Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башына балта белән бәргән» – Кунакка килгән 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
«Башына балта белән бәргән» – Кунакка килгән 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанда 17 яшьлек кызны үтерүдә шикләнеп, 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Башинформ» Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

10 августта Галиәхмәт авылында яшәүче хатын 17 яшьлек сеңлесе югалу турында хокук саклау органнарына хәбәр итә. Кыз бала туган апасына җәйге каникулга кунакка килгән. Кыз бер көн алдан дуслары белән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Тикшерүчеләр «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Тикшерү барышында кыз мәетен авылдан 3 км ераклыкта тапканнар. Аның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре булган. Шул тирәдә машина детальләре кисәкләре дә табылган. Аннары тикшерүчеләр җимерекләре булган «ВАЗ-21114» автомобилен һәм аның хуҗасын тапкан. Бу – Галиәхмәт авылында яшәүче 16 яшьлек егет булып чыккан. Тупланган дәлилләр йогынтысында ул гаебен танып күрсәтмә биргән.

Тикшерү версиясе буенча, 9 августта биредә яшәүче балигъ булмаган үсмерләр җыелышып, авыл янында хәмер эчә. Төнлә барысы да таралыша башлый. Җинаятьтә шикләнелүче 16 яшьлек егет 17 яшьлек кызны машинасына утыртып алып кайтырга тәкъдим итә. Юлда үсмерләр талаша, егет кызны кеше йөрми торган урынга алып китә һәм бата йөзе белән башына суга. Кыз урында ук үлә.

Үсмер егет кыз мәетен юлдан читкәрәк илтеп ташлый, үзе качып китә. Борылган чакта, машинасын бәрдерә.

Тоткарланган егеткә гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100