Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал сезоны: быелгы бәяләр, чын балны аеру ысуллары, бал сата торган ышанычлы урыннар

Сезон башлануга, бөтен дөньядан бал рекламасы агыла башлый. Чәчәкнеке, юкәнеке, фәләннеке дип, нинди генә балны тәкъдим итмиләр. Бәясе дә өч меңгә җиткән икән инде. Шул бәягә ялган бал сатып алудан сакланырга кирәк. Белгечләр бертавыштан ышанычлы, белгән, тикшерелгән умартачыдан гына бал алырга киңәш итә.

news_top_970_100
Бал сезоны: быелгы бәяләр, чын балны аеру ысуллары, бал сата торган ышанычлы урыннар
Салават Камалетдинов

Балның бәясенә килгәндә, үзем сатып алган булмагач, өч литрлы банка гел 1500 сум тирәседер кебек иде. Авылда да шул бәя йөри дип беләм. Башкортстанга баргач, юкә балының өч литры 3000 сум, дигәч, менә Башкортстан балына бәяне куйганнар, дип уйлап куйган идем. Юкса, Татарстанда да шул бәя икән инде. Бал кыйммәт булырга тиештер дә инде. Ничәмә мең бал корты һәм умартачының хезмәте бит ул.

«Иң ышанычлысы – белгән кешедән алырга»

Башкортстанның Чишмә районы башлыгы урынбасары Илдар абый Асадуллин – умартачы нәселеннән. Бабасы (авт. – алар «картатай» дип эндәшә) умарта тоткан. Әтисе, абыйсы белән бергә ул эшне дәвам итәләр. Илдар абый Башкортстандагы бал бәяләре белән таныштырды. Бәяләр 3 литрлы банкага исәпләнгән.

Юкә балына бәя 2500 сумнан башлана дисәк тә була, 3000 сумнан сатучылар да булды. Чәчәк балының бәясе 2300-2200 сум йөри. Бал сатыла гына башлаганда чәчәк балы да 2500 сумнан иде, хәзер, бал күбәйгәч, хакы бераз төште. Былтыр юкә балы 2200-2300 иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Гадәттә август башында бал кортлары бал җыюдан туктый иде, быел һава торышы мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә карабодай, көнбагыш балы килә әле. Бераз җылы торса, тагын җыярлар әле дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

Илдар абый сүзләренчә, ялган балга юлыкмауның төп ысулы – белгән кешедән сатып алу. 

«Чын балны ясалмадан аеру өчен байтак ысул турында ишеткән бар. Кемдер химик карандаш куллана, кем кояшта карый, кем тамызып карый. Иң ышанычлысы – белгән кешедән алырга. Без, балны күпләп сатканда, лабораториягә анализга бирәбез, ә дуслар ышанып ала бит инде», – ди ул. 

Фото: © Абдул Фархан

Ул умартачылар өчен кирәк-яракларга да бәянең бермә-бер артуын әйтеп куйды. «Бик авыр хезмәт ул, тырышырга кирәк. Умарта тотсаң, җәйне күреп тә булмый. Физик яктан авыр булса да, күңел өчен ял инде ул», – ди Илдар абый.

«Безнең бал шикәрләнергә тиеш»

Татарстанның Биектау районында яшәүче Алмаз Шакиров та әтисенең эшен дәвам итә. Татарстанда бал уңышы соңгы ике ел белән чагыштырганда начаррак, дип бәяләде ул. 

Узган ике ел белән чагыштырганда, уңыш күп булмады. Беренчедән, җәй башында һава торышы начар булды. Яз көне умарталар үсеше авыр булды, аналарын бүлгән вакытта да әйбәт һава торышы булмады. Яз көне тузганак, өрәңге, сәрви агачы чәчәкләреннән бал җыелмады дисәк тә була. Юкәдән дә балны бик җыя алмадылар. Кыр чәчәкләреннән җыйдылар. Хәзер дә балны басулардан рапс, көнбагыш культураларыннан җыялар әле.

Бәяләр бик үзгәрмәде, күтәрәсе кеше күтәрде. Бал читтән дә керә бит инде. Ярминкәләрдә, бер банка алсагыз, икенчесе бушка дип, бер банканы 1200 сумнан сатучылар да бар. Юкәнекен мин белгән умартачылар күпләп алучыларга 1900 сумнан, бер яки берничә банка алганда, 2500-3000 сумнан сата. Чәчәк балы 1700 сумнан башлана, берәр банка алучыларга 1900 сум була. 

Чын балны гади күз белән аерып булмый, лаборатория ысулы белән генә аерып була. Чын бал намуслы, күп ел буе умарталыкта эшләгән умартачыда гына бар. Һәр кешегә үзенең умартачысын табарга кирәк. Әйбәт бал кыш көне шикәрләнә. Безнең Татарстан баллары шикәрләнә. Ул октябрь аенда куера башлый. Бездә куермый торган баллар сирәк, ул әвернә чәчәклеләрдән (крестоцветные) җыела. Татарстанда андый бал юк диярлек, безнең бал шикәрләнергә тиеш, – дип сөйләде умартачы. 

