«Бала БДИның кирәк икәнен белә. Хәзер безнең эш – баланың әти-әнисенә шуны аңлату»
«Мәгариф» журналы укытучылар белән «Бердәм дәүләт имтиханында яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән түгәрәк өстәл оештырды. БДИга кайчан әзерләнә башларга? Репетиторлар кирәкме? Видеокүзәтүдән куркыргамы? «Интертат» очрашуда яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.
«Пересдача» кертелә: өстәмә көннәр турында
БДИга багышланган түгәрәк өстәлдә Казан шәһәре мәктәпләре директорлары, укытучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, журналистлар катнашты. Очрашуны журналист Мөршидә Кыямова алып барды.
Иң беренчеләрдән булып, быелгы имтиханнарда көтеләчәк яңалык белән уртаклаштылар. Быел «пересдача», ягъни сайлаган фәннәрне кабаттан биреп карау мөмкинлеге булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе Ландыш Әхмәтова хәбәр итте.
Имтиханнарда баллны яхшырту ниятеннән, кабат бирү өчен өстәмә 2 көн булачак. Ул әле кабул ителмәде, шушы көннәрдә кабул ителер, дип көтәбез. Төрле сәбәпләр аркасында имтиханга килмәгән балалар аны резерв көндә бирә, ә өстәмә көннәрдә чыгарылыш укучылары үзләре теләгән фәнне кабаттан тапшыра алачак, – диде Ландыш Әхмәтова.
«Балаларга БДИ нәтиҗәләрен төрле ВУЗга тапшырып карау мөмкинлеге булу җайлы»
Ә хәзер түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләргә күчик. Спойлер – очрашуга килгән укытучылар тарафыннан имтиханнарга бәйле бер тискәре фикер дә яңгырамады.
Мөршидә Кыямова:
Әти-әни буларак, «Кайчан бетәр икән бу?» дибез. Сезнең фикерләр ничек? Бетәрме ул, гомумән? Министр белән сөйләшеп утырганда, ул: «Безнең укучының белемен тикшерә торган башка система юк», – дигән иде.
Гөлфия Гыйләҗева, 27нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Бүгенге көндә БДИдан кала камил эшләнелгән система юк. Яңадан югары уку йортларында имтихан бирү дә дөрес түгелдер. Хәзер чыгарылыш класс укучылары сайлап алынган фәннәреннән имтиханга әзерлекне күпкә алданрак башлыйлар, максатчан рәвештә шул фәннәргә әзерләнәләр. Балаларга имтихан нәтиҗәләрен төрле ВУЗларга биреп карау мөмкинлеге булу да җайлы. Мисал өчен, безнең Мәскәүгә биреп карарга теләк белдерүче укучылар бар. Илнең төрле ноктасыннан урнашкан мәктәпләрдә укучыларның да, өйдән чыкмыйча гына, документларын төрле ВУЗга биреп карау мөмкинлеге бар.
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
БДИны бөтенебез «видео аша, башка мәктәптә бирәләр» дип, куркып әйтәбез. Үзебез дә, укыган вакытта, мәктәптә 2 имтихан тапшырдык. Ул аттестат алу өчен иде. Ә университетка, институтка керер өчен өстәмә укып, тулай торакта яшәп, шулай ук таныш түгел укытучыга имтихан бирдек. Алай гына да түгел, без, бүгенге кебек, өйдән чыкмыйча гына үзебез теләгән шәһәрдәге ВУЗга түгел, ә кайсысына өлгерә алабыз – шунсына тапшырдык. Әти-әни күзлегеннән шул ягын да карыйк. Безнең балалар өчен бу – әйбәт мөмкинлек.
Гүзәл Яруллина, 27нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
Имтиханны бит 11 класс баласы гына бирми. Анда узган елгы чыгарылыш укучылары да килә. Ягъни, узган елгы чыгарылыш укучыларына да, кабаттан имтихан биреп, ВУЗга керү мөмкинлеге бар.
Гөлнара Батманова, 84нче мәктәпнең тарих фәне укытучысы:
БДИны бетерү-бетермәү турында сүз бара, ә кайда заман таләпләренә туры килә торган заманча платформа? Ул бит булырга тиеш. Аны булдырып, шунда ук кертеп җибәреп тә булмый. Аны аңларга, аңлатырга, үткәреп карарга кирәк.
Мөгаен, БДИ – хәзерге заманда мөмкинлеге зур булган имтиханнарның берседер. 2 ел элек 11 сыйныф укучыларын чыгардым. Бер укучым бик каты тарих белән шөгыльләнде. Тарихны 90 баллдан югарырак, җәмгыять белемен 80 баллга якын язды һәм КФУның тарих факультетына керде. Берничә айдан ташлаганын белдем. «Дөрес уйлап бетермәгәнмен. Җәмгыять белемен биреп карыйм», – диде. «Балларың яхшы иде бит», – дигәч. «Биреп карыйм әле», – диде. Быел тагын очраштык. Җәмгыять белемен 96 баллга биреп, юридик факультетка кергән. БДИ балаларга мөмкинлек бирә. 11 класста кайбер укучылар имтиханны уйлап бетермичә генә сайлыйлар. БДИ 4 елга җитә.
