыз», — дип уйладылар.

Эш бер дә болар көткәнчә чыкмады:

Бай Карчык йокысызлык белән авырый иде. Ул инде, Әтәч кычкырган тавышны ишетмәгәч, соңга калудан курка башлады. Шуңар күрә Асрауларны әүвәлгедән дә иртәрәк уятып, эшкә кушарга тотынды.

Ишәк

Мужикның юаш кына бер Ишәге бар иде.

Иясе, бу Ишәкне урманда табу читен булмасын өчен, муенына кыңгырау такты.

Ишәк, әлбәттә, медаль хакында сүзләр ишеткәләгән булырга кирәк: менә берзаман үзенең медале илә һаваланырга, борынын күтәрергә башлап, борынгы үзенең иптәш Ишәкләренә әйләнеп тә карамый торган булып китте.

Ләкин бу медаль моңар файдамы булды?

Ишәк әүвәлдә, медале юк вакытта, теләсә кемнең бакчасына вә теләсә нинди игенлекләргә акрын гына кереп, туйганчы ашаганнан соң, тавышсыз гына чыгып китә иде.

Әмма хәзер эш бөтенләй башкарды.

Ишәгебез, бер күршенең бакчасына кереп, авызын гына сузмакчы булса, гөнаһ шомлыгы, медаль шылтырый. Кешеләр ишетәләр дә, кулларына күсәк алып, безнең галиҗәнабне бер дә кызганмыйча, кабыргаларын саныйлар, әгәр берәүнең игенлегенә керсә, әфәндебезнең сыртына без кадап куалар.

Менә берзаман көз булды; ни күзең берлән күрәсең: Ишәкнең коры сөяге илә кутырлап беткән тиресе генә калган.

Көтүче

Алпавытның сарыкларын көткән Сафаның кисәктән генә сарыклары кими башлады. Безнең Сафа кайгыда, хәсрәттә; очраган бер кешегә: «Көтүгә котырган бүре кереп, сарыкларны алып китә, аларны бер дә кызганмыйча ертып, йолкып ашый», — дип сөйли.

Сафаның «бер дә кызганмыйча ашый» дигән сүзеннән кешеләр: «Таптың сүз, бүре кайчан соң сарыкны кызганып ашаганы бар?» — дип көләләр.

Менә бүрегә аучылар, сакчылар җибәрделәр. Алар бара торсын әле. Белмим, ни өчендер һәрвакыт безнең Сафаның алдында йә сарык ботлары, йә итле ботка күренә, табакларында шурпа, ит бер дә өзелми. Сафа үзе бай кеше дә түгел, шәһәрдән авылга көтүчелеккә генә җибәрелгән. Әлхасыйль, аучылары бөтен урманны актардылар, бүренең эзе дә юк, исе дә юк.

Мактанчык Куян

Ерткучы хайваннар, бергәләшеп, бер зур Аюны аулап ектылар.

Табышны уртага салып, үзара бүләргә тотынганда, бер яктан Куян да килеп, Аюның бер колагына ябышты.

Башка ерткучы хайваннар Куянның болай батырчылык иткәненә гаҗәпләнеп һәм ачуланып: «Әй син, Кыек аяк! Син нигә тотынасың? Аюны аулаган вакытта синең эзең дә күренмәде бит!» — дип кычкыргач, Куян бер дә аптырамыйча: «Ә Аюны урманнан кем куып чыгарды дип беләсез?» — диде.

Куянның бу мактануы ерткучыларга бик кызык вә көлке күренгәнлектән, аңар, дәгъвасы буенча, Аю колагын тапшырдылар.

Умарта корты вә Чебеннәр

Ике Чебен, чит мәмләкәтләргә китәргә хәзерләнеп, үзләре илә бергә китәргә Умарта кортын да чакыра башладылар.

Бу Чебеннәр чит җирләрнең бик яхшы икәнлеген Байгышлардан ишеткәннәр иде.

Чебеннәр ник китмәсеннәр? Туган җирләрендә боларны рәнҗетәләр һәм, чакырылмаган кунак шикелле, бичараларны ашъяулык тирәсеннән куалар, татлы ашларны да ашатмыйлар…

Һәммә ашамлык нәрсәләр өстенә пыяла калфаклар каплап, мыскыл иткән шикелле, тик Чебеннәрнең күзләрен генә кызыктыралар.

Почмак тарафларына бөтенләй барыр хәл дә юк: анда усал Үрмәкүчләр ау корганнар.

