Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тапканнан соң депрессия: «Сабыем белән үткәргән һәр минут газап иде»

Эпидемиологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, яңа бала тапкан аналарның уртача 13 проценты постнаталь депрессия белән күзгә-күз очраша. Барысының да белгечләргә мөрәҗәгать итмәвен исәпкә алганда, әлеге күрсәткечләр күпкә югарырак та булырга мөмкин.

news_top_970_100
Бала тапканнан соң депрессия: «Сабыем белән үткәргән һәр минут газап иде»
pixabay.com

Әни булу һәр хатын-кызның тормышындагы иң куанычлы мизгелләрнең берседер. Әмма, бала табу бер кыен, бала багу мең кыен, ди безнең халык. Интегеп тапканнан соң, ул сабыйны үстереп, аякка бастырырга да кирәк бит әле. Яңа кешегә тормыш бүләк итү белән яшь ананың өстенә тау кадәр җаваплылык өелә.

Хәтта йөклелек чорында үзен бала үстерүгә рухи һәм физик яктан әзерләгән әниләр өчен дә тормышын баштанаяк үзгәртеп, үзен гел нарасыйга гына багышларга мәҗбүр булу авыр бирелергә мөмкин. Болай да организмы хәлсез яшь әниләрнең теләк-омтылышлары үзгәрә, ихтыяр көче бетә һәм алар күңел төшенкелегенә яки депрессиягә бирелә башлый.  

Депрессиянең мондый төре булуы турында үзенең хезмәтләрендә әле безнең эрага кадәр 700 елларда ук Сократ язып калдырган. Әмма медицинада хатын-кызларның әлеге халәте бик озак вакытлар аерым авыру буларак каралмаган. Безнең илдә бүгенге көндә дә депрессияне хатын-кызның артык иркәләнүе итеп кабул итү гадәте сакланып килә. Ләкин эпидемиологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, яңа бала тапкан аналарның уртача 13 проценты постнаталь депрессия белән күзгә-күз очраша. Барысының да белгечләргә мөрәҗәгать итмәвен исәпкә алганда, әлеге күрсәткечләр күпкә югарырак та булырга мөмкин. 

«Интертат» депрессиянең әлеге төрен үз башынннан кичергән әниләр белән сөйләште.

«Әлеге халәтемне кешеләргә сөйләмәдем, акылдан язган дип уйлаулары бар иде…»

Ике бала әнисе Гөлназ Яруллина депрессиянең нәрсә икәнен бик яхшы хәтерли. 

Балага узганымны белгәч бик сөенгән идем. Үземнең тиздән әни булачагымны күз алдыма китереп, матур планнар кордым. Әмма көтеп алган беренче йөклелегем уңышсыз тәмамланды. 8 атналык вакытта баланың үсүдән туктаганын белдек. «Чистка”га җибәрделәр. Аборттан соң җанымда бушлык урнашты, бик авыр булды.

Бер елдан соң тагын балага уздым. Бу юлы сөенмәдем, күңелемне ниндидер шом басты. Беренче УЗИ үтәсе көнне стресс кичердем, бу юлы да бала үлгәндер дип уйладым. Аллаһының рәхмәте белән, шикләнүләрем бушка булган. Йөклелек чорымны әйбәт кенә йөреп бетереп, тупырдап торган сау-сәламәт малай таптым. Әмма шул курку, шомлану хисе мине үзеннән тиз генә җибәрергә теләмәде, бала тапканнан соң да бер елга якын дәвам итте ул. 

Иптәш кызларым: «Әни булу бәхетеннән исердем», — дип, күпертеп сөйләргә яраталар. Нинди исерү ди монда… Минем өчен бала белән үткәргән һәр минутым газаплы иде. Чөнки мин баланың астын алыштыру, ашату, урамга алып чыгу кебек гап-гадәти эшләрдән курка идем. Ә инде аз гына авырый башласа, яисә үзен сәеррәк тотса, мин бөтенләй паникага биреләм. Берсендә бала башын артка ташлап, әллә нинди бер сәер хәрәкәт ясап алды. Мин куркуымнан агарып чыктым, кулларым калтырарга тотынды.

 Бик нык арысам да йокым йокы булмый иде. Баламны ниндидер кара көчләр алып китә дип, ямьсез төшләр күреп саташтым. Көндезләремне дә шул төшләр тәэсирендә томан эчендәге кебек үткәрә идем. Беренче өч аем шул рәвешле үтеп китте. 

Депрессия турында интернеттан укыдым. Әйе, шуның билгеләре белән бик охшаш иде бу күренеш. Югыйсә, балам тыныч булды, күкрәкне яратып имде. Ә минем сәерлекләрем артканнан-арта барды. Мәсәлән, бала белән урамга чыккач, балконнан коляскага берәр нәрсә тотып атарлар дип курка идем. Шуңа күрә бала белән кеше йөрми торган, йортлардан ераграк урыннарга китә идем.

Безнең каршыдагы төзелештә эшләүче биек кран да сагайта иде (Аллам сакласын, без үтеп барганда өстебезгә ава күрмәсен тагын). Башыма менә шундый гаҗәп уйлар килә һәм мин, булдыра алганча, шул хәвефләрдән саклана идем.

Бөтен җирдә куркыныч сагалап тора дигән уйлар мине өйдә дә тынычлыкта калдырмады. Бала караваты ирем белән без йоклый торган зур карават янәшәсенә куелды. Ә аның кырыенда биек шкаф тора. Бервакыт миңа баланың караваты өстенә шкаф авар кебек тоела башлады. Шул турыда уйлап, төннәрен йоклый алмыйча ята идем. Нәтиҗәдә, иремә рәхмәт инде, карават шкаф булмаган якка күчерелде. Тәрәзәне юрганнар белән томалап бетердек (балага суык өрә күрмәсен).

Гадәттә, әни кеше хроник ару кичерә, йокы җитмәүдән интегә. Ярдәмчеләрен төрле яклап җәлеп итәргә генә тора. Минем киресенчә, улым янына беркемне дә якын җибәрәсем килмәде. Аны үземнән башка беркемгә дә ышанып тапшыра алмый идем. Улымны кемгә дә булса калдырып киткәнем булмады. Кайнанам онытылып китәр дә, башын тотмас, ирем ризыкны күбрәк каптырыр да, тамагына торыр дип уйлый идем. 

Гел борчылып, куркып яшәвем эзсез калмады. Мин ябыктым, начар йоклый башладым. Бала да минем башкаларга ышанмавымны тоя иде бугай — гел кулымнан төшми торган иркә балага әйләнде.

Минем бу халәтемне иремнән башка беркем дә белмәде. Әле ярый ул сабыр булды дим. Хәлемә кереп, сүзсез генә тыңлый, аңларга тырыша иде. Чит кешеләргә чыгармадым, акылдан язган дип уйлаулары бар иде. Әкренләп барысы да җайга килде, балам тәпи китте, мин өйдән торып эшли башладым. Тискәре уйларым, шомлануларым да онытылды. Гормоннарым тынычлангандыр, мөгаен.

Сабыемны ләззәтләнеп үстерәсе урынга, әллә нинди негатив уйлар белән үземне тилмерткәнмен дип уйлап утырам хәзер, — дип сөйләде Гөлназ.

«Баланы үстереп бирүче агентлык эзләдем»

Алсу Шиһапова да беренче баласын тапканнан соң үзендә ышаныч хисен югалткан. Ә икенче тапкыр әни булганнан соң, аралары яшь ярым гына булган ике бәби белән өйдә утырудан бик нык депрессиягә бирелгән. 

Беренче тапкыр бәбигә узгач эйфориядә йөрдем. Бик тә көтеп алынган сабый иде ул кызым-йолдызым. Перинаталь үзәктә психолог үткәрә торган курсларга да йөрдем. Бәби табарга, аны каршы алырга тулысынча әзер идем… кебек. Әмма баламны бик авыр таптым. Тулгакларым тәүлек буе дәвам итте, бер бөртек тә хәлем калмады. «Разрыв» дигән нәрсә дә читләп үтмәде. Бала тапкан әниләрнең күбесе моның нәрсә икәнен белә һәм минем ул вакыттагы хәлемне аңлыйлардыр. Бала таптыру бүлегеннән палатага күчереп, ике сәгатьтә тә узмагандыр, баланы алып килеп бирделәр. Аз гына ял иттерсәләр ярамаганмы шунда… Минем сызлануларым бит… Бала карау түгел, бәдрәфкә яисә юынырга гына барып килү дә гүр газабы белән бер иде.

