Бакчачы Илсөяр Мөхәммәтдинова: «Үзебезгә дип утырткан кыярларны инде өзеп ашый башладык»
Актаныш районы Зөбәер авылында яшәүче Илсөяр Мөхәммәтдинова гаиләсе яшелчәләр үстереп акча эшли. Бу язмада кыяр һәм помидор үстерүче бакчачылар өчен киңәшләр күп, ахырына кадәр укыгыз.

Актаныш районы Зөбәер авылында яшәүче Илсөяр һәм Алмаз Мөхәммәтдиновлар гаиләсе инде 10 ел кыяр һәм 2 ел помидорны күпләп утырту һәм сату белән шөгыльләнә. Әлеге эш – һәвәскәр бакчачыларның өстәмә кереме, үзен күптән аклаган гаилә бизнесы.
Алмаз – белеме буенча агроном, хәзерге көндә Зөбәер һәм Түке авылларында газ хезмәткәре булып эшли. Илсөяр – фельдшер, декрет ялына кадәр Пучы «ашыгыч ярдәм» бүлекчәсендә хезмәт куйган. Беренче сабыйларын алып кайтып, Илсөяр декрет ялына чыккач, гаиләнең кыяр үстерү турындагы кечкенә генә хыялы барлыкка килә.
Безнең Актаныш районы Зөбәер авылы халкы күпләп мал-туар тота. Шулай ук алар – суган үстереп сату осталары. Ә Алмаз белән минем башкарак юнәлеш сайлыйсыбыз килде.
Әле агрономлыкка укыган вакытларында ук, Туймазыдан килгән дус егете иремә: «Безнең яклар, кыяр сатып, фәлән сум акча эшли», – дип, зур суммалар турында сөйли торган булган. Ә безнең, суган сатып, беркайчан да андый акчалар керткәнебез булмады. Мунча янындагы кечкенә теплицабызга 15 төп кыяр утырта торган идек. Мин декрет ялына чыккач, ирем белән, зуррак теплица төзеп карамыйбызмы соң, дип уйлаша башладык. Өйдә утырганда энергия ташып торды, аны кая да булса куярга кирәк иде, – дип көлә Илсөяр.
Тәвәккәл таш ярыр, ди. Мөхәммәтдиновлар да, озак уйлап тормый, өй артларындагы бәрәңге бакчасының 6 сутыен бүлеп алып, теплица төзеп куялар. Кыяр бизнесына беренче адымнар шулай ясала. Кыярны дөрес итеп утырту, тәрбияләү серләрен теплицалары белән дан тотучы Туймазы якларына барып өйрәнәләр. Интернетта эзләнәләр, икесе дә бакчачылык буенча бик күп файдалы китаплар укыйлар.
– Кыярларыбызны халык яратты, даими сораучыларыбыз барлыкка килде. Халыкның ихтыяҗын кәнәгатьләндерә алмый башлагач, теплицабызны 18 сутыйга кадәр зурайттык. Без анда сезон саен 3600 төп кыяр утыртабыз.
Әле күптән түгел генә заманчылыгы буенча бишенче дәрәҗәдәге яңа теплица төзедек. Анысында помидор үстерәбез. Барлык теплицаларыбызга да тамчылап сибү җайланмасы урныштырылган. Кыяр-помидорларны кул белән утыртабыз да җыябыз гына.
Безнең, җылы эзләп, чит илләргә барып йөрисебез юк. Җәйне күрү өчен, бакчабызга гына чыгарга кирәк. Урамда февраль, ә безнең помидорларыбыз шау чәчәктә утыралар. Үзебезгә дип утырткан кыярларны инде өзеп ашый башладык. Ә сатарга дип үстерә торган кыярларны бу атнада теплицадагы даими урыннарына күчерергә уйлыйбыз. Үсентеләрне без теплицаның бер бүлмәсендә, махсус шартларда – дымлылыкны, температураны контрольдә тотып тәрбиялибез. Үзебезнең агрономыбыз бар. Үсентеләрне карар өчен, Туймазыдан айга 1-2 тапкыр килә, киңәшләрен бирә, – дип сөйли Илсөяр.
