Бала беренче адымнарын ясаганда, нинди аяк киеме киертәсе? Ортопедик аяк киеме кирәкме – табиб Евгений Комаровский киңәше
Бала беренче адымнарын ясаганда, нинди аяк киеме киертәсе? Ортопедик аяк киеме кирәкме? Сорауга, Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә килгәч, күренекле педиатр Евгений Комаровский җавап бирде.
– Беренче адымнарда ялан тәпи йөрергә кирәк. Аяк киеме бит ул урамда аякны саклау һәм әби борчылмасын өчен генә кирәк (көлә). Ортопедик аяк киеме диләр, болар бөтенесе дә бизнес галәмәте. Аяк киеме җиңел булырга, бер җирдән дә кырмаска, бераз бушрак, иркенрәк булырга, яхшы материалдан эшләнгән булырга тиеш. Балаларга биек табанлы аяк киемнәре кигезергә тырышалар. Ортопедик аяк киеме дигәнне беркем дөрес итеп аңламый, бу кешенең наданлыгыннан гына, җитештерүчеләрнең акча эшләү юлы гына.