Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда фаҗига: Коттеджда ярдәмче булып эшләүче ир-ат хуҗаны һәм аның хатынын үтергән

Хуҗаларга 15 еллап хезмәт иткән ярдәмче 70 яшьлек хатын белән 74 яшьлек ирне үтергәнен өйдә хуҗабикә булып эшләүче 29 яшьлек хатын күреп торган.

news_top_970_100
Чаллыда фаҗига: Коттеджда ярдәмче булып эшләүче ир-ат хуҗаны һәм аның хатынын үтергән
https://pixabay.com

Бүген Чаллының Боровецкий бистәсендә 49 яшьлек ир-ат 70 яшьлек хатын-кызны һәм аның 74 яшьлек ирен үтергән. «Челнинские известия» сайты фаҗига хуҗа хатын ярдәмчегә кисәтү ясау аркасында килеп чыгуы ихтималы турында яза.

Үтерүче ир-ат бу гаиләдә 15 еллап хезмәт итә. Ул хуҗалыкта ярдәмче булып эшли. Бүген дә ул коттеджга килә, кушкан эшләрне эшләп йөри. 70 яшьлек хуҗа хатын эшчегә кисәтү ясый, ир-ат кисәк кенә ярсып китә. 

Якынча белешмә буенча, 49 яшьлек ир-ат үзенең хатыны белән аерылышып йөри, ул эшкә еш кына салгалап килә башлый, кәефе дә булмый. Өлкән яшьтәге хуҗабикә аңа ни дип әйткәндер, анысы әлегә билгеле түгел. Тик ярдәмче ир-ат пычакка ябыша һәм хуҗа хатынга ташлана. Бу хәлләр өй янында була. Тавышка ярдәмче хатын йөгереп чыга, ләкин ул хуҗабикәне коткара алмый.

Аннары 74 яшьлек хуҗа килеп чыга, ул да хатынын коткарырга маташа, тик көче җитми. 

49 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге ир белән хатынны вәхшиләрчә үтерә. Ул аларга чүкеч һәм пычак белән бәрә. Аннары ул ак төсле «Тойота Рав 4» джибына утырып качмакчы була. Бу машина хуҗаларныкы була.

Өйдә ярдәмче булып эшләүче хатын зыян күрмәгән. 14.55 сәгатьтә ул полициягә шалтыратып, җинаять турында әйткән. 

Җинаятьче ерак китәргә өлгерми. Өйдән өч километр чамасы ераклыкта аны ЮХИДИ, полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Ул юлда барышлый ике авария ясый, аннары машинадан төшүдән баш тарта. Аны росгвардиячеләр чыгара. Ир-атның үзенең куллары да яраланып беткән. Машина салонында пычак һәм чүкеч табыла. Аларда кан эзләре була.

Җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Ярдәмче булып эшләүче хатын үзе дә җинаятьчедән чак кына качып котыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр иткән.

«Ярдәмче хатын тавышлар ишетеп йөгереп чыга. Бу вакытта эшче ир-ат йорт хуҗаларын үтереп ята. Ярдәмче хатын ишегалдыннан чыгып китмәкче була. Үтерүче аны күреп ала, артыннан куа башлый. Хатын да чаба. Җинаятьче аны тота алмый. Хатын өйгә кереп бикләнә. Хатынны тота алмыйсын аңлагач, үтерүче машинага утыра һәм ишегалдыннан чыгып китә», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100