news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Лилия Мортазина: «Помидор орлыгын кычыткан астыннан алган туфракка чәчәргә кирәк»

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы, блогер Лилия Мортазина белән ачык грунтта һәм теплицада үстерү өчен иң яхшы помидор сортларын барладык. Әңгәмәдәшебез «Интертат» сайты укучыларына помидор үстерү буенча файдалы киңәшләрен дә җиткерде.

news_top
Бакчачы Лилия Мортазина: «Помидор орлыгын кычыткан астыннан алган туфракка чәчәргә кирәк»
Фото: "Татар-информ"

Лилия апа, әңгәмәбезне помидорның үзегез яратып утырта торган сортлары турында сөйләшүдән башлыйк әле. Сез орлыкны каян аласыз? Ачык грунтка һәм теплицага утырту өчен нинди сортлар әйбәт?

Мин һәрвакыт помидорның «урожайные» дигәннәрен утыртырга тырышам. Бу помидорның уңдырышлылык дәрәҗәсен аңлата, сортын түгел. «Высокоурожайные», «суперурожайные» дигәннәре дә була.

Орлыкларны төрле җирләрдән сатып алам. Бакчачылык буенча махсуслашкан кибетләрдә дә, зур супермаркетларда да яхшы орлыклар була. Шуңа күрә ниндидер аерым бер урыннан гына алам дип әйтү дөрес булмас.

Утыртканда помидорны уңдырышлылыгына карап кына түгел, тәменә карап та сортларга аерырга тырышам. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәм буенча аерып чыгарган бик тәмле сортларым бар. Помидор үсентеләрен теплицага да, ачык грунтка да утыртам. Авылда яшәгәч, кәҗә-сарыклар тотабыз, тавык, индоутка, үрдәкләр асрыйбыз. Шәһәр бакчасындагы кебек кенә түгел, эш бик күп. Шуңа күрә ачык грунтка мин «пасынковать» итмичә, бәйләмичә үстерә торган, кыскасы, артык мәшәкате булмаган помидорлар утыртырга тырышам.

Ачык грунтта үстерү өчен уңышлы помидор сортларын атап үтәм:

«Верочка» иң яхшылардан санала. Ул кыйммәтле булса да, сыйфатлы, бик тыгыз помидор. Тозлаганда да таралып китми. «Волгоградский», «Ляна розовый», «Ляна красный» - бик тәмле помидорлар. «Монгольский карлик» тәмгә «аһ» итәрлек булмаса да, бик күп була. Аның помидорлары барысы да алма кадәр, бер размерда. Бер төп «Монгольский карлик» помидорына җирне бер метр тирәсе бүлеп бирергә кирәк. Чөнки ул җәелеп үсә, аның ян-як үсентеләренә дә тияргә ярамый. Әлеге сортны мин һәрвакытта да томат согы ясар өчен утыртам. Чөнки бер банка томат согы ясар өчен дә бер чиләк помидор кирәк, ә ул бик тә уңдырышлы, ботагы помидорлардан сыгылып утыра.

Хәзер яшьләр помидорны «вялить» итәргә ярата. Моның өчен ачык грунтта уңышны коеп бирә торган «Кенигсберг» сортын тәкдим итәр идем. Дөрес, аны төп 2-3 ботак калдырып, ян-як үсентеләрен алып торырга кирәк.

Ашар өчен «Большая мамочка» һәм «Алсу» сортлары бик яхшы. «Алсу» йөрәк формасында була, кисеп, тоз сибеп, рәхәтләнеп ашый торган помидор. Бик озынга үсми, ике ботакка алып барабыз.

Шулай ук ашар өчен «Орлиный клюв» дигән сорт ышанычлы, тәмле. Бу карый белмәсәң дә уңышы була торган помидор. Үсентеләрен алып торып, ике ботакка калдырып барсаң, уңышны коеп бирә.

«Волгоградский», «Петруша огородник» сортларының ян-як үсентеләрен алырга кирәкми. Аларның уңышы әнә шул үсентелерендә була да инде. «Петруша» бик күп помидор бирә, инде тәрәзә төбеннән үк помидорланып чыгып китә. Помидорлары да озынча, баллы, тәмле.

Элегрәк теплицага гибридларны да, сортлыларны да утырта идем. Хәзер сортлыларны гына калдырдым. Аларны утыртуның уңай яклары күп. Беренчедән, орлык алып каласың. Үзеңнең орлыктан утырткан помидорлар 100 процент тишелеп чыга. Күзәтүләрем шуны күрсәтә - кибет орлыклары елдан-ел начарая бара, аларга ышаныч юк. Минем каналымны карап баручылар арасында да «орлыкларым тишелеп чыкмады» дип язучылар бик күп. Үзең ясаган орлык, беренчедән, сыйфатлы була, икенчедән, кесәгә сукмый. Хәзер орлыклар да бик кыйммәт бит, бер пачкасы да 150-200 сум тирәсе тора. 10 гына сорт алсаң да, ике мең сумыңны калдырырга әзер булырга кирәк.

Теплицада үстерү өчен иң тәмле сортлар:

Теплицага утыртылган помидорларның ян-як үсентеләрен вакытында алып барырга кирәк, алмасаң, помидоры булмый. Булса да, борчак кадәр генә булырга мөмкин.

«Юбилейная Тарасенко» сортын теплицага килеп кергән җиргә утыртам. Бер тәлгәшендә кырыклап помидоры була. Размеры олы слива кадәр, уңдырышлылыгы зур.

«Гигантские томаты Павии» сортын ике ботакка алып барабыз. Бик эре, кисеп ашарга тәмле помидор.

Фото: © «Гигантские томаты Павии». Лилия Мортазинаның шәхси архивыннан

«Юсуповские» - бик күптәнге, тикшерелгән сорт. Аны Үзбәкстан якларыннан килгән диләр. Шулай ук уңдырышлылыгы яхшы, тәмле, эре помидор.

«Мечта Алисы» сортының зурлыгы апельсин кадәр. Ике ботакка алып барабыз. Кызгылт-сары төстәге, бик тәмле помидор була.

Мин элек ел саен диярлек «Батяня» сортын утырта идем. Блогер буларак танылып китүемә дә шушы помидор сәбәпче булды (көлә). Эре помидорларымны фотога төшереп куйган идем, шулар интернетта таралып киткән. Эре-эре «Батяня»ларымны күреп, блогыма бик күп кеше керә башлады. Бу, чыннан да, кеше кызыгырлык сорт, бик иртә өлгерүе белән дә алдыра. Иртә өлгерүчеләр исемлегенә шулай ук «Краса сибири» һәм «Тяжеловес Сибири» сортларын да өстибез. Әлеге сортларның помидорлары инде май азакларында өзеп ашарлык була. Ләкин бу өч сортның да үз минуслары бар - аларның яфраклары чиргә тиз бирешә. Шуңа да мин бу сортларны теплицаның «ишегалдына» утыртам. Гел җилдә утыргач, помидор үзен урамда үсәм дип уйлый, чиргә бирешми.

Гомумән, ачык грунтта помидор яхшырак үсә. Ләкин безнең авыл түбәнлектә урнашкан. Помидорыбызны фитофтор бәрә, августның унбишләрендә үк ачык грунтка утыртылган помидорлар карала башлый. Шуңа күрә, без теплицалар сатып алып, озын сортларны шунда утырта башладык.

Ә ни өчен теплицага озын сортлар утыртасыз?

Теплицага кыска буйлы помидорларны да утыртырга була. Озын сортларны исә аның бөтен мәйданын да файдалы куллану өчен сайлыйбыз, үсентедән бертуктамый уңыш алу өчен. Кыска сортлар уңышны күпмедер бирә дә, туктап кала. Ә озын сортлардан, әгәр теплица җылытыла икән, әле ноябрь ахырына кадәр уңыш аласың.

Фото: © «Юсуповские» сорты. Лилия Мортазинаның шәхси архивыннан

«Помидорны чәчү вакыты кайчан һәм кайда күчерүдән чыгып билгеләнә»

Помидорны февральдә утыртучылар да, мартны көтеп торучылар да бар. Сез кайсы вакытта утыртасыз?

Помидорны чәчү вакыты кайчан һәм кайда күчерүдән чыгып билгеләнә. Ачык грунт өчен чәчәсеңме син ул помидорны, теплица өченме? Ачык грунтка чыгаргач, өсте капланачакмы, юкмы? Кайбер кеше ачык грунтка чыгаргач та, өстен каплый, хәтта җылыткыч куючылар да була. Теплицаның да кайсылары җылытыла, кайсылары юк.

Җылытыла торган теплицага күчереләчәк помидор февраль башында утыртыла.. Җылытылмый торган теплица өчен исә февральнең егермеләреннән калмый чәчәбез. Ачык грунтта өстен каплап үстерү өчен март башларында чәчү әйбәт. Капламасагыз - март урталарында чәчсәгез дә өлгерәсез.

Тамыр системасы дөрес формалашсын өчен помидорны нәрсәгә утыртырга?

Моның өчен мин уртача зурлыктагы пластик стаканнар сатып алам. Шуларга туфрак тутырам. Туфракны дөрес сайлау бик мөһим. Орлыкның тишелеп чыгуы, мул уңыш алуы 100 процент диярлек туфрактан тора. Файдалы матдаләргә бай туфрак бары тик кычыткан астында гына була. Аны ел саен көздән әзерләп куям. Бөҗәкләре үлеп бетсен өчен салкында калдырып, туңдырам. Утыртырга бер атна кала җылыга кертеп эретәм.

Помидорларны мин букет ысулы белән тишелдерәм. Стаканга кечкенә генә чокырчык ясап, 10-15 орлык салам. Бер стаканга бер генә сорт утыртыла. Орлыкны җиңелчә генә күмеп, су сибеп, өстен каплап куям. Бакчачылык белән яңа гына шөгыльләнә башлаган кайбер кешеләр, белмичә, стаканның өстен капламый. Ул очракта орлык шытып чыкмаска мөмкин. Аның дымлылыгы җитәрлек булырга һәм ул тирләп утырырга тиеш. Стаканда 25-27 градус тирәсе җылы булу шарт.

Фото: © Лилия Мортазинаның шәхси архивыннан

Помидор үсентеләре 4 яфраклы булгач, һәрберсен аерым стаканнарга утыртам. Болай эшләгәч, теплицага күчергәндә дә вакытны югалтмыйбыз. Чөнки, тартмадан теплицага күчергәндә, помидорга яңа шартларга ияләшергә вакыт кирәк була. Моңа ике атналап вакыт китүе бар. Бу исә помидорлар да ике атнага соңрак өлгерәчәк дигән сүз. Стаканнан күчергәндә исә помидорны туфрагы белән, җимермичә генә күчерәм. Үз туфрагы белән чыгып утырганга, помидор күчергәнне аңламый кала, стресска бирелми.

«Лампа куйган очракта, помидорны ике атнага соңрак чәчәргә кирәк»

Яктылык турында сөйләшик әле. Үсентеләргә шәмәхә лампа кую мәҗбүриме? Аның булмавыннан күп нәрсә югалтабызмы?

Мин үзем лампа куймыйм. Помидорларны һәм борычларны иң кояшлы, көньякка караган тәрәзә төпләренә урнаштырам.

Лампа куйган очракта, помидорны ике атнага соңрак чәчәргә кирәк, чөнки ул икеләтә тизрәк үсәчәк. Минем помидорлар хәзер 8 яфракта, ә кемдер аны әле чәчә генә. Лампа куйсалар, помидорлары минекеләрне куып тотып, узып та китәргә мөмкин. Чөнки лампа помидорга яктылык җитмәгән сәгатьләрне дә тутыра, аңа тизрәк үсәргә ярдәм итә.

Помидор үсентеләре артык озынаеп киткән очракта нишләргә?