«Кыяр үстерүдә иң зур кыенлык – аның төрле чирләргә тиз бирешүе»»
Мөхәммәтдиновлар өчен бакча эшләре инде кызуында булса, авыл халкы өчен әле башланырга гына тора. Укучыларыбыз өчен дә файдалы булыр дип, Илсөярдән кыяр һәм помидор утырту, тәрбияләү буенча киңәшләре белән бүлешүен сорадык. Илсөярнең әлеге эшне һәр күзәнәге белән яратып башкарганы сөйләвеннән үк сизелеп торды.
Орлыкны башта дымлы чүпрәккә төреп, шыттырып утыртучылар бар. Мин, шәхсән, мондый ысулны хупламыйм. Чөнки шыткан орлыкны җиргә утырканда тамырына зарар китерү ихтималы бик зур. Ә безгә үсентеләрнең 100 процент чыгуы кирәк. Без үзебез профессиональ, зарарсызландырылган орлыклар белән эш итәбез. Кибетләрдә сатыла торган пачкалы орлыклар буенча киңәшләр бирә алмыйм, кызганыч.
Кыяр-помидорны 1-3 февраль аралыгында утыртабыз. Чәчәр алдыннан ай календаренә карамый калганым юк. Утыртуны эшләргә ярамый торган көнгә туры китермәскә тырышырга кирәк.
Гадәттә, кыярны нинди туфракка утыртырга икән, дигән сораулар бик күп килә. Кыяр торф ярата! Без махсус туфрак белән эшләмибез, гап-гади торф кайтартабыз. Аңа бернәрсә дә кушмыйбыз. Кыярны махсус кассеталарга утыртабыз. Әзер торфка орлык берәмләп төртеп чыгыла. Аннан соң өстенә лычкылдатып су сибәбез дә, пленка белән каплап куябыз. Кыяр – 3, помидор 6 көндә тишелеп чыга.
Үсентеләр чыгу белән утны кушабыз, өстәмә яктылык булдырабыз. Ә инде үсентеләр барысы да баш төрткәч, һава температурасын бик нык төшереп, 15-16 градусларга калдырабыз. Бу – үсентеләрнең тамыры ныгуы, буйга үсеп китмәве өчен кирәк. 1-2 көн шулай салкында үстергәннән соң, температураны күтәрә башлыйбыз. Кыяр өчен көндез 25-26, төнлә 18-19 градус җылылык булу кулай.
5 көнлек булу белән кыяр үсентеләрен зуррак стаканнарга күчерәбез. Күчереп утырту белән үк чиргә каршы көрәшә торган «Фитоспарин» препараты сибәргә киңәш итәр идем.
Үсентеләрне башта ирекле рәвештә тезәбез. Аннан соң инде савытларны гел боргалап, күчергәләп торырга кирәк. Чөнки, аз гына үсә башлау белән, кыярлар бер-берсен каплый башлый.
Стаканда 15 көн утыруга, кыярларны теплицага күчерәбез. Без кыяр үсентеләрен махсус капчыкларга утыртабыз. Чөнки эшне башлаган гына чорларда кыярларыбыз бик нык чирли иде. Аларның авырулары кешеләрнеке кебек күп төрле. Кыяр чирләмәсен өчен, ел саен теплицадагы туфракны алыштырып торырга кирәк. Безнеке кебек зур теплицаларда бу мөмкин эш түгел. Шуңа күрә без черемә белән торф кайтартабыз да, икесен катнаштырып, капчыкларга тутырабыз. Мондый юл белән үстергән кыяр авырмый, экологик яктан бик чиста булып үсә. Хәзер күпчелек теплицаларда кыярлар гидропоникада (туфраксыз) үстерелә. Аларда төрле минераль ашламалар бик күп күләмдә кулланыла. Ә бу – кеше организмы өчен бер дә файдалы түгел, – ди Илсөяр.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, кыяр үстерүдә иң зур кыенлык – аның төрле чирләргә тиз бирешүе. Чиргә каршы нәрсәләр эшләп була, дигәндә, Илсөяр, һич булмаса, 10 литр суга 1 литр өсте алынган сөт, 10 тамчы йод сибеп булса да, эшкәртеп чыгарга тәкъдим итте. Ә инде кыярны зур мәйданнарда үстерү турында сүз барганда, авыруны баштан ук кертмәү зарурлыгын да билгеләп үтте. Үзләре кыярның яфракларын кискәндә кайчыны йодалы су белән эшкәртәләр икән. Бу – үзенә күрә профилактика чарасы.
Сәламәт кыярның яфраклары дәфтәр бите кадәр булырга тиеш. Баштарак яфракларны өзгәләп тору кирәк. Чөнки без үсентенең тамырын ныгытабыз. Ул буйга китмәскә тиеш.
Без кыярны һәрвакыт бер генә сабакка үстерәбез, бернинди дә «побег»лар калдырмыйбыз. Миңа еш кына: «Син нигә шулай бер сабакка гына үстерәсең, кызганыч бит», – диләр. «Сез кыярны берничә сабакта үстерәсез, шуның белән астагы 3 кыярыгызны үтерәсез», – дим. Иң күп дигәндә 2 буынга үстерергә була әле, шуннан да артыгы кирәкми. Югыйсә кыярның бөтен көче шул сабакларны үстерергә китәчәк. Ә мул уңыш алу турында хыялланасы гына кала.
4-5 буын кыярларын, «побег»ларын өзеп тормасаң, кыяр теплицада урман ясый. Ә урман булгач, беренчедән, кыяр бетли, чирли башлый, яфраклары саргая. Чөнки аңа кояш нуры кереп җитә алмый.
Кыяр бетләгән очракта су белән катнаштырып сибә торган бик яхшы «Фитоверм» препараты бар. Ул артык зыянлы әйбер түгел.
Ләкин агу да ашыйсы килми бит инде. Шуңа да без кыярның бетеннән котыла торган тагын бер җиңел ысул таптык – теплицага бет ашый торган бетләр – «фитосейлюс», «златоглавка» җибәрәбез (көлә). Былтыр үткәреп караган идек бу тәҗрибәне, нәтиҗәсе бик ошады. Кыярның яфрагы йомшак, сусыл булганга, кызганыч, аны корткычлар бик ярата.
Кыярга азот һәм калий кирәк. Әмма ашлауны чамасын белеп, төгәл күрсәтмәләр буенча гына башкарырга кирәк. Артыгын салып ташласаң, үсентеләрнең тамырын яндыруыбыз бар.
Без үзебез кыяр-помидор үсә торган туфракны еш кына тикшерергә җибәрәбез. Лабораториядә туфракның составын тикшереп, нинди тукландыру җитмәгәнлеген әйтәләр дә, кирәкле минералларны гына кертәбез, – ди Илсөяр.
«Яфрагын белер-белмәс киссәң, помидор вак булачак»
Мөхәммәтдиновлар яңа заманча теплицаларында помидор үстерү белән дә шөгыльләнә башлаганнар. «Мануза» сортлы помидор утыртып, былтыр 6 тонна уңыш җыеп алганнар. Помидор, шулай ук, үзенә күп игътибар һәм карау сорый торган культура.
Өйдә помидор үстерүчеләргә киңәшем шул: тәрәзәдән кергән яктылыкка гына ышанмагыз, күп итеп лампалар куегыз. Бер елы мин помидорны өйгә утырттым да ут куймадым. Теплицага күчердек, ә помидоры төшми дә төшми. Ялгышларда өйрәнәсен бит ул. Помидорның 2 яфрагы чыгу белән үк ут куярга кирәк икән ул. Агрономобыз сүзләренчә, бу вакытта помидорның беренче чугы ясала, һәм бары тик аңа яктылык җиткән очракта гына мул уңыш алырга була. Яктылык, ут һәм дым – уңыш булуның төп нигезе.
