news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балага исем кушуда килешә алмаган ир белән хатын аерылышырга булган

news_top
Балага исем кушуда килешә алмаган ир белән хатын аерылышырга булган
Фото: © «Татар-информ»

Кытайда яшәүче бер парның уллары туган, ләкин ата-анасы аңа исем кушу мәсьәләсендә килешә алмаган. Ир белән хатын хәтта, бер-берсеннән яшереп, баланы хастаханәдә теркәргә тырышып караган, әмма, кагыйдәләрне үтәмәү аркасында, аларның икесен дә кире борганнар. Бу хакта Oddity Central порталы хәбәр итә, дип яза «Комсомольская правда» телеграм-каналы.

Бу вакыйгада аерылышу түгел, ә ир белән хатынның кирелеге игътибарны җәлеп итә. Бала туганнан соң инде 1 ел вакыт узган, ә ул һаман да исемсез кала. Баланың әлегә кадәр туу турында таныклыгы, димәк, пропискасы да, медицина картасы да юк. Шуның аркасында аңа кирәкле прививкалар да ясалмаган, ә бу инде бала хокукларын бозу булып тора.

Гаилә бәхәсенә суд кушылган. Малайның мәнфәгатьләрен яклау өчен, ул ата-анага билгеләнгән вакытта туу турында таныклык алырга кушкан. Әмма алар документларның төп нөсхәләре кемдә сакланачагы турында бәхәсләшә башлаган. Ахырда, туу турындагы таныклык вакытлыча судта сакланачак, ә соңыннан аны әнисенә тапшырачаклар, дигән карар кабул ителгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар