Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачак» фестивале: «Сәхнә артында ук елап җибәрдем»

«Балачак» халыкара вокал бәйге-фестивале, башка бәйгеләр кебек үк, балаларның талантын ачыклауга нигезләнгән. Иң мөһиме – фестивальдә сәламәтлекләре чикле балалар да катнаша, зур сәхнәдә чыгыш ясый ала. Чиксез ихлас фестивальдән - «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Балачак» фестивале: «Сәхнә артында ук елап җибәрдем»
Салават Камалетдинов

«Балачак» җыр фестивале быел өченче тапкыр үткәрелә. Сәләтле балаларны бергә җыю, остаханәләр уздыру, алар һәрберсенә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирү – фестивальнең максаты. Сәхнәдә төрле яшьтәге төрле милләт вәкилләре, сәламәтлекләре чикле балалар бергәләп чыгыш ясады. 50дән артык номердан торган гала-концертны «Татар-информ» туры эфирдан да күрсәтте.

Быел фестивальдә Россиянең төрле төбәкләре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Коломна, Самара, Магнитогорск, Тамбов, Новороссийск, Красноярск, Екатеринбург, Чиләбе, Ухта һәм башка шәһәр-авыллардан 1041 җырчы һәм иҗади коллективлар катнашырга теләк белдергән.

«Балачак» конкурс-фестивалендә түләүсез нигездә бөтен кеше катнаша ала, шул исәптән аз керемле гаиләләрдән яки психик тайпылышлары булган балалар да.

Фестивальнең төп оештыручысы – «Добро рядом» – «Изгелек янәшә» фонды һәм аның җитәкчесе, билгеле ресторатор, бизнесмен Радик Абдрахманов. Аның күп кенә проектларны оештыруын, иганәчелек белән шөгыльләнүен күпләр белә. Фонд даими рәвештә хәйрия чаралары оештыра, шул исәптән авыручы балаларга, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү буенча проектларны гамәлгә ашыра. «Балачак» фестивале дә – фондның иң төп проектларының берсе.

Фестиваль – безнең өчен көтеп алынган чара, без аңа озак әзерләндек. Безнең фестиваль үсә, географиясе дә арта. Бирегә иң шәп, иң талантлы балалар килде. Шуңа күрә мондагы һәркем җиңүче. Бу – бик зур хезмәт. Бүгенге көн һәрберегезнең йөрәгендә хатирә булып калуын телим.

Фестивальне оештыруда катнашкан һәркемгә, жюрига рәхмәт. Мондый жюри каршында чыгыш ясау зур мактауга лаек һәм җиңелү дә оят түгел, чөнки талантларны бәяләү максималь профессиональ һәм максималь объектив булды, – диде Радик Абдрахманов, катнашучыларны сәламләп.

«Сез – бүген үк чын профессионаллар»

Фестиваль кунакларын Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та котлады. «Республикабызда шундый фонд, шундый кеше, бу инициативаны күтәреп алучылар булуга шатбыз», – дип, ул Радик Абдрахмановка рәхмәт җиткерде.

Балаларның җырлавын күргәч, мин һәрвакыт шатланам. Чөнки җырлый торган йөрәк һәрвакыт игелекле, яратучан, ачык була. Барлык яшь катнашучыларыбызга да зур рәхмәт белдерәм. Сәхнә, софитлар, алкышлар – берсе дә җиңел генә бирелми. Мин үзем – 4 бала анасы, һәм алар – барысы да музыкантлар. Әзерләнүнең һәм шундый дәрәҗәдә чыгыш ясауның нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Мондый чараларда җиңү иң мөһиме түгел. Иң мөһиме – сезнең бүген үк чын профессионаллар булугыз. Сез – иң яхшылары! – диде Ирина Волынец.

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова сәхнәгә кечкенә кызы белән менде. «Әнине җибәрми. Киләчәктә үзе дә «Балачак» фестивалендә катнашырга хыяллана», – диде Альбина Насыйрова.

«Балачак» фестивале иң матур, иң сәләтле балаларны бергә җыйды. «Балачак» – бәхетле балалар фестивале. Балаларыбыз бәхетле булганда без әти-әниләр дә бәхетлебез һәм шундый сәләтле балаларны сәхнәдә күрүебез белән бик горурланабыз. «Балачак» фестивале озын гомерле булсын, – диде Альбина Насыйрова.

«Балалар өчен дә, әти-әниләр, педагоглар өчен бу – «перезагрузка»

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк залы балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар белән шыгрым тулы иде. Һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алып, озатып тордылар.

Сәхнәгә балалар махсус уйланылган концепция буенча чыгып барды. Сәхнә һәрвакыт балалар белән тулы килеш торды. Беркем дә сәхнәдә берүзе генә чыгыш ясамады. Чыгышлар барганда, кызлар-егетләр үзара алмаштылар, җырлаучыга кушылып җырладылар, елмайдылар, көлделәр, бер-берсенә көч биреп тордылар, ярдәм иттеләр. Бәлки, шуңа да концерт шундый җылы, эчкерсез һәм ихлас булып үткәндер. Балаларны фестиваль менә шулай күренми торган җепләр белән берләштерде. Явызлыкка, әшәкелеккә юл калдырмады.

Алабугадан игезәк Александр белән Павел Ищуклар чыгышы һәркемгә яшәүнең кадерен төшендергәндер. Малайлар бергәләп «Мой путь» җырын башкарды. Җырның азагында Павел: «Бәхет, мәхәббәт һәм бөтен кешегә дә изгелек!» – дигән сүзләр әйтте.

Малайларга 9 яшь. Саша 1нчедә, Павел 2нче класста укый. Малайлар инде 3 ел вокал белән шөгыльләнәләр икән. «Балачак»та икенче ел катнашып, ике елны да гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә ирешәләр. Бәйгегә алар әти-әниләре һәм укытучы апалары белән бергә килгәннәр.

Безнең әбинең юбилее иде. «Әйдәгез, юбилейга җыр өйрәник», – дип кенә малайларны вокал буенча педагог янына алып килдем. Шуннан бирле вокал белән ныклап шөгыльләнә башладык, – дип сөйләп китте малайларның әнисе Юлия Ищук. – Безнең копилкада дипломнар бик күп. Соңгы ике елда 18-20 конкурста катнаштык.

Мин – коммерция оешмасы җитәкчесе. Бездә «Добрая галактика» проекты бар. Без анда балаларны төрле шөгыльләргә өйрәтәбез. Вокал, актерлык осталыгы, хореография буенча дәресләр үткәрәбез. Шул проект белән узган ел «Балачак»та катнашып карадык. Узган ел малайлар гына катнашса, быел кызларны да алып килдек. Гомуми 10 номердан 5 номер үтте.

Балалар өчен дә, әти-әниләр, педагоглар өчен бу – «перезагрузка». Кичә дә, бүген дә шундый кирәкле остаханәләрдә булдык. Яңадан туасың да, барысын да яңабаштан башлыйсың кебек. Балалар өчен «Балачак» – мотивация. Алар тагын да зуррак уңышларга ирешергә тели башлыйлар, – дип сөйләде Юлия ханым.

Шуңа өстәп, кичә алар Казанда узган «Смуглянка» конкурсында да катнашып, 1нче дәрәҗә лауреат исемен алып кайтканнар. «Ике бәйгедә берьюлы катнашырга туры килде», – ди әниләре.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Казан кызы 6 яшьлек Нәргизәнең чыгышы да күпләрне битараф калдырмагандыр. Нәни генә куллары белән зур микрофонны тотып, йомшак кына тавышы белән «Катюша»ны җырлады кызчык. Бер куплетын татарча да башкарды. «Нәргизә күбрәк татарча җырларга ярата», – диде әнисе Алсу ханым.

Кызым 4 яшьтән бирле җырлый. Әтисенә охшагандыр, дим, ул да бәләкәй чакта җырлап йөргән. Нәргизә «Шарм» дигән музыка мәктәбенә укырга керде. Үзе теләп, яратып йөри, үзенә ошый. Дулкынлана инде, тик дулкынлануын да үзе җиңә.

Аның белән бергә бөтен конкурска йөрибез, аңа гел көч биреп торабыз. Күптән түгел генә Йошкар-Олага барып кайттык, – дип сөйләде Алсу ханым.

Алисә Кожикина: «Сәхнә артында ук елап җибәрдем»

Гала-концертта җырчы, «Россия 1» каналында баручы «Ну-ка, все вместе» вокал шоу эксперты Дина Мигдал, Казан рок-төркеме Gauga, продюсер, җырчы, композитор Радик Яруллин, җырчы, «Голос. Дети» (2014) җиңүчесе Алисә Кожикина чыгыш ясады.

Алиса Кожикина җырлап бетерүгә, аны сәхнәдә торган балалар кочаклап алды. «Сәхнә артында ук елап җибәрдем», – диде Алисә.

Балалар, бу сәхнәгә чыгуыгыз өчен сезгә рәхмәт. Бу бит – бик дулкынландыргыч адым. Мин монда залда утырган һәркем сәхнәгә чыгып җырлый алыр, дип уйламыйм. Сез бик зур эш эшлисез! Бу – бик зур хезмәт. Үзегезгә ышаныгыз, һәм барысы да әйбәт булыр.

Әти-әниләргә сабырлыклары өчен зур рәхмәт. Минем әти-әниләрем дә, сезнең кебек үк, минем белән бергә йөрделәр. Сез машина, фатирга тотарга мөмкин булган акчагызны тотып, монда килгәнсез. Сез үз хыялларыгыз белән генә түгел, якыннарыгызның хыяллары белән дә яшисез. Бу – бик шәп, алар сезнең аркасында үсә, сез аларны бу батырлыкларга – сәхнәгә чыгарга, сезнең өчен җырларга рухландырасыз, – диде ул сәхнәдән.

Чыннан да баланың киләчәге әти-әнидән, аның тәрбиясеннән, игътибар һәм мәхәббәтеннән тора. Балалар арасында җыр-бию, сәнгатьле сөйләм буенча үткәрелә торган бәйгеләр хәзер бик күп төрле. Халыкта бәйгеләргә караш та төрлечә. Күпчелеге: «Конкурслар – балаларга стимул», – дигән яклы булса да, кайберәүләрдән: «Балаларны кечкенәдән урын өчен сугышып-талашып үстерергә кирәкми», – дигән фикер яклы. Шулай да, фестиваль, бәйге, конкурслар курку хисен җиңәргә, үз көчеңә ышанырга ярдәм итә. Шул кечкенә нәниләрнең күбесе киләчәктә зур артистлар да булып китәр әле.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100