Беренче яфракларын чыгарганда, помидорның беренче чуклары да ясала. Икенче-өченче чуклары стаканга күчереп утыркан вакытта төшә. Без былтыр помидорларыбызның бишенче-алтынчы чукларын югалттык. Чөнки бишенче-алтынчы чук чыгу – помидорларны күчереп утырткан чорга туры килде. Помидорларыбыз нык стресс кичерде. Чукларны югалтмас өчен, бөтен үсентеләрне дә бер көнне күчереп утыртып, дым һәм яктылык белән тиешенчә тәэмин итәргә кирәк.
Помидорның чәчәкләрен, серкәләнсен өчен, гел селкетеп йөрергә кирәк. Температурага килгәндә, ул 28-29 градустан артмаска тиеш. Артса, помидорның серкәсе «стерилизоваться» ителә, һәм помидор төшми. Артык кызуга килмәсен өчен, без теплицаларга күләгәли торган сеткалар тарттырабыз. Безгә һәрбер чәчәк кадерле, һәрберсен сакларга тырышабыз.
Кечкенә теплицаларның өстенә дә өегездәге иске челтәрләрне булса да ыргытсагыз, күләгә төшеп торачак.
Кайбер бакчачылар помидорның яфрагын кискәләп бетерә. Болай эшләү дөрес түгел. Помидорның 12-15 яфрагы булырга тиеш. Утырткач та без башта 2-3 яфрагын кисеп чыгабыз. Помидор өлгергәнче, беренче чуклары астында 3 яфрак булырга тиеш. Помидорлорлар пешә башлагач кына ул яфракларны өзәргә ярый. Ә чук өстендәге яфракларга тимибез, чөнки ул җимшәннәрне тукландырып тора. Яфрагын белер-белмәс киссәң, помидор вак булачак.
Без помидор-кыярны төклетуралар белән серкәләндерәбез. Әле менә бүген дә алып кайттык әлеге тырыш бөҗәкләрне. Гөҗ килеп очып йөриләр. Теплицабызда чып-чын җәй атмосферасы, шундый күңелле. Болай серкәләндерү экологик яктан да бик чиста ысул булып санала. Бөҗәк булган җирдә агу була алмый. Бу – безнең продукцияне алучылар өчен бик зур плюс, – ди әңгәмәдәшем.
Илсөярдән бакчаxыларга тагын берничә киңәш:
Үсентеләрнең төпләрен йомшарту белән мавыкмагыз. Тамырларына зыян китерүегез бар. Төпләре ничек кенә кипшерсә дә, йомшарту файдага түгел. Без беренче елларда кыярны капчыкка түгел, туфракка утырта торган идек. Ә ул үсми дә үсми. Агроном чакырттык. «Кыяр ул сезгә бәрәңге түгел бит, төбен йомшартмагыз», – диде.
Теплицага күчергәндә «помидорның төп тамырын кисеп утыртабыз» дип сөйләүчеләр бар. Без помидорның бер тамырына да тимибез, ничек үскән, шулай утыртабыз.
Теплицаларда бер чүп тә булмаска тиеш. Чүп – бет тарата, чир тарата, кыяр-помидорга дигән дымны алып тора. Чүпле теплицаларны кырмыскалар да бик ярата.
Кырмыскага гел агу куеп торырга кирәк. Кырмыска кыярга тлә ташый. Тлә кыярның яфрагындагы су белән туклана, кырмыска аны менеп ашый. Бу бөҗәкләр икесе дә кыярны бик зарарлый.
Чүпне кыярның яфрагын өзгән вакытта утамагыз. Үземә ярдәмгә килгән кызларга да гел: «Берүк кыярның яфрагын өзгәндә җирдәге чүпне өзмәгез. Чөнки чүптәге чир перчаткагызга иярә дә кыярның ярасына керә, шуннан чир аза», – дип әйтеп торам.
Кыяр утыртканчы, теплицага яшел кыяк өчен суган утыртып алучылар бар. Суган белән бергә теплицада акканат дигән корт чыга. Ул бөтен теплицаны баса, һәм аны берничек тә чыгарып бетереп булмый. Бер танышларыбыз иртә язда теплицада суган үстергәннәр иде. Аннан соң утыртылган кыярларын йолкып, чыгарып кына ташларга туры килде.
Без беркайчан да сертификаты булмаган Кытай препаратлары кулланмыйбыз. Туймазыга барганда күренә – кап-кара янган җирләр бар. Кытай ашламалары белән ашлаганда, яшелчә уңышы искитмәле күп була. Ләкин ул урыннарда 5-6 ел берни дә үсми.
«Күңелеңне биреп эшләгәнгә, нәтиҗәсе дә, Аллаһка шөкер, сөенерлек»
Кыяр-помидор бизнесының серләренә яхшылап төшенгәннән соң, Мөхәммәтдиновлар бер үк теплицадан 2 тапкыр уңыш алу ысулын да сынап караганнар.
Былтыр июньдә кыярны йолкыгач, аның урынына помидор утыртып карадык. Теплицада 20 ноябрьгә кадәр помидор үстердек. Чөнки без ул 18 сутыйлык теплицаның пленкасын ел саен алыштырып торабыз. Чыгымнарны да каплар дип, шул ук теплицага кыярдан соң помидор утыртык. Гөрләтеп уңыш алдык, безгә бик ошады.
Уңыш елына карап төрлечә була. Узган ел, мәсәлән, квадрат метрыннан 15әр килограмм кыяр һәм помидор уңышы җыеп алдык. Эшебездән дә, үзебездән дә бик кәнәгатьбез. Дөрес, теплицаларыбыз җылыту, сафта тоту, заманча җиһазлар алу, алда әйткән пленканы алмаштыру кебек эшләр чыгымнар сорый анысы. Теплицаларыбыз газ белән җылытыла. Газ кертү – иң зур мәшәкатьләрнең берсе булды. Әмма без зарланмыйбыз, – ди Илсөяр.
Баштарак Алмаз белән икесе генә җитешеп барсалар, кыяр-помидор үстерү мәйданнары зурайган саен, эшче куллар да кирәк була башлаган. Мөхәммәтдиновларга уңыш җыю чорында туганнары һәм авыл халкы ярдәмгә килә. Балалары да кул астына керә башлаганнар инде. Алар кеченәдән тырыш хезмәтнең нәтиҗәле булуын күреп, дөрес тәбрия алып үсәләр.
Олы улыбызга – 10, кызыбызга – 9, төпчек малайга 3 яшь тула. Алар да – иң зур ярдәмчеләрем. Энеләрен дә карап торалар, «Балакайларым, кызу төшкәнче чүпләрне утап алыйк инде», – дип, теплицага да алып чыгып китәм. Бу эшне гаиләбез белән бик яратып эшлибез. Күңелеңне биреп эшләгәнгә, нәтиҗәсе дә, Аллаһка шөкер, сөенерлек, – ди Илсөяр.
Мөхәммәтдиновлар үстергән яшелчәләрнең инде үз бренды да бар. «Зөбәер кыяры»на март аеннан башлап ноябрьгә кадәр ихтыяҗ зур. Гаиләнең даими клиентлары да бик күп. Бакча җимешләрен Актаныш, Пучыдагы, Яр Чаллы, Түбән Камадагы сату нокталары аша реализациялиләр.
Безнең продукция бик тәмле, сусыл. Җылы яктан кайткан кыяр-помидорлар да андый ук тәмле булмый. Без бит бернинди кызарткычлар, ашламалар сипмичә, күңел җылыбызны кушып үстерәбез аларны, – ди Илсөяр.
Бүгенге авылларны нәкъ менә Илсөяр һәм Алмаз кебек уңганнар яшәтә. Эшләре гөрләп барсын, балалары да үзләренең дәвамчылары булсын бу тырыш гаиләнең.