news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Байтирәк» проекты: Кияү балакай булган Юлайдан репортаж

Казанның Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Байтирәк» этно-мәдәни проектының 5 еллык юбилее зурлап бәйрәм ителде. Анда Татарстанда гомер итүче төрле халыклар су белән бәйле булган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңарттылар. Үземә дә кияү егете буларак су юлы йоласын күрсәтүдә катнашу насыйп итте Ходай.

news_top
«Байтирәк» проекты: Кияү балакай булган Юлайдан репортаж
Фото: «Интертат», Юлай Низаев һәм «Залесный» мәдәни үзәге

Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе әлеге проектны елның-елында җитди әзерлек белән оештырып килә. Горький паркында ел саен бу бәйрәм көнне, әлбәттә, милләтләр, халыклар дуслыгы балкышын күрәсең. Үзебезнең иң матур традицияләрне күрсәтеп халык мәдәниятен данлыйбыз, башкаларга сокланабыз, кунакларга һәм тамашачыларга ихтирам күрсәтәбез.

Ботакларга тасма бәйлибез, изге теләкләр тели-тели

Иң башта мәртәбәле кунаклар милли сәнгать, фольклор үзенчәлекләре белән таныштырган ишегаллары, күргәзмәләр һәм мастер-класслар буйлап йөреп танышып чыкты. Монда исә татар, рус, керәшен, башкорт, чуваш, удмурт, мари халыклары әзерләгән җыр-моңнар, дәртле биюләр дә бәйрәм рухына ямь өстәп җибәрде.

Теләкләр белән агач ботакларына төсле тасмалар бәйләү, данлыклы чуваш квасларыннан авыз итүләр генә дә ни тора!

Чайкала бидрәләре, түгелмәсен суларың, сылуым!

Татарстан Республикасында яшәүче башкортларның төбәк милли-мәдәни автономиясе, Казанның «Залесный» мәдәни үзәге каршында эшләп килүче «Ак тирәк» халык фольклор җыр һәм бию театры исә кәләшкә су юлын күрсәте йоласын сәхнәләштереп күрсәтте. Татарстан Республикасы башкортларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанның атказанган табибы Гали Хәсәнов, аның урынбасары вазифасындагы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тимур Йосыповның курайларда уйнаулары да җыелган халыкның җанын иркәләде. Ә инде Элвин Грейның әнкәсе Нәфисә апа Юльякшинаның һәрвакыт безнең арада булуы ямь өстенә ямь бирә.

Гореф-гадәт буенча борыңгыдан ук киленне су юлына алып бару йоласы булган. Әлбәттә, аңа җиңгәчәйләр чишмәгә яки коега бару юлын күрсәтә. Ә кияү йортында әти-әниләр көтеп тора. Су юлыннан кайтканда килен салмак кына җырлап бара, кияү балакай исә – көянтәләрен сөйгәненең җилкәсе турыннан әкрен генә тотып бара. Әмма, сөйгән ярыңны жәлләп көянтәне үзеңә асарга ярамый.

Шәхсән үзем туып-үскән якларда данлыклы керәшен шагыйре Нәҗип (Николай) Асанбаев язган җырны да су юлыннан кайткан киленнән ишеткән бар:

Килен булып төштем бу авылга,

Таныш түгел әле күршеләр.

Буй-сынымны сынап карар өчен,

Су юлына алып төштеләр.

Кияү, биянай-биятай (кайнана һәм кайната) йортында кияү егетенең ата-анасы, өйдә калган өлкән җиңгәчәйләр, зурнәйләр каршы алалар су юлыннан. Аннары киленне киезгә бастырып биетүләр китә, су сатулар, киленне подноска, я булмаса калай кисәгенә бастырып биютеләр китә. Такмаклар әйтелә.

«Гореф-гадәтләрне саклау — безнең киләчәк алдындагы җаваплылыгыбыз»

Импровизацион сәхнәдә беренче булып сүзне проект хуҗабикәсе, Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова алды:

«Байтирәк» проекты биш елда кечкенә генә мәдәни башлангычтан чын-чынлап халыкларны берләштерүче зур хәрәкәткә әйләнде. Казан мэриясе бу юнәлештәге эшчәнлекне киләчәктә дә үзенең өстенлекле бурычларының берсе буларак дәвам итәчәк. Гореф-гадәтләрне саклау — безнең киләчәк алдындагы җаваплылыгыбыз. Әлбәттә, көндәлек тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре арасында да без йолаларыбызны саклап калырга тиеш. Без бердәмлек белән көчле, – диде Сәгыйтова.

Әйткәндәй, Гүзәл Сәгыйтова үзе дә Башкортстан якларыннан. Ул Шаран районы кызы, Уфада югары белем алган. Хәер, аның үзебезчә көйләргә биюләренә күпләр шаклар катып, сокланып карады. Менә шулайрак шул, Башкортстанда туып-үстек, хәзер Татарстаныбызда гөрләтеп эшләп, биеп-җырлап йөрибез.

«Бәйрәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыра»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, депутат Нәҗип Хәкимов:

Барлык оештыручыларга – Казан шәһәре мэриясенә, Татарстан Халыклары Ассамблеясенә, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәләремне белдерәм. Яңгыр явып үтү дә бик яхшы күренеш булды, дип саныйм. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки су – яшәеш нигезе! Биш ел буена «Байтирәк» үткәрелү дә – матур күренеш! Дәвамлы фестиваль булсын. Очрашу уңаеннан барыгызны да котлыйм. Бергә булыйк, бердәм булыйк, – диде депутат.

Шулай ук Россия Федерациясене Халык артисткасы, атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булган Лима Кустабаева да чыгыш ясады һәм фикерләрен белдерде:

Шундый шәп бәйрәм! Җәй уртасында бишенче ел шундый олы тантананы бәйрәм итәбез. Бәйрәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыра, милли үзенчәлекләребезне бар халыкка таныта. Монда халыклар дуслыгы рухы хакимлек итә, – диде ул.

Тантана бүләкләүләр белән дәвам итте. Мәсәлән, Татарстанның баш фольклорчысы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова да хөрмәтләнде. Бик тә лаеклы ул, «Татар ядкәрләре» проекты гына ни тора! Шулай ук үзебезнең «Ак тирәк» тә бүләккә ия булды.

  • «Байтирәк» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, традицион мәдәниятләрен саклау һәм популярлаштыру.

«Интертат»ыбыз чәчәк атсын, эш-гамәлләребез уң барсын» дип теләдем. Мари дусларның изге йоласыннан күренеш

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар