Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар өчен иң аллерген продуктлар нинди?

Сорауга аллергияне дәвалау өлкәсе белгечләре җавап бирә.

news_top_970_100
Балалар өчен иң аллерген продуктлар нинди?

Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергия бүлеге аллергология бүлегенең аллерголог-иммунологы, КДМУның клиник иммунология кафедрасы профессоры Резеда Хәкимова:

– Сыер сөте, тавык йомыркасы һәм чикләвек – өч яшькә кадәр балаларда аллергия чыгуның иң еш күзәтелә торган сәбәпләре. Сөт аксымына аллергия 30-40 процент очракта 8 яшькә кадәр саклана.

Республика клиник хастаханәсенең клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов:

– Бик кечкенә вакытта барлыкка килгән аллергия үсә төшкән саен юкка чыгарга да мөмкин. Сыер сөте, тавык йомыркасына аллергиянең бетү мөмкинлеге зуррак. Ә чикләвеккә һәм диңгез продуктларына аллергия, киресенчә, тотрыклы һәм гомер буе дәвам итәргә мөмкин.

Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категорияле педиатр Лилия Зыятдинова:

Табигый юл белән туган балаларда аллергия чыгу куркынычы кимрәк була. Күкрәк сөте белән имезү аллергия булмаячагының ышанычлы факторы санала. Өстәмә тукландыруны дөрес кертү дә мөһим. 4 айдан 6 айга кадәр әз-әзләп өстәмә ашату аллергия ихтималлыгын киметә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100