news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балалар бакчаларында капремонт программасы кирәк вакыт җиткәндер...»

Татарстанда балалар бакчаларында капиталь ремонт буенча аерым программага ихтыяҗ туып килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.

news_top
«Балалар бакчаларында капремонт программасы кирәк вакыт җиткәндер...»
«Казанда авария хәлендә булган, әмма капиталь ремонт программасына кертелмәгән балалар бакчалары күп»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан парламенты депутаты Лилия Маврина муниципалитетлардан мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга күп гариза килүен, әмма барлык объектларга да акча җитмәвен билгеләп үтте. Шул сәбәпле ул мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын формалаштырганда нинди критерийлар исәпкә алынуы белән кызыксынды. «Ни өчен кемдер бу программага керә ала, ә кемдер юк?» – дип сорады ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллиннан.

Беренче чиратта, райондагы демографик хәл, бинаның тузган булуы һәм күзәтчелек органнарының күрсәтмәләре исәпкә алынуын аңлатты Рамил Хәйруллин.

«Районнарны мөмкин кадәр күбрәк колачлауны да уйламыйча булмый. Мәсәлән, Казанга иң күп объект эләгергә мөмкин, чөнки анда алар күп, ә кечкенә Чүпрәле районына берни дә калмаска мөмкин. Бу фактор да исәпкә алына. Һәр районда булса да, берәр кечкенә мәктәпне ремонтларга кирәк. Шулай ук капиталь ремонт үткәрүнең техник мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Әйтик, инженерлык челтәрләренә техник тоташтыру таләп ителергә мөмкин», – дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Фото: © «Татар-информ»

Лилия Маврина Казанда авария хәлендә булган, ел саен моның өчен җитди кисәтүләр алган, әмма капиталь ремонт программасына кертелмәгән балалар бакчаларының күп булуын билгеләп үтте. «Анда аерым берәр нәрсәне генә төзекләндерү дөрес түгел. Объектларны билгеләнгән критерийлар буенча чагыштырырга кирәк, һәр районнан 1-2 мәктәп сайлап алып кына түгел. Аларның торышын барып карарга кирәк», – дип белдерде ул.

Лилия Маврина Татарстанның Икътисад, Финанс, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләренең игътибарын балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү буенча аерым республика программасын эшләү кирәклегенә юнәлтте. «Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча аерым программа кирәк вакыт җиткәндер», – дип саный ул.

«Бу – бик кискен мәсьәлә, бигрәк тә Казанда һәм Чаллыда», – дип Мавринаның фикерен Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та хуплады.

Мәгариф учреждениеләрендә капремонтка акча арта

Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова Татарстанда мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга бүлеп бирелә торган акча күләме 4 млрд сумга кадәр арттырылганын әйтте.

«Ел саен мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 2,5 млрд сум каралган иде. Быел мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үтенече буенча әлеге программага бүлеп бирелгән акча күләме 3 млрд сумнан артты. Әмма сентябрь азагында узган киңәшмәдә финанслау күләмен тагын да арттыру кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге программага бүлеп бирелә торган акчаны 4 млрд сумга кадәр арттыру турында йөкләмә бирде», – дип сөйләде Оксана Кисапова.

«Мәгариф оешмаларында капремонт программасына бүлеп бирелә торган акчаны 4 млрд сумга кадәр арттыру турында йөкләмә бирелде»

Фото: © «Татар-информ» архивы

Гомумән алганда, Татарстанның 2027 елга бюджет проектында «Мәгариф» бүлеге буенча 122,6 миллиард сум күләмендә чыгымнар каралган.

Бу акчалар һөнәри белем бирү оешмаларын, гомуми, югары һәм өстәмә, һөнәри белем бирү өлкәсендәге дәүләт учреждениеләрен финанслауга юнәлдереләчәк. Шулай ук балалар һәм яшьләр өчен мәктәптән тыш чаралар үткәрүгә, яшь белгечләргә ярдәм итүгә, «Физика-химия алгарышы» һәм «Физика-математика алгарышы» проектларын гамәлгә ашыруга, педагогик хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүгә, шәхси мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына субсидияләр бирүгә һәм башка чыгымнарга акча каралган.

2027 елда мәдәният һәм кинематография өлкәсен финанслауга берләштерелгән бюджеттан 29,9 млрд сум, республика бюджетыннан 15,2 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу акчалар грантлар бирүгә, китап фондларын тулыландыруга, иҗади берләшмәләргә ярдәм итүгә, Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлдереләчәк.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2027 елга 2 млрд 43 млн сум күләмендә чыгымнар планлаштырылган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Туган телдә белем алучыларга тәрҗемә ителгән дәреслекләр җитәме?

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров туган телдә белем бирүче мәктәп укучыларын тәрҗемә ителгән дәреслекләр белән тәэмин итүгә бюджетта күпме акча каралуын ачыклауны сорады.

Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова дәреслекләр белән тәэмин итү өчен җирле бюджетларга субвенцияләр рәвешендә 509 млн сум бүлеп бирелүен аңлатты.

«Ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелә», – дип раслады Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин.

«Милли дәреслекләргә килгәндә, дәреслекләр сорап гариза бирелгән очракта, бер генә үтенеч тә, бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар