news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакалы районында көрәш турнирында имгәнеп, ике ай комада яткан үсмер малай үлгән

Унөч яшьлек малайны туган авылында җирләгәннәр.

news_top

Уфа хастаханәсендә 13 яшьлек көрәшче малай вафат булган. Ул Бакалы районында көрәш турнирында имгәнгәннән соң, ике ай комада ятты. Әнисе сүзләренчә, яшь спортчы аңына килми, ул 23 мартта үлә. Үсмерне 26 мартта туган авылында җирләгәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 30 гыйнварда Бакалы авылында спорт мәктәбендә булды. 13 яшьлек үсмер көндәше белән көрәшкәндә аркасына егыла һәм кисәк кенә хәле китә, аннары ул аңын югалта.

Шуннан бирле бала комада була, якыннары могҗизага өметләнеп, аның терелгәнен көтә. Башта аны район хастаханәсендә, аннары Уфа Республика балалар хастаханәсендә дәвалыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар