Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачактан таныш иделәр» – Башкортстанда кунакка килгән үсмер кызны үтерү сәбәбе билгеле

news_top_970_100

Башкортстанның Галиәхмәт авылында 17 яшьлек кызны үтерүдә шикләнеп, 16 яшьлек үсмер тоткарланган. Әлеге җинаятьнең сәбәбе турында «Башинформ» хәбәр итте.

Агентлыкның хокук саклау органнарындагы чыганагы шул хакта сөйләгән.

«Якынча белешмә буенча, кич утырган чакта, 16 яшьлек егет, башка үсмерләр кебек үк, хәмер эчә. Бәйрәм беткәч, ул 17 яшьлек кызны машинасына утыртып алып кайтырга тәкъдим итә. Кыз белән егет балачактан таныш була. Кыз егеткә ышанган булуы ихтимал. Имеш, кыз машинада егеткә исерек булуын әйтә, аны җаваплылыкка тартулары мөмкин булуын искәртә. Бәлки, шушы тема триггер булгандыр», – ди ул.

Рәсми версия буенча, 9 августта балигъ булмаган яшьтәге үсмерләр төркеме авылдан ерак түгел урында хәмер эчеп утыра. Төнлә барысы да таралыша, егет кызны алып кайтырга тәкъдим итә. Юлда алар талаша, егет кызны кеше йөрми торган урынга алып бара һәм башына балта белән суга. Кыз үлә. Егет мәетне юлдан читкә илтеп ата, үзе борылганда, машинасын бәрә.

Тоткарланган егеткә гаепләү белдерелгән. Ул 2 айга сак астына алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100