Иң беренче эш итеп интернеттан баланы үстереп бирә торган агентлыклар юкмы икән дип эзли башладым (көлә). Юк икән алар. Баш миемнең бер почмагында бизнес-план идеясе формалашты. Исән-сау баламны үстереп җиткерә алсам, әниләргә бала карарга булыша торган агентлык ачарга кирәк, мин әйтәм. Андый агентлык хезмәтләреннән файдаланырга теләүчеләр, һичшисез, табылыр иде. Аеруча минем кебек әти-әниләре еракта яшәгән яшь әниләр өчен актуаль бу. 

Кызым белән безне өйгә алып кайткач, ирем бер атналап отпускта булды. Ул эшкә чыккач, бала белән өйдә икебез генә калган вакытларда йөрәгем дер-дер килә иде. Үземә булган бөтен ышанычымны югалттым. Вакыт-вакыт балам суламаган кебек тоела башлый. Куркып, изрәп йоклап яткан баланы кулга алам, махсус уятам. Елатсам да, исән икәнлеген белгәч, җиңел сулап куя идем…

Озак та үтми, икенчегә авырлы икәнемне белдем. Улымны алып кайтканнан соң үземне танымый башладым — тискәрелегем ургылып ярларыннан ташыды. Аеруча җәй айларында интектем. Ирем иртәдән кичкә кадәр эштә югала иде. Аралары 1,5 яшь кенә булган ике бала белән үзем генә өйдә утырулар ай-яй кыен бирелде миңа. Берсенә күкрәк каптырам, икенчесен калактан ашатам. Башкаларын сөйләп тору да урынсыз, хәтта ваннага кереп бит юу да катлаулы мәсьәлә иде. Урамга алып чыксам, яңа тәпи киткән олысы әллә кайларга йөгерә. Аны балалар мәйданчыгына җитәкләп алып килгәнче, коляскадагы кечкенәсе уянып, елый башлый. Ике бала белән урамнан эт урынына арып керә идем.

Бу вакытта минем көнем белән төнем тоташты. Үземне кызганып, тәрәзәдән карап, тилмереп өйдә утырдым. Балалар көйсез иде, бер ярдәмчем дә булмады. Кайвакыт балаларның икесен ике якка әйләндереп очырасыларым килә иде. Икесе бергә акырып елый башласалар, аларга кушылып үзем дә үксеп-үксеп елый идем. Соңрак шул сабыйларыма берничәне биргәләп, чеметкәләп алгалый башладым. Андый вакытларда үземне тыеп тора алмыйча, көчемне артык кулланырмын да, балаларга зыян китерермен дип курка идем. Аяклы нерв йомгагына әйләндем. Кич җитсә, иремә тавыш куптара идем. Үземнең тышкы кыяфәтемне яратмый башладым, көзгегә дә карыйсым килми иде.

Хәлемнең чынлап та мөшкел булуын аңлагач, балаларны шәхси балалар бакчасына бирергә уйладым. Кызым бакчаны бик ошатты, матур гына йөреп китте. Рәхәтләнеп уйный, дуслар тапты, режим буенча яши. Хәзер аның өчен күңелем тыныч. Көне буе күрешмәгәч, мин дә сагынып торам үзен. Кыш көне улымны да апасы янына бакчага бирәчәкмен. Әни бәхетле булса гына балалар да бәхетле була. Азрак ял итеп, нерв системамны рәткә салып, бу тормышка кире кайтырга ниятлим. 

Әйтәсе килгән сүзем шул, хатын-кызга бала үстерәм дип үзен онытырга ярамый икән. Бу баланың да, ананың да сәламәтлеге өчен куркыныч, — ди Алсу.

«Баламны да алып, дөнья белән хушлашырга җыендым»

Бала тапканнан соң була торган депрессия темасы әниләр форумнарында да бик актуаль. Алар әниләргә бушану, үзләре кебек кешеләрнең күп икәнлеген аңлау мөмкинлеге бирә. Интернет киңлекләрендә нинди генә язмышлы әниләрне очратмыйсың. 

