«Күршедән дә калмыйча, беренче булып утыртырга кирәк»: халык базарда нинди орлыклар ала
Кешеләр нинди сорт орлык бәрәңгесе ала, орлык суганы ничә сум? Бакчачылар мәшәкатьләрен күзәтеп, Казанның Мәскәү базарында йөреп кайттык.

Әлегә үсентеләр сатуга бик чыгарылмаган иде, тик шулай да халык бакчачылык сезонына әзерләнә. Ә бит бакчачының мәшәкатьләре ифрат күп. Орлык, утыртырга үсентеләр сатып алудан башлап, көрәк белән тырма шикелле кирәк-яраклар әзерләүгә кадәр.
Без барган базарның сәүдә рәтләрендә төрлесеннән орлык суганы, бәрәңгесе сатучылар күренде. Быел орлык суганының килосы уртача 300-450 сумга кадәр икән. Сортына карап төрләнә. Кайберәүләр 200 сумга да тәкъдим итте. Ә орлык бәрәңгесенең килосы 80 сумнан иде. Күпләр киң билгеле «Гала» сортын яратып алуын белдек. Әйе шул, колак төбендә «яңгырап торган» сорт. Ишеткән бар. Бәрәңгеләр саргылт иде. Вак, димәс идем. Авыл халкы бәрәңгене урталай ярып та утырта бит, моны бүлеп утыртып булмыйдыр. Уртача размер.
Бәрәңгеләрне килосын 70-80 сумнан сатам. «Гала» сортларын еш алалар, әле үк ала башладылар. Күршедән дә калмыйча, беренче булып утыртырга кирәк бит, энем. Чын «Гала» – гаять тәмле була ул, – диде бәрәңге сатучы Роза ханым.
Алга таба төрле сортлы орлык суганы сатучы апа янына кузгалдык.
Нинди орлык суганын утыртсаң да уңыш алып була. Озынчасы менә, «Стурон» – салатлар өчен нык әйбәт! Бәлешләргә дә бара. Ул 400 сумнан. Хәзерге вакытта сатып алучыларның ихтыяҗлары төрлечә, «Штутгартен», «Бессоновский»ларны да яхшы алалар. Кызыл «Кармен» суганы да популярлашып китте. Гомумән, ниндине алып кайтсагыз да, хатыныгыз өйдән куып чыгармас (елмаеп-көлеп), – дип бәян итте базарчы Мәүсия апа. – Бакчачылар өчен кирәк-яраклар, әйберләр сату белән 25 яшемнән алып шөгыльләнәм. Авыр хезмәт, әлбәттә. Төнге 12гә кадәр бакчада казынасың. 12 сутый бакчам бар.
Базарчылар үзләре әйтүенчә, тиздән рассадалар да тулы ассортиментта сатуга чыгачак. Ә менә кыярны күпләр көннәр җылыткач, ачык грунтка гына утырту яклы булып чыкты. Ә менә кәбестә рассадаларын елның-елында халык көтеп ала икән. Шулай ук сатып алучыларның күпчелеге томат орлыкларын үзләре көздән үк ясавы ачыкланды. Болай итү отышлы һәм мул уңышлы, ди алар. Хәтта кишер орлыгын да үзләренең бакча-ындырларында хәстәрләүчеләр бар икән. Без сораштыру үткәргән чакта, сатып алучылар күбрәк чәчәк үсентеләре һәм куаклар белән кызыксынганын күрдек. Чәчкә рассадаларыннан петуния һәм виолалар бар иде.
Әлеге вакытта бакчачылар ни эшли соң?
- Туфрак әле бик дымлы чакта, кар эреп бетү белән үк, бакчага азотлы ашламалар кертәләр икән. Ашлама дигәндә, мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы ишеләрне. «Ашлама – мул һәм сыйфатлы бакча уңышына нигез салу», – дип саный һәвәскәрләр.