Онытылмасын әле, Умарта корты боларга ни җавап бирде? Ул: «Миңа туган-үскән җирем кадерле. Мин үземнең кәрәзле балым илә алпавытларны, байларны, хәтта авыл кешеләрен үземә гашыйк иттем. Мин монда да сөекле. Әмма сезгә сүзем юк; сез теләсәгез кая барыгыз. Ләкин белегез ки, сезнең һәр җирдә дә бәхетеңез бер булыр; әгәр сез һаман әзер ашны ашау гадәтегезне ташламасаңыз, кая барсаңыз да, сезне хөрмәт итмәсләр», — диде.

Ташбака илә Куян

Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар.

Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады.

Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән!

Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә, хурланды да, әмма ни файда?

Бүре Этләр оясында

Бүре, Сарыклар абзарына керәм дип, караңгыда яңлыш Этләр сараена керде.

Бу кунакның кем икәнлеге сизелгәч, зур тавыш-гауга купты.

Этләр каһәрләнделәр. Сугышка хәзерләнделәр. Бер яктан Кешеләр дә: «Карак бар! Карак бар!» — дип кычкырыша башладылар.

Бер минут эчендә бөтен йорт җәһәннәм рәвешенә керде. Аннан да күсәкле Кешеләр, моннан да мылтыклы Аучылар килеп чыгалар. «Ут китерегез, лампа яндырыгыз!» — дип кычкыралар.

Безнең кунак, почмакка гына посып, тешләрен шакырдатып, төкләрен кабартып, күзе илә бөтен дөньяны ашамакчы булып утыра иде. Бүре, үзенең каршысындагы дошманнарның Сарыклар булмаганлыгын аңлагач, хәйлә юлын тотып: «Туктаңыз әле, дустлар! Бу нинди тавыш кубардыңыз? Беләсезме, мин сезнең иске дустыңыз ич, мин сезнең белән талашырга килмәдем, татулашырга килдем. Үткәннәрне онытырга кирәк; инде киләчәктә мин кая ул сезнең Сарыкларыңызга тию! Хәтта үземнән башка Бүреләр тисә дә, мин, Сарыклар ягыннан төшеп, ул явыз Бүреләр илә чәйнәшермен», — дигәч, йорт Хуҗасы: «И Бүре, Бүре! Син соры җонлы булсаң, мин ак сакаллымын; мин сезнең гадәтегезне әллә кайчаннан бирле беләмен, шуның өчен синең илә килешмим вә татулашмыйм», — дип, сүзне бетерер-бетермәс, Этләр, мылтыклар, күсәкләр берьюлы Бүре башы өстендә уйный башладылар.

Егет сайлаучан Кыз

Бер Кызның күңеленә кияүгә бару дәрте керде.

Хәер, монысы гөнаһ түгел, әмма гөнаһ менә кайда: бу Кыз бик Егет сайлаучан иде.

Син бу Кызга шундый Кияү тап: үзе яхшы һәм гакыллы булсын, дәрәҗәле булсын, простой булмасын, ак булсын, пакь булсын, матур булсын һәм, моны алгач, бик ихласлы сөйсен; хатыным дип, һичбер каты сүз әйтеп хафаларга батырчылык итә алмасын…

Бу сыйфатларның һәммәсе кемдә табылсын? Шулай булса да Кызның ишегалдына һәр яктан өчәр атлы Кияүләр, Кияүләр генә түгел, Кияүләрнең Падишаһлары җыелалар иде.

Җә, инде нинди Кияү сайларга кирәк? Кыз да чарлактан тамаша итә: кайсы Кияү дәрәҗәдә түгел, кайсы дәрәҗәдә дә, — медале аз; берсенең кашы куерак, икенчесенең борыны киңрәк, өченчесенең дәрәҗәсе дә бар, ләкин кесәсендә акчасы юк…

Әлхасыйль, матур Кызның күңеленә һичберсе ошамады.

Бераз көннән Кызның өенә һәр тарафтан Яучылар килә башладылар; килсәләр дә, бу Яучылар, җә бик ямьсез яки уртача гына Кешеләрдән килгәннәр.

Матур Кыз үз-үзенә: «Минме аларга Хатын булачак Кыз? Мин андый Кияүләрне каршымнан көтү-көтү кудым. Мин андый вак-төяк Кияүләрнең һичкайсыңа бармам; әле мин кияүгә барырга ашыкмыйм, миңа кызлык гомере күңелле!» — дип сөйләнгәнлектән, бу Яучылар да куылдылар. Болардан икенче Яучылар да ишетеп, алар да Кыздан өмид өзделәр; асла килмәс булдылар, тик Кызның тәрәзә төбеннән генә сирәк-сирәк Кияүләр үткәлиләр иде.