»…Бала тапканнан соң бер-ике атна узуга бик көчле депрессиягә бирелдем. Тәрәзәдән сикереп, үләсем килде. Үзем белән үз акылым идарә итми иде кебек. Вакыт-вакыт иремне һәм кызымны кыйныйсым, мин бала тапканда кичергән физик авыртуларны аларның да тоюын тели идем… Бала янына киләсем, берәр җиргә чыгып китсәм, өйгә кайтасым килмәде. Тыныч кына яшәп ятканда бу газапланулар нигә кирәк иде миңа дип уйлый идем. Антидепрессантлар кабул итеп кенә бу халәттән чыга алдым…»

»…Психологик проблемалар белән беррәттән сәламәтлегем дә начарланды. Аңны югалтыр дәрәҗәдәге баш авыртулары башланды. Аңымны җуярмын да, баламны кулымнан төшереп җибәрермен дип, аның белән үзем генә калырга курка идем. Моннан тыш, гормональ үзгәрешләр тән тиремә зыян салды. Кул-аякларымның тиресе коргаксып, яргаланып бетте. Урыны-урыны белән чи иткә кадәр күренеп тора иде (гафу итегез нечкәлекләрен сөйләвемә)…»

»…Балам нерв авырулы булып туды. Невропатологка учетка бастык. Баланың көйсез булуы, төн йокыларымны йокламау минем башыма аз гына зыян салды бугай. Вакыт-вакыт балам суламый, мин инде тирбәтергә кирәк булмаган баланы тирбәтәм кебек тоела иде.

Мондый депрессия вакытында әти-әниеңнең, иреңнең терәк булуы, ярдәмгә әзер торуы бик мөһим. Берничә юату сүзе дә синең өчен дәва булырга мөмкин. Ә минем ирем үзем чын хайваннарча тотты. Аннан гел шелтә сүзләре генә ишетеп тордым. «Тазаргансың, тиз арада ябыга башла», «Чирле бала таптың», — дип кычкыра иде ул миңа.

Ярдәм итешергә килгән әниемне пычрак сүзләр әйтеп фатирдан куып чыгару, бала өчен табиб язып биргән даруларны чүплеккә чыгарып түгү дисеңме, берсе дә калмады. Баламның муенына тага торган доганы йолкып ташлавы минем өчен соңгы тамчы булды. Болай да гел баламның тормышы өчен куркып, стресста тору, аның өстенә ирем тарафыннан кыерсытылып яшәү мине начар адымга этәрде.  

Ул кичнең вакыйгаларын ачык кына хәтерләмим. Мин өйдән чыгып, елга ярына таба киттем. Гыйнвар ае, тышта 25 градус салкын иде бугай. Мин көзге юка курткадан, аягымда да ниндидер җиңел аяк киеме. Үләргә карар кылдым.

Әмма шулвакыт: «Ә кызым? Мин үлеп котылачакмын. Теге дөньяда миңа бик тыныч һәм рәхәт булачак. Ә кызым миннән башка шушы мәрхәмәтсез тормышта тилмереп үсәргә тиеш була», — дип уйлап, аны да үзем белән алып китәргә уйладым. Кар көртләре аша кире өйгә кайтып җиткәнче айныган идем инде. Минем газаплануымда ул баланың бер гаебе дә юк. Ул бу дөньяга килгән икән, бәхетле булып яшәргә тиеш.  

Бу хәлләрдән соң мин ирем белән аерылыштым. Тынычланып калдым. Үземне балага багышладым. Акчасызлыктан интеккән вакытларым күп булса да, җаным тыныч иде. Соломон патшаның: «Барысы да үтә, бу да үтәчәк», — дигән акылы сүзләре бар. Кыен булганда, миңа шул мантра ярдәм итте. Авыр вакытта сез дә шул сүзләрне кабатлап карагыз әле».

Бүген кешеләр бер-берсенә битараф…

Депрессия хатын-кызның үзенә дә, якыннарына да зыян китерә. Аны мөстәкыйль рәвештә яки якыннары ярдәме белән җиңеп чыккан хатын-кызлар да бар, әмма кайберләренә психолог яки психиатрга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алай гына да түгел, кызганыч, бик үкенечле гамәлләр кылган хатын-кызлар турында да еш ишетәбез. Депрессия халәтендә яки башка сәбәпләр аркасында нарасыйларын үтергән аналар бик күп. Табигать тарафыннан мәрхәмәтле, йомшак күңелле итеп яратылган хатын-кыз заты елдан-ел вәхшиләнә, үзен ерткычларча тота башлады. Ел саен Россиядә аналар тарафыннан 200дән артык баланың җаны кыела.

Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче Ләйсән Салихҗанова тарихын гына искә төшерик. 2011 елда аның гамәлләре бөтен Татарстан халкын тетрәндергән иде… Алты бала тәрбияләүче әни җиденче баласын — сау-сәламәт кызын дөньяга китерә. Ләкин ул бала аның гаиләсендә артык булып тоела… Пакетка салып, чормага менгереп куйгач, бала тончыгып үлә…

Бу җәйдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге бала тудыру йортында бер әни палатадашының баласын тәрәзәдән тотып ыргытты. Соңрак ачыкланганча, бу хатын «депрессия» диагнозы белән психоневрология диспансерында яткан булган.

Хатын-кызларның депрессиягә бирелүен замана үзгәрешләре белән дә бәйләп аңлатырга мөмкин. Хәзер кешеләр күбрәк изоляциядә яши. Баланы үстерү шартлары күпкә җиңелрәк булса да, элегрәк кешеләр бер-берсенә ярдәмчелрәк, мәрхәмәтлерәк иде. Әниләребез безне ике дә уйламыйча күршеләргә яки әбигә калдырып китә алганнар. Балалар бакчаларында ясле системасы яхшы эшләгән.

«Без бүген бик куркыныч җәмгыятьтә яшибез. Чөнки кешеләр бер-берсенә битараф… Үзенең ярты гомерен СССР заманында яшәгән танышым күршеләрендәге әниләр белән алмаш-тилмәш бала караулары турында сөйләгән иде. Шул рәвешле хатын-кызлар үз эшләре белән шөгыльләнү өчен вакыт булдырганнар. Ә бүгенге көндә кешеләрнең бер-берсенә ышанычы кимеде. Ярдәм итәргә торучылар да юк. Якын кешеләребездән дә: „Сезгә беркем дә бернәрсә дә тиеш түгел. Үзегез тапкансыз — үзегез үстерегез“, — дигән җавап кына ишетәбез», — дип язалар бу темага социаль челтәрләрдә дә. 

«Депрессиягә бирелүеңне тану — үз-үзеңә ярдәм итү өчен беренче адым»

Ни сәбәпле килеп чыга соң бу депрессия? Юлы «депрессия» белән кисешкән хатын-кыз үз-үзенә ничек ярдәм итә ала? Бу хакта Казанның «Федоренко» үзәге психологы Вәсилә Шәмсевәлиева сөйләде. 

Бала тапканнан соң була торган депрессиянең сәбәпләре турында сөйләгәндә төп өч факторны билгеләп үтәр идем. Безнең һәркайсыбызның нерв системасы тумыштан билгеле бер үзенчәлекләргә ия. Нәселдәнлек факторы бәби тапканнан соң депрессия барлыкка килүдә мөһим роль уйный. 

Физиологик фактор, ягъни яшь әнинең организмындагы гормональ үзгәрешләр дә депрессия барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. 

Өченче фактор ул — күнегелгән тормышның үзгәрүе аркасында килеп туган психоэмоциональ каршылыклар. Бала тапканнан соң әни кеше бөтенләй яңа тормыш белән яши башлый. Еш кына хатын-кызның бу тормышка әзер булмавы ачыклана һәм бу да депрессияне китереп чыгара торган сәбәпләрне көчәйтә.

Шулай ук замана хатын-кызлары арасында дөнья куучы, үзен тулысынча эшкә генә багышлап яшәүчеләре дә күп. Андый хатын-кызларның кәефен бала тугач үзен карьера юнәлешендә үстерә алмаулары бик нык борчуга сала. Шуларга көнкүреш проблемалары килеп өстәлүе, ире белән үзара мөнәсәбәтләре салкынаю да депрессив халәтне көчәйтеп җибәрергә мөмкин. 

Депрессиянең беренче симптомнары бала тапканнан соң бер атна узгач барлыкка килә башлый һәм озак вакытлар дәвам итә ала. Депрессиянең бу төре һәр кешедә индивидуаль рәвештә уза. Кайбер хатын-кызлар аны танымаска да мөмкин. 

