«Бөтен ирләр дә «подкаблучник» - хәзерге гаиләләрдә кем күбрәк хуҗа?
«Бүген ирләр дөнья белән, ә хатын-кызлар ирләр белән идарә итә» дигән әйтем бар. Хөрмәтле ир-атларыбыз шушы фикер белән килешәме икән? Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Интертат» шул хакта сорашу уздырды.
Ир-атлар гомер-гомергә гаиләсен саклаучы-яклаучы, яшәешне тәэмин итүче булып саналган. Хатын-кыз, аеруча безнең татар хатын-кызлары: «Ир хакы — Алла хакы», — дип, ирләрен бер олуг затка тиңләп хөрмәт иткәннәр. Ләкин бүгенге көндә мондый гаилә образыннан күләгә генә калды инде. Хәзер хатын-кызларның җәмгыятьтә генә түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә бер башка өстен булырга тырышканы еш күзәтелә. «Бүген ирләр дөнья белән, ә хатын-кызлар ирләр белән идарә итә» дигән әйтем дә бар. Хөрмәтле ир-атларыбыз шушы фикер белән килешәме икән? Бүгенге заманда хатын сүзе белән яшәүче (руслар подкаблучник, татарлар «чүпрәк» диләр) ир-атлар күпме? Гел хатын сүзе белән генә яшәргә ярыймы, әллә инде ир-ат үз сүзен шартлатып әйтеп бирергә тиешме?
- Ир-атларны үпкәләтә торган «подкаблучник» сүзе элекке заманнарда ау өчен кулланыла торган лачын дигәнне аңлаткан. Кулга тизрәк ияләнсен өчен лачынның башына күзенә хәтле төшеп торган махсус күн башлык — клобук кидерә торган булганнар. Ә лачыннарның үзләрен «подклобучниклар» дип атаганнар. XIX гасырда «подклобучник» сүзенең ике хәрефен алыштырып, халык аны «подкаблучник» дип үзгәрткән.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, уенын-чынын кушып, «без бөтенебез дә подкаблучник», «ватан саклау сезнең кулда», дигән иде.
«Киңәшләшеп яшәсәң, дөнья тынычрак була»
Юмор остасы, җырчы Җәвит Шакиров:
Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирә ала. Бөтенләй «подкаблучник» булырга ярамый инде ул. Ләкин иңгә-иңне куеп яшәгән, озак еллар бергә гомер кичергән кешеңнең сүзен тыңлау күп вакытта файдалы булып чыга.
Ирләрнең башлары уңыштан да, башкасыннан да китәргә мөмкин. Шуңа аларның янәшәсендә акыллы хатын булып, вакытында дөрес киңәшләрен биреп торуы бик мөһим.
Кайвакыт ирләргә «хатыныңнан уза алмыйсың», «хатыныңнан куркасың» дип әйтүчеләр була. Әмма мин моны курку түгел, тормыш иптәшеңне хөрмәт итү дип әйтер идем. Бер-береңнең киңәшен тотып яшәсәң, дөнья икенче төрлерәк, тынычрак була.
Зөлфия апагыз белән 35 ел бергә гомер кичерәбез. Әгәр дә мин үземчә генә яшәсәм, хатынымның акыллы киңәшләре булмаса, ул мине вакытында туктарга, кеше танырга өйрәтмәсә, тормыштагы бүгенге уңышларыма ирешә алмас идем.
«Подкаблучник» — совет чоры термины»
Алып баручы Гамил Нур:
Ирләрнең «подкаблучник»лары да, алар белән беррәттән «подкаблучник» булмаганнары да бар дип уйлыйм. Һәр кеше үзенчә тормыш рәвеше алып бара. Кемдер үз мәдәни кодларына, ягъни тәрбиясенә күрә кешене гаепләргә мөмкин. Кемгәдер «син подкаблучник» дип, ә икенчеләренә, киресенчә, «ул кыргый, хатынын санламый» дип тә әйтергә мөмкиннәр.
Ничек кенә булса да, бу гаиләнең шәхси эше. Ничек җайлашалар, шулай яшиләр һәм бүген бармак белән төртеп «подкаблучник» дип көлүче кешеләр дә бик сирәк очрый. Чөнки һәр кеше үз тормышын үзе көйли, гадәттә, башкалар аның эшенә кысылмый. Бу искерәк термин, күбрәк совет чорында очраган сүз дип уйлыйм. Хәзерге көндә «подкаблучник» сүзен ниндидер бер тискәре әйбер буларак китереп әйтүчеләр бик аз.
