Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәширә Насыйрова халык җырчысы булды: «Үземне матур җырлыйм дип уйламый идем»

Җырчы, Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы әгъзасы Бәширә Насыйрова Татарстанның халык артисты булды.

news_top_970_100
Бәширә Насыйрова халык җырчысы булды: «Үземне матур җырлыйм дип уйламый идем»
https://tatarstan.ru

— Бик бәхетле хис итәм үземне, минем иҗатымны бәяләп, югары исем биргәннәре өчен рәхмәт, — диде Бәширә Насыйрова. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сәхнәдә инде 20 елдан артык җырлаганын әйтте.

— Барлык җырларымны популяр дип саныйм, бигрәк тә чит төбәкләргә чыкканда күренә ул. Алар барлык җырларны беләләр, кушылып җырлыйлар, кайбер җырны төшереп калдырсаң, сорыйлар, запискалар язалар. «Гомер уза», «Шахта», «Балакаем», «Парлы мендәрләр» җырын сорыйлар. Нинди җырым телевидениегә керә, шул хит булып китә.

Моның сере харизмадырмы, тавышта бер сихри җепсел, нечкә кылы, сөйкемле сөяге бардырмы… Әллә ихлас икәнне сизәләрме, аңлатып булмый аны, тамашачы яраткан кешесен үзе сайлый.

30 яшьтән узгач, сәхнәгә уйламаганда чыктым. Ходайның рәхмәте белән тамашачы яратты да, аннары мин үземне тамашачыга кирәк итеп сиздем. Халыкның яратканын белдем дә, чыннан да бу минем эшем булырга тиештер, мин җырчы булырга тиештер дип уйладым.

Нефть төбәгендә тугач, барыбыз да нефтьче булгач, мин дә шул өлкәдә идем. Матур җырлыйм дип уйламый идем үземне. Син матур җырлый дисәләр, шаярып, көлеп әйтәләр дип уйлый идем. Ышанмый идем. Мондый зур исем яңа җырлар яздыру өчен этәргеч инде ул, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Бәширә Насыйрова.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100