Мин, помидорларны стаканнарга күчереп утыртканда, туфрак белән тамырын гына күмәм. Берничә көннән соң, тамыры ныгып киткәч кенә ике яфракка кадәр туфрак өстим. Күчергәндә үк муенына кадәр күмеп, күп итеп су да сибү ныгып өлгермәгән тамырның черүенә китерә. Помидорның сабагы озынрак булса, җайлап кына яткырып туфрак салырга була. Иң мөһиме - үсенте яфракка кадәр туфракта утырырга тиеш.

Фото: © «Изумрудная карамель Елены» сорты. Лилия Мортазинаның шәхси архивыннан

«Теплицаның ишекләре, тәрәзәләре гел ачык булырга тиеш»

Теплицага яки ачык грунтка чыгарганчы, помидор үсентеләрен нәрсә белән дә булса тукландырасызмы? Күчергәннән соң нәрсәләр сибәсез?

Мин орлыкларны беркайчан да зарарсызландырмыйм, үсентеләргә препаратлар сиптермим, әлһәмдүлилләһ. Помидор чирләмәсен өчен, алда әйткәнемчә, аны кычыткан астыннан алган туфракка чәчәргә кирәк. Кычыткан - табигый антисептик. Шулай ук бу туфракта помидор өчен кирәкле бөтен микро, макроэлементлар да бар. Үсенте үзенә кирәкле бөтен нәрсәне дә шушы туфрактан ала. Чөнки кычыткан иң яхшы, иң уңдырышлы туфракта үсә.

Помидорларны теплицага күчергәндә дә кычыткан астындагы туфракны өстим. Чирләмәсеннәр өчен үсентеләрне теплицада тирләтеп утыртмаска тырышам. Теплицаның ишекләре, тәрәзәләре гел ачык булырга тиеш. Җәй көне ике як ишеген да ачып куеп, үтәли җил ясыйбыз! Бу бик мөһим фактор! Без шул рәвешле помидорга урам шартлары тудырабыз.

Помидор чирләмәсен өчен теплицаның өстен махсус тукыма белән каплау әйбәт. Дөрес, мондый тукымалар хәзер бик кыйммәт. Иске яңаны саклый бит. Шуңа күрә, тукыма алу мөмкинлегегез булмаса, иске җәймәләр, юрган тышлары, пәрдәләр дә помидорны артык кояш нурларыннан саклау функциясен бик яхшы үтәячәк.

Сез помидорларга берни дә сиптермим дидегез. Монда сатып алынган препаратлар турында гына сүз барамы? Табигый ысуллар турында ни әйтерсез? Кемдер, мәсәлән, помидорга көл яки тирес әчетеп сибә.

Тиресне без теплицага кычыткан астындагы туфрак белән бергә кушып салабыз. Ләкин бу тирес яңа булырга тиеш түгел. Инде янган, туфракка диярлек әйләнгән тирес кулланырга кирәк. Теплицага яңа тирес кертү үсентеләрнең тамырын яндырырга мөмкин.

Мин помидорга беркайчан да көл сипмим. Көл сибәр өчен аның туфрагыңдагы әчелекне белергә кирәк. Бакча янына нарат, чыршы, туя утыртучылар була. Без, шәхсән, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына ылыслыларны якын да китермибез. Чөнки ылыслылар да туфракның әчелеген үзгәртә. Көл дә туфракның әчелеген үзгәртә.

Помидор-кыярны, серкәләнсен дип, селкетеп йөрүчеләр бар. Болай эшләү дөресме?

Кайбер кешеләрдән «таяк белән сугабыз», «теш щеткасы белән йөреп чыгабыз» дигәннәрне дә ишеткәнем бар әле (көлә). Юк, помидорга да, кыярга да тияргә кирәкми. Бары тик дөрес сортлар - помидорның «урожайные» дигәнен утыртырга, кыярның исә «Кураж», «Берендей», «Паратунка» дигән сортларына өстенлек бирергә кирәк. Шул очракта үсентеләрне серкәләндерү таләп ителмәячәк. Инде кыяр турында сүз кузгалткач, шунысын да билгеләп үтик, теплицага кыяр белән помидорны бергә утыртудан курыкмаска кирәк. Алар анда «дус булып», рәхәтләнеп бергә үсә.

«Бакчачылыкка беренче адымнар әби-бабай бакчасында ясалгандыр»

Бакчачылыкның бөтен серләрен беләсез. Шуның кадәр тәҗрибә туплау өчен еллар кирәк булгандыр, билгеле. Сез бакчачылык белән кайчан кызыксына башладыгыз?

Мин тумышым белән Түбән Камадан. Әнием тәрбияче булып эшләде. Сменада бергә эшләүче тәрбиячесе җәйге ялга киткәч, әни икешәр ай тоташ эштә булды. Ә безне әби белән бабай бакчага алып китә иде. Алар бакчаны бик яратып карадылар, матур тоттылар... Сортлы җиләкләр, төрле-төрле алмагачлар, кура җиләкләре утырта торганнар иде. Помидорларны бабай үзе ясаган теплицага утыртып, тәрбияләп, мул уңыш ала иде. Мин кечкенәдән шуларны күреп үскән бала. Өйрәтмәсәләр дә, күзебез төшми калмагандыр инде. Бакча кырыендагы түгәрәк күлдән су ташып, помидорларга сибә идек. Бакчачылыкка беренче адымнар әби-бабай бакчасында ясалгандыр, мөгаен.

Ирем үлгәч, ике яшь бала белән Башкортстандагы авыл егетенә кияүгә чыктым. Ул чакта малайларымның берсенә 3, икенчесенә 5 яшь иде.

Авылда бит инде бакча буш торырга тиеш түгел. 300ләп төп помидор утырткан елларым да булды. Хәзер сан артыннан кумыйм, уңдырышлылык белән алдырырга тырышам. Озын, уңышны күп бирә торган сортларга тукталам.

Помидорны үстерү, тәрбияләү ысуллары турында бик күп мәгълүмат бирдегез, Лилия апа, зур рәхмәт сезгә! Ә бит әле шундый күп уңыш белән «көрәшергә» дә кирәк. Помидордан нәрсәләр әзерлисез?

Помидор уңышы ел саен бик әйбәт була. «Пудовик» дигән эре дә тәмле дә, күп тә була торган сорт турында әйтергә онытканмын икән. Аның бер тармагыннан гына да 2-3 кило помидор алырга була. Шушы сорттан бик яратып кетчуп, селдерей белән соус ясыйм.

Шулай ук минем фирменный рецептым бар, ул - ачучук. Аннан да җиңел, аннан да тәмле рецепт юк. Помидорларны җаның теләгәнчә турыйсың да, ут өстендә кайнатып чыгарасың. Кайнап чыккач, тагын бер минут кайнатасың да, стерильләштерелгән банкаларга салып, ябып куясың. Тоз да, уксус та, шикәр дә салырга кирәкми. Томат согы ясаганда да уксус салынмый бит. Монда да шундый ук принцип. Ачучукның томат согыннан аермасы - йомшагы да кала. Бик тәмле, «хет» бөтен базыңны шуны белән тутыр. Безнең кыш буе помидор сатып алганыбыз юк - уксуссыз, консервантлары булмаган, үз бакчабызда үскән помидорны ашыйбыз. Ул сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

  • Ачучукны ясау видеоларын һәм бакчачылык буенча башка файдалы киңәшләрне Лилия Мортазинаның телеграм-каналына кереп карый аласыз.

Үз согындагы помидор, күп итеп томат согы ясыйм. Гади ысул белән тозлыйм, «вялить» итәм. Гаиләм «Лакомка» дигән салатны да бик ярата. Аны ясау өчен тыгыз помидорлар кирәк, мәсәлән, «Мазарини» сорты.

Салатлар ясарга, кыяр-помидор тозларга мин әнидән күреп өйрәндем. Кайвакыт: «Ясаган салатларымны ашаучы юк, әрәм булып кала», - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мин ул яктан, әлхәмдүлләһ, бик сөенәм. Балаларым да ярата, кунаклар килгәч тә ачам.

Рәхмәт, Лилия апа, эчтәлекле әңгәмәгез өчен. Быел да уңышыгыз мул, бәрәкәтле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар