
Социаль челтәрләрдә бакчачылык турында блог алып баручы Рәмзия Әхмәдуллинаның әнисе вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.
«Әнием китте… I группа инвалид, деменция белән 1,5 ел урын өстендә яткан, тире дә сөяккә калып кипкән әнине ярырга, диләр…
Кешене ярдырмас өчен, Сират күперләрен үтәсе икән ич… Үттем...» – дип яза ул.
2022 елда Рәмзия ханым тормыш иптәшен югалткан иде.
Рәмзия ханымның гаиләсенә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен! Әнисенең урыны оҗмахта булсын!