Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балагыз бөтенләй йөрмәячәк, өмет итмәгез»: Сәйдә Йосыповага ярдәм кирәк

Сәйдә Йосыповага хәзер ике яшь ярым. Әмма ул үзе атлый алмый. Гомеренең бишенче көнендә үк бу бала беренче операциясен кичергән. Аңа бүген дә ярдәм кирәк. Сәйдәнең әнисе Алинә Йосыпова узган авырлыклары һәм киләчәк өметләре турында сөйләде.

news_top_970_100
 «Балагыз бөтенләй йөрмәячәк, өмет итмәгез»: Сәйдә Йосыповага ярдәм кирәк
Алинә Йосыпова

«Сәйдә — беренче, көтеп алган балабыз. Минем йөклелек чоры тыныч кына узды, анализ һәм УЗИ нәтиҗәләре әйбәт иде. Сау-сәламәт бала көттек. Сәйдәне кесарев кисеме юлы аша таптым. Баланың сәламәтлегендәге тайпылыш тугач кына билгеле булды…

Табиблар умыртка баганасының бил тирәсендә арка мие бүсере булуын әйттеләр. Баланың аркасында шешкә охшаш бүсер капчыгы чыгып тора иде. Ике сәгатьтән Сәйдәне Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә күчерделәр. Балага биш көн дигәндә бүсерне алу буенча катлаулы операция ясадылар.

Нейрохирурглар: «Балагыз бөтенләй йөрмәячәк, ятып кына торачак. Башкасына өмет итмәгез», — дип кырт кисте. Ул сүзләрдән соң шок хәлендә калдык, ирем белән икәү еладык.

Шуннан ике ай балалар хирургиясе бүлегендә яттык, чөнки Сәйдәнең операция урыны ачылды. Озак вакыт яра төзәлми интектерде. Аны яңадан тегәргә дип тә уйлаганнар иде, тик аннан соң да ачылып китү куркынычы бар иде, шуңа төзәлгәнен көттек. Аннары да ай ярым хастаханәгә бәйләтергә йөрдек әле.

Сәйдәгә алты ай булганнан соң төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөри башладык. Анда баланың йөри алачагына өмет бирделәр. Хәзер Республика балалар клиник хастаханәсенә һәм шәхси тернәкләндерү үзәкләренә йөрибез. Ел саен томография ясап тордык. Соңгы тапкыр Сәйдәне күрсәткәч, арка миен фиксацияләү өчен операция кирәклеген әйттеләр.

Беренче операциядән калган җөйләр Сәйдәнең арка миен кыса башлаган. Нерв импульслары иркен үтә алмый, ул кысылу балага буйга үсәргә, хәрәкәтләнергә ирек бирми. Операция ясап, арка миенә «ирек бирергә» тиешләр. Вакытында операция ясалмаса, бала инвалид булып калырга мөмкин. Операциядән соң бала тулысынча савыкмаса да, үзе йөри алачак.

Тернәкләндерү үзәкләрендә сорашып, Израильдәге клиникага тап булдык. Анда балаларына операция ясатырга барган ата-аналар белән аралашып, киңәшләшеп торам. Кайбер балалар операциядән соң бер ай эчендә биш сантиметрга үсеп киткән.

Без ноябрь аенда Израиль профессоры белән онлайн сөйләшкән идек. Ул алты ай эчендә операция ясарга кирәклеген әйтте. Хәзер инде алты айдан күбрәк вакыт үтте. Коронавирус сәбәпле ул вакытка сыешып булмады. Чикләр ачылуга, безне чакыртып алачаклар. Шул вакытка кирәкле сумманы туплап куярга кирәк.

Мөмкинлек булса, ике олы кешенең килүен сорадылар, чөнки операциядән соң Сәйдә ай ярым корсакта ятып торырга тиеш булачак. Утыртырга да, бик селкетергә дә ярамый.

Баланың умыртка баганасында авыру булу авырлы вакытта беренче скринингта ук күренергә тиеш булуын әйткәннәр иде миңа. Беренчедә булмаса, икенче скрининг вакытында һәрхәлдә билгеле була икән. Тик миңа берни әйтмәделәр.

Бүгенге көндә, Аллага шөкер, Сәйдә мүкәләп йөри, тотынып кына бераз адымнар ясарга тырыша. Ул үзе бик актив бала. Бер яшьтә сүзләр әйтә башлады, яшь ярым булгач, тулы җөмләләр төзеп сөйли иде. Андый балаларның телләре иртә ачыла һәм башлары әйбәтрәк эшли дип әйткәннәре бар. Үзенең яшьтәшләренә караганда Сәйдә акыл ягыннан күпкә алдарак. Кешеләр белән аралашырга, уйнарга, китаплар карарга ярата, хайваннарны бик якын күрә», — дип сөйләде Алинә Йосыпова.

Сәйдәгә операция ясау өчен 4 395 625 сум акча җыярга кирәк. Бүгенге көндә кирәкле сумманың яртысыннан артыгы җыелган. Тагын ике миллионга якын акча җыясы бар.

Сәйдә инде апа булган, аның сеңлесе бар. Йосыповларның кечкенә кызлары, Аллага шөкер, исән-сау. Сәйдә терелгәч, сеңлесе белән рәхәтләнеп куышлы уйный алыр. Сәйдә мөстәкыйль рәвештә адымнар ясый алсын өчен, хөрмәтле укучылар, сезнең дә Йосыповлар гаиләсенә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Чикләр ачылган вакытка кирәкле сумма җыелсын иде.

Реквизитлар:

«Сбербанк» картасы номеры: 5469 6200 2333 6744

«Ак барс» банк картасы номеры: 2200 5301 8325 5603

Телефон номеры: 89372841921 (Сбербанк онлайн, Ак барс онлайн)

Акча алучы: Йосыпова Алинә Мәхмүтовна

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100