Әниләрне нәрсә сагайтырга тиеш соң? Беренче чиратта, әлбәттә инде, бу әни кешенең кәефе төшүе, сәбәпсез куркулары барлыкка килүе, күңел төшенкелеге, бар нәрсәгә, аеруча баласына битараф булуы. Хатын-кыз үзенең балага карата битараф булырга тиеш түгеллеген аңлый һәм моның өчен үз-үзен гаепли, эчтән ашый башлый. Әмма, ничек кенә тырышмасын, ситуацияне үзгәртә алмый. Хатын-кызның баланы караудан баш тарткан очраклары да бар.

Яшь әни тиз кызып китүчәнгә әверелә, кечкенә генә бер вакыйга да аны чыгарыннан чыгара ала һәм ул үзенең хис-кичерешләрен тыеп тора алмый. 

Депрессиянең төп билгеләре:

  • даими елыйсы килү;
  • бик каты курку хисе (үзен ялгыз, ярдәмчесез тою, баласының һәм үзенең киләчәге өчен курку)
  • үзенең тышкы кыяфәтен кабул итмәү, үзеңне ямьсез дип уйлау, кайбер очракларда күрә алмау;
  • нерв системасы какшау (истерикаларга бирелү, пессимизм, киләчәккә негатив караш).

Хатын-кызда шушы билгеләрнең берничәсе күзәтелү дә ананы бала тапканнан соң була торган депрессия белән очрашкан дип санарга мөмкинлек бирә. 

Депрессия авыру булып санала һәм аны табиб-психотерапевтлар бик җиңел таный. Депрессиянең аеруча авыр очраклары кешене суицид, ягъни үз-үзенә кул салуга кадәр китереп җиткерергә дә мөмкин.

Депрессиягә бирелүеңне тану — үз-үзеңә ярдәм итүдә беренче адым булып тора. Әниләрдән авыр очракларда белгечкә мөрәҗәгать итүләре сорала. Күп очракта әниләргә бу ситуациядән чыгарга консультацияләр булыша. Ә авыр очракларны психотерапевт медикаментоз рәвештә дәвалый. 

Депрессияне булдырмас өчен хатын-кызга көндәлек режимын көйләргә кирәк. Әлбәттә, яшь әнигә башка гаилә әгъзалары, якыннары ярдәм итәргә әзер булырга тиеш. Әни кешенең 8 сәгать йокы белән тәэмин ителүе, үз вакытында тиешенчә итеп туклануы зарур. Физик күнегүләр ясау, физик активлык режимын көйләү, үз-үзеңне карарга вакыт табу да депрессияне булдырмаска ярдәм итә. 

Бәби тапканнан соң хатын-кыз билгеле бер көндәлеккә үзенең фикерләрен, хисләрен, куркуларын язып бара ала. Бу да депрессия вакытында үз-үзең белән эшләүнең бер ысулы булып тора. 

Күбрәк матур, якты киләчәк турында уйлау да негатив уйлардан арыну өчен яхшы алым. Үзегезнең эчке дөньягызга, хис-кичерешләрегезгә игътибарлы булыгыз, — ди психолог.

Яшь әниләр өчен файдалы сервислар

Интернет киңлекләрендә дә әни булгач рухи кыенлыклар белән очрашкан хатын-кызлар өчен бик файдалы сервислар бар. Алар бушлай, теркәлгән, шалтыраткан өчен акча түләргә кирәкми. 

Курку хисе кичергән йөкле хатын-кызлар һәм «арыган әниләр» өчен кайнар линия телефонына Россиянең теләсә кайсы почмагыннан шалтыратып, психолог белән әңгәмә корып була. Үзем шәхсән шалтыратып тикшердем. Линиядәге психолог сүзләренчә, алар сменасына 3-6 хатын-кыздан шалтырату кабул итәләр икән.

Линия Мәскәү вакыты белән 10: 00 сәгатьтән 22: 00гә кадәр эшли. 

Шулай ук инстаграмдагы ике файдалы сәхифәгә игътибар иттем.

Биредә белгечләр яшь әниләр белән туры эфирлар уздыра, аларның сорауларына җавап бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100