Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балакаем! Балан ачы…»: Эльмира Сөләйманованы Динә Латыйпова искә ала

news_top_970_100
«Балакаем! Балан ачы…»: Эльмира Сөләйманованы Динә Латыйпова искә ала
Фото социаль челтәрдән алынды

Динә Латыйпова Эльмира Сөләйманова белән бер чорда эшләгән җырчылар белән очрашкан.

«Балакаем! Балан ачы… Кичә, уйламаганда, татар эстрадасында Эльмира Сөләйманова белән бер чорда эшләгән җырчы дуслар белән очраштык. «И, күптән күрешкән юк, Динә апа, әйдә, каһвә эчеп алыйк әле», – дигәч, каршы килмәдем. Утыра торгач 2 сәгать үтеп тә киткән. Күп истәлекләрне яңарттык. Хатирәләр һаман Эльмирага әйләнеп кайтты. Эльмира…Үзеңә дога булып барсын, балакаем!» – дип язды Динә Латыйпова «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә.

Җырчы тормыш иптәше Рафаэль Латыйпов белән Эльмира Сөләйманова репертуарыннан «Балан ачы шул, балам» җырын башкарган видеосын да куйган. Алар бу җырны 2023 елда Эльмира Сөләйманова истәлегенә Чаллыда һәм Казанда уздырылган концертларда башкарганнар иде. Динә Латыйпова әлеге чараның төп оештыручысы булды һәм концертны тулысынча үзе алып барды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100