Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәрәкәтле еллар булсын!» - Актанышта чәчүне йомырка тәгәрәтеп, дога укып башладылар

Актаныш районында хуҗалыклар язгы чәчүгә кереште. Басуга техника кертеп җибәрү генә түгел, чәчү башлау йоласын үтәп керделәр. Киров исемендәге совхоз һәм Әтәс авылларында язгы чәчүне башлау йоласын күрсәттеләр. «Татар-информ» хәбәрчесе дә Актаныш басуларында булып кайтты.

news_top_970_100
«Бәрәкәтле еллар булсын!» - Актанышта чәчүне йомырка тәгәрәтеп, дога укып башладылар
Энҗе Габдуллина

«Йомырка ераккарак тәгәрәсә, димәк, җир җитешкән»

Киров исемендәге совхоз авылы күмәкләштерү елларында төзелә. Анда яшәүче халык та күчеп килеп, үз тормышларын биредә корган кешеләр. Киров җирлеге «Актаныш» агрофирмасына карый.

— «Актаныш» агрофирмасына Актаныш, Киров совхозы һәм Олы Имән авыллары карый. Безнең Кировта туфрак сазлыклы. Шуңа күрә уңыш утыз центнер тирәсе генә. Мәсәлән, Актаныш авылы җирләрендә ул илле центнер тирәсе. Шуңа безнең җирлектә терлекчелеккә игътибар күбрәк бирелә. Агрофирманың биш меңнән артык мөгезле эре терлегенең ике меңе Кировта, 650 савым сыеры исәпләнә, — ди Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов.

«Безнең туфрак сазлыклы» дип тормаганнар кировлылар. Коронавирус аркасында, кыскартылган рәвештә булса да, йоланы үткәрделәр.

Чөнки игенче гомер-гомергә иң мәртәбәле кеше булып саналган. Бөртекләрне җир куенына тапшырыр алдыннан, чәчү башлау йоласы үткәрелгән. Авылның аксакаллары үзләренең иң чиста, иң матур киемнәрен киеп, кырга килгәннәр. Теләкләр тели-тели буразналарда йомырка тәгәрәткәннәр. Йомырка ераккарак тәгәрәсә, димәк, җир җитешкән. Тәгәрәми икән, димәк, әле чәчүгә чыгарга иртәрәк. Шулай аксакалларның хәер-фатихасын алып кына кыр эшләренә керешкәннәр борын-борын заманда.

Элек шулайрак булган, ә хәзер дөнья яшен тизлегендә алга бара. Агрономнар да җирнең мәйданын минуты-секундында үлчи торган планшетлар гына күтәреп йөри. Хәер-фатиханы хәзер фәнни китаплар һәм мәгълүмати технологияләр бирә. Артларына утырып та карамыйлар, йомырка да тәгәрәтеш юк. «Нива» машинасына утырган көе генә җилдерә торган заман. Тәрәзәне генә ачып карап, басу-кырларга сәлам бирәсең дә вәссәлам. Әмма чынлыкта алай гына түгел икән шул...

Гореф-гадәтләр сакланып калган авыллар бар. Актаныш районы Киров совхозы авылында да аксакаллар, «бисмилла»ларын әйтеп, «О-о-о» диешә-диешә йомырка тәгәрәтте. Йомыркалар әйбәт тәгәрәде — җир җитешеп, көзге уңышны да мул итеп алырга гына язсын. Ә аннары авыл аксакаллары тезелеп басып, Нәфел намазы укыды, дога кылды. Әлеге дә баягы шул яман коронавирус аркасында йоланы да кыскартып кына күрсәттеләр, намазны да битлек киеп укыдылар.

Йола үтәлгәннән соң, бергәләп сыйланып та алдылар. Ашарга утырыр алдыннан кулларны юеш салфеткалар белән сөртеп, әлбәттә. Табында - тәгәрәткән йомыркалар, икмәк һәм чәй. Термостагы чәй. Чөнки учак ягарга ярамый. Термос чәе дә болын чәе кебек тәмле булды.

Кызганыч, күк елак-мылак килеп торганга, ул көнне басуга техника чыкмады. Хәер-фатиха бирү белән берәр чәчү агрегаты, аклы-күкле тавышларын чыгарып, басу буенча диңгездәге кораб шикелле йөзеп китеп барса, нык күңелле буласы иде. Әмма Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яварга тиеш. Күккә карап: «Яңгыркаем, яу, яу», — дип йөргән агрономнарның күңелләре шат инде бүген.

«Фатихасыз башланган эш уңышлы булмый»

Авыл аксакаллары мондый йола үткәрелүенә сөенеп туя алмый. Оештыручыларга да, безгә дә катлы-катлы теләкләрен яудырдылар гына.

«Фатихасыз Коръән ачылмас, фатихасыз дога укылмас, фатихасыз башланган эш уңышлы булмас. Язгы чәчүгә дә фатихасыз чыгарга ярамый. Игеннәребез мул булсын! Җыеп алган икмәкләребезне исәнлек-саулык белән ашарга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!» — дип сөйләде авылның иң өлкән аксакалларының берсе Назыйф бабай.

Киров авыл җирлеге имамы Флүс хәзрәт Хуҗин да язгы чәчүгә дога белән чыгарга кирәк дигән фикердә.

— Бүген чәчүгә Нәфел намазын укып кердек. Нәфел намазын хәтта намаз араларында, буш вакытта да укырга кирәк. Башка елларны да чәчүгә йоланы үтәп керә идек. Кукуруз чәчкән вакытларда да басуга дога укып кердек. Кукуруз бит әле ул соң чәчелә торган культура булып тора. Быел да уңышлар мул, еллар бәрәкәтле булсын!

Сугыш заманында чәчү ничек булган?

Җирләре «Әнәк» агрофирмасына караучы Әтәс авылында исә элеккеге заманнарда чәчүне ничек башкарганнарын күрсәттеләр. Сугыш заманындагыча итеп. Үткәнгә кайтып килгән кебек булды. Ә йоласы шул ук: җиргә утырып карап, җирнең җылылыгын тикшерделәр, аннары йомырка тәгәрәттеләр, «бисмилла»ны әйтеп, кул белән чәчеп тә киттеләр. Чәчеп бетерүгә казанда ботка да пешкән иде. Тагын бер деталь: тәгәрәткән йомыркалар җыеп алынып, табынга куелды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100