БДИ – югары уку йортына керү өчен махсус проектмы?
Мөршидә Кыямова:
БДИ югары уку йортына керү өчен махсус әзерләнгән проект кебек килеп чыкмыймы?
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
БДИ ул чыгарылыш имтиханын һәм кабул итү имтиханын берләштерә. Чыгарылыш имтиханы аттестат алу өчен кирәк, кабул итү – ВУЗга керү өчен. Аннары ВУЗларның эчке имтиханнары да бар. Студентлар аны да бирәләр. Шуңа күрә БДИны ВУЗга керү өчен генә бирү дип әйтү дөрес булмас.
Мөршидә Кыямова:
Министр бер чыгышында: «Югары уку йортына барасы килмәгән чыгарылыш класс укучылары БДИ бирмәскә дә мөмкин», – дигән иде.
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
18 яшь тулса, ул гариза язып китәргә һәм имтиханга бармаска мөмкин. Тик аңа «урта белем алды» дигән аттестат бирелмәячәк.
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
2 ел гомере генә бушка узган булып чыга. Татарстанда андый ситуация булганы юк.
Мөршидә Кыямова:
Имтиханга әзерләнгәндә БДИ сорауларына гына җавап бирергә әзерләү шулай ук дөрес түгел. Чөнки мәктәп тормышка әзерли. Мәсәлән, тарих дәресе. «Бишле»гә генә укый торган кыз бала укытучы нәрсә биргәнен һәм үткән дәрестә нәрсә сөйләгәнен «шалт» итеп сөйләп бирә. Әгәр дә өстәмә сорау бирсә, укучы җавап бирә алмый. Бу күренешне ничек аңлатасыз?
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
Алай булырга тиеш түгел. БДИга әзерлектә шаблон биремнәр генә булырга тиеш түгел. Безнең стандарт бар. Анда 4нче, 9нчы, 11нче класска бала нинди нәтиҗә белән килергә тиешлеге язылган. Без бит имтихан өчен генә җавап бирмибез, без программа үтәлешенә дә җавап бирәбез. Укытучылар дәрестә имтиханга әзерлек кенә үткәрми, алар программа буенча укыта. Имтиханга әзерлек консультация вакытында, өстәмә дәресләрдә башкарыла.
«Әни түләгән укытучы балага белемне ачып сала алмый»
Мөршидә Кыямова:
Кулыгызны йөрәгегезгә куеп әйтегез әле: Татарстан мәктәпләрендә, репетиторларга мөрәҗәгать итмичә генә, БДИны югары баллга бирергә мөмкинме?
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
Мөмкин. 80 һәм югарырак баллга була. Әти-әни түләгән укытучы балага белемне ачып сала алмый.
Гөлнара Батманова, 84нче мәктәпнең тарих фәне укытучысы:
90нан югарыга бирәләр. Мин чыгарган укучыларның берсенең дә репетиторлары юк. Кыскача курслар сатып алганнары булды. Ләкин ул курста сатып алганнарны без кабатлыйбыз.
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
Без әйтеп торабыз: әгәр дә бала тырышлык күрсәтмәсә, бернинди репетитор да, бернинди акча да 100 баллга бирә алмаячак. Бала укытучының таләпләрен үтәп, өй эшләрен эшләп, һәрбер дәрестә тырышып эшләсә, мәктәп укытучысы да һәрбер баланы 65 баллга әзерли ала.
Кайчан әзерләнә башларга?
Мөршидә Кыямова:
БДИга кайчан әзерләнә башларга кирәк? 1нче класстанмы, әллә 4нче класстанмы?
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
БДИга махсус әзерләнергә кирәкми. Урта белем бирү мәктәбе булгач, анда 14-15 фән өйрәнелергә тиеш. Имтиханнар килеп җиткәндә укучы рус теле, математика сайлап алган фәннәрен югары дәрәҗәдә өйрәнә ала. Әзерлек барыбер 1нче класстан башлана. Тик махсус әзерләнергә кирәкми.
Гөлфия Гыйләҗева, 27нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
8-9нчы классларда профориентацион дәресләр алып барабыз, балаларга юнәлеш биреп, кайсы һөнәр иясе булырга теләвен ачыклыйбыз. 9нчы класста ОГЭ биргәндә, шул юнәлештәге фәннәрне үзенә репетиция буларак сайларга тиеш, дип уйлыйм. Бала 8-9 класста кая барасын белергә тиеш. Аннары профиль юнәлеше буенча класс сайларга тиеш. Мин гел: «Уйлый башлагыз, репетиция булсын», – дип әйтәм.
«Татар теленнән ОГЭ, ЕГЭ бирү авыр»
Мөршидә Кыямова:
Нишләп татар теленнән имтихан сайламыйлар? Ул татар теленең популяр булмавыннан киләме?
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
Безнең ВУЗлар татар теленнән имтиханнарны кабул итмиләр, ә балалар имтиханны ВУЗга керәм дип сайлый. Татар теле имтиханын филология факультеты гына кабул итә, ә анда баручылар саны бик аз.
Гөлнара Батманова, 84нче мәктәптә тарих фәне укытучысы:
9нчы класс укучылары бирә. Шуңа күрә ул популярсызлык түгелдер. Узган ел безнең 4-5 бала бирсә, быел 11 бала бирәчәк.
Гөлфия Гыйләҗева, 27нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Татар гимназиясе булгач, бездә татар теленнән ОГЭ, ЕГЭ бирү авыр фән булып бара. Хәтта укытучылар кайбер сорауларга үзләре дә җавап бирергә авырсына. Шуңа күрә «мин татар телен беләм» дип кенә имтихан биреп булмый. Аны өстәмә рәвештә, башка фәннәрдән аермалы буларак, күбрәк тә өйрәнергә кирәк.
Мөршидә Кыямова:
Бу сорауны дәреслек төзүчеләргә дә биргәнем бар. Татар авылларыннан килгән әби-бабай оныгына өйгә биргән эшне эшли алмый, аңламыйлар икән. Шул сорауны биргәч, миңа: «Ә сез нәрсә телисез? Татар теле – фән теле. Кем әйтте сезгә татар теле җиңел бирелергә тиеш дип? Өйрәнсеннәр», – дип җавап бирделәр.
Видеокүзәтү һәм тикшерү турында: «Чишенү һәм чишендерү таләп ителми»
Мөршидә Кыямова:
БДИга балалар икенче мәктәпкә баралар. Анда телефоннарны, каешларны калдырып керәләр.
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
Каешларны калдырып керә дию дөрес түгел. Металлорамканың нәрсәгә сигнал биргәнен аңлату өчен каешны күрсәтәләр. Безнең департамент шул объективлык өчен җавап бирә. Мин сезгә чынлап әйтәм – чишенү һәм чишендерү таләп ителми.
Мөршидә Кыямова:
Кайбер балаларга ул тискәре йогынты ясый.
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
Балага тискәре йогынты ясамый, ул баланың әти-әнисенә тискәре йогынты ясый. Ел дәвамында бала әзерләнә, бала тыныч. БДИның башланганыннан алып, бөтен этабын узган кеше буларак әйтә алам: бала шушы имтиханның кирәк икәнен белә. Хәзер безнең эш – баланың әти-әнисенә шуны аңлату.
Хәзер әти-әниләр ел саен имтиханны үзләре биреп, һәрбер этабын уза ала. Шунда бөтен әти-әни катнашмый. Катнашсалар, алар БДИның гап-гади имтихан икәнен аңларлар иде.
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
Без әти-әниләр белән очрашканда әйтәбез: имтиханнан куркырга кирәкми. Ул – нәтиҗәгә китерә торган гадәти процесс. Балалар белән психологлар эшли, ата-аналар җыелышында психолог үз фикерләрен җиткерә, тренинглар үткәрә. Куркырлык әйбер юк.
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
Менә безне дә ике яктан төшереп торалар. Без бит калтырап утырмыйбыз. Нәкъ шулай ук кабул итәбез. Казан буйлап видео, светофор янында да видео. Кибеткә кергәндә дә без металлорамка аша керәбез, ул – гадәти хәл. Ә ник имтиханга гына шундый басым ясыйбыз? Зур иттереп сөйлибез, газета-журналлар яза. Ә ник аның уңай ягын язмыйсыз? Ул бик күп мөмкинчелекләр бирә. Авылда яшәгән «бишле»гә укыган бала БДИ баллы белән үзе теләгән ВУЗга бюджет урынына керә ала икән, ул БДИның уңай ягы түгелме? Ник без һаман шул видеокүзәтүгә бәйләнәбез? Ул объективлыкны тәэмин итә.
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
Имтиханнар вакытында җәмәгать күзәтүчеләре килә. Ата-аналар курка икән, алар да күзәтүче булып килә ала. Ул елны баласы имтихан бирмәгән ата-аналар күзәтүче була ала.
Ландыш Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе:
Алар министрлык исеменә гариза яза. Без аны 1 көн эчендә карап, аккредитация ясыйбыз һәм ул кешенең бәйләнеше булмаган пунктка күзәтүче итеп билгелибез. Туганы имтихан бирмәгән җирдә. Туганы имтихан тапшырган пункт булса, ул объектив булмый.
Фаяз Гыйззәтуллин, 33нче гимназия директоры:
БДИ – ул гомернең бер мизгеле, бер имтиханы гына. Без туганнан бирле һәр көн имтихан тотабыз – кеше алдында, әти-әни алдында, эшкә урнашканда да. Шуңа күрә БДИны трагик итеп күрмәсәк иде. Без стереотипка керттек, аны бетерәсе иде. БДИ – ул бик зур мөмкинлек. Ата-аналарга да, балаларга да быел зур уңышлар. Имтиханнан курыкмагыз, ул куркыныч әйбер түгел.
Балалардан гына түгел, ата-аналардан да күп әйбер тора. «Син бирмәдең», «син булдыра алмадың» дигән сүзләр булмасын. Ул барыбер бирәчәк, аттестат алачак, иң мөһиме – яхшы кеше булсын.