Фото да сорагач, Алмаз абый миңа әтисе белән бергә төшкән фотоны җибәрде. «Бу фото 2000 елда төшерелгән, мин монда әти белән, миңа 12 яшь булганда, әти умарталыкта үлеп китте», – диде ул.

Фото: © Алмаз Шакиров

«Сатып алганда, балның кайсы районнан, кайсы авылдан килгәнен сорарга кирәк»

Теге 1500 сум юктан гына башка кереп калмаган икән. Чаллыдагы умартачылар да, бал быел әзрәк күренә, диләр. Балларны тикшереп кенә караганнар әле, алмаганнар. «Ел саен «безгә калдырыгыз әле» дип сораучылар бар. Аларга сатып бирәбез инде. Өч литрлы банкасы 1500 сумнан», – дип сөйләде умартачы ханым.

Безнең авылда да – Тәтеш районы, Олы Тархан авылы – 3 литр чәчәк балын 1500 сумнан саталар.

Фото: © Михаил Захаров

Умартачылар бертавыштан «ышанычлы умартачыны» табарга киңәш итә. Бездә балның сыйфатын тикшерә торган хезмәтләр дә бар бит. Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин Татарстан базарларына чыккан барлык балның да тикшерү узуын әйтте.

Базарда балның төрлесен тәкъдим итәләр. Балны сатып алганда, беренче итеп, сатучыдан бу балны кайсы районнан, кайсы авылдан алып килгәнен сорарга кирәк. Умартасы кайда урнашканын да сорарга кирәк.

Умарталыкта ветеринария-санитария паспорты бармы, дип тә сорагыз. Без умарталарны үзебез дә план буенча тикшереп торабыз, әмма алар бик күп, җитешмәскә дә мөмкинбез. Соңгы елларда умартачылык киң колач алды. Балның сыйфаты шик тудырмасын өчен, аны лабораториядә тикшертергә була, әйе, ул – түләүле хезмәт, әмма сыйфатын белеп торачаксыз. Тикшерүгә килгәндә Казанда, районнарда ветеринария-санитария экспертиза лабораторияләре бар.

Фото: © Владимир Васильев

Күп кеше берничә ел дәвамында бер үк сатучыдан ала. Мондый даимилеккә дә әһәмият бирергә кирәк. Ул умартачы белән аралашып тора. Кемдер умарталыкка ук барып кайта, умарталык янындагы үсемлекләрне дә карый. Бу – бик кирәкле эш дип саныйм. Әлеге практиканы кулланырга киңәш итәм, – дип сөйләде ул.

«Базар эчендә сатылган бал тикшерү үткән була»

Идрис Гатин сүзләренчә, балның сыйфатын төсенә карап кына аерып булмый. «Бик гади генә бер ысул бар инде. Химик карандаш куйсаң, төсе үзгәрә, дип өйрәтәләр иде безне. Хәзер ул карандашлар булмаска да мөмкин инде», –ди ул. Интернет киңлекләрендә, балның сыйфатын тикшерү өчен балны уксус белән болгатып карарга кирәк, дип укыган идем. Идрис Гатин андый ысуллар кулланмаска киңәш итте.

Фото: © Солтан Исхаков

«Аңлагыз, уксус – кислота. Әз генә күбрәк салынса да, төрле реакция була ала. Умартачы янына уксус күтәреп йөрергә кирәкми, андый ысуллар кулланырга кирәкмәс», – диде ул. 

Базар эчендә сатылган бал һәрвакыт тикшерү үткән була, сату өчен рөхсәт кәгазе ала. Хәзер базар читендә, юл буенда, сату үзәкләре янында сатып торучылар күренә. Андый сатучылардан бал алырга киңәш итмәс идем. Белгән кешедән алыгыз. Хәзер телевизордан реклама бара, Казанга чит җирләрдән килгән баллар сатыла торган ярминкәләр була, аларга да сак карарга кирәк. Үзебезнең Татарстан балына өстенлек бирергә кирәк, – ди Идрис Гатин.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Аның сүзләренчә, Татарстандагы бал дәүләт ветеринария белгечләре тарафыннан тикшерелеп тора. Балны составында пестицидлар, гербицидлар булуга да тикшереп торалар икән. Соңгы биш елда балда ул матдәләр табылганы булмаган. Әмма ике-өч ел элек бал составында антибиотик булуы ачыкланган. 

Балны ышанычлы умартачыдан алырга яки сатып алынган балны тикшерүгә бирергә кирәк. Шик тудырмаган балны тыныч күңел белән башкаларга да тәкъдим итәсең, мактап-мактап кулланасың, ризыклар пешерәсең, – дип нәтиҗә ясады ул. 

3000 сумга сатып алган бал – ялган бал булмасын өчен, белгечләрдән шундыйрак киңәшләр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100