«Җитәкчелектә утыручы кешеләргә хатын сүзе белән яшәргә ярамый»
Фатыйх Сибагатуллин, сәясәт эшлеклесе, Дәүләт Думасы депутаты:
Гадәттә, гаиләдә ир-атның үз вазифалары, хатын-кызның үз вазифалары була. Әти кешенең роленә килгәндә — ул гаилә башлыгы. Ахыр сүзне гаиләдә ир кеше әйтә, ә хатын-кыз акыллы киңәшләре белән юнәлтеп тора. Минем үземнең дә әни бик акыллы хатын-кыз иде.
Балалар тәрбияләү белән дә гаиләдә күбесенчә әни кеше шөгыльләнә. Ләкин менә шулай яшәргә кирәк дип аерым бер модельне генә алып күрсәтү — дөрес әйбер түгел. Гаиләдә кем акыллырак, шул әйдәп баручы булырга тиеш. Ләкин бер искәрмә бар: җитәкчелектә утыручы кешеләргә гел хатын сүзе белән генә яшәргә ярамый. Хатын-кыз ул коллективта эшләми, кырыйдан карап акыл да бирә алмый.
Хуҗа Насретдиннән: «Иң җиңел эш нинди?» — дип сорагач: «Акыл өйрәтү», — дигән. Ә иң авыр эш нәрсә дигәч: «Шушы өйрәткән акылыңны тормышка ашыру», — дип җавап биргән. Хатын-кыз фикере белән эш йөртүнең нәрсәгә китереп чыгарганын без Михаил Горбачев мисалыннан да яхшы беләбез. Борис Ельцин очрагында хатын сүзен тыңлау бер төрле, Горбачев очрагында икенче төрле хәл китереп чыгарды. Ельцин үз башы белән эшләгәч, илне бер сәяси-икътисадый системадан икенче системага тавыш-тынсыз гына күчерә алды. Андый үзгәрешләр тарихта беркайчан да гражданнар сугышыннан башка булмаган. Бүген аны бәяләп бетермәсәк тә, Ельцинны сүккән кешеләр күп булса да, ул безне бер ату-шартлаусыз социализмнан капитализмга күчерде. Сугыш булса, күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килгән булыр иде.
«Ир-ат үз өендә үзе хуҗа булырга тиеш»
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев:
Ир-атка «подкаблучник» булып яшәү җиңелрәктер инде ул. Шулай яшәү рәхәт дип тапкан ир-атлар җитәрлек дип уйлыйм. Ләкин, миңа калса, андый ир-атларны хатын-кыз да хөрмәт итеп бетермидер.
Хатын-кыз психологиясе белән ир-ат психологиясе бик төрле. Бүгенге көндә хатын-кызлар тарафыннан ир-атларны түбәнсетү дигән әйбер очрый. Бер кешене шулай итә башласаң, ул гадәткә кереп китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә ир-ат үз өендә хуҗа булырга тиеш. Хатын-кызның ир-атны хәйләкәрлеге, зирәклеге белән җайлаган моментлары була. Әмма анысы бөтенләй башка нәрсә.
Ир-атның барыбер үз сүзе булырга тиеш. Хатын-кыз ирен хөрмәт итә икән, балаларын да «әтиегездән сорагыз», «әтиегез сезгә бу әйберне алып бирде», «әтиегез нәрсә әйтер» дип тәрбияли. Андый гаиләләрдә балалар тарафыннан да ир-атка карата хөрмәт булачак.
Бу ир-ат эше, хатын-кыз эше дип бүлешмичә, ир белән хатын аңлашып яшәсәләр, гаиләдә тынычлык булачак. Эштән беренчерәк кайтканда чәй куя тору, хатыны соң кайтканда, балаларына ашарга пешереп ашатудан берни дә югалмый бит ул. Бу ир-атның гаилә җанлы булуын гына дәлилли.
«Чын татар ир-ат гаиләдә баш була»
Язучы Ләбиб Лерон:
Мин бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар дип уйлыйм. Тотрыклы гаиләләрдә ир-ат үзенчә эшләсә дә, барыбер хатын-кыз сүзенә колак салмыйча калмый. Чөнки аек фикерли торган, акыллы хатын-кызның иренең шәхес буларак үсешенә йогынтысы искиткеч зур була.
Гаиләдә баш булырга теләп, ире өстеннән җитәкчелек итәргә омтылган хатыннар да бар. Андый гаиләләрдә ир-атның күбесе хатыннар күләгәсендә кала, хатыншага әверелә. Соңгы вакытта андый ир-атларның саны артты дип уйлыйм. Бүген хатыны эшләп, ә ире бала карар өчен декрет ялы алган гаиләләр дә бар. Чөнки хатын-кызлар бик актив рәвештә сәясәткә килде, эш мәйданында бизнес-ледилар үсеп чыкты. Хәзер аларның хокуклары да башкачарак, күбесе курыкмыйча дәүләт идарәсендәге вазифаларга да алына. Бу бер яктан шулай булырга тиеш тә инде. Чөнки мондый тенденция Россиядә, Татарстанда гына түгел, дөньяның башка илләрендә дә күзәтелә.
Ә эшләргә артык атлыгып тормаган ир-атларга болай «подкаблучник» булып яшәү кулай гына. Хатыны кайтуына ир кеше керләрен юып, ашарына пешереп торса, хатыны шуңа кәнәгать булса, тагын ни кирәк? Андыйлар болай яшәү рәвешеннән оялмыйдыр да, оялсалар, үзләрен шул дәрәҗәгә китереп җиткермәгән булырлар иде. Үзләре баш булып, гаиләне алып барырлар иде. Әлбәттә, татар традицияләрен саклаган, үзләрен чын татар дип хис иткән ир-атлар барыбер гаиләдә баш булып кала килә.
«Хатын-кызлар безнең белән идарә итә»
Юмор остасы Сирин Бәйрәмов:
Бөтен ирләр дә «подкаблучник» дигән сүз белән тулысынча килешәм. Хак әйткәннәр. Тик кемдер 100%, ә кемдер 30% кына. Хатын-кыз үзенең акылы, хәйләкәрлеге, матурлыгы белән барыбер безнең белән җитәкчелек итә. Бездән үзе теләгәнне эшләтә. Ләкин гаилә бәхетле һәм уңышлы булса, анда кемнең баш булуы, кем фикере өстен чыгуы артык зур роль уйнамый.
Хатыны басымы астында яшәвен кемдер яшерә, кемдер юк. Ир-атлар арасында бер-берсеннән бу темага көлүләр бүген дә бар, әлбәттә. Тик дустыннан «подкаблучник» дип көлгән ир-ат күпчелек очракта үзе дә шундый ук булып чыга. Ул шулай булуын аңламый яки моңа ышанырга гына теләми.
«Ир-ат атнага бер көн булса да хатын табаны астында булырга тиеш»
Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин:
Барысы да ир белән хатын-кызның нинди мөнәсәбәтләрдә булуыннан тора инде. Мәсәлән, хатын-кыз бит инде файдалы киңәшләре белән без — ир-атларны артык ашыгыч адымнар ясаудан туктатып та кала белә. Кайвакыт хатын-кызның бер әйтеп куюы да җитә. Әгәр хатын-кыз ире өчен борчыла, ярата, аның уңышлы ир-ат булуын тели икән, беркайчан да начар киңәш бирмәячәк. Шуңа күрә идарә итү дигәнне дә төрлечә аңларга була.
Әйе, хатыны сүзеннән бөтенләй чыкмыйча яши торган ир-атлар да бар. Аларның табигате шундый инде, аларга шулай яшәү ошый. Хәзер характеры белән көчле, дәрәҗәле урыннар биләүче хатын-кызлар бик күп. Әмма хатын җилкәсенә ышыкланып яшәүчеләр артуны заманга гына бәйләп карарга ярамый. «Подкаблучник»лар элек тә булган, бар һәм булачак. Бу ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең бер формасы гына.
Аннан «подкаблучник» шул ук ирләр үзләре уйлап чыгарган сүз инде ул. Ләкин син хатын-кыз белән яшисең икән, аны сөендерер өчен атнасына бер генә тапкыр булса да «подкаблучник» булып алырга туры килә.
«Андый ваклыклар турында уйлап вакыт уздырмыйм»
Җырчы Артур Исламов белән Алмаз Мирзаянов сорауга җавапны бик кыска тотты.
Артур Исламов:
Бу сорауга һәр гаиләнең үз җавабы була. Гаиләдә кем баш булырга тиеш дигән сүзләрне, гомумән, кабул итмим. Гаиләдә барысы да ачык, ир белән хатын бер уйда булса гына бәхет, тынычлык һәм шатлык булачак.
Алмаз Мирзаянов:
Бу турыда уйлаганым юк. Без бары тик тормыштан тәм табып яшибез, шулай рәхәт. Кем идарә итә дип, андый ваклыклар турында уйланып вакыт уздырасы килми. Мине ир итә белгән хатыным бар, иншәаалаһ. Вакытында үзе дә җайлап сүзен әйтеп куя белә. Аңлашып яшәргә тырышабыз.