Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенебез дә агуланабыз»: Алабугада умартачыларның бал кортлары үлгән - видео

Илмәт авылында бөтен умарталары үлеп беткән умартачылар бар.

news_top_970_100
«Бөтенебез дә агуланабыз»: Алабугада умартачыларның бал кортлары үлгән - видео

Алабуга районы Илмәт авылы халкының бал кортлары агуланып үлгән.

«Безнең авылда инде ике ел бал кортлары үлә. Авылда ике йөзләп умарта бар. Былтыр барыбызның бер үк вакытта бал кортлары үлә башлагач, берәр чир чыкандыр дип уйладык. Экспертизага да җибәрмәдек. Быел тагын да күп үлделәр, бөтен авылдагы умартаның утыз проценты юкка чыккандыр. Оядан бер-ике корт чыгып йөри, тик алар да бал җыярлык хәлдә түгел. Быел бал кортлары үлә башлагач, Алабугага умартачылык буенча инспекторга мөрәҗәгать иттек. Ул экспертизага җибәрде. Бал кортларының агуланып үлүе билгеле булды. Икенче класслы агу белән агуланганнар. Бездә басу якын шул. Агу сибәр алдыннан хәбәр бирүче дә булмады», — дип сөйли авыл халкы.

Авыл халкы исән калган бал кортларын дәвалау өчен аларга шикәр, ширбәт бирә икән. Бөтен умарталары үлеп беткән умартачылар да бар. Умартачылар агу кулланган хуҗалык җитәкчесенә мөрәҗәгать итмәгән. Агроном белән генә сөйләшкәннәр. Хуҗалык җитәкчесе соңгы вакытта йөрәк белән Казанда хастаханәдә булган. «Ул тәҗрибәле җитәкче. Андый авырудан соң борчырга теләмибез. Умартага караганда кеше гомере кызганычрак», — диләр.

«Кортлар гына агуланмый бит, без бөтенебез агуланып утырабыз. Әле рапсны агуларга чыгачаклар. Ул басу да якын урнашкан инде», — дип сөйләде зыян күргән умартачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100