Шул рәвешчә бер ел үтте, ике ел, өч ел үтте, Кызга һичкем Яучы җибәрми; теге Яучы карчыкларны имгә эзләсәң дә таба алмассың.

Шулай итеп, күп-күп еллар үткәч, безнең Кызның да күзләре ачылды; ул үзенең Алма апай, Матур апай, Дустым апайларын берәм-берәм санарга башлады; бу апайларның һәрберсе балалы Хатыннар рәтеннән саналалар иде.

Әмма бу Егет сайлаучы Кызны бөтенләй онытканнар; гөнаһ шомлыгына каршы, Биби әби, Шәрифә карчыклар да килмиләр иде.

Ахырда, Егет сайлаучы Кыз картайды. Мискинә көзгегә караса, көзге дә, бер дә яшермичә, җыерчыклана башлаган битне күрсәтә. Күзенең йолдызланган нурларын да ирсез үткән гомерләр урлаган. Сач тарый башласа, сачта да берничә бөртеккә кырау төшкән…

Менә һәр яктан бәла! Борынгы, ут янында әйләнгән күбәләкләр шикелле, моның тирәсендә йөргән Егетләр кая киткәннәр?

Бичара Кыз, инде нинди генә ямьсез Егет күрсә дә, өмидсез күзләренең кырые белән генә карый иде, әмма Егетнең бу Кыз уенда да булмаган шикелле, моның Кыз икәнен дә белү ихтималы да юк иде.

Матур Кыз, һич булмаса, ахыр гомеремне Ир белән үткәрим дип, агач таяк белән йөри торган сиксән яшьлек бер Картка куана-куана барды.

Дуңгыз

Ничектер Дуңгыз, бер алпавыт ишегалдына кереп, Ат абзарлары тирәсендә әйләнеп, чүплектә, көл базларында теләгәнчә аунап, шакшы суларда туйганчы коенып, өенә кайтып килгәндә, моңар Көтүче каршы килеп: «Җә, син, Катыборын, кунакта ниләр күрдең? Мин алпавытта энҗе-мәрҗән, алтын-көмеш күп дип ишеткән идем, растмы?» — дип сорагач, Дуңгыз: «Мин, борынымны кызганмыйча, чүплекләрне, көл базларын казыдым, әмма син әйткән байлыкларның берсенә дә очрамадым!» — диде.

Арыслан илә Төлке

Төлке, иң беренче мәртәбә Арысланны күргәндә, куркуыннан чак кына үлми калды.

Менә күп үтмәде, ул тагы Арысланны күрде. Инде Арыслан аның күзенә ул кадәр үк куркынычлы күренмәде.

Өченче мәртәбә күргән иде, инде Арыслан белән кара-каршы сөйләшергә үк башлады.

Тимерче вә Эте

Тимерченең Эте Тимерче шак-шок эшләгәндә йоклап ята иде.

Тимерче, эшләп бетергәч, хатын вә балалары илә ашарга утырды.

Шул вакытта гына Эт уянып, сикереп торгач, Тимерче Эткә ачуланып: «И явыз хайван! Мин бөтен җирне тетрәтеп тимер сукканда уянмадың, әмма әкрен генә икмәк чәйнәгән тавышка уянасың», — диде.

Мәче илә Сандугач

Мәче, Сандугачны тотып, бичараның тәненә үткен тырнакларын батырды, һәм шул арада тәмле генә, сөчүк кенә тел илә Сандугачка бу сүзләрне әйтә башлады: «И Сандугачым, җаным! Мин сине дөньяда беренче сайраучы дип ишетә идем, синең сайравың һәртөрле музыкалардан матур булганлыктан, урмандагы Көтүчеләр, ат ашатучылар — һәммәсе биһуш булганнар, имеш. Шуның өчен мин сине тотып, үз алдымда сайратып карамакчы булган идем; селкенмә, тиберченмә, кошчыгым, мин сине бөтенләй үк ашамыйм әле; курыкма, сайра әле, дустым. Әгәр сайрасаң, мин сине азат итәрмен, болынлыкларда, куакларда иркенләп йөрерсең. Син мине музыкага әһел түгел, иш түгел дип уйлама. Мин үзем дә эчем пошкан вакытларда бертуктамый мыраулап, мияулап йөримен».

Мәче болай сөйләгәндә, Сандугач, әҗәле якынайганны сизеп, кызганычлы тавыш илә чырылдый иде.

Мәче исә, Сандугачны мыскыл итеп: «И мискин! Шушы тавышың илә дөньяга исемең таралдымы? һәм бу чырылдавың өчен Егетләр, Кызлар телендә сөйләндеңме? Сүзем ялган булмасын, бу тавыш кына минем балаларымда да бар; сынадым, белдем, Сандугач, синең сайравың татлы түгел икән, инде татып карыйм әле, итең тәмлеме икән», — дип, бәхетсез шагыйрьне валчыгын да калдырмыйча тәмамлады.

Дустлар! Уйлап карыйк әле: Мәче тырнагында Сандугач сайрармы?

Сыбызгы

Кечкенә чагында миңа бервакыт утыз тиен кадәр бакыр акча бирделәр. Бу кадәрле байлыкка куанып, мин дәрхаль уенчыклар сатыла торган кибеткә йөгердем дә, шул һәммә акчамны биреп, бер Сыбызгы алдым. Мин мондый бәхетле алуга шатлана-шатлана өйгә кайттым. Кайткач, Сыбызгыны бер дә кулымнан төшермичә, бертуктамый сызгыртып йөреп, өйдәгеләрнең һәрберсенең тынычлыгын качырдым.

Кечкенә сеңелләрем, минем Сыбызгыга никадәр түләгәнемне белгәч, миннән бик көлделәр: «Ул аның ярты хакына да тормый», — диделәр.

Соңыннан минем күз алдыма, әгәр Сыбызгыга шулкадәр акча бирмәгән булсам, калган акчага алынырлык әллә никадәр матур-матур уенчыклар килә башлады. Җитмәсә, тагы миннән кычкырып-кычкырып көләләр. Мин хурланып җылый башлыйм. Шулай итеп, Сыбызгы миңа шатлык урынына хәсрәт кенә бирде, вәләкин бу хәсрәтнең ахыры минем өчен яхшы булды. Мин бу бәхетсез сәүдәне һичбер вакыт исемнән чыгармас булдым. Бундан соң, кайчакта бер-бер нәрсә сатып алырга тугры килсә, үз-үземә: «Сыбызгыга артык бирмә!» — дия идем дә, акчам кесәдә кала иде.

Бара-бара мин үстем. Дөнья күрә вә кешеләр арасына керә башладым. Күрәм ки, кешеләрнең күбесе Сыбызгыга бик кыйбат түлиләр.

Бәгъзе кешеләр, халыкның ихтирам вә баш июен үзенә тарту өчен, әллә никадәр хәйлә, мәкерләргә чумып, артына карамыйча, әллә никадәр маллар түгеп, гакыйбәт фәкыйрьләнеп, мискинләнеп калалар. Буйларны күргән чакта мин: «Ай-яй, бу кеше Сыбызгыны кыйбат алды», — дип уйлыйм.

Үзенең капчыгын кабартыр өчен генә дөньяның барча рәхәтләрен, бәхетләрен, изге эшләрен, дустлык вә кешелек хисләрен кире каккан Саранны күргәндә: «Мискин кеше бу! Сыбызгыга никадәр күп түләде бит!» — дим.

Бер рәхәт вә тәмлене сөюче Ялкауны, вак кына ләззәтләр өчен әллә никадәр киләчәкле эшләрне бер якка куючыны күргәндә: «Бичара кеше! Сыбызгыга ничаклы артык түләгәнеңне белмәвең һәм эшнең соңын уйламавың берлә син нинди кызганычсың!» — диясем килә.

Бик ялтыравыклы, кыйбатлы киемле, ифрат бай җиһазлы вә артык бәһале ат, вә фәйтунлы бер Мутның шартлавын күргәндә: «Киләчәккә бер дә күзе җитми шул, ул Сыбызгының үзенә нигә төшкәнен соң гына сизә шул», — дип куям.

Матур гына, сөйкемле генә бер Кызның бер тупас, түбән фикерле Кешегә кияүгә чыкканын күрсәм: «Нинди кызганыч Кыз соң, ул үзенең Сыбызгысына шулхәтле кыйбат түли!» — дип уйлыйм.

Бер сүз белән генә әйткәндә, бәхетсезлекләр инсаннарның мал бәһасен белмәүләреннән вә үзләренең Сыбызгыларына ифрат артык түләүләреннән түгелме соң?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100