news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балачак узган йорт, мич коймагы, басулар, глэмпинг: Рөстәм Миңнеханов өч районда булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында булды. Ул районнарда урып-җыю эшләре барышы һәм райннарның яңа уңышлары белән танышты.

news_top
Балачак узган йорт, мич коймагы, басулар, глэмпинг: Рөстәм Миңнеханов өч районда булды
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«60 елдан соң очрашу һәм мич коймаклары»

Эш сәфәре вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балачагы узган Теләче районы Борчаклы Яз авылында да булды. Истәлекле видео белән ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында уртаклашты.

«1958 елда Миңнехановлар гаиләсе бирегә килеп урнаша. Рөстәм Миңнеханов балачагының 5 елын нәкъ менә монда уздырган», – дип билгеләп үтте ул.

Сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов коймак белән дә сыйлаганнар.

«Сез дә мич коймагын аның өчен чиратта торырлык итеп яратасызмы?» – дип видео урнаштырды ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында.

Рөстәм Миңнеханов республиканың берничә районында урып-җыю кампаниясе барышын тикшерде.

«Республиканың кайбер районнарында урып-җыю эшләренең барышын тикшерәбез», – дип хәбәр итте ул һәм телеграм-каналында вертолеттан төшерелгән видео урнаштырды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә Татарстан чәчүлек мәйданнарының 33 процентында игеннәр җыеп алынган.

«Кукмара – сөт җитештерү буенча беренче»

Кукмара районында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә район кырларын карап чыкты.

Шулай ук, Республика җитәкчесе уңыш җыюда хезмәт куючы механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән очрашты.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хәбәр иткәнчә, быел район кырларында гектардан уртача 50 центнерга якын уңыш җыялар. Моннан тыш, район Татарстанда сөт җитештерү буенча беренче урында тора.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, районга шәхси хуҗалыклар белән эшчәнлекне активлаштырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кукмара районы күрсәткечләр буенча башкалар өчен үрнәк булып тора. Җирлек башлыклары белән аралашу барышында ул, кыенлыкларга карамастан, барлык дәүләт программалары да сакланачак, дип белдерде.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Яңа мәктәп, автобуслар һәм бүләкләр»

Рөстәм Миңнеханов Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең яңа корпусын ачуда катнашты. Яңа бина 375 укучыга исәпләнгән: 2 катта 16 уку бүлмәсе, спорт һәм актлар залы, ашханә һәм медицина блогы урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов 2010 елдан бирле Татарстанда 110 мәктәп төзелүен билгеләп үтте. Бу – 71 меңнән артык яңа урын булдырырга мөмкинлек биргән.

Мәктәп директоры Диләрә Ганиева әйтүенчә, яңа корпус ачылу – халык өчен күптән көтелгән вакыйга.

Без әлеге мәктәпне 50 ел көттек. Бу – безнең микрорайонда яшәүчеләр өчен зур шатлык. Биредә бик күп йортлар төзелә, гаиләләр күчеп килә. Әлеге корпус башлангыч сыйныфлар өчен каралган. Биредә заманча җиһазлар урнаштырылган, бу – балаларга урта һәм өлкән сыйныфларда үсеш өчен җитди база булдырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип белдерде директор.

Ачылыш кысаларында, Татарстанның 20 районына 57 мәктәп автобусы тапшырылды. Ачкычларны мәктәп җитәкчеләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Мәктәп автобуслары безнең тормышның алыштыргысыз атрибутына әйләнде инде. Татарстанда көн саен аларда якынча 28 мең баланы йөртәләр. Быел барлыгы 140 автобус тапшырачакбыз, бүген аларның 57се тапшырыла. Федераль һәм республика программалары безгә балаларны мәктәпкә йөртү бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирә, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, техника иминлек таләпләренә туры килергә, ә балаларны махсус өйрәтелгән шоферлар йөртергә тиеш. Тантана Кукмараның Комсомол мәйданында булды, аннан автобуслар республиканың төрле районнарына таралды.

  • Искәртеп үтик, Татарстанда 2020-2024 елларда 1,5 млн сумга 567 мәктәп автобусы сатып алынган. Республиканың мәктәп автобуслары автопаркында барлыгы 822 машина исәпләнә, алар 955 маршрут буенча йөри.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Әлеге чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты – ул булачак 1 нче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Рәис кулыннан 20 бала бүләк алды, 1 сентябрьгә кадәр районда 1-11 сыйныфларда белем алучы 362 укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Соңрак Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда 1 ел элек ремонт-торгызу эшләре башкарылган. Музей 1995 елның 8 маенда абыйлы-энеле Родигиннар ширкәтенең элеккеге киез итек фабрикасы бинасында ачылган. 1997 елда бина архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән.

Монда Рөстәм Миңнехановны экспозицияләр белән таныштырганнар, аерым алганда, музейда район мәгарифенә, предприятиеләргә, Үтәмешевлар, Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәләренә багышланган күргәзмә оештырылган.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Сабада чәчүлекләрнең 31 проценты җыелган»

Саба районында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышын тикшерде. Монда ул механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм бистә башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка урып-җыюның тулы куәтенә баруы турында сөйләделәр: барлык комбайннар да эшли, чәчүлекләрнең 31 проценты җыелган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, районда техниканы даими яңартып торалар, кооперативларның эше яхшы оештырылган.

Миңнеханов авыл халкына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә һәм урып-җыюда уңышлар тели.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Теләчедә глэмпинг һәм заманча орлыклар эшкәртү комплексы»

Теләче районында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Борчаклы Яз авылында «Борчаклы Яз» агротуризм ял базасында булды. Комплекс ел әйләнәсендә яшелчә һәм яшел тәмләткечләр үстерү өчен йортлар, теплицалар, шулай ук мунча комплексы белән тәэмин итүне күздә тота. Әлегә комплекста 2 йорт салынган, 1 чан куелган.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Бүген төзелеш эшләре дәвам итә. Глэмпинг 15 кунакка исәпләнгән. Объект урман массивына якын урнашкан, шуңа күрә хезмәт күрсәтү кысаларында кыргый җиләкләр, гөмбәләр һәм дару үсемлекләре җыю мөмкинлеге да каралган.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Соңрак Татарстан Рәисе Теләче районында урып-җыю кампаниясе темпларын бәяләде. Анда ул механизаторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.

Район башлыгы Айрат Фәтхуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә бөртекле культураларның 35%ы җыелган. Кырларда 50дән артык комбайн эшли, гектардан уртача уңыш 38 центнерны тәшкил итә.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю эшләрендә уңышлар тели һәм урып-җыю темпларын саклап калырга кирәклеген ассызыклый. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итүнең мөһимлеген искәртте.

Эш сәфәре кысаларында Республика Рәисе шулай ук «Август-Теләче» ҖЧҖ карамагындагы орлыкларны саклау һәм эшкәртү буенча җитештерү комплексында булды.

Хуҗалык ашлыкны күп баскычлы чистарту, калибрлау һәм саклагыч эшкәртү мөмкинлеге бирә торган югары технологияле җайланмалар керткән. Әлеге проект уҗым һәм язгы сабан бодае, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының югары репродукцияле орлыкларын чыгару мөмкинлеген бирә, бу исә төбәктә игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар