Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Раушания Гарипова: «Улым вафат булгач, мине бакча коткарды»

Кояш җылысы сизелә, орлык, үсенте, бакча турындагы уйлар кытыклый башлый. Чәчәк үстерүчеләр кыш көне нишли икән? Мамадышта яшәүче Раушания Гарипова җаны-тәне белән гладиолус чәчәкләрен ярата. Андый кешеләр турында «җенләнгән» диләр, тик матурлык үстерүчегә карата бу сүзне кулланасы килми. Ул кышын ниләр эшләгәнен сөйләде.

news_top_970_100
Бакчачы Раушания Гарипова: «Улым вафат булгач, мине бакча коткарды»
Фотолар Раушания Гарипованың шәхси архивыннан алынды

200дән артык сорт гладиолус үстерүче Раушания Гарипова лаеклы ялга чыкканчы хисапчы булып эшләгән. Шуңа да аның бер суганчасы да игътибарсыз калмый. Барысы да саналган, тартмаларга тутырылган, сорты язылган, һәр чәчәкнең фотолары ясалган. Бакчачы суганчаларны ай саен тикшереп тора. Февральдә исә инде язга әзерлек тә башлана. Раушания апаның подвалы гладиолус суганчалары һәм хризантема чәчәкләре белән тулы.

Гладиолуслар бик күп хезмәт сорый, мәшәкате күп, тик мин алар белән бәйле һәр эшне яратам. Суганчаны тотып торырга да яратам. Суганчаларны барлау, балаларын барлау, утырту, казып алу – барысы да рәхәтлек бирә. Ул шундый шома, сары, кара-кызыл төстәгеләре бар, тик суганча төсе чәчәк төсе күрсәткече түгел. Мин бик күп чәчәкләр үстереп карадым, розалар белән дуслашып китә алмадым, мәсәлән.

Тверь өлкәсендә яшәүче дустым миңа гладиолус суганчалары җибәргән иде, шул вакыттан ярата башладым. Хәзер гладиолуслар үстерүемә 15 ел була инде. Хризантемаларны да бик яратам, миндә 50 сорты бар. Әни дә, әби дә күпләр гөлләр үстерә иде. Безнең йорт каршыннан узган кешеләр, туктап, тәрәзә төбендәге гөлләрне карап тора иде. Минем бакчадагы чәчәкләрне күрсәләр, шаккатырлар иде.

Әни малларны да бик күп тотты, анысы миңа бирелмәгән. Әби: «Гөлләрнең савыты гөлдән ямьсезрәк булмасын», – дип әйтә иде. Мин аның сүзләрен һәрвакыт истә тотам. Кәстрүл, майонез савытларын кулланмыйм, бары тик матур савытлар гына сайлыйм. Өйдә дә гөлләрем җитәрлек. Быел тәрәзә төбендә 2-3 генә калдырырмын, дигән идем, юк инде, 10-12 утыра, – дип елмайды ул.

«Матурлык коткара, мин моңа ышанам»

Раушания апа тумышы белән Мамадыштан. «Распределение» салган юл Уфага илткән. Анда хисапчы булып эшләгән. Аннан Алабугага кайтканнар, анда да хисапчы булып эшләгән. Туган якка алынган юнәлештән тайпылмыйча, гаилә Мамадышта төпләнә.

Алабуга эшләгәндә, гөлләр күтәреп йөрүчеләрне аңламый идем. бер гибискус алып кайткан идем, шуннан башланды инде. Әнидән калган гиппеаструмнар бар, аларны арттырасым килә, кызыксыну уянды. Алар февраль аенда чәчәк ата. Кыш көне, ачык төсләр җитмәгәндә, алар бик матур торачак, – диде бакчачы ханым.

Раушания апа, әлбәттә, хризантема, гладиолуслар белән генә чикләнми. Бакчасында бик күп төрле чәчәкләр үстерә. Ул аларның күңелне тынычландыру һәм дәвалау көченә дә ышана, чөнки, гаиләгә авырлык килгән вакытта, ул тынычлыкны бакчада тапкан.

Матурлык коткара, мин моңа ышанам. 8 ел элек 28 яшендә улыбыз вафат булды. Ул спорт белән күп шөгыльләнә иде, авыл җирлеге башлыгы итеп тә куйганнар иде. Анда да эше мәшәкатьле булды, йөрәге түзмәде. Улыбыз вафат булганнан соң, бакчага чыкмыйм, дип уйладым. Ул хәсрәттә бөтенләй өйдән чыгасы килми иде. Улым бакчаның начар хәлдә калуын күреп торыр, дип уйладым. Мин үзем һәрвакыт: «Монда җәннәт бакчасы ясыйм», – дип әйтә идем, шуңа чәчәкләрне ташламадым. Алар тынычландыра, алар күңелгә дәва бирә, мин ышандым. Бакчада бик күп чәчәк үстерүче 2 хатын-кыз белән танышкан идем, алар да улларын югалткан булып чыкты. Алар да яраларын чәчәкләр белән төзәтергә тырыша. Чәчәкләр, җир белән эшләү тынычландыра. Чәчәк үстерүчеләр арасында усал кешеләр юк, дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

Раушания һәм Салават Гариповлар 2 кыз үстергән, алар 1 онык өчен әби белән бабай да. «Кызларда чәчәкләргә тартылу юк кебек, шулай да кече кызыбыз битараф та түгел. Алдан әйтеп тә булмый, үземнән әйтә алам», – дип елмайды әни кеше.

Раушания апа үзе үстергән һәр чәчәкне профессиональ дәрәҗәдә фотога да төшерә. Фотоларны альбомга җыя. «Минем фотога төшерергә өйрәнү хыялым бар иде. Кияүгә чыккач, хыялым чынга ашты. Ирем Салават мәктәптә укыганда фототүгәрәккә йөргән. Ул өйрәтте. Балалар тугач, төннәрен йөзләгән фотоны эшкәртә идек. Ул вакытта пленка иде. Ирем – минем төп ярдәмчем. Чәчәкләрне дә бергә тәрбиялибез. Ул да гомер буе хисапчы булып эшләде. Хәзер миңа авыр әйберләр күтәрергә ярамый, шуңа Салаваттан башка бакчада эшли дә алмас идем. Җәй көннәрендә без өйгә кермибез дә диярлек. Хәзер дә, мәсәлән, хризантема чүлмәкләрен күтәрергә кирәк», – диде ул.

Гаилә помидор, борыч, кыяр кебек яшелчәләрне теплицада гына үстерә икән. Бакчаның күп өлешен чәчәкләр били. Бәрәңгене бөтенләй утыртмыйлар, сатып кына алалар икән.

«Суганчаны бервакытта да кибеттән алмыйм»

Идән астындагы гладиолус суганчалары ел әйләнәсе игътибар сорый, ди. Көздән кертеп куйдың да язын чыгардың, түгел, бигрәк тә күпләп утыртканда. Суганчаларны ай саен тикшереп торырга кирәк икән. Черегәннәре, начарлары булса, шунда ук алып куярга. Раушания апа гладиолусларның зур суганчаларын гына түгел, «балаларын» да тукымадан ясалган капчыкларга тутырып куя.

Алар турында бер вакытта да онытырга ярамый. Әлегә кадәр каталоглар төзедем, «балаларын» барладым. Шәһәрдә сатып алу проблемасы юк бит инде, шуңа авылларда яшәүчеләр күбрәк сорый. Мин суганчаларны почта аша да җибәрәм. Мин үзем суганчаны бервакытта да кибеттән алмыйм. Анда Голландия сортлары кайта, ә мин бары тик Россия сортларын гына үстерәм. Аларны махсус шулай ясыйлармы икән, тик, бер чәчәк атканнан соң, күбесен ташларга туры килә. Мин шулай ук гладиолус үрчетүчеләрдән алам. Әлбәттә, суганчага төрле бәя бар, 100, 200 сумга сатучылар да бар. 3 сантиметрдан зуррак булган суганча уртача 70 сум тора инде. Эшләгән вакытта мин сатмый идем, күбрәк бүләк итә идем. Лаеклы ялга чыккач сата башладым инде.

Мин үземне сата белмим дип уйлый идем, тик кешеләр сорап килә. Елына 20 мең сумга сатам. Хризантеманы үрчетү һәм сату табышлырак, әмма мин гладиолусларны яратам инде, – диде ул.

Бакчачы суганчаларны язын сатуны кулай күрә. Көздән саткан суганча язга чересә, әйбәт булмый, ди ул. Декабрь айларына бакчачы барысын да тәртипкә сала, каталог ясый, шунда инде артык калганнары билгеләнә. Гладиолус суганчалары размерлары буенча классификацияләнә икән, бала суганчалар да фракцияләргә бүленә. Аларга бәяләре дә төрле була.

Раушания апа аңлатканча, суганчалар коры һәм караңгы урында торырга тиеш, ә температура 4-5 градус булу кирәк. Гладиолусларны бәрәңге утырткан вакытта утыртасы, ә аңа 3 атна кала, идән астыннан чыгарырга, кипкән кабыкларыннан чистартырга кирәк. Суганчаларны якты урында тотарга, тик кояш нурлары астына куясы түгел. Суганчаны, бәрәңгене ярган кебек, күзләренә карап бүлергә мөмкин. Бу – ешрак суганча авыру булганда эшләнелә. Киселгән урынын яшел су яки вакланган күмер белән эшкәртергә кирәк. Бала суганчаларны иртәрәк утыртырга да ярый, чөнки аларны 3 см тирәнлеккә генә урнаштырасы.

Авырулардан саклар өчен, суганчаны «Максим» эремәсе яки марганцовка белән эшкәртергә була. Көздән эшкәртелгән булса, язын кирәкми дә. Еш кына гладиолусны тирескә утырталар, тик ул тиресне яратмый. Мин дә бер тапкыр әзер булып җитмәгән тиресне керткән идем, күбесе юкка чыкты. Мин минераль ашламаларны сайлыйм. Көл дә салмый башладым. Чокыр ясыйм, анда ком салам, суганны утыртам, тагын ком салам, өстенә туфрак. Ком өстенә «Фитоспорин» да салам, чөнки гладиолусны ел саен бер үк урынга утырту яхшы күренеш түгел, ә бакчада мөмкинлек юк. Бер урынга 4 елдан соң гына кайтарырга кушалар. 3 суганча диаметрына тигез тирәнлеккә утыртам, араларын 10-15 см калдырам, ә рәтләр арасы – 20 см тирәсе.

Гладиолуслар үзара кушыла, серкәләнә, төсләрен үзгәртә, дип әйтәләр. Гладиолуслар алай итми. Бары тик көчлерәк суганчалар исән кала, шуңа үзара кушыла дигән уй була, – дип аңлатты белгеч.

«Мин Мамадыш базарына чыкмыйм, чөнки миндә горурлык бар»

Раушания апа суганчаларны сатса да, чәчәкләрнең үзләрен максатчан рәвештә базарга чыгып сатмый.

Туган көннәргә дип сорап киләләр. Мин Мамадыш базарына чыкмыйм, чөнки миндә горурлык бар. Анда чәчәкләр сатып утыру минем өчен түгел. Алабугада сата алам, чөнки анда мине белмиләр. Барып караганым да бар, тик гладиолусларны күчереп йөртүе кыен, алар сына, – дип аңлатты ул.

Гариповлар йортында, үсемлекләрдән кала, хайваннар дә күп икән. Раушания апа йортсыз песиләргә битараф кала алмый.

2 песи үзебезнеке, ә 3не салкыннан саклап калдык. Мин йортсыз хайваннарга ярдәм төркемендә торам, булдыра алганча ярдәм итәм. Вакытлыча да алып торабыз. Яратам песиләрне. Әлегә оныгым бер генә, оныклар күбрәк булса, бәлки, песиләрдән ерагаер идем, тик әлегә мәхәббәтнең бер өлеше аларга, – дип сөйләде ул.

Берара югалып торганнан соң, кире кайтты, дип әйтер идем гладиолус турында. Мин әле дә хәтерлим: 1 сентябрьгә мәктәпкә үзебездән дә олы гладиолусларны күтәреп бара идек. Аннан гладиолуслар югалып торган кебек булды, шәһәр урамнарына аларны утыртмыйлар. Көзен авылда, базарда гына күреп була иде, тик соңгы арада чәчәк бәйләмнәрдә гладиолус еш күренә башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100