Бәгъзе журналистларга: Туксанынчы еллар «пацаниада» түгел, татарның милли күтәрелеше иде
Журналистларның «Слово пацана» сериалы белән «просмотр» эшләү омтылышы маразмга китте – 90нчы елларга бәйле барлык вакыйга/сюжетны әлеге сериалга бәйләп, сериал исемен башисемгә чыгарып, интернеттагы эзләү системаларына эләгергә маташу омтылышы журналист халкын саташыр дәрәҗәгә җиткерде.
Әлеге омтылышның бер «кәмитен» циркта күзәткән идек – Мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуында һәрберебезнең бирәсе сораулары телебездә эленеп торса да, соңгы сорауны бирү шансын эләктереп өлгергән бер коллегабыз министрдан әлеге сериалга мөнәсәбәтен сорады. «Бөтенегез карагандыр...» – дип башлады ул соравын. «Юк, син генә», «Мин карамадым», – диештек. «Ну окей...» – диде коллегабыз һәм соравын дәвам итте. Бөтенебез өчен әйтә алмасам да, күбебезнең аты-юлы белән сүгенәсе килде ул вакытта. Шулай итеп, Милли музей һәм ТЮЗ бинасын төзекләндерү, Казан мөселман киносы исеме, «Мәдәният» илкүләм проекты, этномәдәни чаралар кебек мәдәни темалардан соң, Ирада Хафизяновнаның әлеге сериалга мөнәсәбәтен белергә тиеш булдык.
Бу шашкын омтылышның тагын бер корбаны Әлмәт театры булып чыкты. Интернет матбугат чараларының берсендә Әлмәт театрында куела башлаган «Фәхрине үтереп ташладылар» фильм-спектакле турында «тематика перекликается с нашумевшим сериалом» дигән сүзләр белән язма басылып чыкты. Ягъни, бер коллегамның «җиңел кулыннан» (гафу итегез, уйлап бетермәгән «җиңел башыннан» дияргә дә мөмкиндер) театрның яңа проектына әлеге дә баягы шушы ярлык тагып куелган.
Декабрь аенда «Татар-информ» Әлмәт театрында татар театры тарихында беренче фильм-спектакль ясалачагын хәбәр итте – әсәр Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы нигезендә эшләнә. «Әйе, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева шушы кызыклы идея белән чыкты. Ягъни, театрга килгән тамашачы сәхнәдә барган спектакль белән бергә сюжетның бер өлешен экраннардан карый алачак», – дип мәгълүматны раслаган иде фильм-спектакль чыгарырга чакырылган кинорежиссер Александр Далматов.
Белешмә: Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән ябык конкурсның «Роман» номинациясендә III урын алды. Әсәр китап булып басылып чыкты. «Чисто татарское убийство» исеме белән рус теленә дә тәрҗемә ителде.
Җәмәгать, китап берничек тә «Слово пацана»ны кабатламый. Әсәрнең эчтәлеге сер түгел, теләгән кеше ала да укый. Шуңа да әсәрнең эчтәлеген язу спойлер түгел: студентларга урамда гопниклар очрый, һәм шулар аркасында милләткә хезмәт итәсе егетләрнең тормышы челпәрәмә килә – әйе, әсәрдә бу бар. Шуннан? Монда төп мәгънә – егетләрнең «милләткә хезмәт итәбез» дип ант эчүләрендә түгелмени? Спектакль бүген 50дәгеләрнең (драматург һәм журналист Равил Сабырның үз буыны) яшьлеге һәм челпәрәмә килгән хыяллары турында түгелмени? Драматург Равил Сабыр һәм кинорежиссер Александр Далматов – мин әсәрне дөрес күзаллыйммы, әллә мин ялгышаммы?
Әлеге шау-шулы сериалдан «просмотр»лар аша үз тиенегезне алып калырга тырышкан каләмдәшләрем – журналист-татарлар – татар теллеләр һәм татар телсезләр: 90нчы елларны бары тик шушы сериал белән тәңгәлләштерә башлау – татарның күтәрелеше чорын пычрак итекләрегез белән таптау түгелме?
90нчы еллар – минем дә яшьлегем. Равил Сабыр романындагы Галимҗан, Илгизәр, Хамис һәм Кадыйр персонажларында мин, татар дөньясына хезмәт итәргә дип, Казан университетына килгән бик күп татар егетләренең язмышын күрәм. Шул чорда безнең белән укыган күп яшьтиләрнең чалымнарын сизәм.
Ә сез, егетләр – мин Равил белән Сашага дәшәм – үзегезгә өч тиенлек пиар ясау хакына, әлеге сериалга бәйле сорауга җавап биреп, «просмотр» җыю һәм эзләү системасына эләгү турында гына уйлаган журналистның шул хыялын тормышка ашырасыз түгелме? Тишек авыз булмагыз инде, егетләр! Төрле проектларда, әйтик, әлеге дә баягы шул сериалда да, проект төгәлләнмичә торып, аны оештыручылар һәм анда катнашучылар сөйләнеп йөриләрмени?
Күптән куелмаган Равил Сабыр һәм дебютант Александр Далматовның күгендә кояш балкыганын аңлыйм мин, ә театрга мондый бөтенләй дөреслеккә туры килмәгән дан кирәкме?
Ни өчен бу темага ярсып чыктыммы? Кадерле коллегалар, 90нчы еллар – ул Казан феномены гына түгел. Татарның рухи күтәрелеш елларын урам сугышларына гына кайтарып калдырып, пычратып бетермәсәгез иде!
Әлмәт театрының бу әсәргә алынуы сәбәпләре турында театр директоры Фәридә Исмәгыйлевадан сораштым.
Фәридә Исмәгыйлева: «Романның Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән ябык конкурста III урын алуы, әдәбият галимнәрендә, җәмәгатьчелектә һәм бездә яңалыгы, интригасы белән кызыксыну уятты. Әлбәттә, капма-каршы фикерләр дә юк түгел иде. Инде 8 ел Әлмәттә яшәүче драматургның юбилее якынлашу да безнең бу әсәргә алыну сәбәбе булды.
Һәр буында идеаллар, хыяллар була, һәм алар гомумкешелек кыйммәтләренә тәңгәл килә. Бу – нәрсәнедер үзгәртергә, булдырырга, камил җәмгыять төзергә омтылыш. Андый теләкләр бер буынга да ят түгел. Халык шагыйре Разил Вәлиевның яшьлегендә язган: «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген...» дигән шигырь юлларын гына искә төшерик. Равил Сабыр да, романын иҗат иткән вакытта, 90нчы елларга туры килгән яшьлеген күз уңында тота.
90нчы елларга килгәндә, шәхсән минем өчен ул гаҗәп үзгәрешләр еллары булды. Иң беренче чиратта, мин ул елларны милли тарихыбызны, кыйблабызны барлау, рухи күтәренкелек, ренессанс буларак хәтерлим. Бер-бер артлы ачылган татар гимназияләре – моның ачык мисалы. 1991 елда Әлмәттә ачылган татар гимназиясе тулы бер катлам шәхесләр үстерде. Шул елларда Әлмәт театры бүгенге бинасына күчте, «Әлмәт таңнары» газетасы ачылды һ.б., һ.б.
Ни кызганыч, болганчык суда балык тотарга тырышу, хайп эзләү, провокацион постлар – бүгенге көн тренды. Бу бигрәк тә журналистикада ачык чагыла. Спектакль белән театр төшенчәсен аермаган килеш тә театр темасына хайп ясарга омтылучылар бар, бик кызганыч. Без барыбыз да халкыбызга хезмәт итәбез, бер-беребезгә «аю хезмәте» күрсәтмик».