Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бай хатыны дорфа кыланды»: Чаллыда хуҗаларын үтергән хезмәтче суд каршына басты

Чаллыда байлар яши торган Боровецкий бистәсендә йорт хуҗаларын хезмәтче үтерүе зур резонанс алган иде. Бу атнада җинаять эше буенча суд башланды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, хезмәтче ир хуҗаларының акчасын һәм машинасын алып качарга уйлаган. Гаепләнүче үз гаебен таный, тик урлау нияте булмавын әйтә. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Бай хатыны дорфа кыланды»: Чаллыда хуҗаларын үтергән хезмәтче суд каршына басты
Алинә Фәйзрахманова фотосы

Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтерү турындагы эшне Татарстанның Югары суды тикшерә башлады. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – соңгы 15 елда хәлле гаиләнең хуҗалыгында эшләгән 50 яшьлек Ренат Зиннуров. Тикшерүчеләр раславынча, фаҗига булган көнне ул хуҗабикә белән сүзгә килә һәм өлкән яшьтәге парга пычак һәм чүкеч белән һөҗүм итә.

Ир ике кешене рәхимсез рәвештә үтерүдә һәм җинаятен яшереп калу ниятендә тагын бер кешене үтерүгә омтылуда, караклыкта, машина урлап качуда гаепләнә.

Гаепләнүче үзенең гаебен беренче маддә буенча гына таный. Ул калган гамәлләрне шок хәлендә эшләдем һәм нәрсә эшләгәнен аңышмадым, ди.

«Бөтен ишегалды кан эчендә иде»

Зиннуров кулга алынганнан соң Боровецкий коттедж бистәсендә булган хәлне сөйләп бирә. Хуҗа хатынының дорфа кыланганын, кычкырганын әйтә. Талаш башлангач, кызып китеп, хатынны сугып ега. Ул ярдәмгә чакыра башлагач, ир аның өстенә атлана, пычак кадый. Экспертлар соңыннан егерме пычак эзе саный. Бөтен ишегалды кан белән тулган була.

Кычкырган тавышка өй хезмәтчесе Эльвира Галиева йөгереп чыга. Кулына эләккән китмән белән хуҗа хатынны үтереп яткан ир-атның аркасына, башына суга башлый. Ир торып китмәнне йолкып ала. Галиева өйгә йөгерә, ир аның артыннан ташлана. Ишек төбендә аңа йорт хуҗасы очрый – тавышка ул чыккан була.

Хуҗа кеше элегрәк инсульт кичергән булган, таяк ярдәмендә генә йөри алган. Өлкән яшьтәге ир ярсыган Зиннуровны туктатырга тырышып карый, тик тегесе аңа башта пычак белән, аннары чүкеч белән ташлана. Нәтиҗәдә, йорт хуҗасының да гомере өзелә.

Боларның барысын да өй эченә кереп бикләнгән Галиева тәрәзәдән күреп торган. Ул ашыгыч ярдәм чакыра, коттеджның икенче ишегеннән чыгып кача.

«Аннары Зиннуров урлау максаты белән Хәбибуллиннар йортына керә. Ул Хәбибуллинаның сумкасын табып ала, аннан 7 мең сум булган акча янчыгын, кесә телефонын, автомобиль ачкычын урлый. Моннан тыш, Зиннуров йорттагы сейфны ачарга маташа, ләкин бу уе барып чыкмый һәм җинаять урыныннан кача», – дип укыды дәүләт гаепләве вәкиле судта.

«Үтерүдә гаепне таныйм, калганнарында мин нәрсә эшләвемне аңышмадым»

Зиннуров хуҗаларының Toyota машинасына утырып качмакчы була. Тик ул ерак китә алмый: санаулы минутлар эчендә юл-патруль хезмәте экипажы килеп җитә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьче артыннан китә һәм эзәрлекләү азагына кадәр күздән ычкындырмый. Бистәне бер әйләнгәннән соң, җинаятьтә гаепләнүче бөкегә эләгә һәм туктап торган машинага килеп бәрелә. Шул вакытта полиция хезмәткәрләре үз машиналарын аркылы куеп, ир-атны тоткарлый. Машинада утырган ир-атны автомобильнең тәрәзәләрен ватып чыгаралар.

Шул көннән Зиннуров сак астында булган. Суд каршында чыгыш ясаган вакытта ир-ат үзенең Тукай районында яшәвен, өйләнгән булуын һәм зур кызы һәм 14 яшьлек улы булуын сөйләде. Җинаять кылуда гаебен өлешчә таный.

Тоткарланганнан соң, Зиннуров матди кыенлыклар кичерүен сөйләгән булган. Тукай районының Әҗмәкәй авылында ике катлы йорт төзүен, шуңа бәйле рәвештә кредитлары җыелуын белдергән. Хатыны белән дә аерылышырга йөргән булган. Ир-ат раславынча, боларның барысы да аның нервларын какшаткан һәм шуңа да ул кызып киткән.

«Фәридә һәм Назыйф Хәбибуллиннарны үтерүдә генә гаебемне таныйм. Аннан соң ни эшләвемне аңышмадым. Җинаять кылганнан соң ук мин үз акылыма килә башладым һәм нәрсә эшләгәнемне аңлаганга, качарга маташтым. Мин кеше үтерүемне аңлыйм һәм моның өчен җәзасын алырга тиеш. Урлау максатында алдан уйлап эшләү һәм башкалары минем уемда да юк иде», –  дип белдерде бүген Зиннуров.

Аның адвокаты Марат Ашимов та шундый ук фикердә. Аның сүзләренә караганда, экспертиза Зиннуровның акылын сау дип тапкан һәм җинаять кылган вакытта үз-үзен белештерүен күрсәткән. Әмма яклау ягы тагын бер экспертиза үткәрү турында үтенеч гаризасы бирергә ниятли.

Һөҗүмчедән котылып калган хезмәтче һәм һәлак булган ир белән хатынның 36 яшьлек кызлары Алия Арсланова җинаять эшендә зарар күрүчеләр булып исәпләнә. Фаҗига корбаннарының Чаллыда яшәүче кызлары, көмәнле булу сәбәпле, Казанда уздырыла торган суд утырышларына килеп йөрергә авыр булуын белдергән.

Суд утырышында ике зыян күрүче дә юк иде, алар эшне алардан башка гына карауны сорап гариза юллаган. Әмма хөкемдар зыян күрүчеләрне көтәргә карар итте һәм тыңлауларны кичектерде. Җинаять эше буенча киләсе утырыш 25 майда узачак.

Алинә Фәйзрахманова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 май 2022
    Исемсез
    Хужалары каты кыланмады микэн?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100